9 нчы Май – Җиңү бәйрәме

9 нчы Май – Җиңү бәйрәме

(Җиңү көненә багышланган дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)

 

Сәрия ШӘРИПОВА,

Казандагы

85 нче  урта гомуми белем  мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Җиңү көне – бу дөньяның яңадан туган көне

1 нче алып   баручы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз  80  нче тапкыр бүләк итә.

Фонограмма көчәя.  Ярты куплеттан соң әкренәя.

Әнә алар – безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән ка­һарманнар, орден-медальләрен чыңлатып, безнең  белән бергә Бөек Җиңү көнен каршылый.

2 нче алып   баручы.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

1 нче алып баручы. Бу иртә башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды, яшьләр кичке уеннан  кайтты.

1 нче бала. Июнь,1941.

Якты кояш  җылы нурын сибеп,

Зәңгәр офыкка төшеп югалды.

Кайгы белмәс шаян балаларның

Шат көлү авазы яңгырады.

2 нче бала. Июнь,1941.

Ул көнне мәктәптән кайтканда,

Кич арып йокларга ятканда,

Таң атканда сугыш башланасын

Белми иде әле берәү дә.

3 нче бала. Бар җирдә дә шундый тынлык  була,

Табигатьтә йоклаган күк тоела.

Бары тик 5 минут тынычлык калганын,

Берәү дә китерми уена.

4 нче бала. Иртәнге җил, чык салкынлыгы

Нәфис чәчәкләрен тетрәтә.

Үләннәргә  салынган ал таңны

Фашист бинокле күзәтә.

5 нче бала. Кырык беренче ел. Июнь.

Йөрәкне тетрәткән бу санны

Инде яңа гасырга керсәк тә

Күмә алмый еллар тузаны.

6 нчы бала. Барча халык бердәм көч булып

Күтәрелә илне сакларга.

Аяз күкне, җирне, сабыйларны

Явыз фашистлардан якларга.

 Вальс көе яңгырый. Парлар вальс бии. Барысы да тынып калалар. Фонограммада Левитан тавышы. «Священная война» көе яңгырый.

(Әмирхан Еникиның «Кем җырлады?» әсәреннән   өзек сәхнәләштерелә.)

Автор.

Ватан сугышының дәһшәтле көннәренең берсе иде. Көзге караңгы  төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар.

…вагоннарның  берсендә түбәндәге  сәкедә яралы яшь лейтенант ята.  Егет кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды. Эчәсе, бик эчәсе килә иде аның.

Шәфкать туташы. Хәзер, хәзер, лейтенант. Түз, түз. (Алюминий кружка белән бер йотым су эчерә. Егет керфекләрен селкетә.) (Сәхнә артында татарча җыр яңгырый.)

Автор. Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Бу җыр аны ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте.

Лейтенант. Татарча җыр!.. Нәрсә ишетәм мин, кемне ишетәм мин? …минем Таһирәм җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы. Кайда ул? (Егетнең  башы мендәр читенә  авып төшә. Шәфкать туташы пульс тикшерә, башына салкын чүпрәк куя.)

Шәфкать туташы. Ни булды сиңа, ни булды?

Автор.

Әмма егет һушыннан язмады, һичкемне сизмәс булса да җырны ишетүдән туктамады. Җыр янәшәдәге эшелонның берсеннән килә иде. Әгәр теплушка белән вагонның ишекләре бер-берсенә туры килгән булсалар, җырлап торучы кыз үзе дә күренгән булыр иде. (Егет ыңгыраша, кыз ярдәм күрсәтә.)

(Алгы планда, музыка астында Таһирә белән егетнең аерылышу вакыты бара.)

Лейтенант.   Кайчан соң мин кабат синең

Моңсу күзләреңне күрермен?

Кайчан соң мин кабат синең

Назлы көлүеңне ишетермен?

Ник дәшмисең, әйт бер сүз булса да,

Ут эченә китә барыбыз да.

Шәфкать туташы.  Нигә әйттең миңа сөю сүзен

Күптән көткән айлы тын кичтә?

Инде хәзер аерылабыз дисең,

Синсез калган йөрәгем соң нишләр?

Мәхәббәт ул бүленмәскә тиеш!

Ярату ул була үлемсез.

Мәхәббәт бербөтен булырга тиеш,

Сугыш безне аермас, күрерсең!

Лейтенант. Мин бик тиздән кайтырга дип китәм,

Телә бары җиңү килүен.

Дошманнарны җиңеп, сау кайтырга

Ярдәм итәр сине сөюем.

Шәфкать туташы. Мин ышанам. Тиздән очрашырбыз.

Кабатланыр айлы, тын кичләр.

Яу кырында исән-сау йөрергә

Ярдәм итәр минем саф хисләр. (Чыгып китәләр.)

Автор. Кыз җырлавыннан туктый, каршыдагы эшелон тавыш-тынсыз гына кузгалып китә, егет моны сизми. Ул инде яңадан аңына килә алмый.

«Син  кайтмадың» җыры яңгырый. М. Мозаффаров көе, С. Урайский сүзләре.

2 нче алып   баручы.

Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

–Алар   тиз әйлә­неп кайтырбыз, диделәр  дә, ут эченә барып керделәр. Башта үз җирлә­ребезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдылар. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта – Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштылар. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштеләр. Тиңдәшсез зур батырлык­лар күрсәттеләр. Ничәмә-ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашты­лар, күпләре яу кырында ятып калды.

1 нче   алып   баручы.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да кысыла сулышлар.

Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәт-газап, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде.

Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны – тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә сыгылсалар да, сынмый­ча, җиңү көнен якынайттылар  алар.

Әти-әти, нинди матур исем

Кемгә әйтим, өзелеп, әти, дип?

Кемгә генә дәшеп карасам да,

Йөрәк хисе, бетми әйтелеп.

Иптәшләрем килеп  әтисенең

Күкрәгенә башын куйганда,

Кем гаепле, минем әтием, дип

Эндәшәсе килеп торганда.

Сугыш, сугыш!.. Йөрәкләрне телгәләп, бәгырьләрне өзгән сугыш, менә кем гаепле!

Әлеге җырыбыз  тол хатыннар истәлегенә, бер мәртәбә әти сүзен әйтә алмаган ятимнәр, хөрмәтле сугыш чоры балалары  сезнең өчен («Солдатлар» җыры  Ф.Әхмәдиев көе,  Р.Әхмәтҗанов сүзләре)

 

1 нче алып   баручы.

Җиңү көне иң зур бәйрәм –

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн – горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

2 нче алып баручы. Менә сез, хөрмәтле ветераннар, күкрәк тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горур­лыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз. (Ветераннарны әйтү.)

 1 нче   алып   баручы.

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге – бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

2 нче алып баручы.  Хәзер Бөек Җиңүнең  80 еллыгына   багышланган чарабызда катнашучы кунакларга  сүз бирәбез.

(талгын музыка)

1 нче алып баручы. Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, беле­гез – бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тот­кынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сый­пый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән, белегез, ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабалары­гыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дуслары­гыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!

  • Ә хәзер, хөрмәтле ветераннар, килгән  кунаклар!

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яра­лардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган вете­раннар өчен бер минутлык тынлык.

Картаясызмыни инде сез дә

Европаны азат иткән ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме җирләр.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!

Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән !