Авыл мәктәбендә инглиз теленә өйрәтүнең кызыклы алымнары

Айгөл САБИРОВА

Арча районы

С.З.Габдрахманова исемендәге

Яңа Кенәр урта мәктәбенең

инглиз теле укытучысы

 

Аннотация. Статья рассматривает использование сказкотерапии в коррекционной работе с детьми, имеющими задержку психического развития (ЗПР). Этот метод способствует расширению кругозора, улучшению эмоционально-волевой и коммуникативной сфер, снижению тревожности и повышению самооценки. Структура занятий включает четыре этапа: введение в сказку, основную часть, резюмирование и выход из сказки. Эффективность методики доказана повышением познавательной активности и улучшением социальных навыков у детей.

Ключевые слова: задержка психического развития (ЗПР), сказкотерапия, эмоционально-личностное развитие, коммуникативные навыки, интеграция личности.

 

Бүгенге көндә инглиз телен өйрәнү һәр бала өчен шәһәрдә дә, авылда да бик мөһим. Ләкин авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучылар еш кына балаларда мотивация җитмәве, материаль базаның җитәрлек булмавы һәм төрле кыенлыклар белән очрашалар. Авыл балалары еш кына заманча технологияләрдән, мультимедиадан һәм телне гаять тирән һәм актив кулланучы кешеләр белән аралашу мөмкинлегеннән тиешенчә файдалана алмыйлар. Аларга тел мохитенә керү кыен, шуңа күрә инглиз теле авыл баласына күп вакыт ерак, абстракт предмет кебек тоела. Еш кына балалардан: “Инглиз телен белү миңа кирәкми, мин барыбер авылда яшим”, “ Минем әти-әни белми, миңа да белү кирәк түгел“ дигән фикерләр ишетергә туры килә. Дөрес, инглиз телен өйрәнү-катлаулы һәм бик күп тырышлык сорый.   Укучылар арасында телне яратып, теләп  өйрәнүчеләр дә шактый. Шуңа күрә инглиз теле укытучысы өчен гади генә белем бирү түгел,  балаларга чит телдә аралашуның кирәклеген һәм әһәмиятен тоярлык шартлар тудыру бик мөһим.

Авыл мәктәбендә эшләүче укытучы буларак,  укучыларны  инглиз телен өйрәнүгә ничек кызыксындыру уяту ысулларын  һәм уку процессын күңеллерәк, нәтиҗәлерәк итү юлларын тәкъдим итәм.

  1. Уеннар аша укыту.

Уен-һәр яшьтәге балалар өчен иң кулай мотивация чыганагы.  Уеннар куллану балаларны мавыктыра, киеренкелекне юкка чыгара, дәресне җанландырып җибәрә.

Рольле уеннар (мәсәлән, кибет, кафе, чит илгә сәяхәт)  белән эшләү балаларда инглиз телендә аралашуга уңай нәтиҗә бирә.

«Көзге ярминкә» рольле уен. Максат:  Сату-алу сөйләм гыйбарәләрен тормышта куллану.

Уен барышы:

Балалар икегә бүленә: сатып алучылар һәм сатучылар. Сатучылар җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр (мәсәлән, apple – алма, potato – бәрәңгe һ.б.) «саталар». Сатып алучылар инглизчә сораулар бирә: «How much is the apple?» (Алма күпме тора?), «I want two potatoes, please» (Ике бәрәңге, зинһар). Сатучылар инглизчә җавап бирә: «It’s three dollars» (Өч доллар), «Here you are» (Менә, ал).

Уенчык акчалар, чын предметлар яки рәсемнәр кулланылса, уен күңелле үтәчәк.

Инглиз телендә викториналар һәм квестлар үткәрү.

Максат:  уен формасында инглиз сүзләрен һәм гыйбарәләрен аңлау һәм куллану күнекмәләрен үстерү.

Уен барышы: Укытучы алдан сыйныфта инглизчә биремнәр яки сораулар язылган карточкаларны яшерә. Укучылар төркемнәргә бүленә һәм беренче юлламаны ала. Һәр юллама – икенче карточкага алып бара, анда биремне үтәргә кирәк: сүз тәрҗемә итү, сорауга җавап бирү, хәрефләрдән сүз җыю һ.б. Квест ахырында бүләк яки мактау була. Якты төстәге карточкалар куллану, сыйныфта кызыклы урыннарда «серле урыннар» сайлау, төркемнәрдә эшләү оештырыла.

Сүзләрне һәм гыйбарәләрне белү буенча конкурслар.

1.“Сүздән яңа сүз” конкурсы

Карточка:  BUTTERFLY

Мисаллар: fly, butter, but, let, try, full

Кагыйдәләре:  Һәр сүз кимендә 2 хәрефтән булырга тиеш. Сүзләрнең инглизчә мәгънәсе булырга һәм укучылар мөмкин кадәр күбрәк сүз уйлап табалар.

2.Конкурс «Сүзләр көрәше»

Максат: тиз арада сүзләрне әйтү, синонимнар һәм тәрҗемәләр табу.

| Карточка (Рәсем яки сүз) | Бирем                                      | Җавап          |

|———————————————————————-|————————|

| 🍎                                        | Сүзне инглизчә әйт         | Apple                 |

| Big                                     | Синоним сузне тап                | Large                 |

| Сахар                              | Инглизчәгә тәрҗемә ит             | Sugar                 |

| Fast                                  | Антоним сүзне тап              |      Slow                  |

| Dog                         | Мәгьнәсе буенча охшаган сүзне әйт | Puppy, Animal          |

Кагыйдәләр: Укучылар ике командага бүленә. Алып баручы карточканы күрсәтә яки сүзне әйтә. Команда беренче булып җавап бирергә тырыша. Дөрес җавап өчен балл бирелә. Балллар җыелгач җиңүче команда билгеләнә.

  1. Дәресләрне баланың тормышына бәйләргә кирәк.

Авылда яшәүче балаларга якын булган темаларны куллану файдалы: табигать, хайваннар, авыл хуҗалыгы, гореф-гадәтләр. Мисал өчен: йорт хайваннарын инглиз телендә тасвирларга өйрәнәбез, баҡчада үсә торган җимешләр һәм яшелчәләр турында сүз алып барабыз, авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләр турында сөйләшәбез. Балалар инглиз телен өйрәнүнең практик файдасын күрә  һәм аны көндәлек тормышта куллана алачаклар.

  1. Мультимедиа ресурсларын куллану

Мультимедиа ресурсларны инглиз теле дәресләрендә куллану-уку процессын кызыклы һәм нәтиҗәле итә. Менә берничә киңәш һәм идея:

  • Видео дәресләр һәм мультфильмнар.

Мәсәлән, Eng.skill.box.ru сайтында  инглиз телендә өйрәнүнең төрле дәрәҗәсенә карап төрле  мультфильмнар (мәсәлән, А 1 дәрәҗәсе өчен “ Пиноккио” , ә В 1 дәрәҗәсе өчен “ Биюче кыз”) карау мөмкинлеге бар.  Зуррак сыйныфларда  кыска видеодәресләр белән сүзләрне, диалогларны аңлату отышлы.  LearnEnglish Teens сайты зуррак сыйныфларда укучы балаларга кыска видеодәресләр, җанлы диалоглар аша лексик һәм грамматик төшенчәләрне ныгытырга ярдәм итә.

2) Аудио язмалар һәм җырлар

Төрле кошлар, җәнлекләр, табигать тавышлары, җырлар һәм рифмалар тыңлау.  Диалогларны проектор аша күрсәтеп, тыңлатып, кабатлату, инглиз язучыларының әсәрләреннән өзекләр тыңлау телне күбрәк җанлы һәм аңлаешлы итә.

3) Интерактив уеннар һәм кушымталар

Учи.ру, English Media Lab, Duolingo Kids, Fun Brain кебек платформаларда уен формасында сүзләр өйрәнергә, төрле кроссвордлар, грамматик күнегүләр эшләргә, , инглиз телендә видеороликлар һәм тел белү буенча тестлар табарга мөмкин.

4) Интерактив такта һәм презентацияләр куллану тел өйрәнүдә мөһим чара булып тора. Укучылар үзләре җавапларны язып яки сайлап алу мөмкинлегенә ия булачаклар.

  1. Авыз теле күнекмәләрен үстерү

Инглиз телендә иркен аралашу өчен шартлар ясау бик мөһим. Мисал өчен, дәресләрдә яки дәрес араларында 5–10 минут “инглизчә минутлар” үткәрү – бу вакытта бары тик инглизчә гына сөйләшергә кирәк. Диалоглар һәм үзең турында сөйләргә этәргеч бирегез.

  1. Әти-әнине һәм җәмгыятьне тел өйрәнүгә җәлеп итү.

Авыл халкы арасында күпчелек ата-аналар инглиз телен белмәсә дә, балаларның уңышларына кызыксыну күрсәтеп, аларны чит телне өйрәнүгә этәрә ала. Ачык дәресләр, күргәзмәләр, тематик бәйрәмнәр оештыру әти- әнигә тел өйрәнүнең кирәклеген аңларга ярдәм итә .

Авыл мәктәбендә укучы балаларны инглиз телен өйрәнүгә кызыксындыру- авыр, ләкин мөмкин бурыч. Иң мөһиме – укытуны җанлы һәм уңайлы итү. Уеннар, мультимедиа, баланың көнкүреше белән бәйләнеш, укытучы һәм ата-аналарның ярдәме мотивацияне үстерә һәм балаларга телне кызыксынып өйрәнергә мөмкинлек бирә .