Логопед эшчәнлегендә инновацион технологияләрне куллану

Логопед эшчәнлегендә инновацион технологияләрне куллану

Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,

Казандагы 127 нче балалар бакчасы

укытучы-логопеды

Без тиз үзгәрүчән, катлаулы һәм заманча технологияләр нык үсеш алган чорда яшибез. Үз тормышыбызны телефон, компьютер, интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу үзгәрешләр Мәгариф системасына да үтеп керде.

Укытучы-логопед эшчәнлегендә инновацион  методларның файдалы һәм нәтиҗәлелеге бүгенге көндә билгеләнгән. Хәзерге заман балалары мәгълумати технологияләр белән бик иртә таныша, алар өчен элек мәгълумати чара китап булса, хәзер барлык кызыксынган сорауларга җавапны Интернет аша таба. Шул сәбәпле, балаларны кызыксындыру, игътибарын җәлеп итү максатыннан һәр педагог заманча технологияләрне үзләштерергә, белем бирү эшчәнлеге барышында тәҗрибәле куллана белергә тиеш.

Мин эшләгән, Казан шәһәрендәге 127 нче балалар бакчасы, инновацион технологияләр белән җиһазландырылган. Кабинетка Интернет челтәре тоташтырылган, һәр төркемдә  SMART  такталар урнаштырылган, компьютер, принтер, сканер, ламинатор, ком  өстәле, Колибри комплексы бар. Бу мөмкинлекләр миңа даими рәвештә, баланың сөйләмен үстерүдә, тел кимчелекләрен төзәтү барышында, белем бирү эшчәнлегендә алыштыргысыз ярдәмче. Интернет челтәрендәге  төрле видеолар ярдәмендә артикуляцион күнегүләрне камилләштерергә, сөйләм телен үстерергә, сүз байлыгын арттырырга  мөмкин.

Шулай ук онлайн платформаларны кулланып ата-аналар белән тыгыз элемтә урнаштырам. Онлайн консультацияләр, семинарлар һәм вебинарларда катнашып үз белемемне үстерү өстендә эшлим.

Минемчә, укытучы-логопед өчен инновацион технологияләрнең файдалы яклары түбәндәгеләр:

1.Уңайлы коррекция чаралары: баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, индивидуаль коррекцияләү программасын төзергә, үзгәрешләрне күзәтергә, нәтиҗәсен теркәп барырга ярдәм итү.

  1. Диагностика, тикшерүләр алып барырга, нәтиҗәләрне саклап калдырырга ярдәм итә.

3.Авазларны ныгытканда алдан әзерлек вакытын озайтмыйча, күнегүләрне тиз истә калдырырга ярдәм итә.

  1. Әти-әниләр белән эш алып баруда уңайлы шартлар тудыра. Интернет коммуникация чаралары ярдәмендә виртуалль диалог формалары белән тоташырга мөмкин.

Белем бирү эшчәнлегендә  инновацион технологияләрне файдалану, бүген укытучы-логопедтан күп нәрсә таләп итә, һәм шул ук вакытта нәтиҗәле чара булып тора. Киләчәктә  инновацион технологияләрне куллану балаларның тәрбия һәм белем үзләштерү барышында уңай роль уйнар дип өмет итеп калам.