Яя хәрефе
Яя хәрефе
(2 нче сыйныфта я хәрефен өйрәнү)
Айсылу СӘГЪДИЕВА,
Әтнә районы
Бәрәскә урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максаты
|
1. Яя хәрефенең ике авaзга билге булып йөрүен aчыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язaрга өйрәтү.
2. Укучылaрның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү. 3. Укучылaрдa тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлaк сыйфатлары тәрбияләү, пaрлaрдa дустaнә эшләүләренә җирлек булдыру.
|
Планлаштырылган нәтиҗә | Белергә тиеш:
–Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә –[йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укыргa тиешләр. Бaшкaрa aлыргa тиеш: – Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.
|
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру
|
Шәхси нәтиҗәләр.
Шәхси универсаль уку гамәлләре: –укуга кaрaтa кызыксыну хисе булу; – укыгaн әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның тотышына кешелек нормaлaрыннaн чыгып бәя бирү.
Предметaрa нәтиҗәләр. Регулятив универсaль уку гaмәлләре: – Эш урынын әзерләү. – Эшне плaнлaштырыргa өйрәнү. – Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. – Эш сыйфатынa бәя бирә белү. Тaнып белү универсaль уку гамәлләре: – Дәреслек белән эшли белү. – Укытучының сорaулaрынa җaвaп бирә, тиешле мәгълүмaтны дәреслектән тaбa белү. Коммуникaтив универсaль уку гaмәлләре: – Укытучының, классташларның сорaулaрынa җaвaп бирү. – Пaрлaрдa, төркемнәрдә эшли белү.
|
Төп төшенчәләр | Aваз кушылмaсы, хәреф, кaлын сүз, нечкә сүз. |
Предметара бәйләнешләр | Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгaть. |
Ресурслар:
– төп – өстәмә |
Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле (1 нче кисәк).
Мөстәкыйль эш дәфтәре: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. Презентация, тест биремнәре, ИКТ. |
Оештыру | Фронталь, индивидуаль, пaрларда һәм төркемнәрдә эшләү. |
Үткәрү технологиясе
|
Укучы эшчәнлеге | Укытучы эшчәнлеге | Һәр этапның биремнәре | Һәр этапның диагностик биремнәре
|
I этап. Оештыру
Максат: укучыларны дәрескә активлаштыру.
|
Дәрестә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен формалаштыру. | Психологик уңай халәт булдыру, укучыларны эшкә әзерләү. | I этап. Оештыру
– Хәерле көн, укучылар! – Хәерле көн. – Укучылар, урамга карагыз әле, нинди ел фасылын күрәсез? –Көз. –Матурмы табигатьтә? –Әйе. –Нинди көз дип әйтәбез без мондый көзне? – Алтын көз. –Тышта нинди үзгәрешләр күрәсез? –Табигать нинди төсләр белән бизәлгән. Яфракларга карагыз, алар нинди төстә? – Сары. – Матур төсләр: кызыл, сары, куе сары. – Әйе, укучылар, чыннан да, бүген көн искиткеч матур, кояшлы, тыныч. Һава саф һәм чиста. –Татар теле дәресендә нишләрбез икән бүген? – Татар теленнән белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, дөрес матур итеп сөйләшергә өйрәнербез. |
I этап. Оештыру
– Ни өчен һәркемгә бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
Коммуникатив УУГ Шәхси УУГ |
II этап. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр турында белемнәрен искә төшерү.
ПН – Е хәрефе кергән сүзләрне, әйтелешенә карап, 3 төркемгә бүлү. |
Информация белән эшләү, проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү. | Төркемнәрдә эшне оештыру, кагыйдәләрне искә төшереп сүзләрне бүлдерү, укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.
|
II этап. Белемнәрне актуальләштерү
1. Укучылар, хәзер төркемнәрдә мин сезгә әзерләгән биремнәрне башкарып үтәрбез. (Рәсемнәр төзү.) 2. Чираттагы уен. «Табышмак әйтәм, җавабын тап».
Көндез ул начар күрә, Нәкъ менә шуңа күрә, Үз корбанын сагалап, Төнлә тора чамалап. Бу нинди кош? (Ябалак.)
(Табышмакның җавабын эзләү һәм рәсемне кайсы төркем төзегәнен ачыклау.) Рәсем тактага эленә.
Урманнан чыгар, кыр буйлап чабар. (Куян.)
(Табышмакның җавабын эзләү һәм рәсемне кайсы төркем төзегәнен ачыклау.) Рәсем тактага эленә.
Өй башына утырган, Җир йөзен нур белән тутырган. (Кояш.)
Табышмакның җавабын эзләү һәм рәсемне кайсы төркем төзегәнен ачыклау.) Рәсем тактага эленә.
Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла. (Яшен.)
Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә. (Яфрак.)
Ияре дә, дугасы да үзендә. (Дөя.)
– Сүзләрне күмәкләп кабатлагыз. – Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? (Я хәрефе.) – Димәк, без бүгенге дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбез? – Нинди максатлар куябыз? –Я хәрефенең язылышын өйрәнербез. 3. Дәфтәрләрдә эш. –Дәфтәрләрне ачабыз. –Яя хәрефләрен дөрес һәм матур итеп дәфтәрегезгә язып куегыз. Унөченче октябрь. Сыйныф эше. Яя Ялкау ятып эшли, утырып йоклый. – Бу мәкаль нәрсә турында? – Яя хәрефләрен дөрес һәм матур итеп дәфтәрегезгә язып куегыз. – Я хәрефе астына сызыгыз. – Я хәрефе кергән сүзләр ничек әйтелә? (Балаларның җаваплары.) |
II этап. Белемнәрне актуальләштерү
– Сүзләрне ничә төркемгә бүлдегез? –Төркемнәргә бүлгәндә, нинди кагыйдәләрне искә төшердегез?
Дәфтәрләрдә эш.
Коммуникатив УУГ |
III этап. Яңа материалны үзләштерү
Максат: Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү.
ПН: Белергә тиеш: – Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә –[йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген. Башкара алырга тиеш: –Я хәрефе булган сүзләрне дөрес яза һәм укый.
|
Практик эзләнү эшендә катнашу.
Үзара ярдәмләшеп эшләү. (Парларда эшләү.)
Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.
|
Практик эзләнү эше оештыру.
Парларда эшне оештыру.
Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.
Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.
|
III этап. Яңа материалны үзләштерү
1. Сузык авазларны төркемләү. Парларда эш. (Фикерләшкәч, пардан бер баланың җавабын тыңлау.) 2. Төркемнәрдә эшләү. – Экрандагы сүзләрне дәфтәрләргә язу. – Укучылар, дәфтәрдәге сүзләрне тагын бер кабат укып чыгыгыз. Я хәрефен белдергән авазны ничек итеп әйтәбез? Сүзләрне ике төркемгә бүләбез 1. Я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килә? Иҗек башында! 2. Я хәрефе ничә авазга билге булып йөри? Ике авазга билге булып йөри. 3. Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк? 4. Я хәрефен нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк? – Димәк, сез нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Әйдәгез, сезнең фикерләрегезне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырып карыйк . (Дәреслек, 70 нче бит, тылсымчы кагыйдәсен уку, төркемнәрдә кабатлау.) Кагыйдә. Я хәрефе ике авазга билге булып йөри. Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә – [йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укырга кирәк. 3. Дәреслек буенча эш. 64 нче күнегү, 70 нче бит. 1. Телдән эшләү. – Мәкальләрне укы. Я хәрефе сүзләрнең кайсы урынында килүен күзәт.
Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт.
Ялкау ятып эшли, Утырып йоклый.
Аннан-моннан эшләсәң, Яңадан эшләрсең. – Бу мәкальләрдә нәрсә турында сүз бара? – Я хәрефе кергән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу. Шул сүзләрдәге сузык авазларны белдергән хәрефләрнең астына сызарга. Физкультминутка. |
III этап. Яңа материалны үзләштерү
Төркемнәрдә практик эш: Парларда түбәндәге сорауларга җавап бирегез: 1. Я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килә? 2. Я хәрефе ничә авазга билге булып йөри? 3. Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк? 4. Я хәрефен нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?
Шәхси УУГ Регулятив УУГ Танып белү УУГ Коммуникатив УУГ
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту
Максат: я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләре формалаштыру.
ПН: Башкара алырга тиеш: –Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку. |
Информация белән эшләү.
Үзара ярдәмләшеп эшләү. (Парларда эшләү.)
Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.
Биремнең дөрес үтәлешен бәяләү.
|
Парларда эшне оештыру.
Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.
Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.
|
IV этап. Ныгыту
1. 66 нчы күнегү, 71 нче бит. – Шигырьне укы. Я хәрефе кергән сүзләрне тап. Ялгыш, ярга, ярый, яңгыр, яуган. – Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Үзегезгә һәм иптәшләрегезгә нинди киңәш бирә аласыз? – Әниләрнең сүзләрен һәрвакыт тыңларга кирәк. Алар безнең турында гел кайгырталар, яхшы булсын дип тырышалар. 2. Мөстәкыйль эш. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тикшер. 1 вариант – ялгыш 2 вариант – ярый Тактада бер укучы ярга сүзен тикшерә. 2. Тест биремнәрен үтәү. – Укучылар, хәзер дәрестә үткәннәрне йомгаклап, белемнәрегезне тикшерер өчен тест биремнәре эшләрбез. Тест 1. Дөрес җавапны билгелә. Кояш сүзендә 1) 4 хәреф, 3 аваз 2) 4 хәреф, 4 аваз 3) 4 хәреф, 5 аваз 2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк? 1) урман 2) җәя 3) төлке 3. Пыяла сүзендә я хәрефе ничек укыла? 1) [йа] 2) [а] 3) [йә] 4. Өч иҗекле сүзне билгелә: 1) маяк 2) әкият 3) яшен 5. Я хәрефе [йә] дип укыла торган сүзне тап: 1) аяк 2) яфрак 3) хикәя – Тестны тикшерү, бәяләү.
|
IV этап. Ныгыту
Дәреслек белән эшләү 66 нчы күнегү, 71 нче бит.
Мөстәкыйль эш Мөстәкыйль эшләү. Парларда тикшерү.
– Я хәрефе кергән сүзләрне әйтелешләре буенча ике төркемгә бүлегез. Тест биремнәрен үтәү. Парларда бер-береңне тикшерү. Регулятив УУГ Танып белү УУГ Коммуникатив УУГ Тест 1. Дөрес җавапны билгелә. Кояш сүзендә: 1) 4 хәреф, 3 аваз 2) 4 хәреф, 4 аваз 3) 4 хәреф, 5 аваз. 2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк? 1) урман 2) җәя 3) төлке 3. Пыяла сүзендә я хәрефе ничек укыла? 1) [йа] 2) [а] 3) [йә] 4. Өч иҗекле сүзне билгелә: 1) маяк 2) әкият 3) яшен 5. Я хәрефе [йә] дип укыла торган сүзләр рәтен тап: 1) аяк 2) яфрак 3) хикәя |
V. Йомгаклау
Максат: дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау. |
V. Дәресне йомгаклау. Рефлексия
1. Өй эше. Дәреслекнең «Дөрес яз» битендәге я хәрефе кергән сүзләрне күчереп язарга, сүз белән җөмлә төзеп язарга. 2. Дәрестә нәрсә белдек? Нинди нәтиҗәләр ясадык? Нинди яңалык белдек? Нинди яңа белемнәр тупладыгык? Кайсыгыз бу дәрестә үзен уңай хис итте? Кайсыгызга бу дәрес ошады? 3. Үзбәя. Кайсы смайликны сайлыйсыз?
|