Әниләр көненә багышланган кичә

 

Әниләр көненә багышланган кичә.

(Кечкенәләр төркеме өчен)

Флүзә МӨБӘРӘКҖАНОВА,

Казандагы 161 нче балалар

бакчасы тәрбиячесе.

Залда әниләр турында җыр яңгырый.

Тәрбияче. Әни – дөньядагы иң күркәм сүз. Баланың теле ачылганда ук аның иң беренче «әннә», «әни» дигән сүзләрен ишетәбез. «Әни» сүзе hәр телдә дә матур яңгырый.

Җир шарының бөтен почмагында

Бер үк төсле сөенә әниләр,

  • дип язган шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов.

Һәр әни нәрсә турында хыяллана? Баласының бәхетле, акыллы, белемле, тәхфыйклы, сәламәт hәм башка яхшы сыйфатлары турында, билгеле.Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык .Баланы бәхетле итәр өчен, иң элек әти-әни кирәк.

Камилә башкаруында шигырь «Әнием» (Р. Миңнуллин)

Бүген без сезнең белән гаиләдә бала тәрбияләүдә әниләрнең роле турында сөйләшергә җыелдык. Безнең очрашуның исеме дә «Әни кирәк!» дип атала. Хәзер бу сорауга балаларыбызның җавапларын тыңлыйк.

Видео төшерелгән «Әни ни өчен кирәк?» дигән сорауга балаларның җаваплары тыңлана.

Тәрбияче. Хөрмәтле әниләр! Балаларның җавапларыннан ишеттек: әниләр дөньядагы иң гүзәл затлар. Алар – ашатучы. Эчерүче, пешерүче, иркәләүче, юатучы, дәвалаучы, кайгыртучы һ.б. Бу сүзләрне чиксез санап булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, әниләр  гөмерләре буе бала өчен яшәүче кешеләр. Әйе шул, бала тәрбияләү  дөньядагы иң изге һәм иң катлаулы хезмәт.

Амир башкаруында шигырь «Әниемә  булышам» (Л.Әмирханова)

Дамир башаруында шигырь «Әнием» ( Р.Харис)

Әниләр кичәсен үткәрер алдыннан мин сезгә анкета сораулары тәкъдим иткән идем. Анда шундый сорау бар иде: «Сезнең балагыз белән уртак шөгельләрегез бармы?»

Берничә җавап укыла.

Хәзер мин берничә әнине балалары белән берлектә өстәл артына чакырыр идем.

Һәрберсенә төрле биремнәр бирелә: пазл җыю, кубиктан  сюжет барлыкка китерү, легодан корылмалар төзү, альбом битенә иң кадерле кеше – әни рәсемен ясау.

Милана башкаруында шигыръ «Безнең әни» (Ф. Рәхимколова)

Тәрбияче. Яратуның чиге бармы? Аның чиген ничек билгеләргә? Чикләнмәгән сукыр ярату нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Кешеләр бу турыда һәрвакыт уйланганнар. Әти-әниләргә язылган элеге киңәшләр шундый уйланулар нәтиҗәсе буларак тугандыр. (Әти-әниләргә 10 киңәш дип аталган открыткалар өләшенә) Сез аларны укыгыз, үзегезгә кирәкле дип санаганннарын билгеләп куегыз. Без аларны сезгә бүләк итәбез, әлеге киңәшләр балалалрыгыз белән дөрес мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Уен «Ягымлы сүзләр» (Әниләр белән балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр)

Тәрбияче. Анкеталарга яңадан әйләнеп кайтыйк. «Сезнең балагыз тыңлаучанмы?» дигән сорау очраклы гына бирелмәде.

Җаваплар укыла. Фикер алышу.

Тәрбияче. «Баланы әти-әнисен тыңларга, хөрмәт итәргә ничек күнектерергә?» дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Хәзер сезнең игътибарга түбәндәге күренешләрне укып китәм.

  1. Әни баласына өстәлгә менгәне өчен сугып җибәрә. Бала аз гына вакыт үтүгә, бу эшне яңадан кабатлый, ләкин әни, күршесе белән сөйләшү сәбәпле, аңа игътибар итми.
  • Күрәсезме, мин аны берничек тә тыңлата алмыйм. – ди әни.

Бала бу сөйләшүне тыңлап тора.

  1. Әни көне буе балага шартлар куя: «Әгәр тыңламасаң, мин сине йокларга яткырам, табиб чакыртам, почмакка бастырам…» Әмма бала куркытуларның берсенә дә игътибар итми, чөнки әнисенең алай эшләмәгәнен белә.
  2. Өч яшьлек бала сөт салган чынаяк белән уйный. Үз эшләре белән мәшгуль әни балага боерык биргән тавыш белән: «Җитәр уйнарга!» – дип кычкыра һәм эшен дәвам итә. Бала сөтне түгә һәм җәза ала.
  3. Бала әнисе белән беренче мәртәбә балалар бакчасына бара. «Әни кайчан барып җитәбез инде?» – дип сорый бала.

«Син бакчада  узеңне яхшы тот, тәрбиячене тыңла», – ди әни баласына. «Ә мин анда уйныйммы соң?» – дип сорый бала. «Уйнавын уйна, әмма уенчык аркасында тавыш чыгарма….Тавыш чыгарсаң, тәрбияче җәза бирер,  почмакка бастырыр, уйнарга рөхсәт бирмәс. Хәзер миңа көне буе сине уйлап тынычлык булмас инде, өйдә әйбәт булган икән», – ди әни. Бала туктап кала һәм бакчага барасым килми,  өйгә кайтам дип елап җибәрә.! «Тагын  ниләр уйлап чыгардың хәзер үк тукта елавыңнан, әйдә  бакчага!» – ди ярсыган әни, баланы җилтерәтеп. Әмма бала урыныннан да кузгалмый.

Әниләрнең фикерләре тыңлана.

Тәрбияче. Гаиләдә җылы мөнәсәбәт, тынычлык булдыру – хатын-кызның әни кешенең изге бурычы. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, балаларны онытырга, икенче урынга куярга һич ярамый. Бала әни белән аралашуга, ана назына мохтаҗ. Бу турыда бер вакытта да истән чыгармаска кирәк.

Кадерле әниләр! Мин сезнең һәрвакыт шат, көләч булуыгызны, гел елмаеп торуыгызны телим, беркайчан да авырмагыз! Балаларыгызның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, алар өчен горурланып яшәвегезне телим.