Мирас булган якты хәтер – Зорге музеена сәяхәт

 

Мирас булган якты хәтер – Зорге музеена сәяхәт

(сыйныфтан тыш чара )

Римма ИМАЕВА

Казандагы

8 нче гимназия – Мәгариф үзәгенең

башлангыч сыйныфлар

һәм  татар теле укытучысы

 

Укучыларга патриотик-әхлак тәрбиясе бирүдә укытучылар тарафыннан зур эш алып барыла. Мин дә үземнең педагогик эшчәнлегемдә дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда укучыларда милли горурлык, патриотлык хисләр тәрбияләү максатын куям

 

Укытучы сүзе

Мәңгелеккә үтеп бара торган
Кешелекнең без бер буыны;
Алып кара, өзеп ташлап кара,
Тарихтагы безнең урынны.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Хөрмәтле кунаклар!  Гимназиябездә Советлар Союзы Герое Р.Зорге исемен йөртүче музей эшләп килә.  Музей – үткәннәргә сәяхәт һәм патриотик тәрбия учагы. Яшь буынның рухи байлыгын тулыландыруда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту-тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Гимназиябез танылган совет разведчигы Рихард Зорге урамына урнашкан,  ишегалдындагы  һәйкәле дә һәркөн безне  ерактан ук каршы ала.

Музей  79 нчы мәктәп нигезендә 1984 елда оештырыла. СССРның үзәк Кораллы көчләр музее белән элемтәгә кереп  Р.Зорге турында бик күп мәгълүмат туплана. 1986 елның 14  маеннан ул «Мәктәп музее» статусы ала.

https://disk.yandex.ru/i/6hhCJYnzdFnTRg

(Гимназиядәге музей турында фильм )

Укытучы.

Укучылар һәм укытучылар өчен музейның кыйммәте бик зур. Укучыларыбызның күбесе Р.Зорге урамында яшәгәнгә күрә бу исем аларда горурлык хисе уята, туган илгә, телебезгә хөрмәт, мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тудыра.

Мәктәптәге дәрестән тыш тәрбия чараларының да патриотик тәрбия бирүгә әһәмияте зур. Микрорайонда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр аеруча җанлы үтә. Ел дәвамында укучылар ветераннарга волонтер буларак ярдәм күрсәтәләр. Моннан тыш сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, викториналар, конкурслар аша укучыларга патриотик тәрбия биреп кенә калмый, Ватан белән горурлану, туган илгә  телебезгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияли.

1 нче сыйныф укучы

Зорге исемен йөртүче,

Музейга  рәхим итегез

Зорге абый турында,

Белем алып китегез.

 

Туган туфрагына күмелеп калган

Гомер агачының тамырлары.

Ул тамырлар җирдә сабы гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

 

 1 нче укучы.

Рихарт Зорге 1895 елның көзендә Баку шәһәрендә, әтисе – неме һәм әнисе рус хатыны булган гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. Рихардка 3 яшь тулгач гаиләләре белән Германиягә күчеп китә, анда ул башта һөнәр училещасына укырга керә.

2 нче укучы.

1914  елны Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Зорге романтик хискә бирелеп батырлык турында шигырьләр яза башлый һәм үз теләге белән армиядә хезмәт итәргә китә. Анда яраланып Берлин госпиталендә дәваланганда сугышчы дуслары белән илдәге хәлнең  торышы, ирекле тормыш  кору хакында  сөйләшә торган булганнар.

Яралы Зорге  шул вакытта Берлин университетының медицина факультетына укырга  керә. Ләкин бу факультетка ялгыш кергәнен аңлап, сәяси-экономик факультетка укырга күчә.

1 нче укучы.

Россиядәге Октябрь революциясе Зорге  карашларына зур йогынты ясый, ул Германиядәге комммунистлар партиясенә керә. Матрослар арасында түгәрәк алып бара. Аның янына студентлар, эшчеләр йөри. 1920 елда партия газетасының редакторы булып эшли, күп мәкаләләр  яза, шул сәбәпле, аны төрмәгә ябалар. Җәза срогын тутырып кайткач, политология курсы буенча китаплар бастырып чыгара. Монда калу куркынычы яный башлагач,  дуслары аңа Россиягә китәргә  киңәш итәләр. 1925 елда Р.Зорге Россия гражданины була, коммунистлар партиясенә  кабул ителә.

2 нче укучы.

Зорге үз теләге белән Кытайга китә,  анда япон һәм кытай телләрен өйрәнә, хәрби эш белән шөгыльләнә. 1933 елның гыйнвар аенда аны Мәскәүгә чакырып алалар. Бу  чор Германиядә властька Гитлер килгән вакыт була. Россиягә куркыныч яный. Япония белән Германиянең планнарын белергә кирәк була.Шул максаттан Зоргега Япониягә юллама бирәләр. Шул елны Зорге немец журналисты исеме астында Япониягә китә. Анда ул 35 кешедән торган оешмага нигез сала. «Рамзай» исеме белән таныла. Бу оешма бик күп эшләр башкара. Япониядә эшләү дәверендә Зорге Мәскәүгә  Германиянең советларга каршы сугыш башлаячагы турында кыйммәтле мәгълүмәтләрне  җиткезеп тора. Әмма  моңа ышанып бетермиләр.

1 нче укучы.

Шуңа карамастан да «Рамзай» үз эшен дәвам итә.Үзләренең дөрес мәгълумат биргәннәрен ышандырырга тырышалар. Ләкин бу алар файдасына булмый.Германия Советлар иленә басып кергәннән соң гына Зоргеның хаклы булганына инаналар.

Зорге оешмасы тар-мар ителә,  Зоргены кулга алалар. Советлар аңа ярдәм кулы  сузмый.  Киресенчә, аның хатынын  кулга алып, каторгага  җибәрәләр һәм 1943  елда ул шунда үлә.

Зорге төрмәдә 3 елдан артык утыра, 1944  елның 7 ноябрендә аны үлемгә хөкем итәләр. Ул шындый чакта да «Яшәсен Кызыл армия»,  «Яшәсен Советлар иле» дип  үлемгә бара. Аның батырлыгы шактый еллар узгач кына билгеле була. 1964  елның 5 ноябрендә  Рихард Зоргега Советлар Союзы Герое исеме бирелә, илебездә каһарман разветчикның  исемен мәңгеләштерү юнәлешендә төрле чаралар күрелә.

 

2 нче укучы.

Әйе, аның исеме белән уроамнар, мәктәпләр атала, музейлар оештырыла. Бездә аның музее да,  Интернациональ  дуслык клубы  да эшләп килә.  Ул елларда Интернациональ  дуслык клубы вәкилләре  Р.Зорге исемен йөрткән барлык мәктәпләр, шул исәптән Германия Демократик республикасындагы балалар белем белән аралашканнар. Шулардан тыш илебезнең берничә шәһәрендә үткән «Яшь зоргечылар» слётында 79 нчы мәктәп укучылары актив катнашканнар.

1 нче укучы.

Бөек Ватан сугышы ветераннары белән дә тыгыз элемтә урнаштырылган. Музейда шулай ук безнең микрорайонда яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераннары тарафыннан бүләк ителгән шәхси әйберләре, медальләре саклана.

Ел саен бөек разведчикның туган көнендә, Җиңү бәйрәмендә тантаналы линейкалар, төрле әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә.

https://disk.yandex.ru/i/SepZz5YKiPYeoQ

Укучы башкаруында

 

«Син кайтмадың»  исемле шигырь тыңлап үтелә

Мансур Мозаффаров музыкасы, Сәхаб Урайский сүзләре

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты

Тормышыбыз кебек ямьләнеп;

Урман күлләренә аккош кайтты,

Сандугачлар килде әйләнеп.

 

Сандугачлар килде, аккош кайтты,

Син кайтмадың киткән җиреңнән;

Аккош китәр урман күлләреннән,

Син китмәссең минем күңелемнән.

 

Аккош китәр килгән якларына,

Һаваларда канат кагынып…

Бик ямансу булган чакларымда

Кемгә карыйм, сине сагынып.

 

Дошман явын тар-мар иткән чакта,

Йөрәгеңнән кайнар кан тамды;

Үзең үлсәң, матур исемең калды,

Туган илгә даның таралды.

2 нче укучы.

Музей бүләкләре:

2010, 2015  еллардада, Бөек Ватан сугышының 65– 70 еллыгына багышланган «Россия патриотлары үстерәбез» исемле Бөтенроссия конкурсында җиңүче дипломнарына  лаек булды. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлап республика мәктәп музейлары арасында 2015   елда үткәрелгән конкурста актив катнашканы өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Кеше китә – җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң килгән  буыннарга  туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга мирас итеп калдырырга тиешбез.

 1 нче сыйныф укучысы

Зорге исемен йөртүче

Гимназиядә белем алам.

Аның данын яулаучы

Дәвамчы булып калам.

 

Яшь буынга сез тапшырасыз

Иң кадерле булган мирасны.

Чиста күңел белән сакларбыз без,

Гасырлардан килгән мирасны

Зорге абый диеп горурланып

Укырбыз без тырышып.

Аның кебек батыр булып

Яшәрбез без гөрләтеп.

Ярты гасыр бай тарихы булган мәктәп заман белән бергә атлый.

 

      Әйе, мәктәп үзе дә зур тарих,

Күпме еллар инде үткәннәр.

Ничә буын укытучы һәм укучы

Бусагадан атлап үткәннәр.

Список литературы

1.Музей архивыннан алынган материал .

2.Мөлекова Ф.Р. Музей – тәрбия учагы. Ачык дәрес. Сентябрь, 2010.