Машага яз бүләге
Машага яз бүләге
Гөлзада ЗАКИРОВА,
Чистай муниципаль районының 6 нчы номерлы “Жемчужинка” балалар бакчасы тәрбиячесе
Балалар залга күңелле язгы көй яңгыраганда керәләр.
Алып баручы:
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана!
1 бала: Кояш бүген иртәдән үк
Табигатьне иркәли.
Тәрәз ачып кертмәгәнгә
Бераз гына үпкәли.
2 бала: Без әнине яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзеңә
Бер матур җыр җырлыйбыз.
“Әнигә” Җыры. Музыка һәм сүзләре Н. Калачева
Көй яңгырый, Маша керә
Маша: Исәнмесез, мин – Маша! Балалар ничек күп җыелганнар! Кызлар, Малайлар бар икән монда!
Алып баручы: Исәнме, Маша! Бездә бүген бәйрәм бит! Без бүген барлык әниләрне, дәү әниләрне һәм кызларны язның беренче бәйрәме, 8 март белән котлыйбыз!
Маша: Ах, бүген әниләр һәм кызлар бәйрәме икән! Ә аю мине котламады бит әле! Ул әле кышкы йокысыннан уянмагандыр! Өнендә йоклыйдыр! Хәзер ишегенә шакыйм һәм уятам мин аны! Аюкай! Аюкай!
Аю өй артыннан үрелеп карый, киерелә, иснәнә.
Маша: Аю, бүген бәйрәм бит!
Аю гаҗәпләнә.
Маша: Ә син миңа бүләк әзерләдеңме?
Аю: Юуу-к (кулын селти, “Йокларга” киттем дип күрсәтә һәм өенә йокларга кереп китә).
Маша: Ярар, аю, миңа балалар ярдәм итәрләр!
Алып баручы: Әлбәттә, ярдәм итәләр, Маша! Менә безнең ал бантиклы курчакларыбыз бар! Курчаклар, әйдәгез аюны уятырга барабыз!
Шаян көй астында, кызлар – курчаклар чыгалар.
Курчаклар: (шакыйлар)
Бу өйдә кем яши?
Маша: Монда аю яши. Ә сез кемнәр?
Курчаклар: Без – курчаклар. Безне өегезгә кертегез әле
Маша: Ә сез нәрсә эшли беләсез соң?
Курчаклар: Без бии беләбез.
Матур курчаклар биюе.
Бию барган арада тәрбияче яулыкларны келәмгә тарата.
Маша: Ярар, болай булгач керегез. Бергә яшәрбез.
Алып баручы: Маша, ә нигә сезнең өегездә шундый тәртипсезлек соң? Бөтен җирдә яулыклар таралып ята?
Маша: Ой, мин аларны җыештырырга җитешмәдем шул әле, бер үзем ничек шулкадәр яулыкны җыеп бетерим ди инде мин!
Алып баручы: Борчылма Маша, менә безнең балаларыбыз шулкадәр уңганнар, алар сиңа яулыкларны җыярга ярдәм итәрләр, һәм әле матур җыр җырлап чиста итеп юып та бирерләр! Без кер юа беләбез, әнигә булышабыз бит.
“Кер юу” биюе. Музыка һәм сүзләре Г. Ларионова.
Маша: Ә аю һаман уянмады бит әле! Аю, дустым! Тор, уян! Я, ничек кенә уятырга инде сине!
Алып баручы: Маша, ә безнең әле тагын аумас курчакларыбыз бар! Бәлки аюны алар уята алырлар!
Аумас курчаклар: (шакыйлар) Бу өйдә кем яши?
Маша: Монда Аю яши. Ә сез кемнәр?
Аумас курчаклар: Без – аумас курчаклар.
Маша: Ә сез нәрсә эшли беләсез соң?
Аумас курчаклар: Җырлый беләбез!
Җыр ”Яз килә”
Маша: Керегез, бергә яшәрбез! Аю һаман уянмый!
Алып баручы: Ә безнең тагын матрёшкаларыбыз бар!
Көй астында матрёшкалар чыга
Матрёшкалар: (шакыйлар) Бу өйдә кем яши?
Маша: Монда аю яши. Ә сез кемнәр?
Матрёшкалар: Без – матрёшкалар.
Маша: Ә сез нәрсә эшли беләсез соң?
Матрёшкалар: Без – бии беләбез!
Матрешкалар биюе.
Аю торып чыга, киерелә, өй янына утыра, утырган килеш йоклап китә.
Маша: Нишләргә инде, Аю һаман уянмый! Малайлар, чыгыгыз, Аюны уятыгыз!
Көй астында малайлар чыгалар.
Малайлар: (шакыйлар) Бу өйдә кем яши?
Маша: Аю яши монда. Ә сез кемнәр?
Малайлар: Без – әниләрнең иң шәп ярдәмчеләре. Безне дә өйгә кертегез әле!
Маша: Ә сез нәрсә эшли беләсез соң?
Малайлар: Без бии беләбыз, әнигә булышабыз.
“Малайлар” биюе. Музыка и слова Г. Ларионовой
Аю уяна, бии башлый.
Маша: Аю, син уяндың! Аюны уятырга ярдәм иткәнегез өчен кызлар һәм малайлар сезгә зур рәхмәт!
Аю эчен тотып угалый.
Маша: Аюның озак йокыдан соң бик нык ашыйсы килгән, ә мин аюга ашарга бернәрсә дә әзерләмәдем бит. Миңа хәзер нишләргә инде?
Алып баручы: Борчылма Маша, безнең балаларыбыз шундый уңганнар – булганнар, алар шундый тәмле итеп, җырлый – җырлый ашарга пешерә беләләр, әниләре белән бергә өйрәнгәннәр, телеңне йотарлык булып чыга, хәзер алар сиңа булышырлар. Әйдәгез әле балалар кирәкле савыт – сабаларны алыгыз әле!
“Оркестр”.
Алып баручы: Менә балаларыбызның тырышлыгы белән, аюга тамак ялгап алыр өчен тәмле бал да әзер.
Тәрбияче бал мичкәсен аюга бирә.
Маша: Аю, ә син миңа бүләк әзерләдеңме?
Аю гаҗәпләнә.
Маша: Бүген бәйрәм бит аю, кызларга бүләк бирергә кирәк!
Аю башын селки.
Маша: Аю, я, бүләк кая инде?
Аю йөгерә, эзли, кечкенә чәчәк бәйләме таба, бер тезенә тезләнеп, Машага чәчәк бәйләмен бирә.
Маша: Аю, бу миңамы? Ой, рәхмәт, Аю! Ә монда кызлар күп бит – курчаклар, матрёшкалар, аумас курчаклар һәм малайларның да бәйрәмдә тәмле күчтәнәч аласылары килә! Ә аларга өче бүләкләр бармы?
Аю башын тотып уйланган кебе итә. Аннары кулларын күтәреп – “Уйлап таптым!” дигән кебек итә, һәм өенә кереп чәчәкләр алып чыга, юл буйлап барганда чәчәкләрнең таҗлары коелып бетә.
Маша: Аю дустым, син чәчәкләрне алып чыкканда чәчәкләрнең бөтен таҗлары коелып беткән бит! Эх, Аю! Ну, ярар инде, безгә балалар ярдәм итәрләр! Безгә чәчәкләрнең таҗларын җыярга ярдәм итегез, балалар!
Уен: “Чәчәкнең таҗларын җый!”
Бер чәчәкнең уртасы ике катлы.
Маша: Аю, кара әле, бер чәчәк гади генә түгел. Ә тылсымлы! Кара, Аю анда балаларга күчтәнәчләр бар!
Балаларга күчтәнәчләрне күрсәтәләр.
Маша: Менә рәхмәт Аю, нинди тәмле чәчәкләр үсә икән синдә! Без күчтәнәчләрне балаларга бүләк итәбез, ә безгә Аю белән китәргә вакыт! Сау булыгыз, балалар!
Алып баручы: Шушының белән безнең бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Барлык әниләрне, дәү әниләрне, кызларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез сезгә. Әйдәгез төркемебезгә кайтыйк. Барыгызны да чәй эчәргә чакырабыз!