Театр эшчәнлеге аша ана теленә мәхәббәт тәрбияләү
Театр эшчәнлеге аша ана теленә мәхәббәт тәрбияләү
(«Теремкәй» әкиятен кечкенәләр төркемендә тәрбияләнуче балалар белән иммерсив алымнар кулланып сәхнәләштерү).
Алсу СИРАҖИЕВА,
Айгөл ШӘРИФУЛЛИНА,
Арчадагы 4 нче балалар бакчасы
тәрбиячеләре
Алып баручы
Борын-борын заманда
Ерак түгел, якында,
Безнең урман артында
Бер Теремкәй торган, ди…
(Көйгә тычкан чыга.)
Тычкан.
Мин – тычкан баласы,
Юл буйлап барам.
Алтын башакларны
Кәрзиннәргә салам.
(Тычкан Теремкәйне күрә.)
Ай-яй, нәрсә бу?
Матур Теремкәй тора.
Кечкенә дә, зур да түгел,
Кем яши икән монда?
Тук-тук-тук
Терем-теремкәй,
Теремкәйдэ кем яши? (Тынлык.)
Беркем дә юк?
Әйдә, үзем яшим (Тычкан Теремкәйгә керә.)
(Көйгә Куян керә.)
Куян.
Мин Куянкай, Куянкай,
Куянкай-озынколаккай.
Юл буйлап сикерәм,
Уйныйм һәм көләм. (Куян Теремкәйне күреп.)
Ай-яй, нинди матур Теремкәй!
Тук-тук-тук
Терем-теремкәй
Теремкәйдэ кем яши?
(жырлап курсэтсэн кертермен)
Куян җырлый:
Куян,куян Куянкай
Куян, куян шаянкай
Озын колак һай-һай-һай
Кыска койрык ай-ай-ай
Тычкан.
(Тәрәзәдән карап)
Мин –Тычкан чыелдык. Ә син кем?
Куян. Мин – куянкай-озынколаккай. Керт әле мине.
Тычкан.
Җырлап күрсәтсәң кертермен.
(Куян җырлый)
Куян, куян Куянкай
Куян, куян шаянкай
Озын колак һай-һай-һай
Кыска койрык ай-ай-ай
Тычкан.
Матур җырладын. Әйдә, кер, бергә яшибез.
(Тычкан, Куян Теремкәйгә керәләр)
(Көйгә Төлке керә)
Төлке.
Көз житте, салкын һава,
Җилләр исә урманда.
Җылыга керер идем,
Тәмле чәй эчәр идем. (Теремкәйне күреп)
Ай-яй, нәрсә бу?
Матур Теремкәй тора.
Кечкенә дә, зур да тугел.
Кем яши икән монда?
Тук-тук-тук
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин – Тычкан чыелдык.
Куян. Мин – Куянкай-озынколаккай.
Бергә. Син кем?
Төлке. Мин – Төлке-хәйләбай. Кертегез әле мине.
Куян. Биеп күрсәтсәң, кертербез.
(Төлке биеп курсәтә)
Бергәләп. Төлке-хәйләбай, әйдә кер, бергә яшәрбез. (Тычкан, Куян, Төлке Теремкәйгә керәләр)
(Көйгә Буре килә)
Бүре.
Көз дә житте.
Күңелсез бит үземэ.
Кая киткән хайваннар?
Мондамы әллә алар?
Тук-тук-тук
Терем-теремкәй
Теремкәйдә кем яши?
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин – Тычкан чыелдык.
Куян. Мин – Куянкай-озынколаккай.
Төлке. Мин – Төлке-хәйләбай.
Бергә. Син кем?
Буре. Мин – Бүре-сорыбай. Кертегез әле мине.
Төлке. Шигырь сөйләп күрсәтсәң, кертербез.
Буре Шәйхи Маннурның «Туган тел». Шигырен сөйли.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Бергәләп. Бүре-Сорыбай, әйдэ кер, бергә яшәрбез. (Тычкан, Куян, Төлке, Бүре Теремкәйгә керәләр)
(Көйгә Аю керә)
Аю.
Мин – Аю-камытаяк,
Бал ашарга яратам. (мичкә белән бал курсәтә)
Кыш буе кайда йокларга?
Шуңа башымны ватам. (Теремкәйне күреп)
Ай-яй, бу нәрсә? Теремкәй!
Теремкәйдә кем яши?
Тычкан. (Тәрәзәдән карап) Мин – Тычкан чыелдык.
Куян. Мин – Куянкай-озынколаккай.
Төлке. Мин – Төлке-хәйләбай.
Буре. Мин – Бүре-сорыбай.
Бергә. Син кем?
Аю. Мин – Аю-камытаяк. Кертегез әле мине.
Бүре. Уен уйнатсаң, кертербез. (Җырлы-биюле «Төлке» уенын уйнау)
Аю. Әйдәгез, бергә уйныйбыз.
1.Бар монда бер төлке
Бер төлке, матур төлке
Төлке, төлке кил әле,
Биеп, биеп кит әле.
- Бар монда бер аю
Бер аю, зур аю
Аю, аю кил әле,
Биеп, биеп кит әле.
3.Бар монда бер куян
Бер куян, йомшак куян.
Куян, куян кил әле,
Биеп, биеп кит әле.
- Бар монда бер буре
Бер бүре, соры буре
Бүре, бүре кил әле,
Биеп, биеп кит әле.
- Бар монда бер тычкан
Бер тычкан, кечкенә тычкан
Тычкан,тычкан кил әле,
Биеп, биеп кит әле.
Алып баручы.
Урмандагы хайваннар,
Дус-тату яшиләр.
Алардан үрнәк алыйк,
Без дә дус булып калыйк.
Шөгылебез шуның белән тәмам.
Алып баручы рольлләрне башкаручылар белән таныштырып чыга.
“