Әдәби әсәрләр нигезендә укучыларда милли гореф-гадәтләр, йолалар тәрбияләү
Әдәби әсәрләр нигезендә укучыларда милли гореф-гадәтләр, йолалар тәрбияләү
Илзирә КӘРИМУЛЛИНА,
Балык Бистәсе районы
Юлсубино төп мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мәктәп ишеген ачкан һәр укытучының изге бурычы – баланы белемле итү белән беррәттән, тәрбияле, әхлаклы итү. Ә бу сыйфатлар үзеңнең милләтеңне, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшы белгәндә генә формалаша ала. Милли кыйммәтләрдән башка чын кеше, шәхес була алмый.
Беребезгә дә сер түгел, бүгенге буын яшьләренә «хис» дигән төшенчә хас түгел. Аларда курку хисе дә, сөенү хисе дә, кызыксыну хисе дә юк дәрәҗәсендә. Гомумән, миңа калса, алар бер көнлек дөнья белән генә яшиләр. Безнең бурыч – аларны уяту, кызыксындырырга тиешбез.
Мин саф татар авылында яшим, татар мәктәбендә татар балаларына белем бирәм. Иң куркынычы да шунда: бүген татар баласына ана телендә белем бирү дә бик авыр.
Бервакыт укучылар белән әңгәмә вакытында аларның хәтта Гает бәйрәме турында да хәбәрдар булмауларын белеп күңелем төшкән иде. Моңа һич кенә дә укучы баланы гаепләмим. Гаеплеләр арасында әти-әнисе белән беррәттән мин үземне дә күрдем. Шул вакытта үз алдыма түбәндәге бурычны куйдым: укучыларга милли гореф-гадәтләр, йолалар турында әдәби әсәрләр нигезендә параллель рәвештә аңлата барырга. Бу очракта миңа Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәре ярдәмгә килде. Гает бәйрәменә, анда катнашу мөселман ир-егетләре өчен мөһим булуына басымны күбрәк ясадым. Алай гына да түгел, уку елының беренче дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләре белән милли гореф-гадәт, йолаларыбызның исемлеген төзүне гадәткә керттек. 5 нче сыйныфтагыларга үзем әйтеп яздырсам, өлкәнрәкләр аны үзләре төзеде.
Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәре буенча без проект эше башкардык. Чөнки бу повесть тулысы белән татар халык йолаларын үз эченә ала, иң элек аның исемлеген төзедек. Аннары һәр укучы үзе сайлаган тема буенча проект эшен яклады. Каз өмәсе, сөлге, йомырка җыю, орлык чыгару турында кызыклы мәгълүмат җыйналды.
Туган тел атналыкларында аерым бер көнне халкыбызның җырлы-биюле уеннарына бирү дә балаларда күпмедер дәрәҗәдә кызыксыну уята.
7 нче сыйныфта уку елы ахырында Ренат Харисның «Сабантуй» поэмасы өйрәнелә. Максатыбызны тормышка ашыруда ул бик кулай әсәр булды. Чын милли Сабан туеның матур үрнәген без әлеге әсәрдә күрәбез. Укучылар моның буенча да проект эше ясады, анда авылдашлар төркемендәге төрле елларда төшкән фотосурәтләр киң кулланылды. Балалар Сабантуй бәйрәменең чын асылы белән танышты, һәр уенның таләпләрен өйрәнде, айти технологияләр кулланырга өйрәнде.
Милли гореф-гадәтләр күп очракта дин белән бәйләгән. Моңа балага исем куштыру, дини бәйрәмнәр, бисмилла белән эш башлауны кертәбез. Бу чыннан да шулай. Әдәбият дәресләренең моңа да мөмкинлеге зур. Кол Галидән алып, Борынгы һәм Урта гасыр әдипләре Мәүлә Колый, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Рабгузый һ.б. иҗатларында динебез аша әхлаклылыкка өндәү ята.
Сүземне йомгаклар алдыннан, пәйгамберебез хәдисләреннән бер генә мисал китереп үтәм, «Үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен онытасың икән – тәмугның өченче баскычы» диелгән.