«Каз өмәсе»

«Әзерлек төркемендә үткәрелгән бәйрәм сценарие»

 

Айсылу ЗАРИПОВА,

Казандагы татар телендә тәрбия

 һәм белем бирүче

130 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат: балаларны татар халкының йола бәйрәме – Каз өмәсе белән таныштыру; аларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

 

Авыл өе күренеше. Әкрен генә “Тәфтиләү” яңгырый.

Залга әби белән бабай керә.

Залга җырлый-җырлый балалар керә. Алар милли киемнәрдән, көянтәләргә “казлар” эленгән.

1 кыз. Айсылу апа, казларыгызның эшен бетердек, чистарттык, бәкедә чайкадык.

1 нче тәрбияче (каз карап). Бәрәкалла, күр әле, бигрәк симез булганнар. Тынычлык, иминлек белән ашарга насыйп итсен Ходай.

2 нче тәрбияче Их, менә ичмасам бу бәйрәм. Мондый мал-мөлкәтең булганда, биемичә, уйнамыйча ничек түзәргә кирәк? Әйдә, сыздырыйк әле гармуннарны безнең көйләргә!

1 нче тәрбияче  Әйдә, яшьләр күңел ачсын. Мин шул арада чәйгә бәлеш өлгертим әле. Син миңа булыш (Мич алдында пешеренергә керешә).

Балалар җыр җырлый.

2 нче тәрбияче Кадерле кунаклар, балалар! Бүген бездә бәйрәм – Каз өмәсе! Каз өмәсе – алтын көзнең башлык, муллык, матурлык бәйрәме ул.

Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда Каз өмәсе!

Яше-карты, бала-чага –

Шау-гөр килә һәммәсе!

Каз өмәсе – көзге бәйрәм.

Ул күптән килгән йола.

Язың ничек булса,

Көзең шулай була.

Бүген бездә каз өмәсе,

Каз өмәсе бүген бездә.

Каз йолкырга килгән кызлар,

Уңыш юлдаш булсын сезгә!

Балалар шигырьләр сөйли.

1 бала. Бүген бездә каз өмәсе,

Каз өмәсе бүген бездә.

Уйныйк, биик, күңел ачыйк,

Ял итик бергә-бергә.

2 бала. Каз канатлары йолкыйбыз

Бу эшне яратабыз

Җырлап-көлеп, уйнап-биеп

Күңелне юатабыз.

3 бала. Каурый сибәм су юлына

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Ярлар табып калыгыз.

4 бала. Бии-бии сылу кызлар

Чыңлый чулпы, төймәсе,

Борынгыдан килгән йола

Татарның каз өмәсе.

5 бала. Каз бәлеше тәмле пешә

Кызыл кирпеч мичләрдә

Серләшәбез, сайрашабыз,

Бу күңеле кичләрдә.

Кызлар урыннарга утыра. Ишектән гармун тартып егетләр керә.

1 егет. Исәнмесез-саумысыз,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

2 егет. Исәнмесез-саумысыз,

Котлы булсын өмәгез.

Муллык булсын өегездә,

Безгә бәхет теләгез.

1 нче тәрбияче Кызлар, менә бездә Каз өмәсе икәнен ишетеп, егетләребез дә килде. Әйдәгез әле, алар белән бер уен уйнап алыйк.

“Чума үрдәк” уены.

2 нче тәрбияче Балалар, Каз өмәсе иң күңелле өмәләрдән саналган. Бу өмәдә яшьләр чын күңелдән җырлаган, биегән, күңел ачкан (Өмәләрдә иң күп уйналган уеннарның берсе – “Без-без-без идек” уены). Әйдәгез, без дә кызларыбыз башкаруында бер җыр тыңлап китик әле.

1 кыз (канат тотып чыга).

Канат сатам, канат сатам, кем ала?

1 нче тәрбияче  Канат сату – кызык уен

Каз өмәсендә була,

Таныштыра, дуслаштыра

Яшьләрне иске йола.

“Канат сату” уены һәр өмәдә уйналган. Әйдәгез, без дә шул уенны уйныйк әле.

1 кыз. Саткан канаткаем ап-ак,

Тап кунмасын гомергә

Гел ак булсын, гел пакъ булсын

Сафлык бирсен күңелгә.

2 кыз.  Канат сатам. Кем ала?

Сулейман. Мин алам. Бәясе күпме?

2 кыз. Осталыгың нидер бит?

Сулейман. 1 җыр җырлап бирермен.

Сулейман җырлый.

2 кыз. Канат сатам. Кем ала?

3 кыз. Мин алам. Бәясе күпме?

2 кыз. Осталыгың нидер бит?

3 кыз. Дусларым белән биим.

Кызлар биюе – “Каз канаты”.

4 кыз. Дусларым, өмәләрдә бит табышмаклар да әйтешкәннәр. Әйдәгез, табышмаклар әйтешәбез.

Табышмаклар әйтешәләр.

Тәрбиячеләр.

– Егетләр-кызлар, әйдәгез, бәлеш әзер. Бергәләп чәй эчеп алыйк. Бик зур рәхмәт сезгә, бик күңелле узды өмәләребез.

Күмәк җыр-бию: “Шома бас”.