Безнең гаилә (2 нче сыйныфтагы рус төркемендә татар теле дәресе)
Безнең гаилә
(2 нче сыйныфтагы рус төркемендә татар теле дәресе)
Эльмира СӘЙФЕТДИНОВА,
Питрәчтәге 1 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Төп максат: Коммуникатив компетенция формалаштыру.
Максат: : Белем бирү максаты: Гаилә әгъзалары исемнәре белән
таныштыруны дәвам итү, сөйләмдә куллана белүгә ирешү
юлларын эзләү, табу, нәтиҗә ясау. Яңа лексика белән танышу.
Фикер сәләтен үстерү максаты:
укучыларның фикерләү, күреп тану сәләтен үстерү,
сүзлек запасын баету.
Тәрбияви максат: Укучыларда үзләренең туганнарына
карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Материал: Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле” 2 нче сыйныф, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел, Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” 2 нче сыйныф, (укытучылар өчен методик кулланма), Казан 2016.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.
Дәрес тибы: Катнаш дәрес.
Дәрес барышы:
Мотивлаштыру–ориентлаштыру этабы:
Максат – сыйныфның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау, белем алырга әзерлек алып бару.
а) Исәнләшү, уңай мотивация тудыру:
Кунаклар белән исәнләшү.
Балаларны түгәрәккә бастырып исәнләшү.
–Исәнмесез укучылар..
Яратам мин, яратам шул
Матур теләк теләргә.
Онытты дип уйламагыз,
Хәерле көн сезгә дә!
Балалар, сез дәрескә әзерме? Алайса киттек.
1.Артикуляцион гимнастика: –Бүген дәрестә бик матур итеп сөйләшер өчен артикуляцион гимнастика ясап алыйк.
2.Фонетик күнегү: Под ритм.
Ни–ни–ни
Бу минем әни
Ти–ти–ти
Бу минем әти
Бай–бай–бай
Бу минем бабай
Би–би–би
Бу минем әби
Ңел–ңел–ңел
Бу минем сеңел
Нем–нем–нем
Бу минем энем
Ам–ам–ам
Бу минем апам
Бый–бый–бый
Бу минем абый.
- Укучылар, әйтегез әле, менә әни, әти, әби, бабай барысын бергә нинди сүз белән әйтеп булыр иде?
- Гаилә – семья.
- Без әйтеп киткән кешеләр кемнәр алар?(Безнең якын кешеләр, наши родные люди). ВИДЕО
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы:
- уку мәсьәләсе кую:
- Без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? (Гаилә турында – о семье). Нәрсә соң ул гаилә?
- Әйе, балалар Гаилә ул – ата-анадан, балалардан, оныклардан һәм якын туганнардан торган бер төркем.
На каждом этапе нашей работы мы будем оценивать наши навыки и умения, справились мы с заданиями или нет. И символически мы будем обозначить их цветочками. БӘЯЛӘҮ критерийлары.
3 төстә ромашка чәчәге. (Тылсымлы чәчәк) Эшебезгә бәя кую) ромашка чәчәге очраклы рәвештә түгел) 8 июль гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ромашка чәчәге бу бәйрәмнең символы.
2.Актуальләштер КОМПЬЮТЕР УЕНЫ
- Сүзләрнең тәрҗемәсен кабатлау: (Работа индивид)
мама
папа
бабушка
дедушка
младший брат
старший брат
младшая сестра
старшая сестра
внук
завтракает
Эталон буенча тикшерәбез.
Мама – әни
Папа – әти
Бабушка – әби
Дедушка – бабай
Младший брат – энем
Старший брат – абый
Младшая сестра – сеңел
Старшая сестра – апа
–Балалар, бу гаиләләр сезгә танышмы?
Экранда (Барбоскин, свинка пеппа, колобок, красная шапочка )
Бу кем гаиләсе?
Гаилә зурмы?
Гаиләдә ничә кеше бар?
Бу гаиләдә кемнәр бар?
Балалар, күзләрегезне йомыгыз әле. Үз гаиләгезне исегезгә төшерегез, Әниегезнең җылы кулларын, әтиегезнен көчле кулларын, Дәү әнинең тәмле ашларын. Ә хәзер үз гаиләгез турында бер берегезгә сөйләп күрсәтегез.
– Диалог:
–…,синең гаиләң зурмы?
–…
– Синең гаиләдә ничә кеше бар?
–…
– Гаиләңдә кемнәр бар?
Бәяләү
III. 5.Физкультминутка.
– Әйдәгез ял минуты үткәреп алабыз.
Мин әнигә булышам
Табак савыт юышам.
Менә шулай, менә шулай
Табак савыт юышам.
Әтигэ дә булышам
Ишек алдын себерәм.
Менә шулай, менә шулай
Ишек алдын себерәм.
Әбигә дә булышам
Гөлләргә сулар сибәм
Менә шулай, менә шулай
Гөлләргә сулар сибәм
Бабайга да булышам
Казларны мин куышам.
Менә шулай, менә шулай
Казларны мин куышам.
6.Сүзлек белән эш итеп алабыз:
Тәрҗемәне сүзлекләрдән эзлибез.
Эталон буенча тикшерәбез
Завтрак – иртәнге аш
Обед – көндезге аш
Ужин – кичке аш
Внук – онык
Кушает – ашый
Әйтергә өйрәнәбез
Завтрак – иртәнге аш [иртәңгэ [аº] ш
Обед – көндезге аш [көндөзгө [аº ]ш
Ужин – кичке аш [ кичкэ а [аº]ш
Внук – онык [онок]
Кушает – ашый [аº]шый
Скажите : Я завтракаю – Мин иртәнге аш ашыйм
Я ужинаю– Мин кичке аш ашыйм
Групповая работа
Перевести предложения : Татарча әйтегез
1.Семья завтракает.
- Семья ужинает
- Мама обедает
- Внук кушает
- Папа обедает
- Бабушка завтракает
Текст өстендә эш
Соңгы җөмләгә карагыз.
Җөмлә нинди?
Димәк, бездән нәрсәдер сорыйлар.
Ә нәрсә? Кем әйтә?
Ничә кеше чәй эчә? (Минем санавымча 9. Сез килешмисез?
Ә ни өчен? Яңадан укыйбыз.
Әйе балалар, сез бик дөрес Җавап бирдегез.
Экранга карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Өч җаваптан берсе генә дөрес.
Мин сорауны укыйм.
- Гаилә нишли?
(иртәнге аш ашый, көндезге аш ашый, кичке аш ашый )
- Әби, бабай, әти, әни, өч онык нәрсә эчә? (сөт, чәй, су, сок).
- Ничә кеше чәй эчә? ( 5, 9, 7)
4.”Баскыч ” уены:
Әби, бабай, әти, әни, сеңел, абый, энем,апа.
- Йомгаклау. Рефлексия.
–Укучылар, әйдәгез хәзер дәрескә йомгак ясап, кабатлап алабыз. Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Нәрсәләр белдегез?
СЕЗГӘ ҖИҢЕЛ БУЛДЫМЫ БӘЛКИ КЕМГӘДЕР АВЫР БУЛГАНДЫР?
НӘРСӘ КҮБРӘК ОШАДЫ? Бәлки сезнең сорауларыгыз калгандыр?
Сез өйгә кайткач, (МАМА, Я ЗАВТРАКАЮ) әйтә алырсызмы икән?
Билге кую
–Тылсымлы ромашкаларыбызны күтәрәбез. Ромашка чәчәкләрен саныйбыз.
Плакат
Балалар, кемнең дәрестә эшләве сезгә күбрәк ошады?
Стикерларга исемен язып менә шушы плакатка Ябыштырыгыз әле.
V.Өй эше:
- Үрнәк буенча гаилә агачын ясап килергә.
- Гаилә әгъзалары турында 2 табышмак, җыр табып килергә.
Билгеләр кую бите ( отметочный лист)
Эш төрләре
( виды работы) |
Билге (Отметка) |
Пардарда эшләү (Работа в парах) | |
Диалог (работа в парах) | |
Сүзлек эш (Словарная работа) | |
Төркемнәрдә эшләү
( Перевод) |