Балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме «Кызыл җилкән»
Резеда КУКЕВИЧ,
Казандагы
115 нче балалар бакчасы
музыка җитәкчесе
Катнашучылар:
Зурлар:
– Алып баручы
– Ыруг башлыгы
– Борчак патшасы
– Икеле
– Кече группа тәрбиячесе балалар белән
Балалар:
– Грей
– Ассоль
– Боцман
– Көлкесез
– Әләкче
Алып баручы чыга.
А.б. Кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Бүген бераз моңсу да, чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмнәрдә дә, эштә дә безнең ярдәмчеләребез булган балалар бакчабызга соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар.
Көчле алкышлар белән чыгарылыш төркеме балаларын каршы алыгыз!
«Вальс»
1 нче бала. Хушлашабыз бүген бакча белән,
Күңелләр тулган шатлык белән.
Барлык килгән кунак безне котлый:
Бергә. Бәйрәм белән, дуслар! Бәйрәм белән!
2 нче бала.
Соңгы тапкыр без җыелдык
Музыка залыбызга.
“Рәхмәт!” сүзләрен әйтергә
Кадерле бакчабызга!
3 нче бала.
Безне монда көтеп алды
Һәр уенчык, балалар,
Әниебез кебек кадерле
Тәрбияче апалар.
4 нче бала.
Балачакның бу мизгеле
Истә калырлык булсын.
Агылсын көй, яңгырасын,
Күңелләргә моң тулсын!
Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
5 нче бала.
Туган йорттай син кадерле,
Син якын күңелләргә.
Ничек кенә хушлашасы,
Китәсе килми бер дә.
6 нчы бала.
Бераз гына моңсу да,
Шатлыклы да көнебез.
Балачакның иң кадерле
Бер баскычын үтәбез.
Бию: «Зурбаган».
Балалар утыра.
Ассоль белән Грей идәнгә утыралар, алар кәрзиндәге ракушкаларны карыйлар. Көлеп сөйләшәләр.
Грей.
Җилкән төсе гадәттә ак,
Ул ерактан күренә,
Күктәге болытлар кебек,
Болытлар күктә сыман.
Ассоль.
Кызыл җилкәннәр – әкияттә генә,
Аны болай гына очратмыйлар.
Чөнки кызыл җилкән ул – зур билге.
Аны күреп кенә ышаналар.
Грей, карале, күпме бала безнең причалда. (Басалар.)
Грей. Дөрес! Алар белән дә ата-аналары монда.
Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, зурлар!
Сез бүген нигә шулхәтле матур итеп киендегез? (Балалар җавап бирә.)
Ассоль.
Китап геройлары арасында сөйләм йөри,
Кайдадыр матур утраулар бар кебек,
Исемнәре бөтенләй билгеле түгел…
Дуслар, сез анда барырга телисезме?
Балалар. Әйе!
Грей. Бу эштә безгә яңа фрегат ярдәм итәчәк, (күрсәтә)
Ул утрауларга безне алып киләчәк.
Ассоль. Безнең фрегатны Грей исемле диңгез капитаны алып барачак,
Ерак илләрдә күп тапкырлар зур дулкыннарда йөзгән ул.
Грей. Безнең корабльгә юлны боцман күрсәтәчәк!
(Малай-боцман чыга, бинокль ала.)
Ассоль. Диңгез сәяхәтенә сез әзерме?
Балалар. Әзер!
Ассоль. Кәефегез ничек?
Балалар. Во!
Ассоль. Один за всех….
Балалар. И все за одного!
Грей. Свистать всех наверх! Барысын да чакырабыз!
Елмаюны җилкән сыман күтәрергә!
Диңгез безне чакыра, походка китәбез,
Без мәктәп таңнарын каршы алырга!
Кыз. Ә без ата-аналарны алырбызмы?
Һәм без нәрсәдә йөзәбез?
Диңгездә бит әкият дулкыннары,
Һәм утраулар серләр тулы.
Грей. Минем корабль китәргә әзер!
Китәбез! Китәбез! Безне диңгездә могҗизалар көтә!
Китәбез! Китәбез! Җилкәннәрне вакыт күтәрергә!
Диңгез тавышы, капитан белән боцман бинокльгә карыйлар.
Грей. Боцман, нәрсә күрәсең?
Боцман. Утрау күренә…
Менә курс буенча утрау, ул зур да түгел, кече дә түгел.
Анда уенчыклар күп күрәм: курчаклар, аюлар, шалтыравыклар.
Грей. Эй, боцман, кемнең утравы бу?
Боцман. Бу бит нәниләр утравы.
Нәниләр керә.
1 нче бала. Бүген бөтен төркем белән без сезнең янга җыелдык.
Барысын да кертмәделәр, ә без үтеп кердек.
2 нче бала. Мәктәпкә барыр идем,
Бернигә дә карамый.
Тәрбияче апа әйтә:
«Әле сиңа ярамый».
2 нче бала. Кечкенә генә булсак та,
Бәйрәмгә сезгә килдек.
Сезгә матур теләкләр,
Бишлеләр алып килдек.
4 нче бала. Бик күңелле бакчабыз, тик сез генә китәсез.
Үзебезнең күчтәнәчне биеп бүләк итәбез.
Бию: «Муси-пуси».
Тәрбияче. Менә шундый ук бәләкәчләр булып, безнең бакчага килдегез,
Аяклар белән йөрергә өйрәндегез, хәзер инде сез үсеп җиттегез.
Ә без сезне беренче сыйныфка күчү белән котларга телибез!
Сезгә бүләк тапшырабыз, бәлки ул сезгә кирәк булыр. (Китәләр.)
А. б. бүләкне ача, анда М хәрефе.
Балалар аны тәрбияче белән бергә корабльгә беркетәләр.
Грей. Зәңгәр диңгез безне көтә.
Урыннарга! Тулы алга! (Диңгез тавышы.)
Боцман. Монда гадәти түгел,
Бик эссе, диңгез суы күп, пальмалар үсә.
Дуслар, безне монда нәрсә көтә микән?
Карагыз әле, ыруг башлыгы безгә каршы килә.
Ыруг башлыгы чыга.
Ыруг башлыгы. ХАУ! Минем абый-апаларым! Мин сезне кабиләләр советында сәламлим! Мин барлык кабиләләрнең Бөек башлыгы АякСикерү–КулБолгау! Кайсы кабилә көчлерәк, кайсысы тизрәк, кайсысы хәйләкәррәк икәнен белер өчен, барыгызны да җыйдым! Барлык кабиләләр дә советка килдеме?
Әйдәгез, перекличка үткәрик…Кабилә «Тумба-Юмба» Хау! (Учны күрсәтә, җавап бирәләр: Хау!) Кабилә «Апачи» Хау! Кабилә «Команчи» Хау!
Ыруг башлыгы. Бүген на тропу войны барлык кабиләләр чыкты. Сынауда җиңү аларның кабиләсенә амулет китерәчәк.
Ә башта!.. Хәзер бөтен минем халкым индеецларга багышлану церемониясен үтәбез.
– Кулларыгызны читкә сузыгыз, учларыгызны күрсәтегез;
– уң аякка таянабыз, сул аякны качырабыз һәм уң аякны кашыйбыз;
– кулларыгызны алга сузыгыз, башыгызны чайкагыз, начар уйларны ташлыйк;
– индеецларның кычкыруын кычкырыгыз! У-лю-лю!
Күрәм, күрәм, сугышчан рух һәр йөрәккә үтеп керде, ярышны башларга мөмкин.
Беренче сынау– күчеш. Юлда крокодиллар белән елга бар. Ыруг башлыгы көймәдә беренче индеецны, аннары икенче индеецны һәм шулай итеп бөтен кабиләне күчерә.
Икенче сынау – ыруг башлыгын шатландыру. Балалар бакчасында сезнең нәрсә өйрәнгәнегезне мин күрергә телим.
Бию: «Суалчаннар».
Ыруг башлыгы. Ух син, молодцы! Менә бу – талантлар! Мөгаен, сезне ата-аналар шулай тәрбияләгәннәрдер! Саубуллашканда, мин сезгә амулет бирергә телим.
А.б. Хөрмәтле ыруг башлыгы, җылы кабул итүегез өчен зур рәхмәт!
А. б. Амулетны ала, анда ике Э хәрефе.
Балалар аны тәрбияче белән бергә корабльгә беркетәләр.
Ыруг башлыгы. Дуслар, саубуллашырга вакыт җитте, мин сезнең гел 4 һәм 5 кә укуыгызны телим. Сау булыгыз! (Китә.)
Грей. Зәңгәр диңгез безне көтә. Урыннарга! Тулы алга!
Боцман, безнең курс буенча нәрсә бар?
Боцман. Матур утрау күрәм, бу – Хыяллар утравы.
Хыял тавышы (тыныч, мавыктыргыч). Сәлам сезгә, яшь диңгезчеләр! Сез үз максатыгызга ирештегез! Мин Хыял, сезне үз утравымда сәламлим.
Җылы диңгез дулкыннары сезнең корабльне юа. Прибой тавышы сезнең өчен назлы, тыныч көй җырлый. Мин сезгә хыялланырга тәкъдим итәм.
Бала. Әнә карагыз, йолдызлар… Берсе егылып төште…
А.б. «Әгәр йолдызлар кабыналар икән, димәк, кемгәдер ул кирәк, димәк, һәр кич кемгәдер бер йолдыз кабынырга тиеш…» Алар әйтерсең лә тормышка керүче барлык чыгарылыш балаларына ачык һәм тыныч язмышны пәйгамбәрлек итәчәк.
Сезгә, чибәр һәм үсеп җиткән балаларга, тормышта таяныч табып, өмет белән яшәвегезне телисе килә. Һәм һәркемнең бәхетле киләчәге һәм барлык хыяллары тормышка ашсын. Әйдәгез, балалар, хыялланыйк?
(Балалар йолдызлар алалар, чыгалар.)
Балалар.
- Бөек генетик булырга хыялланам,
Картлык проблемаларын чишәм!
Мин бу XXI гасырда кешеләргә үлемсезлек бүләк итәм.
Барысы да. Нигә?
- Чөнки мин балачактан ук белергә телим:
Дөрес микән, ташбака 200 ел яши диләр?
- Архитектор булу хыялым, почмаксыз шәһәр төзү:
Хыялымны хәзер тормышка ашырам–
өйләрне түгәрәкләрдән сурәтлим!
Минем йортым төзелеп беткән, анда бер почмак та юк!
Әни! Хыялым чынга ашты!
Элеккечә, мине почмакка куя алмыйсың!
- Депутат була аламмы?
Һәркем булырга мөмкин!
Мигалка куеп, машинамда йөрим,
Бюджетны ныклап карыйм.
- Сезгә төгәл әйтәм, дуслар,
Укытучы булырмын мин.
Институтка укырга барам,
Бу эшнең файдасы булачак!
Барысы да. Менә нинди кыю!
- Мин мәктәптә ялкауланмаска вәгъдә итәм,
Чөнки үсеп җиткәч, мин галим булырга телим!
Компьютерны өйрәнергә – математика белән дуслашырга,
Дөньяны карау өчен, географияне белү,
Биология һәм рус, геометрия, француз,
Иң акыллы булу өчен мәктәптә өйрәнергә кирәк!
- Мин оста пешекче булырмын,
Сезгә тәмле ризыклар пешерермен.
Пилмән, салат, бәлеш, пылау, ипигә камыр.
Минем ризыкларны ашарга һәркем дә бик шат булыр.
- Мин циркта бик күп чыгыш ясарга хыялланам,
Барлык афишаларда мине генә бастырырлар,
Бер вакытта аренада 15 юлбарыс һәм 6 арыслан –
Әлбәттә, мин Запашный гаиләсен алмаштырам.
- Мин үскәч, әни булырмын, һәркемгә турыдан-туры әйтәм:
Балаларымны һәр көнне зоопаркка алып барачакмын,
Туңдырма, баллы мамык мин аларга анда ашатырмын.
Барысы да. Шәп!
- Мин авыруларны дәвалаячакмын, аларның сәламәтлеген яхшыртаячакмын,
Мин аларга: «Сез, беренчедән, нервларыгызны саклагыз.
Икенчедән, тырышыгыз, физкультура белән шөгыльләнегез.
Табиблар ярдәмгә әзер булсалар да, сәламәтлегегезне саклагыз», – дип әйтәчәкмен.
- Ә мин Президент булам.
Мин бөтен ил буенча манный боткасын тыям!
Барысы да. Күптән кирәк!
Ә минем өчен әни, әти, әби, дуслар хыяллана…
Мин үзсүзле егет кенә – аларга бирелергә ярамый!
Барысы да миңа киңәшләр бирәләр,
Аңа карамастан, мин барыбер үзем булырмын!
Бию: «Звездный дождь».
А.б. Молодцы, балалар! Ничек рәхәт икән, менә шулай, барыбыз бергә җыелып аралашырга, хыялланырга… Карагыз әле, безгә Хыял бүләк калдырды. (К хәрефе.) Ләкин безгә юлга чыгарга вакыт инде!
Грей. Элеккеге курс буенча барабыз. Тулы алга!
Экипаж, игътибар! Туры курс буенча утрау! Әйе, ниндидер гадәти булмаган, әкияте. Бу нинди утрау микән?
Боцман. Әгәр дә әкияти булса ул, бәлки Буян утравы?
(Залга Борчак патшасы керә, ул Көлкесез кызын кулыннан тартып кертә. Кыз киреләнә, кычкырып елый.)
Патша. Изге бабалар! Күпме халык биредә җыелган! Мөгаен, туй! (Көлкесезгә карый.) Ә син гел елыйсың, елыйсың, көне буе елыйсың! Мә, яулык! Сөртен! (Көлкесез күз яшьләрен сөртә.) Рәхим итегез, кадерле кунаклар! (Балалар исәнләшәләр.)
Нинди ихтыяҗ белән рәхим иттегез? Сәүдәгәрләр эше буенча яки, бәлки, кәләшне сайларгамы?
А.б. Юк, без Кызыл җилкәнле корабльдә диңгез утраулардан йөзәбез.
Патша (күңелсезләнеп). Ә-ә-ә! Ә мин уйладым, өйләнергә дип йөрисез… ярар,… менә сокланыгыз, минем кызым, патшабикә көлми! Көне буе утыра, күз яшьләрен агызып… Кызлар җиләккә, ә аның күз яше… Кызлар җыена, аларның тетрәүләре, селкенү ничек атала әле, оныттым…
Көлкесез (күз яшьләре аша). Дискотека!
Патша. Әйе, әйе! Алар, димәк, бу дискотекага, ә бу үкерә! Көн саен елый һәм акыра! Әйе, ничек кенә, кычкырып! (Көлкесез кычкыруга күчә.) Яңадан башланды! Колак томаланды инде.
А.б. Әйе, күңелсез…
Патша. Тыңлале, сөйкемлем, бәлки, минем кайгыга ярдәм итә алырсыз? Кызны шатландырыгыз, зинһар! Мин инде нәрсә генә эшләмәдем: диңгез аръягындагы клоуннарны да, тылсымчыларны да, музыкантларны да алып килдем. Ә ул елмаймый даже! Тормышымның да яме бетте, ышанасызмы, кадерлем? (Елый, күз яшьләрен сакалы белән сөртә.)
А.б. (балаларга). Нишлибез? Бәлки, без Көлкесезгә дискотека оештырабыз, балалар?
Бию: «До, ре, ми»
Көлкесез башта моңсу утыра, аннары бии башлый.
Патша. Көлкесез, җаным минем! (Үбә.) Эх, балалар! Зур рәхмәт сезгә! Карагыз әле, бөтенләй башка кеше булды кызым! Әйе, бик яхшы! Ә сез, шундый кыю балалар. Кайдан булырсыз? (Балалар җавап бирә.)
А кайда барасыз? (Балалар җавап бирә.) Әй, үзегез белән алыгыз минем кызымны!
Көлкесез. Миңа, чынлап та, ярыймы?
Патша. Мин синең белән аерылышуыма күнелсезләнәм, кызым, ләкин җибәрә алам. Карасаң, укырга өйрәнерсең. Хәзер грамотасыз беркая да бара алмыйсың! Тирә-якта компухтерлар гына.
Көлкесез. Компьютерлар, әтием!
Патша. Алар, алар… Үз фикеремне үзгәрткәнче, җыен тизрәк!
Көлкесез. Ура! (Әтисен үбә.) Мин әзер!
Патша. Хәрефләрне өйрәнгәч, язуыңны җибәр миңа!
Көлкесез. Ярар, әтием! (Үбешәләр.)
Патша. Ярар, барыгыз! Ә сезнең юлыгыз тигез һәм шома булсын өчен, мин сезгә хәреф бүләк итәрмен. (Т хәрефен бирә.)
Көлкесез балалар белән утыра, Борчак патшасы китә.
Грей. Экипаж, игътибар, тулы алга!
Боцман. Игътибар, игътибар! Алдагы курс буенча Хәзинәләр утравы!
Грей. Экипаж, бу Хәзинәләр утравы икән, анда хәзинә кумелгән яки яшеренгән булырга тиеш!
Боцман. Нәрсә мин күрәм? Утрауда кара байрак! (Бинокльгә карый.) Бу нәрсәне аңлата микән?
Грей. Мин утрауда кеше яшәми дип уйлаган идем. Хәзер күзәтәбез!
Икеле керә.
Икеле. Әй, кулларыгызны кутәрегез! Кем сез?
А.б. Бу балалар, алар мәктәп утрауларына юл салалар. Ә сез кем буласыз?
Үзегезнең исемегез ничек? Танышыйк!
Икеле. Мин Ахмаклар утравынан! Мин Наданова Икеле булам!
Сез минем утрауга килеп җиттегез, мин сезне әсирлеккә алам. Нәрсә, карапузиклар, йөзеп туйдыгызмы? Нишләп куркып калдыгыз? Әйе шул, балалар бакчасында тик кенә утырып һәм борыннарыгызны күтәрмәскә кирәк иде шул, сезнең белән бернәрсә дә булмас иде!
Алар мәктәпкә, имеш, җыелдылар! Нинди мәктәп! Тиздән җәй җитә инде, ял итәргә вакыт җитте!
Әй, ә сез минем яраткан кызымны күрмәдегезме? Минем данлы, йомшак, матур кызымны. Аның исеме – Әләкче. Барысын да миңа сөйли! Барысын да күзәтә! Бераз ялганлый да ала! Күрмәдегезме?
Балалар. Юк, күрмәдек!
Икеле. Әнә… килә бугай, бәгърем минем!
Әләкче керә, кулында блокнот, ручка. Муенында бинокль, балалар янына килә, аларга бинокль белән карый. Куркыта.
Әләкче. Барысын да сөйләрмен! Барысын да язармын!
Аннары тәрбиячеләргә йөгерә, күз кысып карый.
Әләкче. Начар тәрбиялисез!
Музыка җитәкчесенә бара.
Әләкче. Начар җырлыйсыз!
Аннары ата-аналарга.
Әләкче. Начар акча эшлисез! Әйе, әйе, начар, начар!
Барысын да сөйләрмен!
Барысын да язармын!
Җитәкчеләргә барысын да хәбәр итәм!
Мин барлык дусларымны залогка куям!
Һәм канәгать йөрим!
Икеле. Без сезне кызым белән күп нәрсәгә өйрәтә алабыз! Дәфтәрләрне пычрату һәм китапларны ерту. Футбол уйнарга да була, үз портфелеңне аяк белән куарга! Ка-а-ак аяк белән тибсәң шуңа – гооол! Һәм тәрәзәгез ватылды!
Әләкче. Әлбәттә! Дәресләрне дә калдырып була. Яисә икеләр белән көндәлекне дустыңа биреп торсын, әти-әнисен куркытсын. Укытучыга да зур баканы портфельгә куярга була – шатлансын! Кем безнең белән булырга тели?
Икеле. Кем алардан сорап тора инде! Без аларны Икеле командасына алабыз дигәч, димәк, шулай булачак! Һәм, гомумән, миңа комачаулама. Хәзер мин кастинг игълан итәрмен!
(Урындыкка басып кычкыра.) Кастинг! Набор – по-русски сказать! Татарча – җыю, димәк. Мәктәпкә номерсыз. Кем тели? Бушлай!
Әләкче (балаларга мыскыл итеп карый). Нәрсә? Теләүчеләр юк?
Икеле. Ризалашыгыз, үкенмисез.
Әләкче. Әнием, безнең белән булырга теләмиләр!
Икеле. Телиләр – теләмиләр! Без хәзер тикшерәбез! Менә бездә төрле билгеләр бар, менә кем икеле һәм кол җыя, бездә кала.
Уен: «Билгеләрне җыю».
Идәндә түгәрәк буенча карточкалар ята, 1,2,3,4,5 билге белән. Балалар музыкага түгәрәк буенча баралар. Музыкасы туктаганда да, балалар, туктап, идәннән карточкаларны күтәрәләр, билгесен һәркемгә күрсәтәләр. Икеле начар билгеләр кулларына эләккән балаларны түгәрәкнең үзәгенә куя.
Икеле. Бетте! Без сезне алып китәбез, сез кастингны уңышлы үттегез! Менә, кызым, әйттем бит, без аларны Икеле командасына җыячакбыз һәм аларны Ахмаклар утравында калдырачакбыз, дидем!
А.б. Туктагыз әле, балаларыбыз сезнең белән беркая да китмәячәк! Һәм алар Икеле командасыннан түгел! Алар балалар бакчасында күп нәрсәгә өйрәнделәр! Ә менә хәзер карагыз әле, безнең балаларыбыз биремнәрне ничек чишә.
Биремнәр –мәзәкләр
- Басуда имән тора.
Имәндә өч ботак,
Һәр ботакта өчәр алма.
Барлыгы ничә алма? (Имәндә алма үсми.)
- Өч тычканның ничә колагы бар? (Алты.)
- Бибинур әбиенең Ләйлә оныгы бар,
Мухтар исемле эте һәм Мыраубикә исемле песие бар? (Бер оныгы Ләйлә.)
- Елга буендагы болынлыкта
Май бөҗәкләре яшәгән:
Кыз, малай, әти һәм әни.
Аларны кем санарга өлгерде? (4)
А.б. Менә күрдегезме, Икеле белән Әләкче. Безнең нинди акыллы балаларыбыз барлыгын белдегезме? Шуңа аларның башларын теләсә нинди мәгънәсезлек белән тутырырга кирәкми.
Икеле. Әйе, сезнең нинди бакчагыз икән, анда балалар барысын да белә икән.
Күрәм, сез мәктәпкә яхшы әзерләндегез! Ничек инде! Әллә безнең белән калмыйсыз?
Балалар. Юк!
А.б. Калмыйлар!
Икеле. Так! Мин аңламадым! Без кастингны юкка үткәрдекмени!!!
Әләкче. Әнием, бәлки, тагын бер тапкыр тикшерербез аларны?
Икеле. Әйдә, без хәзер сезнең нинди яхшы укучы булуыгызны тикшерәчәкбез! Беләсез микән сез, нинди әйберләрне портфельгә тутырырга кирәк?
Уен: «Портфельдә нәрсә бар?»
Икеле. Ярар, карагыз боларны! Монда безнең эшебез бетте бугай. Үзебезнең утрауга алып китәргә кеше монда юк икән! Без нәрсә эшләячәкбез, кемгә үзебезнең тәҗрибәне тапшырачакбыз?
Әләкче. Әйе, әнием, без бу балаларны мәктәп утрауларына җибәрергә тиеш.
Икеле. Менә сезгә хәреф, ул сезгә кирәк булачак. (П хәрефе.) (Китәләр.)
Корабльнең бортында МӘКТӘП сүзе җыела.
А.б. Балалар, карагыз әле. МӘКТӘП сүзе килеп чыкты.
Ассоль. Бу бит безнең кызыл җилкәнле корабль өчен исем булып чыкты бит!
Грей. Безгә кире кайтырга вакыт. Җилкәннәрне күтәрегез!
А.б. Җил җилкәннәргә өрә,
Безне алга таба йөзәргә чакыра.
Алдыбызда зур ил куренә,
Таныш булмаган барабыз җиргә.
Якорь ташлагыз! Һәркем яр буена төшсен!
(Балалар тезелеп алга басалар.)
Малай. Безнең бер корабль бар иде,
Балачак илендә матур генә йөзде.
Ә без бу бәхет кораблендә
Уйнадык, җырладык, дуслашырга өйрәндек.
Кыз. Без синең белән шунда яшәдек,
Без синең белән шунда йөздек,
Хәзер инде яңа илләргә барып җиттек,
Беренче капитаныбыз – Тәрбиячебез!
Җыр: «Сез иң гүзәл кеше икәнсез».
Ассоль. Тыңлагыз әле тып-тын калып
Кыңгырау чыңлавы бу,
Бакчадан сезне мәктәпкә
Чакырып җырлавы бу.
Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә,
Көтә диеп мәктәп, парталар,
Белем дөньясы ишеген киң ачып
Көтә сезне укытучы апалар.
Грей. Үзеңә ышан, син күп нәрсәне булдыра аласың,
Зур хыялың булса, биеклекләргә ирешәсең.
Ассоль өчен кебек диңгез уртасында
Кызыл җилкәннәр нурын күрерсең.
Соңгы бию (шарлар белән).
А.б. Котлау өчен сүз балалар бакчасы мөдиренә бирелә. (Дипломнар тапшыру.)
А.б. Әйбәт үтсен көнегез,
Фән серләрен белегез.
Җиңел булсын укулар,
Матур булсын язулар.
Мәктәп дигән зур юлда
Уңышлар тулып барсын.
Саубуллашу вальсы сезнең
Мәңге күңелдә калсын!
