Кышкы урманга сәяхәт квест-уен
Гүзәл ФИЛИППОВА,
Биектаудагы «Байгыш»
балалар бакчасы тәрбиячесе
Яшь төркеме: кечкенәләр төркеме.
Бурычлар:
- белем бирү бурычлары: балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен ныгыту. Геометрик фигураларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү;
- үсеш бурычлары: фикерләү һәм сөйләм эшчәнлеген, реакция тизлеген, танып белү кызыксынучанлыгын үстерү;
- тәрбия бурычлары: уку эшчәнлегенә уңай караш, хезмәттәшлек күнекмәләре, мөстәкыйльлек, инициативалылыкны тәрбияләү.
Көтелә торган нәтижә: квест-уен технологияләр ярдәмендә танып белү һәм сөйләм активлыгы ныгытыла.
Балалар эшчәнлеге төрләре: уен, танып белү, сөйләм, хәрәкәт итү, социаль-коммуникатив эшчәнлеге.
Җиһаз: биремнәр белән 4 кар бөртеге; Урманчы бабай курчагы, рәсеме; кошлар силуэты, подставкада ботак, җимлек; куян-уенчык, тукымадан ясалкан кар көрте; карта-схема; парлы бияләй рәсемнәре; Кар бабай (сүтелгән); Урманчы бабайнын йорты, бияләе.
Мәгариф өлкәләрен интеграцияләү: танып белү үсеше, табигать дөньясы белән танышу, экология, математик күзаллаулар формалаштыру, сөйләм үсеше; социаль-коммуникатив үсеш.
Оешкан белем бирү эшчәнлеге барышы
Тәрбияче. Балалар, мин бүген бакчага барганда бияләй таптым. Кемнеке икән бу? Аның янында бер язу бар иде, әйдәгез, карыйк әле. Нәрсә язганнар икән монда? Балалар, бу табышмак бит. Чишеп карыйк әле.
Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(Урман.)
Дөрес, балалар! Бу – урман! Димәк, бу бияләй урманнан килгән. Бүген без кышкы урманга сәяхәткә барабыз. Бияләйне хуҗасына кайтарырга тиешбез. Ул чакта, әйдәгез, башта искә төшерик, кыш килү белән табигатьтә нәрсә үзгәрде соң?
Тәрбияче балалар белән кыска әңгәмә үткәрә:
- Ни өчен кыш җитә?
- Ни өчен кышын кар ява?
Балалар кыш билгеләрен формалаштыралар.
Тәрбияче. Юлга җыенганда, без ничек дөрес киенергә кирәклеген уйларга тиеш. Нинди кием-салым кирәк безгә? Бияләйләр турында тулырак сөйләшербез. Тактага зәңгәр һәм яшелле бизәкле төрле бияләйләр беркетелгән. Өстәлдә дә бияләйләр җәелгән. Алар бераз буталдылар. Мин сезгә һәрберегезгә тактага якын килергә һәм аларны сайларга тәкъдим итәм. Аннары өстәлдә сез бияләегезгә пар таба аласыз.
Тәрбияче. Балалар, бияләйләр астында карта бар икән!
Карагыз әле игътибар белән, нәрсә күрәсез? (Геометрик фигуралар белән кар бөртекләре.) Дөрес, 3 кар бөртеге һәм алар төркемдә торалар, аларны табарга кирәк.
Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз, безгә биремнәрне үтәргә һәм кая барырга кирәк? (Балаларның җаваплары.) Алга, дуслар, кар бөртекләрен эзләргә барабыз!
Төркемдә төрле урыннарда кар бөртекләре, янәшәдә биремле конверт беркетелгән.
Тәрбияче. Менә беренче кар бөртеге! Конвертны ачабыз.
Кышкы урманда кошларга ашханә әзерләргә кирәк. Кошларның исемнәрен, ничек тавыш бирүен искә төшерегез әле, балалар.
Тасвирламасы: укытучы ботактагы кош силуэтын ныгыта, балаларның игътибарын кошларның җимлеккә килүенә юнәлтә. Аларны атарга һәм күрсәтергә, ничек тавыш бирүен әйтергә тәкъдим итә. Балалар кошларны атыйлар, аларның ничек очуларын, сикерүләрен сурәтлиләр.
Тәрбияче. Афәрин, балалар! Беренче биремне үтәдегез! Алга барабыз!
(Балалар икенче кар бөртекләрен табалар.)
Тәрбияче. Карагыз әле, монда бер кечкенә куянкай кар астында ята. Ул бик каты туңган! Аны коткарырга кирәк! (М.Жәлилнен «Куян» дигән шигыре буенча физкультминутка.)
Куян салкыннан
Туңган, куырылган,
(балалар үз-үзләрен кочаклап, туңган кыяфәтен белдерәләр)
Башы салынган, (башларын салындыралар)
Колагы шиңгән. (Куллар белән «куян колагын» күрсәтәләр.)
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик, ( чакыру жесты)
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды, (кул битләрен яңакка куярга)
Куркып уйланды, (башларын як-якка боралар)
Сикереп урманга
Чабып югалды. (Куян шикелле сикерәләр.)
Тәрбияче. Безнең юлда соңгы кар бөртеге. Кем елый, балалар? Бу – кар бабай! Аны кемдер сүткән. Әйдәгез, аңа ярдәм итик. (Балалар Кар бабай ясыйлар, тәрбияче кар түгәрәгенең зурдан кечкенәсенә таба җыярга кирәген исләренә төшерә. Борынны, чиләкне һәм себеркене урыннарына куялар.)
Карагыз әле, балалар, Кар бабайнын чиләгендә тагын бер кар бөртеге бар. Монда бер рәсем бар. Кем икән бу?
Үзе кечкенә, борыны урынында агач ботагы, үзе урманда яши. Дөрес, бу – Урманчы бабай. Карагыз әле, бу рәсемдә без тапкан бияләй дә бар.
Тәрбияче. Менә без урманчы өенә барып җиттек тә.
(Тәрбияче картоннан ясалган урманчы йортына таба бара, ишегенә шакый да Урманчы бабайны чакырып чыгара.)
Исәнме, Урманчы бабай! Без балалар белән синең бияләеңне табып алып килдек. Урамда салкын, кулларың туңар дип курыктык!
Тәрбияче. Урманчы безнең урманда адашмавыбызга һәм кирәкле сукмаклар табуыбызга шат. Сәяхәт сезгә ошадымы? Нинди бирем сезгә күбрәк ошады?
Сәяхәттә барлык биремнәрне үтәгәнегез өчен урманчы кыз сезгә өстәл уены бүләк итә!
