Әниләр көне
Әниләр көне
(Өлкән төркемдәге балалар өчен ачык шөгыль конспекты)
Айгөл МӨХӘММӘТХАНОВА,
Рәзинә САБИРҖАНОВА,
Казандагы 140 нчы балалар бакчасы
тәрбиячеләре
– Хәерле көн! – дип башлыйк әле бүгенге бәйрәм кичәбезне. Бүген бит (Балалар бергәләп: Әниләр бәйрәме!)
– Дөрес, Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Бүгенге бәйрәмгә килгән иң игелекле, иң сизгер, иң назлы, иң тырыш һәм, әлбәттә, иң матур әниләребезне сәламлибез.
1 нче бала
Апа көлә, мин елмаям,
Барыбыз көлеп тора.
Бүген Әниләр көне,
Шуңа күңел шатлана.
2 нче бала
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әниләр көне икәнне
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!
3 нче бала
Дөньяда иң матур әни
Беләсезме кемнеке?
Белмәсәгез үзем әйтәм –
Ул әни бит минеке!
4 нче бала
Минем әни шундый әйбәт,
Мактап кына тора ул:
Улым бигрәк әйбәт диеп,
Миңа канат куя ул.
5 нче бала
Кушканны да көтми эшлим,
Бик үсәсем килә бит.
Көн дә үсәм, әниемә
Булышырга кирәк ич.
6 нчы бала
Әнием гел балкып тора
Күктәге йолдыз кебек.
Мин дә тырышам булырга
Газиз әнием кебек!
7 нче бала
Өйрәтәсең бар нәрсәгә
Зур сабырлыклар белән,
Рәхмәт әйтеп тәбриклим,
Әниләр көне белән.
8 нче бала
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
Әни сүзен таптарга.
Җыр: «Әнием»
- Дөньяда иң гүзәл,
Иң матур нурлы зат,
Ул – минем әнием,
Ул – минем әнием.
Кушымта:
Иң якты кояшым,
Иң назлы гөлкәем,
Иң якын кешем син,
Әнием җаным син!
- Кадерләп үстердең,
Җаныңны биреп син,
Төннәрен йокламый,
Бәхетле булсын дип.
3.Тормышта урының,
Гел түрдә әнием,
Алдыңда баш иям,
Маягым син минем.
4.Үсеп җиттең диеп,
Моңайма, әнием,
Һаман да мин синең,
Шул нәни бәбиең.
(Утыралар.)
– Бүгенге бәйрәм өчен без махсус канал әзерләдек. «Яраткан әниләр өчен йөрәк җылысы» дип атала. (Экран.) Бала дөресен сөйли дип юкка гына әйтмиләр. «Сабый теле» дип аталган телетапшыру карарга чакырабыз.
– Бәйрәм алдыннан без балалар белән әниләребезнең портретларын ясадык. Кадерле әниләр, сезне портретлар күргәзмәсенә чакырабыз, үз балагыз ясаган портретны табарга чакырабыз. Менә ничек матур итеп күрәләр сезне балаларыгыз. Хәзер сез тагын да елмайсын өчен музыкаль бүләк.
Песня: «Песня для мамы» Автор. М.Еремеева
- Как здорово, когда вокруг, когда вокруг друзья,
Но самый лучший в мире друг – мамочка моя.
Я к ней зимой и летом спешу с любым секретом.
Всегда своим советом поможет мне она.
Припев: Милая, любимая, самая красивая,
Добрая самая мамочка моя.
2. На маму я свою смотрю и улыбаюсь ей.
И эту песенку дарю мамочке моей.
Лучшая награда, что мама песне рада,
Что мама очень рада, когда я ей пою.
«Һава торышы»н тыңлап үтик. Алдагы көннәрдә тик елмаюлы, кояшлы һава торышы, күз яшьләреннән торган явым- төшемнәр көтелми.
– Безнең эфир ахырына якынлаша. Хәзер, әниләр, әйтегез инде, нинди әни үз гаиләсе өчен тәмле итеп ашарга пешерә белми? Мин болай гына сорамадым, чөнки безнең эфирда «Кызган таба» тапшыруы. Нинди баллы ризыклар пешерәсез өйдә? Без бүген сезнең белән капкейк әзерләрбез. (Балалар әниләр белән бергә капкейкларны бизиләр.)
Хөрмәтле, әниләр! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Сезгә гаилә бәхете, шатлык, сәламәтлек телибез. Балаларыгыз гел сезне шатландырып торсын.