Тел – күңел көзгесе

(5нче сыйныф)

Гөлфия САФИУЛЛИНА,

Гөлшат МУБАРАКШИНА

Казандагы 174 нче гимназиянең

туган тел һәм әдәбияты укытучылары

 

Дәреснең максаты:

Белем  бирү: татар теленең лексикасы турында төшенчәне ныгыту; туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне  сөйләмдә һәм язуда дөрес файдалана белүгә өйрәтү, тема буенча фикерне җиткерә белү. Фикерләрне логик чылбырга салу, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

Үстерү: гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү, балаларның бәйләнешле сөйләм телен,  төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; фикерләү сәләтләрен  үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү.

Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек тәрбияләү, аралашу теләге уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча нәтиҗәләр: фразеологизмнарны, алынма сүзләрне, парлы сүзләрне  сөйләмдә дөрес куллана белү.

Метапредмет  нәтиҗәләре: башка фәннәрне өйрәнгәндә, ана телен яңа белем алу чарасы буларак файдалану сәләтенә ирешү; белем, осталык һәм күнекмәләрне предметара күренешләрне анализлаганда куллану (мәсәлән, әдәбият дәресләрендә).

Шәхси нәтиҗәләр: ана теленә хөрмәт белән карау, аның белән горурлану; милли мәдәни күренеш буларак татар теленең сафлыгын саклау; телдән һәм язма сөйләмнең камиллегенә ирешү.

Дәрес тибы:   белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Принциплар: аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү.   

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, геометрия, сәнгать, әйләнә-тирә дөнья.

Укучылар белән эшләү формасы: парлап, төркем белән, фронталь.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

Талгын гына музыка агыла. Укытучы дәресне башлый.

–Исәнмесез, кадерле укучылар! Сезне туган телем – татар телендә сәламли алуыма чиксез шатмын. Хәерле эш сәгатьләре теләп, эшкә керешик!

  1. Актуальләштерү

Хәзер, укучылар, видео карап үтик. Игътибарлы булыгыз, видео караганнан соң, мин сезгә бер сорау бирәм һәм сезнең җавапларыгыз безгә  бүгенге теманы ачыкларга ярдәм итәр.

Бүгенге дәреснең темасы ничек була инде, укучылар? (Туган тел, татар теле)

– Нинди тел  ул туган тел?  (Укучыларның җавапларын тыңлау.) 

1) Без сөйләшә торган тел. 

2) Әтиәниләребез, әбибабаларыбыз теле.

3) Кечкенә чактан аңлап булла торган тел. һ.б.җаваплар)

Без – татарлар, татарча сөйләшәбез. Шулай булгач, безнең туган телебез – татар теле була.

– Укучылар сезнең алдыгызда төрле төстәге бернчә төрле геометрик фигура бар. Әлеге видеодан алган иформацияне нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була? Ни өчен? Әйдә әле, Алсу, җавап бир. (Якынча җавап: Мин бу иформацияне кызыл өчпочмак белән чагыштырыр идем, чөнки кызыл төс борчылу төсе. Туган телебез язмышы өчен кайгырту. Светофорда да кызыл төс сак булырга куша.Тукталырга куша. Видео да татар теленең юкка чыгу мөмкинлеге турында кисәтә. Өчпочмак очлы почмаклары ярдәмендә бу проблеманың кискен икәнен күрсәтә.)    

(Җаваплар тыңланыла һәм А 3 битенә ябыштырып куела.)

  1. Материалны ныгыту.

–Укучылар,  хәзер туган телләр турында аудиоязма тыңлап үтегез әле. Бу аудиоязма сезгә нинди яңалык ачар икән, соңыннан сез миңа аның турында сөйләрсез.

“Туган тел” сүзенә бик зур мәгънә салынган. Ул – иң изге, кадерле тел. Бер нәрсә белән дә алыштырып булмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен иң беренче  туган телдә әйтәбез. Туган-үскән җирнең якынлыгын, Ватаныбызның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз. Ул телгә баланы иң якын кешесе – әнисе өйрәтә. Шуңа күрә халык аны  “ана теле” дип тә атый.

Дөньяда күп төрле милләт халыклары яши. Һәр милләтнең туган теле үзенә якын, газиз. Дөньяда 7000 гә якын тел бар икән. Шуларның 83 е киң таралган, 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин, чөнки бу телләрдә сөйләшүчеләр кимегәннән кими бара.

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Безнең туган телебез чын мәгънәсендә горурланырлык – бай да, затлы да, матур да. Үз телебездә сөйләшүчене ишеткәч, җанга җылылык иңә.

(аудио язылышта)

– Дөньяда 7000 гә якын тел бар?  (Дөньяда 7000 гә якын тел бар.)

–Укучылар, әлеге информацияне нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

(Якынча җавап:Мин бу иформацияне яшел күппочмаклык белән чагыштырыр идем. Чөнки яшел төс –үлән төсе, татар теле яшәргә тиеш. Күппочмаклык исә дөньяның барлык почмакларында да  татар телендә сөйләшүчеләр барлыгын күрсәтә.)

(Җаваплар тыңланыла һәм А3 битенә ябыштырып куела.)

– Укучылар, бүген без дә туган телебезнең сүзлек байлыгы серләрен ачарбыз. Бер уйласаң, сүзләр җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар: берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы…

Телне халык – дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән  дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

– Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең тылсымлы көчен тагын, тагын күзәтик. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәрсүзнең кадерен белергә өйрәник.

– Бүген дәресебездә, чыннан да, сүзләрнең мәрҗән икәнен аңларга ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.

1нче тур   “Кем күбрәк белә?”

Тел турында мәкальләр төзү ярышы.

Өстәлгә конверт белән сүзләр куела. Алар ярдәмендә мәкальләр төзергә.

–Туган телебез турында халкыбызның бик күп акыллы, тирән мәгънәле сүзләре бар, аларны мин сезгә ятларга кушкан идем. Ятладыгызмы? Укучылар, мин сезгә әлеге сүзләр бирәм, алардан сез өйрәнгән мәкальләр төзергә кирәк. Моның өчен 3 минут вакыт бирәм. Вакыт китте.

– Әдәп башы – тел.

– Инсафлының теле саф.

– Сүз  бер  көнлек, тел гомерлек.

– Телеңне  тыйсаң, тыныч булырсың.

– Тел – халык хәзинәсе.

–Укучылар, әлеге мәкальләрне нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

(Якынча җавап: Мин бу мәкальләрне зәңгәр түгәрәк  белән чагыштырыр иде. Чөнки зәңгәр  аяз күк төсе, мәкальләрне кулланып сөйләсәң, сөйләмебез матурая, чистара.  Түгәрәк җир шары исә мәкальләрне җир шарындагы  барлык кешеләр дә куллана.)

 (Җаваплар тыңланыла һәм А3 битенә ябыштырып куела.)

2 нче тур   «Бер сүз белән фразеологизмнарны аңлату»

–Татар теле – бик бай тел. Сез хәзер бер сүз белән телебездә еш кулланыла торган фразеологизмнарны аңлатып бирергә тиеш буласыз.  Укучылар, мин сезгә әлеге эш өчен 3 минут вакыт бирәм. Вакыт китте.

  • Авыз еру – көлү;
  • Тел йотарлык – тәмле;
  • Авызга су кабу – дәшмәү;
  • Түбәсе күккә тию – шатлану;
  • Борчак сибү – ялганлау;
  • Баш вату – уйлау.

Вакыт бетте.

– Укучылар, әлеге фразеологизмнарны нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

(Якынча җавап: Мин бу фразеологизмнарны сары квадрат белән чагыштырыр иде., Чөнки сары төс – алтын төсе, туган телне алар матурлыйлар, алтын бизәк белән бизиләр., Квадрат, чөнки яклары тигез, барыбыз да фразеологимнарны сөйләмдә куллана белергә тиешбез) 

(Җаваплар тыңланыла һәм А 3 битенә ябыштырып куела.)

3 нче тур  «Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел…»

– Татар теле рус теле белән дә бик тыгыз бәйләнгән. Рус телендәге кайбер фразеологизмнар бөтенләй үзгәртелмичә безнең татар телендә кулланылыш тапкан.

Түбәндәге фразеологизмнарга мәгънәләре туры килерлек итеп, татарча тотырыклы сүзтезмә әйтергә.

– Укучылар, мин сезгә әлеге эш өчен 3 минут вакыт бирәм. Вакыт китте.

  • Вертеть хвостом– койрык болгау
  • Золотые руки– алтын куллы
  • Сидеть сложа руки– кул кушырып утыру
  • Длинный язык– озын телле
  • Говорить в лицо – йөзенә бәреп әйтү

– Вакыт бетте.

–Укучылар, әлеге фразеологизмнарны русчага тәрҗемә итүне нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

 (Якынча җавап: Мин бу фразеологизмнарны яшел квадрат белән чагыштырыр идем. Чөнки  яшел – дуслык төсе,   яшел  төс мөмкинлекләр төсе. Квадрат  фразеологизмнарны ике телдә дә бертөрле аңлау мөмкинлеге тудыра)

4 нче тур «Юмористик характердагы сүзлек төзергә»

Укучылар, без сөйләмебездә еш кына парлы сүзләр кулланабыз. Әйдәгез әле, парлы сүзләрне рус теленә турыдан туры тәрҗемә итеп карыйк.  Мин сезгә әлеге эш өчен 3 минут вакыт бирәм. Вакыт китте.

Вакыт бетте.

  • Күрше-тирә – сосед – окрестность
  • Ир-ат – мужчина – лошадь
  • Ут-күз – огонь – глаз
  • Урын-җир – место – земля
  • Җир-су – земля – вода
  • Ис-акыл – запах– ум
  • Бала-чага – ребенок –жалит

–Укучылар, мәгънә туры киләме? Әлеге биремне нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

(Якынча җавап: Мин бу парлы сүзләрне  сары түгәрәк белән чагыштырыр идем, чөнки сары төс икеләнүне белдерә.   Түгәрәк  исә, күпме генә әйләндерсәң дә мәгънә булмавын күрсәтә.)

 (Җаваплар тыңланыла һәм А 3 битенә ябыштырып куела.)

5 тур «Алфавит сөйләргә» интонация белән

Суд хөкемен чыгаргандагы интонация белән сөйләргә.

Мәхәббәт аңлаткандагы интонация белән сөйләргә.

– Укучылар, әлеге уенны нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

(Якынча җавап: Мин бу биремне зәңгәр өчпочмак  белән чагыштырыр идем. Чөнки зәңгәр төс су төсе – без алфавитны су урынына эчәбез. Әчпочмакка килгәндә, төрле интонация белән сөйләгәндә өчпочмак очлары кебек төртелеп калдык)

(Җаваплар тыңланыла һәм А 3 битенә ябыштырып куела.)

6 нчы тур  «Тапкырлар бәйгесе»

Укучылар, мин сезгә әлеге бирем  өчен 2 минут вакыт бирәм. Вакыт китте.

Вакыт бетте.

Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? –  (Икенче яртысына)

Чиләккә башта нәрсә салалар? (Күз)

Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр  алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма булмый)

Нәрсәне күрү бик җиңел? (Кеше гаебен)

Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай)

–Укучылар, әлеге биремне  нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

(Якынча җавап: Мин бу биремне сары өчпочмак белән чагыштырыр идем. Чөнки сары төс – кояш төсе, белемебез кояш сыман күңелләрне җылыта. Өчпочмак формасындагы кояш   нурлары – белемебез )

(Җаваплар тыңланыла һәм А3 битенә ябыштырып куела.)

7 нче тур  «Ничек атала?»

–Укучылар, рус теленнән кергән бик күп сүзләр безнең телебездә урын ала. Тагын бер биремгә игътибар итегез.  Мин сезгә әлеге бирем өчен 1 минут вакыт бирәм. Вакыт китте.

Вакыт бетте.

  1. Аксыл чәчле кеше (блондин).
  2. Халык акылы белән тудырылган иҗат (фольклор).

3.Тәрбияләү, белем бирү белән шөгыльләнгән кеше (педагог).

  1. Кара чәчле, кара кашлы кеше (брюнет).
  2. Авазлар һәм хәрефләрне нинди фән өйрәнә (фонетика).

– Укучылар, әлеге биремне  нинди фигура һәм кайсы төслесе белән чагыштырып була?

 (Якынча җавап: Мин бу фразеологизмнарны кызыл турыпочмаклык белән чагыштырыр идем. Чөнки җавап эзләгәндә светофорның кызыл төсенә туктагандай, туктап уйландык, турыпочмаклык исә татар теленә турыдан туры бер сүз белән үтеп керүләре)

– Укучылар,  хәзер алдыбыздагы төрле төстәге геметрик фигуралардан торган биткә күз салыйк. Үзенә күрә бер матур картина килеп чыкты. Әйтегез әле, ни өчен сез гел бер төрле төсне генә яки бер төрле фигураны гына сайламадыгыз? (Фикерләр тыңланыла). 1–2 укучы аңлата.

 (Без бер төрле төсне генә яки бер төрле фигураны гына сайламадык, чөнки  һәр бирем үзенчәлекле  һәм төрле мәгънәле һ.б. )

Йомгаклау.