Әтием – батырым, әнием – матурым
Әтием – батырым, әнием – матурым
(Кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме)
Рушания СИБГАТОВА,
Гүзәл ХӘСӘНОВА,
Балык бистәсе районы
Олы Елга авылы «Умырзая»
балалар бакчасы тәрбиячеләре
Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Хәерле көн, дуслар, бу араларда бәйрәмнәр күп . Бәйрәмнең иң беренчесе – Ватанны саклаучылар көне. Кадерле бабайлар, абыйлар, әтиләр һәм малайларыбыз! Ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Пусть первый подснежник
Подарит вам нежность!
Весеннее солнце подарит тепло!
А мартовский ветер подарит надежду,
И счастье, и радость, и только добро!
Дорогие наши мамы, поздравляем Вас с 8 марта! Мы рады воспитывать ваших детей и искренне верим в то, что они вырастут прекрасными людьми! Желаем вам огромного родительского терпения и понимания, мудрости, доброты и теплоты, счастья и здоровья и чтобы дети каждый день радовали вас своими успехами!
Балалар чыгышы: Зәйнәб Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә, әни дә кирәк. Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк.
Әмир
Кирәк булса әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен,
Батыр булып үсәрбез.
Әдилә
Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Бию: «Кулъяулыклар юу»,
«Дустым бар» җырлы-биюле уены.
«Куяннар һәм төлке» җырлы-биюле уены.
«Чәчәкләр». «Гөлкәйләрем» көенә бию.
Бишек җыры.
Акапелла, барысы бергә.
Вручение подарков.
Музыка «Бравые солдаты» и дети маршируя уходят в группу.
«Могҗизалар кыры» уены.
«Каенкай» кечкенәләр төркеме балаларының әти-әниләре өчен. Уенчыларны сайлап алу сораулары:
- Аталар сүзе – (акылның үзе.) (Мәкальне дәвам ит.)
- Нинди кош тынычлык кошы дип атала? (Күгәрчен.)
- Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Кызыл, ак, яшел.)
- Татарстан гимнын кем язган? (Рамазан Байтимеров сүзләре, Рөстәм Яхин көе.)
- Чаллы нәрсә белән дан тота? (КамАЗ.)
- Татарстанның иң зур байлыгы? (Кара алтын – нефть.)
- Татар кунакларны нинди милли ризык белән каршы ала? (Чәкчәк.)
- Балалар теле нинди сүз белән ачыла? (Әти, әни.)
- Туган тел җырының сүзләре, көе кемнеке ? (Тукай, халык.)
- Чик сакчыларына ярдәмче хайван ? (Эт.)
1.Беренче уенчыларга бирем: ил, туган як, газиз ил икенче төрлерәк ничек атала? (Ватан.)
Музыкаль бүләк. Фролова Юлия.
Уен: «Әниләр, әтиләр – оста рәссамнар». (Шарга балагызны ясагыз.)
Уен: «Үзегезнең баланы шарда ясарга». (Фломастерлар, аксыл шарлар.)
- Икенче уен: Хәрби дәрәҗә исеме (майор).
Уен: «Яңгырда балалар бакчасына юл». «Яңгырда чыланмыйча, әти-әни, бала белән бакчага килү». (Яңгырдан саклану плащы киеп, курчаклар тотып; кеглядан кегляга.)
Исмагилова Сиринә шигъри котлау.
- Өченче уен: «Танкистның киеменең бер өлеше» (күзлек). Уен: «Ашарга пешерү».
«Әтиләр, әниләр – пешекчеләр». (Кәрзиндәге яшелчә җиләк-җимешләр белән әтиләр – беренче аш, әниләр икенче аш әзерли, салат.) Рецепт белән таныштыра. (Кәрзиннәр, пластмассадан яшелчәләр.)
Финал. «Генерал булырга теләмәгән солдат – начар солдат» дигән данлыклы полководец. (Суворов.)
Кер элү «Кулъяулыклар киптерү». (Җеп, кыстыргычлар, кулъяулыклар, ике якка багана.)
Бәйрәм тәмам.