«Кояш артыннан»

«Кояш артыннан»

(Әкият сценариесы)

 

 Ләйсән ВӘЛИЕВА,

Чистайдагы 27 нче  «Теремкәй»

 балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Наилә ШӘРИФУЛЛИНА, 

Чистайдагы 27 нче «Теремкәй»

 балалар бакчасы татар телен укыту буенча  тәрбиячесе

 

Максат: балаларны фольклор жанрының бер төре – әкият белән таныштыру.

Бурычлар: әкиятне, аның геройлары аша танып белүне үстерү; халык аваз иҗатына кызыксыну уяту; балаларда кыюлык, хаклык, дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Катнашалар: кояш, 4 кояш нуры (биючеләр), Тавык, 2 чеби, Песи баласы, Каз бәбкәсе, Саескан, Керпе, Болыт.

 

Көй астында үзенең нурлары белән кояш чыга. Кояш нурлары бииләр. Кояш аларны алып чыгып китә.

Тавык чыга.

Тавык. Кыт- кытыйк, кыт-кытыйк! Нинди яхшы!

Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк ! Ягымлы җылы кояш яктырта!

Чебиләр уяныгыз, кояшка елмаегыз! Кыт-кытыйк!

Чебиләр чыга. Тавык һәм чебиләр биюе.

Посып кына Песи баласы керә.

Песи баласы. Мияу! (Чебиләр, куркып, Тавык янына җыелышалар.)

Күк күкрәгән, җил-давыл, яңгыр яву тавышы яңгырый. Песи баласы, Тавык, чебиләр качалар, кереп китәләр.

Күңелсез Песи баласы чыга.

Песи баласы (зарланып). Ай-ай-ай! Кояш һаман юк, яңгыр ява. Мин яңгырны яратмыйм. Көне буе тәрәзәдән карап утырам. Юк, болай булмый! Кояшны табарга кирәк.

Җырлый:

Мин барамын, барамын кояшны эзләп,

Аны табарга кирәк тизрәк, тизрәк, тизрәк,

Кая син, кояш? Уян!

Матур итеп бер елмай!

Тавык (ачуланып). Шундый матур, кояшлы көн иде. Болытлар килгәч, кояш югалды! Кояш, син кая?

1 нче чеби. Өч көн кояш юк инде!

2 нче чеби. Бигрәк күңелсез, салкын. Кояшны эзләп табарга кирәк!

Тавык. Юк-юк-юк! Чебиләр! Сез кояшны таба алмыйсыз!

1 нче чеби. Без кояш артыннан барабыз. Кояшны кайтарабыз!

2 нче чеби. Әйе-әйе, кояшны кайтарабыз!

Тавык. Ярар, чебиләр, юлга чыгыгыз! Кояшны тизрәк табыгыз! Хәерле юл!

1 нче чеби. Юлыбыз җиңел түгел!

2 нче чеби. Кояш артыннан барабыз.  Аны алып кайтабыз!

Чебиләр юлга чыгалар, елга ярында Песи баласы белән очрашалар.

Песи баласы. Мияу! Чебиләр, сез кая барасыз?

1 нче чеби. Без кояшны эзлибез!

Песи баласы. Әйе! Аны табарга кирәк! Әйдәгез, бергә!

2 нче чеби. Нинди зур елга! (Елга тавышы.) Ничек икенче ярга чыгыйк икән?

Елга буенча Каз бәбкәсе йөзеп бара.

Каз бәбкәсе. Җирдә йөрим атлап мин,

Күлдә йөзә алам мин,

Күктә очам кирәксә дә,

Юкка-барга мактанмыйм!

Нигәдер бик салкын!

Песи баласы. Исәнме, Каз бәбкәсе!  Безне икенче  ярга чыгар әле!

Каз бәбкәсе. Нигә кирәк сезгә?

Песи баласы. Без кояшны эзлибез! Кояш югалган!

Каз бәбкәсе. Мин дә сезнең белән барам!

1 нче чеби. Син беләсеңме, кояш кайда яши?

Каз бәбкәсе. Безгә икенче ярга чыгарга кирәкми. Керпе дуска барырга кирәк! Ул барысын да белә! Әйдәгез!

Алар янына Саескан очып килә.

Саескан. Та-та-та! Та-та-та! Чебиләр, сез кая барасыз? Үрдәк, син кая барасың? Песи баласы, син кая барасың? Та-та-та! Та-та-та! Сез кая? Кая? Кая?

1 нче чеби. Без кояшны эзләргә барабыз! Кояш югалган!

Саескан. Юк-юк-юк! Бармагыз сез анда! Югалырсыз! Өйгә кайтыгыз! Югалырсыз! Әйе-әйе-әйе!

Очып китә.

Бөтенесе бергә җыр җырлыйлар:

Без барабыз, барабыз кояшны эзләп,

Без аны тиз табарбыз

Бергә, бергә, бергә.

Кая син, кояш? Уян!

Матур гына бер елмай!

Адашалар, бергәләп елыйлар.  

Песи баласы. Хәзер кая барырга?

Каз бәбкәсе. Без адаштык!

Җырлап, Керпе килеп бар.

Керпе. Мин Керпекәй, Керпекәй!

Мин бигрәк тә бәләкәй!

Урманда яшимен мин,

Гөмбәләр ташыймын мин.

Кояш качкан болытка,

Суыткан бүген шуңа. (Адашучыларны күреп.)

– Сез нигә  елыйсыз?

Бергә. Без адаштык!

2 нче чеби. Кояшны эзли идек һәм юлны югалтык.

Керпе. Мин сезгә булышам. Теге тау башына барыгыз. Анда болыт яши.

Ул сезне кояш йортына алып барыр!

Саескан очып керә.

Саескан. Та-та-та, та-та-та! Керпе, Керпе булышма аларга. Алар шундый кечкенәләр. Югалырлар. Адашырлар. Өйгә кайтыгыз! Өйгә!

Очып китә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Керпе!

Керпе. Хәерле юл сезгә, дуслар! (Китә.)

Бөтенесе бергә җырлыйлар:

Без барабыз, барабыз

Кояшны эзләп.

Без аны тиз табарбыз

Бергә, бергә, бергә!

Кая син, кояш? Уян!

Матур гына бер елмай!

Җыр барганда болыт чыга.

Бергә. Исәнме, болыт!

Песи баласы. Кояшны табарга булыш әле безгә!

Болыт. Кояш өе ерак тауда,

Җәяү барып булмый анда.

Кояш йоклый шунда  төшеп,

Җил исә анда кереп!

Үтегез, утырыгыз! Мин очам, очам, очам!

 

Бөтенесе бергә болытка тотыналар да, болыт әйләнә-әйләнә кояш өенә алып барып җиткерә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, болыт!

Саескан очып керә.

Саескан. Карагыз әле, килеп җиттеләр! Карагыз әле, таптылар! Алар кояшны таптылар! Алар кояшны таптылар! Алар кояшны таптылар!

Каз бәбкәсе. Кая син, кояш? Уян!

1 нче чеби. Кая син, кояш? Елмай!

Песи баласы. Юк, кояш ишетми, йоклый!

2 нче чеби. Ничек кояшны уятырга соң?

Песи баласы. Әллә каты кычкырыймы? Мияу!!!

Каз бәбкәсе. Әйдәгез, җыр җырлыйбыз!

Бөтенесе бергә җырлыйлар:

Уян, уян син, кояшкай!

Син бит безнең матуркай,

Тизрәк тәрәзәгә карап,

Матур итеп бер елмай!

Кояш чыга, киерелә, тирә-ягына карый.

Кояш. Бигрәк озак йоклаганмын!

Яңгырлар да күп яуган.

Бар дөнья моңсуланып,

Кояшны көтеп торган.

Кояш әйләнә-әйләнә бии.

1 нче чеби. Кояш  уянды!

2 нче чеби. Кояш елмайды!

Каз бәбкәсе. Бөтен яфраклар кояшка тартылды!

Болыт. Алтын кояш нурлары бөтен җиргә сибелде!

Песи баласы. Кояш матуркай! Безгә синең белән бик рәхәт! Син безгә бик кирәк. Рәхмәт сиңа!

Бөтенесе  бергә җырлыйлар.

Дуслар белән җиңеп була

Авырлыкны, дошманны.

Ярдәмгә дә, бәйрәмгә дә

Чакырыгыз дусларны!