Көзге урманга (паркка) сәяхәт

(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты)

 

Гөлнара ГАТАУЛЛИНА,

Апастагы

«Кояшкай» балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Бурычлар:

  • балаларны агачларны кабыкларыннан, яфракларыннан, җимешләреннән (тирәк, усак, каен, имән, өрәнге, миләш, юкә) танырга өйрәтү;
  • балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы күзаллауларын ныгыту;

– балалар өчен “Табигатьтәге барлык тереклек әйләнә-тирә мохит шартларына яраклаша” дигән төшенчә бирү;

– балаларда эстетик кабул итүне үстерү;

– табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү, үсемлекләр турында кайгыртырга омтылыш тәрбияләү;

– табигатьтә үзеңне дөрес тотарга өйрәтү.

 

Сәяхәт  оештыру һәм барышы

 

            Тәрбияче:  Балалар, буген безнең бакчабызга серле посылка килеп иреште. Карагыз әле, ул яфраклар белән ничек матур итеп бизәлгән. Сез ничек уйлыйсыз, анда нәрсә бар? (балалар җаваплары). Дөрес, белдегез! Посылкада матур көзге яфраклар! (Тәрбияче яфракларны  күрсәтә, балалар аларны кайсыагачтан икәнен атыйлар). Кем җибәрде икән соңбу матур яфракларны? Монда хат та бар икән бит… Тыңлагыз әле, укыйм.

“Минем дусларым! Сез күптән түгел минем яшел урманымда кунакта булган идегез. Агачларсыз урманны күз алдына да китереп булмый. Һәр кешегә ак каеннар, биек наратлар, җилдә җилфердәп торган усаклар бик якын. Җәй көне урманда нинди матур иде! Агачлар яшел иде, аланнар чәчәк белән тулган иде!

Хәзер минем урманда бик моңсу: чәчәкләр шиңделәр, кошларның күбесе җылы якларга очтылар, агачлардагы яфраклар саргая һәм коела башладылар. Балалар,  сезнең ни өчен яфраклар саргаеп коелганнарын беләсегез киләме соң?  Бу сорауга җавап табыр өчен мин сезне көзге урманга чакырам.  Сәләм белән Урман хуҗасы Гәйфи бабаегыз”.

Тәрбияче: Балалар, көзге урманга барасыгыз киләме сезнең? Алайса җыеныгыз!

Ишек шакыйлар…. Әкият герое Шәвәли керә, аның кулында көзге яфраклар.

Шәвәли: Исәнмесез, балалар! Сез каядыр җыенасыз дип ишеттем әле.

Тәрбияче: Әйе, Шәвәли. Безне урман хуҗасы Гәйфи бабай көзге урманга чакырды. Шәвәли,  син безнең белән көзге урманның матурлыгын карарга һәм ни өчен агачлардагы яфраклар саргаеп коелганнын белергә телисеңме?

            Шәвәли: Әлбәттә, беләсем килә! Урманнан кайткач без сезнең белән матур төсле яфраклардан көзге матур көләм ясарбыз.

Тәрбияче: Балалар, сез ризамы? Алай булгач тизерәк киенегез дә урамга чыгыгыз.

Урманда экскурсия.

Тәрбияче: Менә без көзге урманда. Иң беренче урман белән исәнләшергә кирәк, балалар.

Балалар: Исәнме, көзге урман!

ӘПЧИ! – агачлар арасыннан урман хуҗасы Гайфи бабай чыга.

Бабай: Исәнмесез, балакайларым! Мин урман хуҗасы булам, минем озын сакалым яфраклар белән бизәлгән. Әпчи! Салкын тидердем бит әле мин.. Кичә урмандагы тәртипне тикшерергә дип чыккан идем һәм кинәт кенә көчле яңгыр явырга тотынды – һәм мин яңгыр астында калып салкын тидердем. Ну ярар, кич белән юкә чәчәге чәе эчеп тиз генә савыгырмын.

Таныдыгызмы, балалар, минем урманымны? Мин сезгә язган  хатта урманның моңсу булып киткәнен язган идем. Сез ничек уйлыйсыз – урманда ни өчен моңсу?  Игътибар итегез әле, аяк астында  коелган яфракларга.

            Шәвәли: Ой, алар ничек күп! Алар нигә коела? Коелмыйча гына торсыннар иде инде… Бәлки урманда матур булсын өчен,  аларны ябыштырып куерга кирәктер!?

Бабай: Юк, минем бәләкәй кунакларым, алай эшләргә ярамый. Көз җиткәч агачлар үзләре яфракларын коялар. Әгәр кыш көннәрендә агачларда яфраклар калса, алар өстенә   һәм ботакларына кар утыра. Авырлыктан түзә алмыйча  алар сынарга мөмкин.

Шәвәли: Мин яфракларны җил өзә дип уйлаган идем…

Бабай: Көз көне агачлардан яфраклар җилсез дә коела. Сабак яфрагы белән ботак арасында бүлем бар (күрсәтә), суны үткәрми торган. Бүлем үсә һәм яфракны ботактан ерагайта. Яфракка тотынырлык әйбер калмыйт һәм

ул өзелеп җиргә тешә.

Сез ничек уйлыйсыз, балалар, ни өчен урманга шундый матур төсле–төсле яфраклардан ясалган (торган) келәм кирәк?

Шәвәли: Урманда матур булсын өчен!

Бабай: Яфраклардан ясалган төрле төстәге келәм  урманымны бизәп кенә калмый,  агачларым, чәчәкләрем, куакларым өчен җылы юрган да булып хезмәт итә, туфрак өчен бай ашлама да була.

Шәвәли: Гәйфи бабай, ә кыш көне агачлар үсәме?

Бабай: Көз көне көннәр кыскара, яктылык кими бара – димәк агачларга йокларга вакыт җитә. Кыш көне агачлар үсми, алар итә.

Тәрбияче: Гәйфи бабай, син балаларга көзен яфраклар ни өчен саргаюларын әйтергә теләгән идең….

         Бабай: Көз җитү белән яфракларда үзгәрешләр башлана. Алар яшел төстән сары, кызыл, кызгылт сары төскә керәләр.

Шәвәли: Гәйфи бабай,  кыш көне агачлар су эчәме?

Бабай: Юк, кыш көне агачлар эчәргә дә, ашарга да теләми. Кыш көне алар ял итәләр – йоклыйлар. Балалар, минем урманда яфраклар ни өчен саргаеп коелганын белү кызык булдымы сезгә?  Ә сез кайсы агачларны таныдыгыз?

Балалар җаваплары (каен, юкә, өрәнге, нарат, чыршы, имән, миләш)

    Бабай: Сез күп агачларны беләсез икән, әфәрин! (Течкерә).

Тәрбияче: Гәйфи бабай, шушы көзге матур урманда очрашу өчен рәхмәт сиңа. Тизрәк терел.

     Бабай: Китим әле мин. Урманымда берәрсе адашмадымы икән, кыргый ерткыч кемне булса да рәнҗетмәдеме икән – карап килим әле. Урмандагы бөтен  хайван һәм кошлар, үләннәр һәм чәчәкләр, гөмбәләр һәм җиләкләр, агачлар һәм чәчәкләр – минем дусларым. Ә сез минем урманымда йөри, күзәтә аласыз. Мин беләм сез акыллы балалар, урманда тәртип бозмассыз, начарлык эшләмәссез дип ошанам.

Балалар Урман хуҗасы белән саубуллашалар.

Тәрбияче: балалар, әйдәгез сезнең белән хәзер уйнап алыйк.

Уен “Агачны кабыгыннан танып бел”

Уен “Әйткән агачны тап”

Уен “Агачны яфрагыннан таны”

Балалар агачларны, аларның яфракларын, формаларын, төсләрен күзәтәләр. Матур көзге яфраклар җыялар.

Группага кайткач  экскурсия буенча әнгәмә оештыру.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән кая бардык?  Көзге урманда нәрсәләр күрдегез? Нәрсәләр сезгә аеручан ошады?

Балалар тәэсирләре белән уртаклашалар.

  Нәтиҗә: балалар  төсле яфраклардан көзге келәм ясыйлар.