Әфганстан – йөрәк ярасы

Әфганстан – йөрәк ярасы

 

(Әфганстаннан совет сугышчылары чыгарылуга 36 ел тулу уңаеннан укучылар белән үткәрелгән  әдәби-музыкаль кичә)

 

Миләүшә САБИРОВА

Сарман районы

Саклау-Баш урта  мәктәбенең

тарих һәм җәмгыять  белеме укытучысы

.

Максат. Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; әлеге илдә хәрби бурычын үтәгән ветераннарга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.

Җиһазлау.

Плакат «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел», венок, Әфганстанда хезмәт иткән ветераннарның фотосурәтләреннән ясалган перезентация, проектор, музыкаль аппаратура.

Ветераннар белән очрашуга әзерлек барышында  балалар җырлар, биюләр, шигырьләр  өйрәнә.

 

Кичә барышы.

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле ветераннар, укытучылар, балалар,  кунаклар. Без бүген  сезнең белән тарихи  да, шул вакытта  истәлекле кичәгә җыелдык.

 

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә – асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

 

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

 

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Чыннан да, тирәнрәк уйласак, нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар. Һәм әлбәттә, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтып, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче  ветераннарыбыз  хакында.

15 февраль – сугышчы-интернационалистлар көне. 1989 елда Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгып китү уңаеннан, нәкъ менә шушы көн истәлекле дата санала.

Сугыш… Кыска гына сүз,  мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган  сугышы 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Бу сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 гарип, 546 хәрби яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар – безнең ватандашлар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», – дигән борынгы бабаларыбыз. Без Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш.

Бу сугыш барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калыр.

Укучы.

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым…

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

                  (В.Һадиуллин «Әфганстан»)

Хор башкаруында җыр «Кандагар»

1.Сугыш бетеп күпме еллар үткән,
Әле һаман сызлый яралар.
Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,
Асыл улын көтә аналар.

 

Ачы Әфган җиле язмышларны
Телеп үтте, калды яралар.
Төшләренә керә кәһар сугыш,
Төшләренә керә Кандагар.

 

  1. Сезгә һаман бары унтугыз яшь,
    Тышта матур, тышта ямьле яз.
    Кургаш яңгырлары явып үтте,
    Ә күкләр соң, күкләр чалт аяз.

 

Ачы Әфган җиле язмышларны
Телеп үтте, калды яралар.
Төшләренә керә кәһар сугыш,
Төшләренә керә Кандагар.

 

Укытучы. Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу.  Ул чактагы илбашлыгы Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 елның 25 нче декабрендә игълан итте.

Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдә барган гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 2025 елның 15 февралендә бу сөенечле датага 36 ел булды.  9 ел һәм 51 көн буена барган  бу сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, контузия, җәрәхәт, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган меңләгән сугышчы һәм хезмәткәрнең исеме хәтердән беркайчан да җуелмас.   Ни кызганыч,  бу сугыш кирәк булдымы икән – әлеге сорауга җавапны бүген дә эзлибез.

 

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты…

Тик беләсе иде —

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

 

«Интернациональ бурыч», дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы… –

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип –

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?!

Әфган җиле безнең җирлекне дә  дә читләтеп үтмәде. Саклау-Баш авылыннан   Рифкать Мәкъсут улы Ильясов, Сабиров Равас Харрас улы, Рамиль Марс улы Мифтахов, Зирәк Мөгаллим улы Мингазов, Зәмфир Хәниф улы Нуриев, Өч-Өйле Саклау авылыннан Рәсим Рәис улы Хөрмәтов, Алга авылыннан Әнәс Ибраһим улы Миргалиев үзләренең  интернациональ бурычларын үтәп, исән-сау туган авылларына әйләнеп кайттылар. Без сезнең батырлыкларыгыз алдында баш иябез.

    Сезнең хөрмәткә 7 нче класс кызлары бию тәкъдим итә. Рәхим итегез.

Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут

Бар дөнья бер минут тын калсын.

Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре…

Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!

(Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.)

Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга! Аларның соңгы истәлекләре булып, сагынып, өйдәгеләре өчен борчылып, туган якларын җирсеп язган хатлары гына калды.

      Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган

тормыш сынауларына бары ата-аналар гына түзә алгандыр. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихка кереп калган  Әфганстан сугышын онытырга тиеш түгелбез.

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Барабыз да белгәнчә, 2022 елның 21 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин  Украинада хәрби операция башлау сәбәпле, илдә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби операциядә Саклау-Баш авылы җирлегеннән ир-егетләр катнаша, Ватан алдында изге бурычларын үти.  Илдар Әнвәр улы Хафизов, Алга авылыннан Илнур Илгизәр улы Арсланов, Фәрит Рафкать улы Валиев, Марат Мирзагит улы Бәдретдинов, Рафаэль Нури улы Хаҗиев, Өч-Өйле Саклау авылыннан Ильназ Рәкыйп улы Галиуллин.  Без аларның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез!

               5 нче класс укучылары башкаруында җыр «О той весне»

 

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Канкойгыч сугышлар, хәрби операция вакыйгалары турында киләчәк буын яшьләре, балалар, сез дә, онытмаска тиеш.

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, бу дәһшәтле сугышта  катнашкан, кайта алмаганнар яки кайтып каты авырулардан үлгән  сугышчылар, батырлар; Әфганстан, Чечня, хәзер Украина территориясендә  барган хәрби оперциядә  катнашкан ир-егетләр,  Татарстан улларының  батырлыгы алдында баш иябез, без аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

6 класс кызлары башкаруында бию башкарыла.

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без тынычлык яклы!

 

                           Абдуллин Камил башкаруында җыр тыңлагыз.

 

9, 10 класс егетләре башкаруында җыр

Хөрмәтле ветераннар! Безнең әзерләнгән кичәбез тәмам, исән-имин, сау-сәламәт булыгыз, алдагы елларда да очрашып, күрешергә язсын.