Россия регионнарының табигате. Рус тигезлеге
Россия регионнарының табигате.
Рус тигезлеге
Ләйсәния ХӘЙРУЛЛИНА,
Әтнә районы Бәрәзә
төп мәктәбенең
география укытучысы
Максат: укучыларны Рус тигезлегенең (Көнчыгыш Европа тигезлеге) географик урыны һәм табигать үзенчәлекләре белән таныштыру; дүртенчел бозлануның хәзерге рельефка тәэсире турында, климат барлыкка китерүче факторлар һәм табигать компонентларының бер-берсенә бәйләнеше турында белемнәрне тирәнәйтү; Россиянең күп гасырлы тарихында Рус тигезлегенең өлеше турында күзаллаулар формалаштыру; Ватаныбызга, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Россиянең физик картасы, глобус, атлас, контурлы карта, презентация, ноутбук.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.
Шушындый искиткеч матур көндә сезнең белән очрашуыма мин бик шат. Дәресебезнең уңышлы үтүенә, сезгә файда китерәчәгенә шигем юк. Дәрестә һәркайсыгызның да актив катнашуына ышанып калам.
II. Актуальләштерү
Газиз туган як
Иделе киң, диңгезгә тиң,
Ямьле безнең туган ягыбыз.
Башка бер ил кирәк түгел,
Шунда үтсен тормыш юлыбыз.
Туган як дип сагынып кайта,
Язлар җиткәч, сайрар кошлары.
Язлар матур, җәйләр ямьле,
Чыныктыра салкын кышлары.
(Г. Зәйнашева сүзләре)
Укытучы. Балалар, нәрсә ул туган як? Туган як сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Ата-бабаларыбыз гомер кичергән һәм без киләчәк буынга бөтен килеш тапшырылырга тиешле изге җир.)
Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Туган авыл, туган як, туган ил төшенчәләре һәркем өчен дә газиз. Туган ил кеше өчен ата-анасы кебек үк кадерле, шуңа күрә дә без аны Ватан-ана дип атыйбыз.
Ватанга, туган илгә мәхәббәт кайчан башлана соң? (Туган йорттан, туган авылдан.)
– Әйе, ул син дөньяга килгән авылның бер йортыннан башланып китә. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә. Соңрак белем дөньясына керә. Ватаныбызның гүзәллеген торган саен ныграк аңлый. Бихисап байлыкларын күз алдына ачыграк китерә. Агым суларның киңлеге, тауларның биеклеге, тук башаклар чайкалган басуларның, урманнарның шаулавы аны гашыйк итә.
– Укучылар, безнең туган җиребез , Ватаныбыз, Татарстаныбыз – шундый бай табигатьле гүзәл җир.
– Шундый матур табигатьле Татарстаныбыз кайда урнашкан соң?
(Көнчыгыш Европа тигезлегендә.)
– Җавабыгыз дөрес, укучылар. Дәресебезнең темасы да Көнчыгыш Европа тигезлеге, яки Рус тигезлеге дип атала.
III. Яңа материал өстендә эш. (Слайдлар кулланыла.)
- Дәреснең планы белән танышу. (Һәр өстәлгә куелган.)
а) рус тигезлегенең физик географик урынын ачыклау;
б) рус тигезлеге табигатенең күптөрлелеген күрсәтү;
в) физик һәм тектоник карталар ярдәмендә тигезлекләрне нинди билгеләр берләштерүен ачыклау;
г) рус тигезлеге табигатенең үзенчәлекләрен билгеләү;
д) рус тигезлегенең борынгы, данлыклы шәһәрләре һәм бөек шәхесләре белән таныштыру.
- Сорау: Россия территориясен ничә табигый районга бүлеп өйрәнәбез? (6 табигый район – Рус тигезлеге, Төньяк Кавказ, Урал, Көнбатыш Себер тигезлеге, Көнчыгыш Себер, Ерак Көнчыгыш.) (Картада 1 укучы күрсәтә.)
- Беренче план буенча эш.
Сораулар:
– Физик географик урын нәрсә ул? (Адрес, кайда урнашу.)
– Рус тигезлеге материкның кайсы өлешендә урнашкан? (Төньяк көнбатышында – укучы глобустан күрсәтә.)
– Рус тигезлеге Россиянең кайсы өлешендә урнашкан? ( Көнбатыш өлешендә –укучы картада күрсәтә.)
– Рус тигезлегенең Россия территориясендәге өлешен төньяктан һәм көньяктан нинди диңгезләр юа? ( Ак, Баренц, Азов, Кара, Каспий диңгезләре – картада укучы күрсәтә.)
– Рус тигезлеге турында нәрсә әйтә алабыз? (Калкулыклы тигезлек, без яши торган тигезлек, иң зур материк урнашкан һәм иң зур дәүләт урнашкан тигезлек.)
– Нинди табигый регионнар белән чиктәш? (Урал, Төньяк Кавказ.)
Нәтиҗә: 143 нче битнең беренче кызыл юлын уку.
- Икенче план буенча эш.
Табигатенең күптөрлелеге белән танышып слайдлар карау.
- Өченче план буенча эш.
– Сорау: Тигезлекне нинди билгеләр берләштерә соң? (Слайтта күрсәтә.)
- Тигезлекләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Рельфы платформа фундаментына урнашкан.)
Атлас белән эш. 10 нчы биттәге тектоник һәм физик карталарны карау һәм анализ ясау.
Билгеләрне слайдтан уку (дәфтәргә язалар).
– Рус тигезлеге ресурслары белән танышу һәм слайдлар карау.
– Хәзер без туган як турында җыр тыңларбыз.Кадерле балалар, җыр тыңлаганда күзләрегезне йомып, туган йортыгызны, әти-әниләрегезне, үзегезнең кечкенә вакытларыгызны күз алдына китерегез, әзрәк ял итеп алыгыз.
- Дүртенче план буенча эш.
а) Практик эш. Рус тигезлегенең табигать үзенчәлекләрен билгеләү. Контурлы картага Рус платформасын төшерү.
б) Щит төшенчәсе белән таныштыру.
Щит – җыерчыклы фундаментның өскә чыгып торган өлеше.
Хибин таулары – 1191 м.
Кристаллик фундаментның тигезсезлекләрендә иң зур калкулыклар һәм түбәнлекләр урнаша.
Фундамент күтәренкелекләре: Урта Рус калкулыгы, Тиман кряжы.
Иңкүлекләре: Каспий буе түбәнлеге – (-28 м), Печора түбәнлеге.
в) Рус тигезлеге рельефы формалашуга дүртенчел бозлану тәэсир иткән. Бозлыклар Скандинавия ярымутравыннан, Уралдан килә. Бозлык эрегән территорияләрдә буылган бик зур Илмень, Чуд – Псков, Ладога, Онега күлләре ясалган. (Ладога күле белән укучы таныштыра.)
Рус тигезлеге буйлап Идел, Днепр, Дон елгалары ага.( Идел елгасы белән укучы таныштыра.)
- Бишенче план буенча эш.
– Рус тигезлегенең борынгы, данлыклы шәһәрләре һәм бөек шәхесләре белән таныштыру.
а) Санкт-Петербург шәһәре турында укучы чыгышы. (Презентация.)
б) В.В.Докучаев турында укучы чыгышы.
IV. Ныгыту
9 биремнән торган тест бирелә.
«5»ле – 9 дөрес җавапка
«4»ле – 7 –8 дөрес җавапка
«3»ле – 6 дөрес җавапка куела.
Укучылар бер-берсенекен тикшерәләр.
Дөрес җаваплар:1а, 2б, 3а, 4б, 5б, 6а, 7абг, 8в, 9б. (Слайд)
V. Йомгаклау
Сораулар:
–Дәрес нәрсәсе белән исеңдә калды?
– Нинди яңа белемнәр алдың?
- Сиңа нәрсәләр ошады, нәрсәләр ошамады?