Киекле авылының тарихы һәм топонимикасы
Зөлфия АЙСИНА,
Нурлат районы
Киекле урта мәктәбе
башлангыч сыйныф укытучысы
Туган ил кеше өчен ата-анасы кебек кадерле. Шуңа күрә без аны Ватан-ана дип атыйбыз. Ватанга мәхәббәт кайчан башлана соң? Ул син дөньяга килгәч тә, син туган шәһәр яки авылның бер йортыннан башлана. Син шул йортта беренче сулышыңны аласың, шунда ук аваз саласың, сөйләшергә өйрәнәсең. Бу йортта ата-бабаңның көче түгелгән, шуның өчен дә бу йорт гомере буена сине үзенә тартып тора. Һәр авылның үз язмышы, үз тарихы бар. Моны дәлилләп, соңгы елларда авыллар тарихына, авыл кешеләренең тормыш-көнкүреш үзенчәлекләренә багышланган китаплар күп басыла, фәнни-эзләнү эшләре башкарыла. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.
Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп чыгышында, ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба
Бу язмамның төп максаты Нурлат районы Киекле авылының тарихын һәм топонимикасын өйрәнү тора.
Эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым:
- Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау. Авылым тарихы аша кешеләрне яхшы итеп татарча сөйләшергә өйрәнү;
- Иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;
- Җәмгыятьнең тиз үзгәрүчән шартларында тормышка әзер булу;
- Эзләнүләрем аша халыкка якынаю;
- Туган авылыма карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре булдыру.
Эшемнең фәнни-методологик нигезен Киекле авылы тарихын өйрәнүгә багышланган китаплар тәшкил итте..
Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Бу фәннең тикшерү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле исемнәрне җыю-туплау, тәртипкә cалу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычларны тормышка ашыра.
Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.
Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибар бик нык артты. Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телне саклау, үстерү зарури вә гаять тә олуг бер эш итеп карала башлады.
Татар халкы һәм аның теле дигәндә, без, беренче чиратта, телне саклауда иң ныклы тотка булган авылны һәм авыл халкының телен күз алдында тотабыз.
Чынбарлыкны танып белүдә туган якны өйрәнүнең әһәмияте бик зур,чөнки тарих авылдан башлана. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Киекле авылы Татарстан Республикасы Нурлат районындагы иң зур авылларның берсе. Ул районның төньягында, район үзәге булган Нурлат шәһәреннән 16 чакрым ераклыкта урнашкан. Киекле авылы шәһәргә якын, иң төзек, яшәү өчен кулай булган авыллар рәтенә керә.
Тарихка күз салсак, Киекле авылы зур булган, архивтагы материаллардан күренгәчә, XIX гасырда да әле авылны ил дип атаганнар. Авылга Киекле диеп исем бирәләр, чөнки бу урыннадагы киек җанварларның, елга-күлләрдәге балыкларның, үсемлек дөньясының төрлелеге, матурлыгы, кыргыйлыгы, күплеге чиксез була. Бу чын мәгънәсендә кыргый киекләр урыны була. Яшәү өчен бөтен шартлар, дошманнардан саклану өчен бөтен мөмкинлекләр булган табигатьнең искиткеч матур урынында төпләнеп калуны хуп күргәннәр безнең бабайлар һәм яңа тормыш башлап җибәргәннәр.
Чыннан да, күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән зур Киекле авылы кешеләренең кушаматлары да моңа дәлил булып тора. Мәсәлән: Аю, Бүре, Төлке, Куян, Бурсык, Карга, Саескан, Черки, Каз, Үрдәк, Бака, Чебеш, Тукран, Койрык һ.б. исемнәр бу халыкның мишәр (урман кешесе) икәнлеген, һәр нәселнең бик борынгыдан үк нинди дә булса хайванны үзенең тотемик үрнәге итеп алганын раслый. Шулай ук кайбер кушаматлар кешенең нинди ыруга караганын да күрсәтә. Мәсәлән: Кимак – төрки халыкларының бер төре (мишәр, суар,м чирмеш, кимак): Пычак – бераз үзгәртелгән сүз – “кыпчак” тамырыннан ясалган, дәүләт исеме; Тәштит тә – шулай ук хәрефләрне үзгәртеп Дешти Кыпчак – ил сүзе; Карач – төрки халык төркеме, яки төркиләрнең кечкенә ил белән идарә итүчесе шулай аталган; Калмык – милләт аталышы; Мәккә – авылдан беренче булып Мәккәгә баручы, хаҗи; Тубал – умарта кортын җыю җайланмасы, юка кайрысыннан ясала; Акчарлак – 1800 елларда Идел – Кама яисә Азов, Кара диңгез ягыннан ияреп килгән исем; Латыш – милләт атамасы һ.б.
Югарыда китерелгән кешеләрнең кушаматлары авылда йөрүче исемнәр, авылда йөрүче атамаларның бик азы гына әле. Калган күбесе аңлатып бирүне көтә.
Әйткәнемчә, Иске Киекле авылында татар – мишәрләр белән суас – чуашлар да яшәгәннәр. Бик тату көн күргәннәр, бергә эшләгәннәр, авырлыкларны бергә кичергәннәр, шатлыкларны бергә уртаклашканнар.
Табигый, һәркемдә сорау туа: ни өчен соң Иске авыл – Киекледә татарлар белән чуашлар бергә, бер авыл булып яшәгәннәр? Ни өчен соң безнең төбәктә суаш–татар катнашкан авыллар юк диярлек?
1630 ел элек Иске авылга килеп утырган татарлар да, суаслар да , төркиләр булып, сөйләм телләре дә бер–берсенә якын булган, тоткан диннәре дә бер үк булган.
Билгеле бер вакыттан татарлар белән суаслар арасында тел аерымлыклары килеп чыга, чөнки мари, удмуртларның суасларга төрле сәбәпләр аркасында йогынтысы көчәю белән суасларның телләренә фин-угор сүзләре байтак кына катнаша. (“Именно из-за преобладания суасов, этноним суас постепенно вытеснил другие этнонимы. Таким образом, предки чувашей получили этноним суас” )
1816 елда урыс дәүләте тарафыннан алынган “Ревизская скаска”(ягъни “Ревизская сказка”) китабында язылганча, Имәнкол бабай һәм аның нәселе дә, барлык “Казанской губернии, Чистопольского уезда, Вишнеполянской волости деревни Бурметьево”да яшәүче халык та “Есагинҗи татары”, ягъни ясаклы татарлар дип теркәлгәннәр. Авыл “деревня Бурметьево” дип язылган.
1998 елда Киеклегә археологлар килде. Архелоглар Илгизәр Равил улы Газыймҗанов һәм Радик Равил улы Вәлиуллин казу эшләре алып барганда шактый сай күмелгән өч кабергә тап булалар. Сөякләре торышына караганда, мәетләр өчесе дә йөзләре белән кыйблага каратып күмелгән, димәк, мөселман йоласы буенча җирләнгәннәр. Каберләр Алтын Урда чорына туры килә.
Богдашкино, Андреевка авылларында яшәүче чуваш халкы өчен дә Иске Киекле авылы зираты изге урын булып тора. Безнең, яшь буынның, Иске авылны онытырга хакыбыз юк.Чөнки ул – безнең тормышыбызның башы, безнең чишмә башыбыз. Күпме кеше язмышы үткән ул урыннарда.
Мишәрләр (рус. мишари, мещеряки) – татар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц–һәм ч– диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә.
Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә.
Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар:
- XIX гасырдагалимнәр арасында аларның төркиләштерелгән фин-угыр мещёра кабиләсеннән килеп чыкканлыгы турындагы фикер өстенлек итә.
- Кайбер галимнәр буенча (Чекалин, Магницкий. Можаровский) мишәрләр Идел буе Болгарынакергән кабиләләрнең берсе – бортаслардан чыккан. Бортасларның чыгышы да бәхәсле, аңа өч караш бар: төрки, фарсы, фин-угыр кабиләләрдән чыккан халык. А.Х.Халиков буенча мишәрләр – болгарлашкан бортаслардан чыккан.
- Мишәрләрнең үзләре арасында еш кына аларның Алтын Урдадан килеп чыгулары турындагы фикер очрый.
- Мирфатыйх Зәкиевмишәрләрнең (бүгенге көн татарларның башка төркемнәреннән аермалы буларак) болгарларның токымнары булуы турында белдерә.
Киекле авылы халкы татарларның мишәр төркеменә керә. Бу – бәхәссез.Чөнки авыл халкы кайда гына булмасын “мишәрме әллә син?” дип сорыйлар.
Безнең төбәкләргә мишәрләрнең килеп урнашу тарихын галимнәр төрлечә аңлата. Кем ничек кенә аңлатмасын, безнең нәсел тамырыбыз һәммәсе дә төрки халыклар, төрле чорда яшәгән дәүләт, төркем исемнәре белән аталганнар.
Моннан тыш, телләрнең барлыкка килүендә, саклануында һәм үсүендә җирле сөйләшләрнең, диалектларның да роле зур. Соңгы елларда татар халкы, бигрәк тә яшь буын, акрынлап булса да әдәби телдә сөйләшүгә күчеп бара. Ә бит татар теленең төрле диалектлары бар. Аларда телебез тарихын, халкыбыз тарихын өйрәнү өчен гаять әһәмиятле булган күренешләр сакланып килә. Сөйләшләрне өйрәнү гомумтатар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. Һәр диалект, һәр сөйләш – безнең әби-бабаларыбыздан васыять итеп калдырылган рухи мирас. Безгә ул мирасны сакларга кирәк.
Икенчедән, диалектларны кешенең дә, телнең дә балалык чаклары дип әйтергә мөмкин. Чөнки бала чакларда әле без әдәби тел турында ишеткәнебез дә булмады, бары тик мәктәптә укыганда гына бу турыда беренче тапкыр мәгълүмат алдык, аны өйрәндек. Кайбер очракларда аерым әдәби сүзләр хәтта аңлашылмады да. Әдәби телләр дә кинәттән генә хасил булмаганнар, алар моның өчен шактый катлаулы юл үткәннәр
Безнең Киекле мишәрләренең ашаган ашлары, эчкән сулары хәләл, үз көчләре белән эшләп, тир түгеп тапкан.
Ләкин нинди генә илдә яшәмәсен безнең халык, нинди генә исем йөртмәсен, без һаман мишәр булып калабыз инде. Йөз – мең – миллион ел узса да милләтнең теле дә, гореф-гадәте дә, сөйләме дә, кыланышы да бүгенге көнгә кадәр, үзгәрмәгән, сакланган.
- Киекле топонимикасы
Авылның бик борынгы икәнлеген һәм тамырлары ерак гасырларга тоташкан булуын Киекле авылы, аның якын тирәсендәге елга, күл, үзән, алан һәм башка урыннарга безнең ерак бабаларыбыз кушкан исемнәр дәлил булып тора. Бу исемнәрнең күбесе 380 елда мишәр бабаларыбыз төзегәннән соң бирелә башлап, әле бүгенге көндә дә кайбер урыннарга (кушамат) кушу дәвам итә; кайбер очракларда иске атамалар онытыла, үзгәртелә, яңалары кушыла. Ничек кенә булмасын, борынгы Киекле авылы халкы кушкан һәркемнең игътибарына лаек дип саныйм мин.
Исемнәрнең башында билгеле Олы Чирмешән елгасы тора.
Елгалар, инешләр, Киекле, Тарлау, Чик, Толапый, Шәкәр әби, Бәлчек базы, Тарлау, Бүрәй.
Күлләр: Җәрмәе, Тимерче күле – Кибет күле, Куш күл, Аккош күле, Байкал, Айкүле, Кыңгыр күл, Топыч, Мәрзия, Кушкиләк, Алачык күле
Ерганак, чокырлар: Күмер яндыра торган чокыр – Күмеркә – Күмер базы, Бүре чокыры, Куш табан, Тобалан, Мал чокыры.
Үзәннәр, аланнар: Тигәнәш, Яштәбән, Көймә борыны, Стулья, Мүксаз, Аръяк, Әрәмә, Ачылык, Бозаулык, Болгавар, Урта алан, Даулы Атау, Ачылык коесы, Кәҗә болыны.
Авыл халкының Тәңрегә ышана торган чорында ук кушылган атамалары, изге урыннарының исемнәре: Акбүз ат кабере, Кыз зираты, Изге Чишмә, Иске авыл зираты, Иске Киекле авылы урыны, Изге марлар – курганнар.
Чирмешән елгасының авыл халкы өчен атаклы урыннары: Төпсез тоба, Сәке туры, Тамак туры, Мөктәс туры, Кызыл яр, Такта күпер, Шәкүр карак күпере, Тегермән туры.
Кыр исемнәре: Пятый ток, Татарстан, Бүрәй, Алга, Даманск.
Авылның урамнары, очлары: Югары оч, Түбән оч, Урталык очы, Арт урам.
Хәзерге Киекле авылы төп 2 өлештән тора: Югары оч һәм Түбән оч.
Әйткәнемчә, бабайларыбыз ошаткан һәм Киекле авылын төзегән тау итәге астында тулы, мул сулы Олы Чирмешән елгасы боргаланып аккан. Киекле авылының җирләре Олы Чирмешән елгасы буйлап калкулыкка урнашкан.
Елга көнчыгыштан көнбатышка таба Киекле һәм Кизләү авылларын көньяк ярда, Үрнәк поселогын төньяк ярдамкалдырып, боргаланып агып ята.
Чокырлар һәм аларның яр кырыйлары белән кисәкләргә бүленгән җирләр аерым участоклар барлыкка китерә. Чирмешән елгасына якыная барган саен, тауларның текәлеге арта.
Киекле белән Кизләү арасында Чик елгасы бар, хәзерге вакытта анда яз көне генә су ага, җәйен күп урыннарда печәнлек, болыннар барлыкка килә.
Җәрмәк күле
Бик борынгы заманнардан ук Иске Киекле авылы аша көньяктан төньякка таба бәек сәүдә юлы үткән. Шул юл аша көньяктагы Шәрык илләреннән төрле тәмләткечләр, ефәк, зәвыклы савытлар, тукымалар, төняктан яшәүче рус, латыш, эстон, поляк, герман илләренә җибәрелгән. Төньяктан исә Шәрык илләренә мех, бал, балык кебек товарлар сатуга китерелә торган була. Бу олы юлның байтак өлеше караңгы урман эчләреннән үткән. Урманнарга яшеренеп ятучы юлбасарлар кәрван белән йөрүчеләргә һөҗүм итәргә батырчылык итмәсәләр дә, аерым юлчыларга, сәүдәгәрләргә зыян сала торган булганнар. Габдулла бабай сөйләгәнчә, берзаман юлдан товар белән узып баручы рус купецы Ермакка юлбасарлар һөҗүм ясаганнар, аны шул күл тирәсендә үскән биек тал-тирәк эченә алып кереп, товарын талап, үзен үтереп, шушы күлгә салганнар. Түгәрәк күл ул заманда бик тирән, чишмәләре астан атылып торганга салкын, төбе күренерлек саф, мул сулы була. Таң аткач, сәүдәгәрләрнең таланган әйберләрен, арбасын авыл кешеләре табып алалар, үле гәүдәсен дә табып күмәләр һәм шуннан бу күлгә Ермак дигән исем кушалар. Авыл халкы аны татарчалаштырып Җәрмәк дип атый.
Бу күл язын кар суы белән тула, җәй көне дә яңгырлар күлнең суын арттыра, инеш суы белән тәэмин итеп торганга күлнең тиәнлеге 6–7 метр булып, өсте каралып тора торган иде диеп сөйли иде бабай.
Борынгы заманнарда ук Җәрмәк күленнән Толапай елгасы үз агышын башлый. Елга авыл уртасы аша көнбатышка таба уза, Топыч күлен туендыра. Кара күл аша узып, Чирмешәнгә коя.
Җәрмәк күле атамасының тагын бер төрле варианты бар. Монысын бабама, Бибинур әби сөйләп калдырган. Кайсыдыр якта Җәрмәк исемле авыл бар икән.Гадәт буенча Киекле кешеләре олау белән йөргәндә бу авылның бер йортына чәй эчәргә туктыйлар. Чәйгә утыргач күрәләр: почмакта бер кечкенә генә кыз бала коймак пешереп йөри. “И, бигрәк кечкенә бит әле, пешмәсен инде, – диләр. “Ул бала түгел инде аңа 30 яшь, ул үзе кечкенә буйлы”, – диләр хуҗалар. Шуннан сүз ара сүз чыгып, Киекле кешеләре дә әйтә: “Безнең авылда да шундый кыска буйлы, бәләкәй, шулай ук 30 яшьләрендәге бер ир-ат яши, үзе кебек тәбәнәк таба алмый, өйләнер идем диеп әйтә”, – диләр. Шулай итеп, ике авыл кешеләре бу ир белән хатын өчен яучы булалар һәм өйләнештерәләр. Яңа өйләнешкән пар Җәрмәк күле буена кечкенә матур йорт салып тормыш итәләр икән. Бу кечкенә апа Җәрмәк авылыннан булганга, ул тора торган күлнең исемен дә “Җәрмәк” дип атадылар. Ире үлеп, Җәрмәк әби үзе генә калгач, тол калгач, йортлары яныннан акаан елганың исемен дә Толапай дип атаганнар
Күмеркә.
Киекле авылының төньягында, 5 км чамасы ераклыкта, урман буенда инеш бар. Ул инешнең аръягында чыгу өчен борынгыдан буа буганнар, шуның белән игелекле эш башкарганнар. Менә шушы чокырдагы тирән урында борынгы заманда ук бабайлар каен, имән агачларын яндырып агач күмере әзерләгәннәр һәм аны сата торган булганнар. Бу бик борынгы шөгыль белән авылның берничә гаиләсе шөгыльләнгән, чөнки урман якын, су янәшә, чокыр тирән булган. Һәр нәрсәне исәпләп, бабайлар бу урынны күмер яндыру чокыры иткәннәр. Күмеркә чокырындагы буа суы туңмый, тирә-яктагы чишмәләр аның суын тулыландырып торалар, артык суы торба буенча агып чыгып тора.
Мөктәс туры.
Элек көязләнеп йөрергә яратучы Мөктәс дигән егет булган. Яхшы тормыш эзләп ул шәһәргә киткән. Яшь чагында эшләмичә генә баю максатына ирешә алмаган, инде олы яшьтә булган, авылын ташлап чыгып киткән Мөктәс авылга кайта. Чынлап торып танырлык дус-иш, туган-тумача булмый, авыл халкы һич кенә дә бу буйдакны кызганырга, аңа ярдәм кулын сузарга ашыкмый. Шулай итеп Мөктәс бабай авылның читенә, Чирмешән елгасының яр кырыена чокыр казый һәм өй ясый, шунда калган гомерен кичерә. Шуңа күрә Чирмешәннең бу урынын Мөктәс туры дип атыйлар.
Аккош күле
Киекле авылының көнбатыш ягында бер чакрым ераклыкта Олы Чирмешән елгасының сул як үзәгендә саф, тирән сулы гаҗәеп Аккош күле бар. Исеме җисеменә туры килүче бу күл, төньяктан 7–8 метр биеклектәге яр белән ышыкланып, үзәндәге Чирмешән елгасы белән чикләнә. Тирә-ягын бөек тирәкләр, таллар, шомыртлар, баланнар, миләшләр, карлыган куаклары үскән әрәмәле үзәнлек бизәп тора. Күлнең көньягында болынлыклар җәелеп ята. Күл шулкадәр аулак урында урнашкан ки, андагы җәнлек һәм кошларны кешеләр бик аптыратмыйлар. Менә шундый табигатьнең бер почмагын Аккошлар үзләренә оя корып бала чыгару өчен сайлап алганнар. Һәр яз саен горур аккошлар бөтен үзәнне тутырып алалар. Яз җиткәч, Киекле авылы халкы аккошларны тамаша кылу өчен абзар башларына менә, алар белән соклана. Аккош күле үзәненең гүзәл табигатен бу мәгърүр кошлар, җанландырып, тормыш белән тулыландыралар. Шуңа күрә бу күлне “Аккош күле” дип атаганнар да инде. Киекле ягының матурлыгын, хозурлыгын тойган кебек, аккошларел да туган якларын сагынып кайталар.
Кушкиләк
Кушкиләк – Олы Чирмешән елгасы буенда Киекле авылының төньяк-көнчыгыш ягында урнашкан ай сыман күл. Аның көнчыгыш һәм көньяк ярлары 6–10 метр биеклектә булып, көнбатыш һәм төньяк ярлары Олы Чирмешәнгә кадәр тигезлекне тәшкил итә. Элек бу елга белән күл арасындагы тигелектә печән, камыш үскән. Язын, кар сулары тулып, Чирмешән елгасы күтәрелеп, су басып киткән. Таллар, тирәкләр биек булып үсеп утырганнар. Шуңа күрә бу үзәнлек тә шунда үсә торган агач-тирәкләр хөрмәтенә халыкта «Кушкиләк» исеме белән йөри.
Шәкүр карак күпере
Татарның бу легендар шәхесен, патша чиновникларын уйлап та бирми торган батыр йөрәкле, хәрәм мал җыеп, үз халкына бер файда да китермәгән саран байларның бик оста урлап сатып, мохтаҗларга булыша торган образын һәр як, һәр төбәк, һәр авыл “безнең кеше” дип үз итеп сөйли, булган-булмаган хәлләрне дә бергә матурлап хикәя итә.
Әби-бабаларыбыз безгә истәлек итеп язып, сөйләп калдырганнар буенча, ул безнең төбәк кешесе булган. Атларга бик хирыс кеше, үзе хәйләкәр, булдыклы, әллә нинди ысуллар уйлап табып, күзе төшкән атны төрле юллар табып урларга үҗәт кеше булган. Урланган малын мохтаҗлары белән бүлешеп, кешелеклелек күрсәткән мәрхәмәтле җан булганга, аны гади халык яраткан, патша үрәтникләренә сатмаган. Шуның өчен дә Шәкүр карак образы бүгенге көндә дә, ярым шаяртып, ярым үз итеп, аның кылган тискәре гамәлләре артык күпертемичә, күбрәк яхшы сыйфатлары искә алына. Безнең як Шәкүр карагы калдырган истәлек – Олы Чирмешән елгасы аша салынган яшерен күпер – бүгенге көндә дә саклана. Олылар сөйләвенчә, Олы Чирмешән елгасының чиксез тирән торбасы янында гына Шәкүр иптәшләре белән ташлардан су астында күпер салганнар, ләкин ул елгада су киткән вакытта да ярты метрлап су астында калып, яңгырлы вакытларда берәр метр тирәнлектә аста кала торган булган, һәм аның кайдалыгын белмәгән кеше бу урында күпер бардыр дип һич уйламый. Шәкүр карак нинди дә булса байның бик яхшы атлардан торган тарантаска җиккән тройкасын урлап кайта, үзенә генә билгеле шартлы юлдан Чирмешән елгасы аша салынган күпердән икенче якка чыга да бик иркенләп юлын дәвам итә, аның артыннан ук бастырып эзәрлекләп килүчеләр елгага килеп җитәләр дә эзне югалталар.
Менә нинди хәйләкәр булган Шәкүр.
Мал чыгыры(чокыры)
Иске чишмә яныннан кереп китеп мал чокырына килеп чыгасың. Элек анда сукмак булган, эчкәрәк кергәч, тау битенә, ерганакларда подваллар, мәгарәләр казып, борынгы заманнарда юлбасарлар яшеренеп яткан.
Тарлау елгасы
Тарлау атамасы белән шушы тиәлекнең берничә төбәге атала: Тарлау чишмә, Тарлау елгасы. Бу атамаларның килеп чыгышы турында күп кенә риваятьләр яши.
Атама шушы тирәлекнең рельефы калкулы урын булып урманга керү юлының тарлыгыннан чыгып алынган. Тарлау – тар олау. Чабылган печән, киселгән утынны зур олаулар белән бу тирәдән алып чыгу мөмкин булмаган, шуңа да олаулларны таррак, кечерәк итеп төяргә кирәк булган. Юлларда фаҗигаләр дә булып торган, менә шулардан бик аянычлысы. 1923 елда Миңсылу исемле хатынны печән төягән олауы Тарлау юлында каплана, Миңсылу апа олау астында калып имгәнә һәм озак та тормый үлә. Миңсылу апаның берсеннән – берсе кечкенә 5 баласы ятим кала.
Даулы атау
Иске Киекле авылыннан 1570 елда бүленеп утырган Киекле, Кизләү арасында әрәмәлек бар. Әрәмәлек тә, аның кырыендагы алан да язын Олы Чирмешән елгасы ташыганда су астында кала. Әрәмәлектәге тал, шомырт, карлыган, чикләвек куаклары арасында су хәтта җәен дә кипми, бик күп урыны сазламык булып тора. Менә шул әрәмәлек янындагы төрле үлән, чәчәккә күмелгән, терлек азыгы бәһасыз печән була торган алан өчен ике авыл кешеләре дә “бу безнең алан”дип еллар буе тарткалашканнар, сәнәк, көрәк күтәреп чыгып һәрчак даулашканнар, үзара сугышканнар, аланны бүлгәннәр. Язын су астында калып, җәен исәпсез печән бирә торган һәр авыл кешесе өчен кыйммәтле ике авыл урнашкан Олы Чирмешән үзәне, әрәмәсе кебек үк, ни сәбәпледер, төгәл чикләр белән бүленмәгәнгә, һәрчак тавышка сәбәп булган. Шуңа күрә олы елганың бу атавына Даулы Атау дип исем биргәннәр. Совет чорына кадәр үк йөз еллар буе аталып йөргән бу исем, советлар вакытында бу бәхәс бетсә дә, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Кизләү халкы үз гомеренә шул әрәмәдән утынга чыбык җыеп көн күргән, Киекле халкы әрәмәгә читән үрү өчен, арбага, чанага читән ясау өчен тал чыбыгы, җәен-көзен карлыган, шомырт, миләш, балан җыю өчен йөргәннәр. Төзелеш өчен яраклы агачла булмаганга, бу сазлык урыннарны байлар да сатып алмаганнар, күрәсең. Шуңа күрә ике авыл кешеләренең дәшми генә төзелгән килешүләре буенча әрәмәне уртак кулланганнар. Ә менә печәнлек алан һәркемгә кирәкле җир булганга, Даулы Атауга әйләнгән.
Шушы эшне эшләгән вакытта, мин үземнең күңелемә бернәрсәне беркетеп куйдым. Якын тирәдәге кешеләргә игътибарлы булырга, кызыклы мәгълүматларны язгалап барырга кирәк. Әгәр бу эшне һәрбер авылда бер генә кеше туплап барса да, буыннан-буынга тапшырып, халкыбызның олуг тарихын тулыландырырга күпме истәлекләр җыелыр иде.
Бүгенге көндә бабаларының изге гамәлләрен оныклары дәвам итә.Шуңа күрә дә зыялылык һәм тырыш хезмәт чыганагының саекмавына янәдән инанабыз, киләчәккә өмет белән карыйбыз.
Авыл һәм шәһәрләребезнең атамалары – безнең чал тарихыбыз, ата-бабаларыбыздан калган газиз мирасыбыз.Бу хезмәтнең максаты Киекле авылына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язылып алынган мәгълүматларга таянып, авыл тарихын яктыртудан гыйбарәт иде. Әлбәттә, бу Киекле авылы тарихын, аның топонимикасын язудагы соңгы сүз түгел. Алга таба мин бу авыл кешеләренең шәҗәрәләрен язуны күз алдында тотам, бу шулай ук киләчәк буынга бик зур мирас булып калачак.
Язылмаган авыл тарихлары, халыкның өйрәнелмәгән, танылмаган, данлыклы шәхесләрен юкка чыгара. Аларны өйрәнергә, татар халкының бөеклеген, аның мәгърифәтле булуын тагын бер кат раслыйсы иде. “Үткәне барның, киләчәге бар” – ди безнең халык. Әгәр без бүгенге көндә өлкәннәр хәтерендә сакланган бай тарихыбызны җыеп кала алмасак, тарихыбызның бер өлешен югалтырбыз.