Икмәк – ил байлыгы
Икмәк – ил байлыгы
(уртанчылар төркемендә шөгыль конспекты)
Наилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Казандагы
129 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: икмәкнең иң зур байлык икәнен аңлату. Ипинең тормыш чыганагы икәнен төшендерү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Белем бирү бурычы: яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету, игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату,тозлы камырдан күмәчләр ясарга һәм аларны төсле буяулар белән буярга өйрәтү.
Үстерү бурычы: табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда икмәккә карата кадерләү, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм телен үстерү , иҗади сәнгать, сәламәтлек.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка тыңлау, слайдлар карау.
Сүзлек өстендә эш: сабан, уҗым, механизатор, комбайнчы, тракторчы, агроном һ.б.
Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштыру, слайдлар карау.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Психологик җайлашу.
- Т. Лотфиның “Яз җыры” шигырен уку.
- “Икмәк” турында әңгәмә.
4.“Табышмакта кунакта”.
- “Яңгырга” эндәшен өйрәнү.
- Дидактик уен “Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә”.
- Психогимнастика.
8. Әвәләү “Тәмле күмәчләр”.
- Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
Психологик җайлашу:
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Эшебезне без башлыйк.
Балалар хәзер сез Т. Лотфиның “Яз җыры” дип аталган шигырен тыңлап китегез әле.
Язгы ташкын башлануын
Хәбәр итеп дөньяга,
Зәңгәр бозлар агып китте
Зәңгәр сулы дәрьяга.
Шаулап акты гөрләвекләр,
Яуды ләйсән яңгыры.
Шәһәрләрдә, авылларда
Яңгырады яз җыры.
Әңгәмә
Балалар, бу шигырь юллары нәрсә турында сөйли? Хәзер елның нинди вакыты? Яз җитү белән кырларда нинди эшләр башлана? Искә төшерик әле, бөртекләрне җиргә кайчан чәчәләр? Икмәк өстәлгә нинди юллар белән килә? Кешегә нинди машиналар ярдәм итә?
Әйе, без бүген сезнең белән “ипи, ипекәй” турында сөйләшәбез. Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк – ил тоткасы. Икмәк үстерү – гаять авыр һәм катлаулы эш.
Табышмакта кунакта
а) Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк;
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән кадерлерәк.
(Икмәк.)
б) Ат түгел, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми:
Үзе йөри тыр да тыр,
Йә, бу нәрсә, кем әйтер?
(Трактор.)
в) Үзе ура, үзе суга,
Үзе капчыкка сала;
Шаулап, гөрләп эшләгәндә,
Кыр матурланып кала.
(Комбайн.)
г) Эшне генә ярата ул,
Булганы юк уенда.
Аннан башка үткәрәләр,
Үзе килми туена.
( Сабан.)
Балалар белән бергәләшеп “Яңгырга” эндәше өйрәнү.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Ашлык уңсын ызанда,
Ботка пешсен казанда;
Алтын кашык базарда,
Көмеш кашык болытта.
Нык яварга онытма!
Дидактик уен “Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә”.
( Икмәк үстерүчеләрнең эшен күрсәткән эчтәлекле рәсемнәрне тәртип белән төзү: сөрәләр, тырмалыйлар, чәчәләр, уралар, амбарларга ташыйлар.)
Психогимнастика
Балалар, хәзер барыбыз да күзләребезне йомабыз һәм күзалдына китерәбез.
Без сезнең белән зур бер басуда. Мин сезне кечкенә бөртекләргә әйләндерәм һәм җиргә чәчәм (әкрен генә күзләрне ачып чүгәлибез).
Кояш кыздыра, җирне җылыта, яңгырлар ява. Ә бөртекләр үсә-үсә башакка әйләнәләр (әкрен генә кулларын өскә күтәреп торалар).
Көтмәгәндә кайдандыр болыт килеп чыга, көчле җил исә башлый (куллар белән уңга-сулга бөкрәяләр, башларын аска ияләр, куллар, иңсәләр аска төшә).
Яңгыр яудыра, башаклар күтәрелеп гөрләп үсә башлыйлар (кулларын күтәреп чайкалалар).
Менә никадәр сары, алтын башаклар үстеләр (бер-берсенә карап елмаялар). Бу кадәр башакта бик күп он булачак. Оннан нәрсәләр пешерәләр, нинди татар халык ризыкларын беләбез без, әйдәгез, санап чыгыйк әле: өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәчләр, бәлеш, чәкчәк һ.б. Без бүген сезнең белән тәмле күмәчләр әвәләп ясарбыз.
Әвәләү: “Тәмле күмәчләр”
Балалар, тәмле күмәчләр пешерер өчен, безгә он белән камыр басарга кирәк. Күмәчләр килешеп пешсен өчен, камыр кабарырга тиеш. Менә минем кулымда әзер камыр (алдан әзерләнгән тозлы камыр), әйдәгез, камырны каплап куеп торыйк. Камыр килешкәнче, “Чайкала иген кырлары” (Г. Латыйп сүзләре, И. Шәмсетдинов көе) җырының бер куплетын җырлап алабыз.
Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары;
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Менә инде безнең камырыбыз әзер, әйдәгез, бергәләшеп эшкә керешик, тәмле күмәчләрне әвәләп ясыйк. Әзер күмәчләребезне төсле буяулар белән буярбыз.
Йомгаклау. Балалар, сезгә бүгенге уеннар ошадымы? Кайсы өлеше сезгә аеруча ошады, ә кайда авыррак булды? Булдырдыгыз, балалар, бүген сез аеруча тырыштыгыз, молодцы!
Ә инде тәмле күмәчләр белән курчакларыбызны чәй эчертербез.