Илебез символикасы
Илебез символикасы
(Зурлар төркемендә әңгәмә)
Юлия ВАЛИЕВА,
Чаллыдагы
6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Һәр дәүләтнең үз дәүләт символлары бар. Флаг төсләрендә, Герб рәсемендә, музыкасында һәм гимн сүзләрендә сугышчан тарихи үткәне, бу илдә яшәүче барлык кешеләрнең омтылышлары һәм кыйммәтләре чагыла. Дәүләт символлары – безнең илнең барлык кешеләрен берләштерә торган билгеләр.
Россия гербы
Россия гербы – кызыл кырда алтын ике башлы бөркет. Бөркет башлары өстендә Бөек Петрның өч тарихи таҗы сурәтләнгән, алар бөтен Россиянең дә, аның өлешләренең дә суверенитетын символлаштыра. Тәпиләрендә – дәүләт хакимиятен һәм бердәм дәүләтне гәүдәләндерүче скипетр һәм держава; күкрәгендә – аждаһаны сөңге белән сугучы җайдак сурәте. Бу яхшылык белән яманлык, яктылык белән караңгылык көрәше, Ватанны саклауның борынгы символларының берсе.
Россия флагын
Россия флагы өч төсле: өстә ак полоса уза. Ак төс Россиянең чисталыгын, кешеләрнең намуслылыгын аңлата. Астарак зәңгәр полоса – күк йөзен дигәнне аңлата һәм безнең Россия россиялеләргә игелекле эшләр башкарырга ярдәм итүче икәнен аңлата. Әләмдәге кызыл төс – ата-бабаларыбызның коелган каны, ул безнең Ватаныбызны – Россияне саклаганда һәлак булган барлык кешеләрне искә алуыбыз һәм хөрмәт итүебез турында сөйли. Дәүләт флагы күтәрелгәндә аңа хәрби хөрмәт бирелә. Флаг 200 ел элек барлыкка килгән.
Россия гимны.
Россия гимны – илебезнең төп җыры. Гимнның сүзләре ватанпәрвәрлек хисләрен, дәүләтебез тарихын хөрмәт итүне чагылдыра. Дәүләт гимнын басып тыңлыйлар, ирләр баш киемнәрен сала. Ул бәйрәмнәрдә, аеруча тантаналы чараларда яңгырый. Россия гимнын Композитор А.В. Александров һәм шагыйрь С.В.Михалков язган.
Дидактик уеннар. «Флагны тап», «Гербны бел һәм аның турында сөйлә». Россия флагын ясау.