Гаилә – җәмгыятьнең ныклы терәге
Гаилә – җәмгыятьнең ныклы терәге
(11 нче сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате)
Гөлнур КАСЫЙМОВА,
Казандагы 98 нче татар-рус урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
- Без яшәгән шәһәр шартларында гаилә һәм җәмгыять традицияләрен саклап, укучыларда гражданлык хисе тәрбияләү.
- Балаларның иҗади үсеше өчен шартлар булдыру.
- Туган якка, әти-әнигә карата мәхәббәт һәм хөрмәт, татар халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту.
Тәрбия сәгатенең барышы
Укытучы. Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Бүген мин сезне сыйныф сәгатендә «Гаилә – җәмгыятьнең ныклы терәге» дигән темага сөйләшергә чакырам. Без инде сезнең белән барыбыз да беләбез, быелгы 2024 елны безнең хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Миңнеханов «Гаилә елы» дип игълан итте. Әйдәгез, бергәләп, гаилә, җәмгыять, гражданлык турында без нәрсәләр беләбез икән, шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Менә шушы өч сүз – гаилә, җәмгыять, гражданлык бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Укучылар, әйдәгез, уйлап карыйк әле, сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңлап үтелә.)
Укытучы. Әйе, укучылар, гаилә ул – ир, хатын, балалар һәм туганнар берлеген аңлата. Гаилә оештымы, инде алда озын гомер юлы һәм сезгә аны бергәләп үтәргә, балалар үстерергә, бер-берегезгә ярдәм итәргә, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашырга туры киләчәк. Гражданлык – кешенең дәүләт белән элемтәсе. Бу аларның уртак хокуклары, бурычлары, җаваплыклары җыелмасында чагыла. Җәмгыять материаль тормышның уртак тарихи шартларына берләшкән кешеләр җыелмасы булып тора. Димәк, укучылар, без гаиләбез белән билгеле бер җәмгыятьнең гражданнары булып торабыз. Безнең шул җәмгыятькә карата уртак хокукларыбыз, бурычларыбыз, җаваплыгыбыз бар. Әгәр дә кеше чын граждан булырга тели икән, үзенең алдына куелган бурычларны һәм законны үтәргә тиеш. Кеше һәрвакытта да тырыш, ярдәмчел, намуслы, туган илен яратучы, гаилә һәм җәмгыятькә карата үзендә җаваплылык хисе тоючы булса, аны чын гражданин дип әйтеп була.
Укытучы. Укучылар, без яшәгән җәмгыятьнең ныклы терәге булып гаилә тора. Гаиләдә татулык, тынычлык булганда гына, бу гаилә җәмгыятькә файда китерәчәк. Укучылар, сезнең һәрберегез дус һәм тату гаиләдә яшидер. Әйдәгез, үзебезнең гаиләләр турында сөйләшеп алыйк әле. Мәсәлән, минем үз гаиләмне төзеп яши башлавыма 29 ел булды. Ирем Рәмис белән ике ул тәрбияләп үстердек. Булат улыбызга – 28 яшь, Инсаф улыбызга – 15 яшь. Гаиләдә без бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, аңлашып яшибез.
Хәзер, укучылар, сез үзегезнең гаиләләр турында сөйләп үтегез инде. (Укучылар үзләренең гаиләләре турында сөйлиләр.)
Укытучы. Рәхмәт, балалар! Сез үзегезнең гаиләләрегезне бик яратасыз һәм алар белән горурланасыз икән. Укучылар, сез бик бәхетлеләр, чөнки әти-әни назын татып карамаучы, әтиләре яки әниләре ташлап китеп, пар канатсыз калучы балалар да бар. Укучылар, менә мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, кеше үзендә нинди сыйфатларны булдырырга тиеш соң? Әйдәгез, барыбыз да экрандагы чәчәк таҗына игътибар итик әле. Монда безнең гаилә ныклыгын тәэмин итә торган сыйфатлар бирелгән.
Намус. Кеше гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә намус белән хезмәт итәргә тиеш. Гаиләдә әти дә, әни дә, бала да бер-берсенә карата намуслы булырга тиеш.
Акыл. Акыллы булган кеше генә дөрес фикер йөртә ала. Бүгенге көндә гаиләне тотканда акыл бик кирәк. Кеше үзенең һәр адымын акыл белән уйлап эш итәргә тиеш.
Әдәп. Әдәпле булган кешеләр турында гына башкалар уңай фикердә була ала. Балага әдәплелек тә иң беренче гаиләдән, ягъни әти-әнидән килә.
Күңел. Бу төшенчә турында сөйләгәндә, болай әйтәләр: «Бала күңеле – язылмаган ак кәгазь бите». Гаиләдә әти-әнисеннән балага нинди күңел бирелә, ул үзенә шуны сеңдерә. Һәр кешенең күңеле чиста булырга тиеш. Без бу дөньяда кунак кына. Шулай булгач, кеше бервакытта да башка кешегә карата начарлык эшләргә ярамый. Аның күңелендә бары тик яхшы уйлар гына булырга тиеш.
Сабырлык. Бу сыйфатка ия булу бүгенге көндә бик кирәк. «Сабыр төбе – сары алтын» дип әйткән борынгылар. Әгәр дә кеше үзендә сабырлык булдырса, зур уңышларга ирешәчәк.
Укытучы. Әйе, укучылар, кеше шушы сыйфатларның берсен генә югалтса да, аны чын, матур зат дип әйтеп булмас иде. Балалар, сез киләчәктә үзегез булачак әти-әниләр. Сез шушы сыйфатларның барысына да ия булырга тиеш. Үзегез гаилә корып җибәргәч тә, гаиләгез ышанычлы кулларда булыр дигән өметтә калам. Хәзер, укучылар, бергәләп Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина башкаруында «Минем кадерлеләрем» дигән җырны тыңлап үтик әле. Җырның сүзләренә игътибар итик, нинди мәгънә салынган икән. (Җырның бер куплеты тыңлатыла, мәгънәсе аңлатыла.)
Елларыбыз тыныч булсын,
Кайгы-хәсрәт күрмәек.
Әткәй-әнкәй, дус, туганнар
Бергәләшеп яшәек.
Укытучы. Әйе, укучылар, җырдан аңлашылганча, әти-әниләр –дөньяда иң кадерле кешеләр, аларның урыннары һәрвакытта да түрдә булырга тиеш. Балалар, менә сез әти-әниләрегезгә карата ярату хисен ничек белдерәсез? Бер-берегезгә карата нинди матур сүзләр белән эндәшәсез? Гаиләдә нинди бәйрәмнәр үткәрәсез? (Укучылардан җаваплар алына.)
Укытучы. Укучылар, безнең татар халкында әти-әни, гаилә турында бик күп мәкаль-әйтемнәр бар. Әйдәгез, укучылар, экрандагы мәкаль-әйтемнәргә игътибар итик әле. Әби-бабаларыбыз безгә нинди мәгънәле сүзләр әйтеп калдырды икән? (Укучылар мәкаль-әйтемнәргә аңлатма бирәләр.)
Ана җылысы – кояш җылысы.
Ана – шәфкать диңгезе.
Оясында ни күрсә, очканында шуны эшләр.
Дус булмаган гаилә – тамырсыз агач.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган,
Тыңламаган әрәм булган.
Өйнең яме ана белән.
Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
Укытучы. Укучылар, сез әти-әниләрегезне бик яратасыз икән, сез моны исбатладыгыз. Сез бит әле безнең җәмгыятьнең булачак гражданнары да. Безнең бөек мәгърифәтчебез Риза Фәхреддин «Ватан һәм милләт» турында менә нәрсә дигән: «Ата-анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, җәмгыятегезне дә шулай сөегез, җәмгыятегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез…» Әйе, укучылар, һәркем бу дөньяда җәмгыятькә файдалы шәхес булып тәрбияләнергә тиеш. Сез киләчәктә җәмгыятьнең тоткалары. Әгәр дә сез җитәкче кеше булсагыз, безнең җөмһүриятебезгә нинди эшләр башкарыр идегез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Укытучы. Балалар, күңелегездә якты уйлар икән. Рәхмәт сезгә! Укучылар, сезнең гаилә җәмгыятьнең ныклы терәге булачак. Димәк, безнең киләчәгебез ышанычлы һәм өметле кулларда. Укучылар, әйдәгез, бергәләп Лилия Муллагалиева башкаруында «Бергәләшеп яшәек!» дигән җырны тыңлап үтик әле. Җыр нәрсә турында икән? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)
Укытучы. Укучылар, экрандагы бөек педагог В.А.Сухомлинский сүзләренә игътибар итик әле: «Син кешеләр арасында яшисең. Синең һәр кылган гамәлең, һәр теләгең тирә-юньдәге кешеләргә тәэсир итә. Теге яки бу эшне эшләгәндә үз-үзеңә: «Кешеләрне борчымыйммы?» дигән сорау бир. Синең гамәлең тирә-юньдәгеләргә бәхет китерсен». Укучылар, менә бу сүзләр сезнең күңелдә мәңге калсын иде.
Укытучы. Укучылар, без сезнең белән бүген гаилә, җәмгыять, гражданлык турында сөйләштек. Мин сезнең нинди генә шартларда яшәсәгез дә, иң беренче чиратта, кеше булып калуыгызны телим! Бүгенге тәрбия сәгатен бөек мәгърифәтчебез Риза Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсы килә.
«Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыгыз, мохтаҗлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз. Хөрмәтле булыйм дисәң, үзең дә хөрмәт ит!»