Гаиләм – җылы учагым

Гаиләм – җылы учагым

Гүзәл Шәймөхәммәтова,

 Сарман аграр көллиятенең

татар теле һәм инглиз теле укытучысы

 

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәт­ләрен саклау һәм яклау максатында эшләде.  Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.

Гаиләм – җылы учагым.

Мине саклаучы

Ачы җилдән, бураннардан

Мине яклаучы.

Гаилә турында сүземне Мәдинә  Дәүләтова шигыре белән башладым. Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше үзенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы да әле.

Без Татарстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Республикабыз бай тарихы, матур табигате һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Шушы гүзәл җирдә әти-әнием, абыем, сеңлем, туганнарым һәм дусларым белән яшәү минем өчен зур бәхет.

Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә – ул кешенең  таяныр ноктасы. Гаилә һәр кешегә кирәк җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә – тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән,  дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Безнең бәхет гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле!

Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең, тормыш иптәшеңнең  җылы мөнәсәбәте, әлбәттә,  балалар белән бәйләнгән. Мин үземне бик бәхетле итеп тоям, чөнки минем яраткан кешеләрем, гаиләм бар.

Гаилә дигәч, әби-бабам, әти-әнием һәм туганарым искә төшә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр. Әбием миңа «Әти-әниле алтын канатлы булып үс, кызым!» – дип әйтә иде. Мин үзем әби-бабайлы, әти-әниле йортта үстем Безнең гаилә турындагы язма «Татарстан гаиләсе» дигән китапка да кертелгән. Анда әби белән бабайның танышулары, тормыш корулары турында бик кызык язылган. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә соклана идем. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әти һәм әнидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны бар. Әни безне дөньяга тудыра, ашата, киемнәребезне юа, иркәли, юата. Ә салкыннардан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиебез саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр кебек. Алар безне сулыш ала башлаган көнебездән алып кайгырта башлый. Һәр яңа эшебезгә сөенә, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итә. Минем кадерлеләрем һәрвакыт безнең өчен кайгырып, ярдәм итеп торалар. Күз карасыдай саклап, төпле киңәшләрен бирәләр, урынсыз эшләгән эшләребез өчен бераз әрләп тә алалар. Ачуланганда да күзләреннән усаллык түгел, назлы караш бөркелә.

Әтием минем Нәкыйп исемле, кызганыч, ул бүгенгесе көндә исән түгел. Әтием Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып, озак еллар агроном булып эшләде, 6 ел партком секретаре, аннан соң азык әзерләү буенча хуҗалык рәисенең урынбасары булды. Ул җирне, басуны яратты. Чәчү вакытымы, җәен печән әзерләү, сенаж салумы көзен чөгендер алу вакытымы – көне-төне басуда булды. Әби-бабайның тырышлыгы әтигә дә күчкән. Әтиемә «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара торган алтын куллы иде. Безнең белән дә булырга вакыт тапты. Төрле темаларга фикер алышырга, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итте.

Өйдә вакытта без аның белән бергә йөрдек, эшләдек. Яз җиткәч, кош оялары ясый, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куя, җәй көне бергәләп су керә, кышын чаңгы шуа идек.

Йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштырды әтиебез. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәтте. Табигатьне яратырга, анын матурлыгына сокланырга, кояш баеганын карарга да без әтидән өйрәндек. Әти җәй көннәре һәрвакыт әнигә болын чәчәкләре алып кайта иде. Аларның хуш исләре бөтен өйгә тарала торган иде.

Ул уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән кебек сыйфатларга ия гаилә башлыгы иде.

Тормыш иптәше итеп, авылдаш кызны – бик тырыш һәм тыйнак кына гаиләдә үскән әниемне сайлаган ул. Әни Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Кәүҗияк урта мәктәбендә татар теле  һәм әдәбияты дәресләре укыта.Тырышлыгын,оештыру сәләтен искә алып аны мәктәп директоры итеп куялар. Ул лаеклы ялга чыкканчы шул вазифаны башкара.

Әнием  бик сабыр, уңган, ярдәмчел. Кулларыннан гөлләр тама, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул бар эшкә дә өлгерә, җитешә, оста.  Телеңне йотарлык аш-сулар әзерләве, күз явын алырлык бәйләнгән кул эшләре белән һәрвакыт сөендереп тора ул безне. Ул яхшы белән яманны да аерырга өйрәтә. Акыллы киңәшләрен дә бирә.

Әти-әниебезне эш урыннарында да хөрмәт иттеләр, авылдашлары арасында да үрнәк гаилә исемен йөрттеләр, абруйга лаек кешеләрнең берсе иде алар. Бар яклап уңган, булдыклы, үрнәк газиз кешеләремне бик яратам, хөрмәт итәм.

Без дә алар үрнәгендә үсеп, укуларыбызны уңышлы тәмамлап, теләгән һөнәр сайлап, бу тормышта үз юлыбызны таптык. Әни-әтием  безнең өчен олы терәк, зур таяныч булдылар.

Без гаиләдә өч бала үстек. Барлыгы җиде җан бик тату яшәдек. Бүенгесе көндә барыбыз да гаиләле. Абыем Нәфис  Чаллыда заводта эшли. Киленебез Римма белән бер кыз үстерәләр. Сеңлем Гүзәлия хисапчы һөнәрен сайлады. Киявебез Дамир белән ике кыз, бер малай тәрбиялиләр.

Мин үзем әнем һөнәрен сайладым.Сарман аграр көллиятендә инглиз һәм татар  теле дәресләре укытам. Тормыш иптәшем Илмир белеме буенча юрист.Без аның белән өч малай үстерәбез. Олы улыбыз Чаллы төзелеш көллиятендә, уртанчы улыбыз 5 нче сыйныфта укыйлар, кечесенә 5 яшь. Олы  улыбыз Ислам биергә, волейбол уйнарга ярата. Уртанчы улыбыз Илдан самбо белән мавыга. Без балаларыбызны: «Гадел, намуслы булыгыз, кешеләрне рәнҗетмәгез, үзар тату яшәгез»,  – дип өйрәтәбез. Әби-бабам илләргә-көннәргә тынычлык, басуларда игеннәр күкрәп үссен дип, шөкрана кылып яшәделәр. Бүгенгесе көндә тормыш иптәшемнең дә, үземнең дә әниләребез исән. Ике якны да тигез күреп, матур итеп тормыш алып барабыз. Быел бергәләп, күпме кышкылыкка азык әзерләгәнбездер, исәбе-хисабы да юк. Җимешләрдән эшләнгән кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланган, маринадланган ризыклар белән баз тулды. Кышын исә җәйге көннәрне искә төшереп, аларны тәмләп авыз итәбез.

Безнең  капкабызны ачып керүгә үк кешеләр гаҗәпкә кала. Һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, бакча алдында аллы–гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Кай арада шулай тәртипкә китереп җитешәсез сез диләр. Йорт эчендә  дә һәрвакыт пөхтәлек яратам. Әлбәттә, өебездәге тәртип гаилә әгъзаларының уртак тырышлык нәтиҗәсе. Берсеннән-берсе матур гөлләр үстерәм, алар тәрәзә төпләребезне бизи.

Уртак корган нигезебездән кунак та өзелми. Туганнарыбыз, дусларыбыз белән аралашып, дус яшибез. Барлык бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә үткәрәбез, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле булганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт, диләр якыннарыбыз.

Киләчәгебезнең нинди булуы  балаларыбызны ничек тәрбияләвебездән тора. Әгәр дә  иманлы балалар тәрбияли алсак – ул вакытта ата-ананы бәхетле картлык көтә. Картлык көнебездә үзебезне карый торган һәм җәмгыятькә файда китерә торган балалар тәрбияләү гаиләнең изге бурычы. Хәзер беркемгә дә сер түгел балаларыбыз, күп вакытларын телефонда бер файдасыз үткәрәләр. Аларны шушы телефонга бәйлелектән коткарасы иде. Мин телевизордан бара торган «Гаилә учагы» дигән тапшыруны яратып карыйм. Андагы үрнәк гаиләләргә сокланам.Үз-үземә нәтиҗә ясыйм. Бары тик мәхәббәтле йортта гына бәхетле бала туа. Гаилә учагы дөрләсен өчен, рухи кыйммәтләрнең мөһим икәнлегенә төшенәм.

«Гаилә – бәхет ачкычы», – ди халык. Тормыш, кеше булып формалашу нәкъ менә гаиләдән башлана, игелеклелек һәм кешелеклелек кебек асыл сыйфатларга да нигез биредә салына. Аннан соң,  гаилә ул – һәр кешенең кечкенә үз дөньясы. Гаилә елы мөбарәк булсын, барлык гаиләләргә иминлек, бәхет, бәрәкәт һәм мәхәббәт алып килсен.

Йортыбызның уты сүнмәсен, балаларыбызның, оныкларыбызның шат авазы тынмасын, һәрвакыт туганнар җыелып, шау-гөр килеп, гел шулай аралашып, гаилә учагының җылысын тоеп, сәламәт, бәхетле булып яшәргә язсын.