Көз байлыклары
Гөлүсә КАМАЛОВА,
Казандагы 132 нче балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе
Максат: балаларның көз фасылы турында белемнәрен киңәйтү.
Үстерү бурычы: уеннар аша, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: яшелчәләр турында белемнәрне системалаштыру.
Белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, табышмак чишү, уен, сораулар, аңлату, күзәтү, мактау.
Җиһазлау: маскалар: кыяр, кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, йөртүче һәм аңа руль; яшелчә уенчыклар, кәрзин, рәсемнәр: кәстрүл, кәбестә, кишер, суган, бәрәңге, тоз; компьютер, колонка, «Уйный-уйный үсәбез» УМК өчен аудиокушымта 12 а кисәк.
I. Кереш өлеш
Исәнмесез, балалар! (Исәнмесез!)
Балалар, әйдәгез, түгәрәккә басып, бер-беребез белән исәнләшик әле.
Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә безгә!
Балалар, хәлләрегез ничек? (Әйбәт, рәхмәт.)
II. Төп өлеш
Балалар, табышмак әйтәм, тыңлагыз. Сүз кайсы ел фасылы турында бара икән?
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була? (Көз.)
Әйе, дөрес, көз. Без сезнең белән бүген нәкъ шул турыда сөйләшербез.
Балалар, ни өчен шулай уйлыйсыз? (Балалар җавабы.) Әйе, көз көне басулардан ашлыкларны, бакчалардан җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрне җыеп алалар. Яңгырлар да еш ява.
Әйдәгез, түгәрәккә басып, туп йөртеп уйныйбыз. Көз турында кем күбрәк сүз әйтер икән?
Дидактик уен: “Кем күбрәк сүз белә?” ( Балалар җавабы: салкын, яңгырлы, җылы, матур, кызыл, сары, кояшлы һ.б.)
Булдырдыгыз, балалар! Әле көз турында “Көзге табын – бай табын”да диләр. Бу әйтелмәне сез ничек аңлыйсыз? (Балалар җавабы.)
Әйе, көз көне яшелчәләр дә өлгерә. Көзен бакчаларыбызда нәрсәләр өлгергән икән? Бүген алар безгә кунакка килгәннәр.(Тәрбияче табышмак рәвешендә яшелчәләрне чакыра.)
Кыяр: Яшел сусыл яшелчә,
Кетер-кетер кетердек.
Көз җиткәнче, банкага
Салып тозлап бетердек.
Бәрәңге: Яшелчәләрнең иң туклыклысы мин,
Аларның аксакалы.
Эшем күп, ашым тәмле,
Иренмичә генә эшлә, яме!
Кәбестә: Үсеп утыра бер чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
Суган: Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кишер: Җир астында җиз казык.
Афәрин, балалар! Көз көне уңыш җыелгач, әле көзге ярминкәләр дә була. Ярминкәдә яхшырак сатылсын өчен, яшелчәләрне ничек мактарбыз икән?
“Ярминкә” дидактик уены. (Бер-бер артлы сатучы билгеләнә. Һәрбер сатучы берәр яшелчәне мактый.)
Кыяр – зур (кечкенә), чиста, тәмле, матур, яшел.
Суган – кечкенә (зур), чиста, матур, сары, тәмле.
Бәрәңге – зур, тәмле, матур, чиста, сары.
Кәбестә – зур, яшел, тәмле, чиста, матур.
Афәрин, балалар! Болай булса, безнең уңыш бик тиз сатылып бетәр.
Ә хәзер ял итеп алыйк әле.
Җырлы-биюле уен: “Бар матур бакча”.
(Балалар түгәрәктә җырлап йөриләр, сүзләргә туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Чакырылган “яшелчә” уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала капка ясап басалар, калганнары бер-бер артлы капкадан чыгып китәләр.)
Бар матур бакча, анда кишер үсә.
Менә шундый зур кишер, менә шундый кечкенә.
Кишер, кишер, кил әле, биеп-биеп кит әле.
Әллә-лә-әллә-лә, биеп-биеп кит әле.
Бар матур бакча, анда кыяр үсә.
Менә шундый зур кыяр, менә шундый кечкенә.
Кыяр, кыяр, кил әле, биеп-биеп кит әле.
Әллә-лә-әллә-лә, биеп-биеп кит әле.
Бар матур бакча, анда бәрәңге үсә.
Менә шундый зур бәрәңге, менә шундый кечкенә.
Бәрәңге, бәрәңге, кил әле, биеп-биеп кит әле.
Әллә-лә-әллә-лә, биеп-биеп кит әле.
Бар матур бакча, анда суган үсә.
Менә шундый зур суган, менә шундый кечкенә.
Суган, суган, кил әле, биеп-биеп кит әле.
Әллә-лә-әллә-лә, биеп-биеп кит әле.
Шофер, шофер, кил әле, биеп-биеп кит әле.
Әллә-лә-әллә-лә, биеп-биеп кит әле.
Афәрин, балалар! Ә яшелчәләрдән нәрсәләр ясарга була? Нинди ризыклар әзерләп була? (Балалар җавабы.)
Рәхмәт, балалар! Әйдәгез, сез атаган яшелчә ашы – “Кәбестә ашы” пешерик әле. Нинди яшелчәләр кирәк булыр икән? (Кәбестә, бәрәңге, суган, кишер.)
Сүзле уен: “Аш пешерү”.
(Тактага кәстрүл рәсеме беркетәләр. Шул рәсемгә яшелчәләр салалар. Уенның эчтәлеге буенча хәрәкәтләр ясыйлар.)
Ярдәм көтеп тормыйбыз,
Яшелчәләр турыйбыз.
Чиста итеп юабыз,
Без кәбестә турыйбыз,
Аннан тоз салабыз,
Тәмле булсын ашыгыз!
Булдырдыгыз, балалар! Көз елның матур фасылы гына түгел икән, ә ул бик бай һәм мул ел фасылы да икән.
III. Йомгаклау
Балалар, сез бүген нинди кызыклы яңалыклар белдегез? Нинди эшләр башкардык? (Балаларның җавабы.)
