Күңелле татар теле
(2 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Айгөл ГАЛИЕВА,
Казандагы 8 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше.
Дәресне “Дөньяда телләр бик күп” җырыннан башлап җибәрәбез.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?
Укучы. Әйбәт, яхшы, шәп. (Укучылар үз урыннарына утыралар.)
Укытучы. Укучылар, бер-берегезгә комплиментлар ясагыз әле. (Укучылар бер-берләренә комплиментлар ясыйлар.)
Укытучы. Күтәренке кәеф һәм шушындый матур нотада дәресебезне башлап җибәрик.
2. Карточкалар белән эш.
Һәм дәрес башында иң беренче эш итеп, татар хәрефләрен искә төшерик.
Ә – әтәч, әти, әни, әби.
Ү – үрдәк, үлән.
Ө – өй, өч.
Һ – һәйкәл.
Җ – җиләк, җимеш, җиде, җәй.
Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, җиләк кайда үсә?
Укучы. Бакчада, урманда.
Укытучы. Әйдәгез, урманга барып кайтабыз.
“Автобус” уены уйныйбыз.
Мин барам
Син барасың
Ул бара
Без барабыз
Сез барасыз
Алар баралар
Укытучы. Менә урманга да килеп җиттек. Җиләк җыябызмы?
“Җиләк җыям чиләккә” җырын җырлыйбыз.
Укытучы. Укучылар, урманда нинди хайваннар яши?
Укучы. Аю, төлке, тиен һ.б.
Укытучы. Тактадагы хайваннар буталган. Аерырга булышыгыз әле? (Укучылар хайваннарны икегә аералар.)
“Кем беренче килеп җитә” уенын уйныйбыз. Тактага 2 укучы чакырыла. Чираттан хайваннар рәсеме күрсәтелә, дөрес җавап биргән укучы 1 адым атлый. Кайсысы беренче килеп җитә, шул җиңүче була.
“Тиеннәр” уенын уйныйбыз. Тактага 5 укучы чакырыла. Музыка астында алдан өйрәнелгән сүзләрне әйтеп уенны уйныйбыз.
3.Йомгаклау.
Урманнан кайтыр вакыт та җиткәндер. Тиздән караңгы да төшәр. Әйдәгез кайтыйк. Башта 1 нче команданы кайтарыйк.
1 нче команда баса.
“Мин кайтам”, “Син кайтасың”, “Ул кайта”.
Аннан соң 2 нче команда баса.
“Без кайтабыз”, “”Сез кайтасыз”, “Алар кайталар”.
