Спектакль әзерлибез
Спектакль әзерлибез
(4 нче сыйныфта технология дәресендә проект эше)
Зөлфия ХИСМӘТУЛЛИНА,
Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат: курчак театры, аның тарихын һәм төзелешен өйрәнү, курчаклар ясап, спектакль куярга әзерләнү.
Бурычлар:
1. Дәреслектәге материалны карау, Интернет, китаплар һәм журналлардан мәгълүмат туплау.
– Спектакль сайлау.
– Курчаклар тегү.
– Рольләрне бүлеп, спектакльгә әзерләнү.
2. Татар дәүләт курчак театры «Әкият» тарихы.
«Әкият» курчак театры 1934 елда элекке чиркәү бинасында оештырылган, дистә еллар дәвамында аның үз бинасы булмый. Бу чиркәү дә 1731–1735 елларда салынган 1832–1833 елларда үзгәртеп төзелгән һәм 1897 елда реконструкцияләнгән булган. Соңыннан театрга чиркәүнең икенче катын бирәләр. Совет чорында чиркәү манарасының өске яруслары җимерелгән һәм чиркәүнең тышкы ягы соңгы янкормалар тарафыннан бозылган булган. 1930 еллар ахырында бинада курчак театры урнаша.
Баштарак бу театр «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры «исемен йөртә. Группа рус һәм татар телләрендә спектакльләр куя. Театрның беренче «Петрушка-октябренок», «Кызыл Петрушка», «Песи һәм Лешка» спектакльләре, тамашачы аудиториясенә карап, ике телдә уйналган.
2012 елда «Әкият» курчак театрының яңа бинасы ачыла. Моңа әти-әниләр дә, балалар да бик сөенә. Чөнки ул элек иске бинада (төгәлрәк әйтсәк, чиркәү бинасында урнашкан) була. Театрның яңа бинасы әкияти сарай образында төзелгән. Аның архитектура, декоратив детальләре дә сокландырырлык. Ак ташлы манаралары, колоннары таң калдыра! Әйтерсең лә архитекторлар бинаны балалар рәсемнәреннән күчереп ясаган! Шуңа да бу тылсымлы сарай шаккатмалы, искиткеч, нурлы булып калка. Бина фасадында төсле сыннар ерактан ук күренеп тора. Нәкъ менә алар тылсым яратучыларны әкият иленә дәшә.
Театр афишасында 40 тан артык спектакль бар. Алар арасында тарихи һәм заманча темаларга дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителгән. Спектакльләрдә классик курчакларны да, модерн стилендәге курчакларны да кулланалар.
Беренче профессиональ Россия курчак театры Мәскәүдә 1931 елда эшли башлаган. Аны Сергей Образцов җитәкли.
3. Театрның төп геройлары – курчаклар.
Кешеләр борынгы заманда да, хәзер дә курчаклар эшлиләр. Балалар өчен ул уенчык булса, өлкәннәр өчен матурлык. Курчаклар уены – тылсымлы дөнья. Курчакларга карап, театр түбәндәге төрләргә бүленә: түбәндә һәм уртада, югарыда уйный торган курчаклар театры. Перчаткалы, бармак курчаклары, марионеткалар, тростлы, күләгә курчаклары да була.
4. Репертуар сайлау.
Шагыйрь Рафис Корбан язган «Куркуын җиңгән куян» спектаклен уйнарга булдык. Әни куян, әти куян, 2 куян баласы, бүреләр, Тылсымчы курчакларын тегәргә кирәк. Ә курчакларны кемнәр ясый соң?
- Без курчак ясау осталары.
Курчак ясау остасы. Ул рәсем ясый, әвәли, бәйли, тегә, агач белән эшли белергә тиеш. Технология дәресенә без оста тегүче Мәрзия апаны чакырдык. Ул өлге сызу, шуңа куеп, тукыма кисү һәм тегү алымнарын күрсәтер. Укучылар үзләре дә курчак ясау осталары булып карадылар.
Рәссам-декоратор. Укучылар сәхнәне бизәү өчен декорация эшләделәр.
- Без – курчак театры артистлары.
Курчак уйнатучы. Курчак белән идарә итү техникасына ия булган театр артисты. Бергәләп курчаклар белән идарә итәргә өйрәндек. Шагыйрь Рафис Корбанның «Куркуын җиңгән куян» спектаклен Әниләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә тамашачыга тәкъдим иттек.
Язучы Рафис Корбан иҗатын өйрәнүгә багышланган зона күләмендәге бәйгедә катнашып, «Әкият илендә» номинациясендә II урынны алдык.