Мыеклы һәм буй-буйлы
Гөлнара ХОХЛОВА,
Казандагы
128 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: кечкенәләр төркемендә традицион булмаган рәсем техникасы буенча эшчәнлек үткәрү. Сәнгать иҗаты ярдәмендә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итү; хайваннар белән аралашу кагыйдәләрен үтәү.
Бурычлар:
- Хайваннарга сакчыл мөнәсәбәт, аларга ярдәм итү теләген формалаштыру («Социализация» белем бирү эшчәнлеге).
2. Балаларның танып белү һәм сөйләм эшчәнлеген активлаштыру («Коммуникация» белем бирү эшчәнлеге).
3. Хайваннар белән аралашу кагыйдәләрен үтәү (белем бирү эшчәнлеге «куркынычсызлык»), тән өлешләрен атау (белем бирү эшчәнлеге «танып белү») күнекмәләрен формалаштыру.
- Кара, ак, соры, җирән, кызгылт-сары төсләрне танып белү һәм атау күнекмәләрен үстерү; кулларның вак моторикасын, материаллар белән пөхтә эш итү күнекмәләрен үстерү («сәнгать иҗаты» белем бирү эшчәнлеге).
- Рәсем ясауның яңа ысулы белән таныштыру: бөгәрләнгән кәгазь белән рәсем ясау («сәнгать иҗаты» белем бирү эшчәнлеге).
6. Эмоциональ фон тудыру өчен нәфис сүз куллану («нәфис әдәбият уку» белем бирү эшчәнлеге).
7. Физкультминутларда текст буенча хәрәкәтләр башкару күнекмәләрен камилләштерү («сәламәтлек һәм физик культура» белем бирү эшчәнлеге).
- Математик сәләтләрне үстерү («танып белү» белем бирү эшчәнлеге).
Материаллар һәм җиһазлар: гуашь буяулары: кара, ак, кызгылт-сары, соры төстә; кәгазь кисәкләре – 5*5 см лы 2 данә; тастымал (дымлы); мәче контуры төшерелгән тонировкаланган альбом битләре; теш щеткасы; мәче – йомшак уенчыгы; тәлинкә; сөт шешәсе.
Алдан эшләнгән эш: мәчеләр тормышы турында әңгәмә; рәсемнәр һәм уенчыклар карау; шигырьләр, мәзәкләр, табышмаклар уку; хәрәкәтле уеннар, аз хәрәкәтле уеннар; песиләргә сосиска әвәләү; «Карак песи» физкультминуткасын өйрәнү; буяулар белән тәҗрибәләр.
Эшчәнлек барышы
Балаларның ирекле эшчәнлеге.
Мотивация өлеше:
Песи баласының тавышы ишетелә (ул тәрбияче өстәле астында тәрбияче тарафыннан алдан әзерләнгән (йомшак уенчык).
Тәрбияче. Балалар, нәрсә кычкыра ул? (Песи баласы.)
Тәрбияче. Тизрәк тәртип урнаштырыгыз да, әйдәгез эзлик, ул кайда соң?
(Балалар тәртип урнаштыралар һәм песине эзлиләр, аны өстәл астыннан табалар.)
Тәрбияче. Нишлисең син монда? Әйдә безгә. (Песи баласы курка.) Ул бездән курка, әйдәгез, без аны ягымлы гына пес-пес дип чакырыйк. (Балалар песине чакыра.)
Тәрбияче. Без сине рәнҗетмибез, безнең балалар барысы да яхшы, әйдә! (Песине кулына ала, сыйпый, яхшы сүзләр әйтә.)
Танып белү өлеше:
Тәрбияче. Балалар, ул әле кечкенә, шуңа күрә барысыннан да курка, ләкин барыбер үзен яклый белә, карагыз, тырнаклары нинди үткен, тырнап алырга мөмкин. Шуңа күрә сак булырга кирәк. Ул үзен сыйпауларын ярата, аңа шулай ошый. Сыйпап аңа яхшы сүзләр әйтегез.
Тәрбияче. Песинең йоннары нинди? (Йомшак, кыска.) Песинең нәрсәсе бар? (Койрыгы озын, нечкә, аяклары күп, колаклары кечкенә һ. б.) Песи баласы безгә нәрсәдер әйтергә тели. (Үз колагына песине китерә.)
Тәрбияче. Балалар, ялгызы гына аңа күңелсез икән, аңа да дуслар кирәк, ди. Әйдәгез, аңа ярдәм итик. Ләкин ничек? (Балалар тәкъдим итә.) Әйдәгез, песи балаларын ясыйк. (Балалар ризалаша.)
Утыр песи баласы, сөт эчеп ал. (Балалар имитация ясыйлар: тәлинкәгә сөт салалар.)
Иҗади өлеш
Тәрбияче. Балалар, өстәл артына утырыгыз. (Алдан әзерләнгән.) Безнең мәчегә йомшак дуслар күп кирәк. Карагыз, бездә нинди төстәге буяу бар? (Кара, ак, соры, кызгылт-сары.) Үзегезгә ошаганын сайлагыз, шул буяу белән без йон ясарбыз. Нәрсә ясарбыз? (Йон.)
Тәрбияче. Йонны без кәгазь кисәге итеп ясарбыз. Карагыз, мин моны ничек эшләячәкмен.
(Тәрбияченең күрсәтүе һәм аңлатуы.)
Тәрбияче. Үз битләрегезгә карагыз һәм минекенә: песи баласының контуры ясалган. Мин күрсәткәнчә, бармак белән контур буенча сызыгыз: болар – маңгай, колак, арка, койрык, аяклар, корсак, муен, борын. Аннары мин кәгазь битен йомарлыйм. Минем песинең йоны ак булачак һәм маңгайдан башлап, йомгакка буяу беткәнче, төргәк ясыйм, аннары тагын буяу җыям һәм тагын бик күп төргәкләр ясыйм – аркасына да, койрыгына да һ. б.
Хәзер сез безнең кунагыбыз өчен, күңелле һәм яхшы булсын өчен, йомшак тукымалар ясарга тырышыгыз. Нәрсәдән башлыйсыз? (Йомгак ясаудан.)
Тәрбияче. Алга таба нишләрсез? (Буйыйбыз.)
Тәрбияче. Беренче тамганы кая куясыз? (Маңгайга.)
Тәрбияче. Дөрес, дәвам итегез.
(Балаларның эше.)
Тәрбияче. Нинди йомшак һәм төрле песи балалары килеп чыкты. Мәче баласы безне уйнарга чакыра, барыгыз да чыгыгыз.
Физкультминут «Мәче».
(Балалар чүгәләп йоклыйлар.)
Татлы итеп сузылды
(аякларына басалар, куллары ике якка),
Аякларына басты (аяк очларына басалар),
Тәпиләрен өскә күтәрде (кулларын өскә күтәрәләр),
Тычканны күрде
Һәм артыннан йөгерде (урында йөгерәләр),
Сикерде, сикерде, сикерде (сикерәләр),
Ләкин тота алмады (кулларын як-якка җәя).
Тәрбияче. Балалар, песинең күзен дә, мыегын да, телен дә ясарга кирәк. Әйдәгез, рәсем ясап бетерик. Бездә менә шундый таякчыклар (мамык таякчыклары) бар. Карагыз, мин ничек рәсем ясаячакмын.
(Тәрбияченең күрсәтүе һәм аңлатуы: таякчыкның очын манып, күзләр, борын, мыек, тел ясый.) Менә минем песи балам уянды да инде, хәзер сез үзегезнекеләрне уятырсыз, тик барысын да ашыкмыйча гына пөхтә итеп эшләргә кирәк.
Балаларның эше.
Йомгаклау.
Тәрбияче. Менә бездә матур песиләр килеп чыкты. Афәрин, тырыштык!
Песи баласы. Болар барысы да минем дусларыммы? Алар нинди шаян, күңелле, әйбәт. Мин алар белән уйныйм! Рәхмәт сезгә .
Тәрбияче. Сез балалар, кулларыгызны, бармакларыгызны сыйпап, рәхмәт әйтегез, алар тырыштылар! Алар һәрвакыт шундый акыллы булсыннар, күңелләре игелекле булсын!