Бала шәхесен формалаштыру һәм тәрбияләүдә гаилә традицияләренең әһәмияте
Эльвира ГАЛИУЛЛИНА,
Лиана ШАРИФУЛЛИНА,
Анфиса МАКСИМОВА,
Казандагы
394 нче балалар бакчасы
тәрбиячеләре
Аннотация
Бүген гаилә институты җитди социаль-мәдәни үзгәрешләр кичерә. Бу шартларда баланы тәрбияләү процессында тотрыклылык һәм буыннар бәйләнешен тәэмин итә торган факторлар көнүзәк мәсьәлә булып тора. Әлеге мәкалә бала шәхесен формалаштыруга күпкырлы йогынты ясый торган гаилә традицияләренең әһәмиятен анализлауга багышлана. Аерым алганда, аларның төп функцияләре җентекләп карала: баланың эмоциональ иминлеген тәэмин итү, рухи кыйммәтләрне тапшыру, гаилә әгъзалары арасындагы элемтәне ныгыту, балада җаваплылык хисен тәрбияләү һәм якты хатирәләр булдыру. Моннан тыш, гаилә традицияләре потенциалын файдалануның педагогик аспектларына аерым игътибар бирелә.
2025 елга кадәр Россия Федерациясендә Тәрбия үсеше стратегиясе традицион кыйммәтләр тарафдары булган югары әхлаклы шәхес тәрбияләүне өстенлекле бурыч итеп куя. Әлеге Стратегия гаилә абруен күтәрүгә, гаилә традицияләрен саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән. Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартында да бу мәсьәләләргә зур урын бирелә.
Галимә Н.А.Каратаева билгеләп узганча, балаларда гаиләгә хөрмәт хисен нәкъ менә мәктәпкә кадәрге чорда ук тәрбияли башларга кирәк. Бу вакытта балада гаилә, гаилә традицияләре һәм нигезләре турында төп күзаллаулар формалаша. Автор гаиләгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә традицияләргә зур урын бирә.
Гаилә бала шәхесен тәрбияләүдә беренчел институт булып тора. Баланың рухи-әхлакый кыйммәтләр системасы, дөньяга карашы һәм тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, иң беренче чиратта, нәкъ менә гаиләдә формалаша. Туып-үскән гаиләсенә хас теге яки бу сыйфатларны бала үзендә чагылдыра. Бөек татар галиме, мәгърифәтче педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддин: «Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип язып калдырган.
Хәзерге заманда без тормыш тизлегенең артуын, кешелекнең мәгълүмати яктан талчыгуын күзәтәбез. Гаилә институтының төзелеше һәм функцияләре дә үзгәреш кичерә. Бу шартларда гаилә традицияләрен популярлаштыру мәсьәләсе тагын да актуальләшә.
Гаилә традицияләре – гаилә әгъзалары өчен символик мәгънәгә ия, билгеле бер вакытта даими рәвештә кабатлана торган эшчәнлек төре. Алар бәйрәмнәр, истәлекле вакыйгалар, көндәлек тормыш, бергәләп ял итү, аралашу үзенчәлекләре белән бәйле булырга мөмкин.
Н.А.Каратаева язганча, гаилә традицияләре, асылда, гаилә тормышының һәм тәрбиясенең язылмаган законнары ул.
Педагогика гаилә традицияләренә максатчан тәрбия бирүнең нәтиҗәле коралы итеп карый. Алар балага басым ясамыйча гына гаилә һәм гомумкешелек кыйммәтләрен тапшыру, анда билгеле бер гадәтләр һәм күнекмәләр формалаштыру, сабыйның эмоциональ интеллектын һәм аралашу осталыгын үстерү мөмкинлеген бирә. Шунысын ассызыклап узарга кирәк: традицияләр, формаль рәвештә көчләп тагылмыйча, һәр гаилә әгъзасы өчен уңай кичерешләр китергәндә һәм шәхси мәгънәгә ия булганда гына, нәтиҗәле.
Т.А.Куликова фикеренчә, гаилә традицияләре эчтәлеген мәгънәви яктан баету гаиләнең тулы канлы тормыш белән яшәвен, аның әгъзалары, бигрәк тә әти-әниләр һәм балалар арасында үзара аңлашуны җиңеләйтә, өйдә тәрбия бирү процессын камилләштерә.
Гаилә традицияләренең бала шәхесен тәрбияләү процессындагы төп функцияләренә аерым тукталып узыйк.
- Эмоциональ иминлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин итү. Гаилә традицияләренең даимилеге балада тотрыклылык хисен ныгыта. Хәзерге тиз үзгәрүчән заманда алдан ни буласын белеп булмый. Традицияләр үтәлә торган гаилә исә бала өчен «тотрыклылык утравы» булып тора. Билгеле бер көнне яки билгеле бер сәбәп белән инде таныш һәм уңай хис-кичерешләр китерә торган эшчәнлек (мәсәлән, күмәк кичке аш, йоклар алдыннан әкият уку, хайваннар дөньясы турында документаль фильм карау) булачагын белеп тору борчылу хисен киметә һәм психологик тотрыклык формалашуга ярдәм итә.
- Буыннар бәйләнешен ныгыту. Гаилә традицияләре баланың гаилә тарихы, тамырлары белән бәйләнешен ныгыта. Әйтик, нәсел агачын өйрәнү, иске фотоларны, гаилә ядкарьләрен саклау, милли бәйрәмнәрне үткәрү сабыйларга буыннар бәйләнешен аңларга, үзләрен нидидер зур нәрсәнең бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә. Шул рәвешле, бала гаиләсе, халкы, туган иле белән горурланырга, аларны хөрмәт итәргә өйрәнә.
- Рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тапшыру.Традицияләр өлкәннәргә карата хөрмәт, үзара ярдәмләшү, җаваплылык, эш сөючәнлек, кунакчыллык һәм башка рухи кыйммәтләрне тапшыруның рәсми булмаган чарасы булып та хезмәт итә. Бу уңайдан нинди дә булса эшне бергәләп башкару традициясенең турыдан-туры үгет-нәсыйхәткә караганда күпкә нәтиҗәлерәк булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Мәсәлән, бүлмәне бергәләп җыештыру баланы җаваплылыкка һәм тәртипкә өйрәтә.
- Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, аралашуның сыйфатын яхшырту. Традицияләрдә бергәләп катнашу – гаилә әгъзаларына аралашу һәм үзара якынаю өчен яхшы мөмкинлек. Бер өстәл артына утырып ашау, табигатькә чыгулар, кичке уеннар, истәлекле урыннарга бару, бәйрәмнәргә әзерлек – боларның барысына да гаилә бергә җыела, яңалыклар белән уртаклаша торган мизгелләр. Бу, үз чиратында, әти-әниләр һәм балалар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр арасында тирән эмоциональ бәйләнеш, ышаныч һәм үзара аңлашу формалаштыруга ярдәм итә.
- Уңай хатирәләр булдыру. Гаилә традицияләре – кешене гомер буена озата барачак якты хатирәләр чыганагы. Бу хатирәләр гаиләнең уңай образын тудыра, авыр вакытта таяныч булып хезмәт итә һәм киләчәктә балага үзенең гаиләсендә традицияләр булдыру өчен нигез булып тора.
Баланың һәрьяклап камил үсешен тәэмин итү өчен мәктәпкәчә белем учреждениеләре алдында гаилә белән үзара хезмәттәшлек итү бурычы тора. Тәрбиячеләр өчен гаилә традицияләренең әһәмиятен аңлау гаять мөһим. Алар бу өлкәдәге белемнәрен үзләренең эшчәнлегендә төп ике юнәлештә куллана ала. Беренчедән, баланың гаилә традицияләрен белү тәрбиячегә гаиләдәге мохит, кыйммәтләр, тәрбияләү стиле турында мәгълүмат бирергә мөмкин. Бу, үз чиратында, баланы, аның үзенчәлекләрен һәм үз-үзен тотышын яхшырак аңларга ярдәм итә. Икенчедән, әти-әниләр белән гаилә традицияләре турында сөйләшү, фикер алышу үзара ышанычка корылган аралашуның башлангыч ноктасы булырга мөмкин. Тәрбияче, ата-аналарга традицияләрне булдыру һәм саклауның мөһимлеген аңлатып, шулай ук гаилә ихтыяҗларына туры килә торган яңа традицияләр өчен кызыклы идеяләр тәкъдим итеп, консультант ролендә дә чыгыш ясый ала.
Аерым алганда, гаилә традицияләре мәсьәләсендә мәктәпкәчә белем учреждениеләре һәм гаиләләрнең уртак эшчәнлеге кысаларында түбәндәге чаралар оештырырга мөмкин:
– әти-әниләр өчен «Гаилә традицияләре» дигән темага мини-лекторийлар;
– «Минем нәсел агачым», «Гаиләм – горурлыгым», «Гаилә тарихы – ил тарихы» дигән темага кул эшләре күргәзмәсе;
– Балалар һәм әти-әниләр катнашында «Безнең гаилә традицияләре», «Буыннар чылбыры», «Гаилә ядкарьләре» дигән проектлар эшләре.
Традицияләр җитди матди чыгымнар һәм зур әзерлек таләп итми. Иң мөһиме – аларны мәгънәви яктан баету һәм бу эшчәнлектә бергәләп катнашу. Тәрбиячеләр тарафыннан әти-әниләргә шушы фикернең җиткерелүе мөһим.
Моннан тыш, кайбер очракларда, этик нормалар үтәлгән һәм гаиләнең рөхсәтен алган хәлдә, гаилә традицияләре элементларын (әйтик, бәйрәмнәр, күмәк чаралар, гаилә ядкарьләре турында сөйләшү) балалар бакчасында тәрбия бирү эшчәнлегенә кертеп җибәрергә дә мөмкин. Бу балаларда кыйммәтләр һәм мәдәниятләр төрлелеге турында күзаллау формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Балалар коллективын берләштерү, бакчага карата уңай мөнәсәбәт тудыру максатыннан, тәрбия бирү учреждениеләрендә дә традицияләр булдыру мөмкин (бәйрәмнәр, чаралар, матур гадәтләр). Бу традицияләр универсаль кыйммәтләргә һәм гаилә традицияләренә каршы килмәскә тиеш.
Шул рәвешле, гаилә традицияләре бала тәрбияләү процессында көчле, ләкин еш кына бәяләп бетерелмәгән чара булып тора. Алар бик күп мөһим функцияләрне үти: баланың эмоциональ иминлеген тәэмин итә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне яшь буынга тапшыруның нәтиҗәле коралы булып тора, гаиләдәге бәйләнешләрне ныгыта һәм хатирәләр сандыгын якты истәлекләр белән баета.
Гаиләләр күпсанлы сынаулар белән очрашкан заманда гаилә традицияләрен булдыру һәм саклау аеруча актуаль мәсьәлә булып тора. Тәрбиячеләр исә бу процесста мөһим роль уйный: алар әти-әниләргә традицияләрнең әһәмиятен ассызыклап, аларны баланың һәрьяклы үсеше өчен файдалану кирәклеген аңларга ярдәм итә. Нәтиҗә ясап әйткәндә, гаилә традицияләренең әһәмиятен исәпкә алу, аларны формалаштыру һәм саклау мәсьәләсендә гаиләләр белән актив эшчәнлек алып бару нәтиҗәле тәрбия бирү системасын булдыруда мөһим шарт булып тора.