Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика өлкәсеннән дәрес конспекты «Математик викторина”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика өлкәсеннән дәрес конспекты
“Математик викторина”
Лилия ХИСАМЕТДИНОВА,
Казан шәһәренең татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: 1 дән 10 га кадәр саннарның ике кечкенә саннан килеп чыгу ысулларын ныгыту; арифметик мәсьәләләр һәм мисаллар чишүне ныгыту, так һәм җөп саннарны аеруны ныгыту.
Тәрбияләү максаты:
- Мөстәкыйльлек тәрбияләү.
- Уку материалын аңлау һәм мөстәкыйль үтәү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
- Логик мәсьәләләр һәм мисаллар чишү.
- 10 га кадәр булган саннарның ике кечкенә сан белән килеп чыгышын карау.
- Так, җөп саннар белән танышу.
Методик алымнар:
- уен (сюрпризный момент)
- күрсәтмәле (иллюстрацияләр куллану)
- сүзле (кабатлау, сораулар бирү, мөстәкыйль җаваплар)
- мактау, анализ ясау
Җиһазлар:.
Дәрес барышы
Тәрбияче. Исәнмесез , балалар. Әйдәгез, без сезнең белән бүген математика дәресен ярыш формасында уздырыйк әле. Сез ризамы? Безгә ике командага бүленергә кирәк. Төркемгә бүлү ысулы: балалар саны буенча, алар яратып ашый торган киндер ячейкалары алына. Ике төстәге тасмалар булдырыла. Шул тасмалар, тигез күләмгә бүленеп, ячейкаларга салына. Ячейкаларны кечкенәрәк капчыкка салып бутала. Балалар капчыктан ячейканы алалар һәм аны ачып, нинди командада булганлыкларын беләләр. Командалар үзләренә исем табалар. Ике командада капитан билгеләнә.
Командалар өчен биремнәр:
1 нче бирем
1 нче командага – кәгазь битенә 20 гә кадәр булган так (счетные) саннарны языгыз.
( 2, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 16, 18, 20)
2 нче командага – кәгазь битенә 20 гә кадәр булган җөп ( не счетные) саннарны языгыз.
Хатасыз язган командага 1 бал бирелә.
2 нче бирем
Командаларга ел фасыллары һәм тәүлек вакыты ясалган рәсемнәр бирелә. Рәсемнәрне тиешле тәртиптә тактага беркетергә кирәк.
1 нче команда – ел фасыллары
2 нче команда – тәүлек вакыты
Дөрес тәртиптә төзегән командага 1 бал бирелә.
3 нче бирем
Балалар игътибарына хаталар белән эшләнгән мисаллар бирелә. Балалар, ялгыш эшләнгән мисалларны табып, аларны дөресләргә тиеш. Хатасыз эшләгән командага 1 бал бирелә.
1 нче команда – 2 нче команда-
6 – 5 =2 6 – 2=3
3 + 3 =7 4 + 4= 9
3 – 2 =1 5 + 5= 10
9 – 6 =5 2 + 7= 8
10 – 4=6 6 – 5 =1
2 + 5= 9 10 – 4=3
4 + 5= 6 9 – 8=1
7 – 5=2 3 + 6= 8
4 нче бирем
Рәсемгә карап, мәсьәлә төзе. Ике группага да рәсемле мәсьәлә бирелә. Һәр команда, рәсемгә карап, мәсьәлә уйлый һәм мәсьәләне чишә.
1 нче команда өчен бирем
2 нче команда өчен бирем
Дөрес эшләгән командага 1 бал бирелә.
5 нче бирем
Санның составын дөрес билгелә. Ике командага да колонналап язылган саннар җыелмасы бирелә. Бер командага 7 санының ике кечкенә саннан чыккан вариантын, икенче командага 8 санының ике кечкенә саннан чыккан вариантын табып, кырыена галочка тамгасы куярга, дөрес булган вариантны сызып ташларга.
1 нче команда 2 нче команда
3 5 5 2
4 2 7 3
1 7 3 4
5 1 1 6
3 3 9 1
6 4 8 2
6 0 6 1
1 1 2 2
1 5 4 3
3 6 7 0
2 4 3 3
1 8 5 2
Дөрес эшләгән командага 1 бал бирелә.
6 нчы бирем
Кирәкле ике санны кушып, таблицадагы саннарны билгеләп чыгарга.
1 нче командага бирем
2 нче команда өчен бирем
Дөрес эшләгән командага 1 бал бирелә.
Шөгыль ахырында балалар кайсы команда күбрәк бал җыйганы ачыклана. Тәрбияче балалардан нинди бирем аларга авыр үтәлүен, нинди бирем кызыклы булуын сораша.