Балалар бакчасында милли тәрбия

Балалар бакчасында милли тәрбия

(«Балалар бакчасында милли тәрбия» темасына проект эше)

Раилә ГАЙНЕТДИНОВА,

Айгөл САБИРОВА,

Апастагы «Салават купере»

балалар бакчасы тәрбиячеләре.

 

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Г.Тукай. «И туган тел»

Эчтәлек

1 нче бүлек. Проектның мәгълүмати картасы                                      3б.

2 нче бүлек. Проектның эчтәлеге:                                                          3 б.-5б.

2.1 Проектның актуальлеге                                                                  3б.-4 б.

2.2 Тикшеренү проблемасы                                                                      4 б.

2.3 Проектның максаты                                                                            4 б.

2.4 Проектның бурычлары                                                                        4 б.-5 б.

2.5 Проектның төре                                                                                    5 б.

2.6 Проектның үзенчәлекләре                                                                    5 б.

2.7 Проектны тормышка ашыруда планлаштырылган нәтиҗәләр         5 б.

2.8 Проект өстендә эш этаплары                                                                5 б.

3нче бүлек. Проектны тормышка ашыру буенча план                            6 – 8б

4 нче бүлек. Проектны тормышка ашыру сметасы                                   8 – 9б .

5 нче бүлек. Әдәбият                                                                                  9 – 10б 1нче бүлек. Проектның мәгълүмати картасы

Проектның исеме  Балалар бакчасында милли тәрбия
Проектны тормышка ашыру урыны  

«Апас «Салават купере» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы

Тикшеренү объекты: Балалар бакчасында милли  үзаң тәрбияләү процессы.
Проектта катнашучылар Тәрбиячеләр: Гайнетдинова Раилә Рәшит кызы, Сабирова Айгөл Фәнис кызы.

Белгечләр, әти-әниләр һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар.

Проектны тормышка ашыру вакыты Озак вакытлы, 2022–2023 уку елларын сыйдырган вакыт аралыгында үтүче проект.
2 нче бүлек. Проектның эчтәлеге
Проектның актуальлеге

 

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.

Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда радио һәм телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча  зур игътибар бирелергә тиеш.

Милли үзаңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, белем-тәрбиянең эчтәлеген, метод һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.

Татарстан – күпмилләтле республика, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтән үк балаларны үз халкың мәдәниятенә генә түгел, башка мәдәният вәкилләренә карата ихтирамлы, игелекле мөнәсәбәткә дә җәлеп итәргә кирәк. Хәзерге җәмгыятьтә төрле милләт һәм аларның гореф-гадәтләренә карата хөрмәт аерым әһәмияткә ия: ул гомумкешелек кыйммәте буларак та, социаль эш нормасы буларак та чыгыш ясый.

Тикшеренү проблемасы Безнең балалар бакчасында төрле этник төркемнәргә һәм милләткә караган балалар шактый, шуңа күрә безгә-педагогларга төрле милләт һәм аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү бурычын да хәл итәргә туры килә. Бу исә тәрбияләнүчеләрне тормышка, башка бик күп кешеләр белән аралашуга әзерләү дигән сүз.
Проектның максаты Балаларда толерантлык, башка милләтләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
Проектның бурычлары Педагог өчен бурычлар:

1. Методик әсбаплар булдыру. Милли тәрбия бирү эшен еллык планда чагылдыру.

2. Зурлар төркеме белән куелган максатны тормышка ашыру буенча системалы эш алып бару. Төрле оешмалар белән эш планы төзегәндә дә милли тәрбиягә игътибар бирү.

3. Проблема буенча методик берләшмәләрдә чыгыш ясау. Күргәзмәләр, конкурслар оештыру. Милли үзәкләр булдыру.

4.Эксперименталь рәвештә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү методикасын тикшереп карау.

 

Тәрбияләнүче балалар өчен бурычлар:

1. Үз халкыбызның социомәдәни кыйммәтләре, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре турында күзаллауларны киңәйтү.

2 Төрле эшчәнлек төрләренә җәлеп итү юлы белән балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Патриотик һәм интернациональ хисләр, төрле милләт һәм аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

4. Кешелек берләшмәсенә беренчел күзаллаулар формалаштыру.

5. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру.

Әти-әниләр өчен бурычлар:

1. Толерант мәдәният формалаштыру буенча зурлар төркеме һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге системасын оештыру.

2.Традициягә кергән һәм кермәгән алымнар кулланып төркем белән һәм гомуми җыелышлар үткәрү.

3.Төрле ситуациядәге мәсьәләләр чишү,  мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр, күңел ачулар; тематик һәм  музыкаль әдәби кичәләр, викториналарда катнашу.

Проектның төре Иҗади
Проектның үзенчәлекләре Педагогларның, ата-аналарның, балаларның шәхси тәҗрибәсенә таяна
Проектны тормышка ашыруда планлаштырылган нәтиҗәләр

 

1. Бала дөньяга, башка кешеләргә һәм үзенә уңай мөнәсәбәт урнаштыруга ия, үзенең абруйлы хисенә ия.

2. Барлык кешеләрнең дә дини һәм башка диннәренә карамастан, тигез булуын аңлау.

3. «Татар теле»н өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.

4. Татар  халкының электән сакланып килгән бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнү. Халык аваз иҗаты белән кызыксыну, аңа хөрмәт белән карау.

5. Гаилә һәм балалар бакчасы арасында толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләү мәсьәләләрендә үзара бәйләнешне көчәйтү. Ата-аналар пассив позицияне актив рәвештә алыштыралар, үз балаларының толерант мөнәсәбәтләрен тәрбияләү өлкәсендә белем алалар, һәм иң мөһиме, аларны тормышка ашыралар.

Проект өстендә эш этаплары 1 этап: – әзерлек,  өйрәнү, анализ, методлар, әлеге юнәлеш буенча фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү һәм кирәкле программа-методик ярдәм күрсәтү, фән-үсеш тирәлеге булдыру.

2 этап: – проектны планлаштыру, эшләү, чаралар планын төзү, вакытлы иҗат коллективларын булдыру. Проектның нәтиҗәлелеге критерийларын һәм планлаштырылган нәтиҗәләрне билгеләү.

3 этап: – эшчәнлек; проектны тормышка ашыру

4 этап: – йомгаклау этабы. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәләрен гомумиләштерү. Уртак үрнәк  эшчәнлек «Тату гаилә»

 

3 нче бүлек. Проектны тормышка ашыру буенча план.

 

 

Чараның исеме

 

Үткәрү вакыты

 

Җаваплылар

Педагог эшчәнлеге
1. Проектның темасын сайлау, проектның максатларын һәм бурычларын билгеләү, проект эшчәнлеге этапларын эшләү.  

сентябрь

 

тәрбиячеләр, белгечләр

2. Кече ватан турында белем дәрәҗәсен, үз халкының социомәдәни кыйммәтләре, традицияләре һәм бәйрәмнәре турында күзаллаулар әзерләү.  

сентябрь

 

тәрбиячеләр, белгечләр

3. Фәнни-методик әдәбият, норматив-хокукый документлар эчтәлеген өйрәнү һәм сайлап алу  

сентябрь

 

тәрбиячеләр, белгечләр

4. Эшчәнлекнең төп юнәлешләрен һәм эш срокларын билгеләү  

сентябрь

тәрбиячеләр, белгечләр
5. Ата-аналар, белгечләр катнашында чаралар планы төзү .  

сентябрь

тәрбиячеләр, белгечләр
6. Проектның нәтиҗәлелеген билгеләү, киләчәккә планга төзәтмәләр кертү ноябрь тәрбиячеләр, белгечләр
Балалар белән эшчәнлек
1. Балаларга үз халкының социомәдәни кыйммәтләре, традицияләре һәм бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйтү.  

сентябрь

 

тәрбиячеләр

2. Татар халкының милли бәйрәме «Сөмбелә» бәйрәмен үткәрү. сентябрь тәрбиячеләр, белгечләр
3. Тематик әңгәмә: «Без Татарстанда яшибез» «Минем республикам», «Россия халыклары». октябрь тәрбиячеләр, белгечләр

 

4. Балалар бакчасының милли музеена экскурсия. октябрь тәрбиячеләр
5. Танылган композитор, якташыбыз Сара Садыйкова иҗаты булән танышу, музыкаль әсәрләрен тыңлау. ноябрь тәрбиячеләр,

белгечләр

6. Фән дөньясы белән танышу

«Милли ризыклар», «Милли костюм»

 

ноябрь

 

тәрбиячеләр

7. Сынлы сәнгать эшчәнлеге «Туган ягым орнаменты», «Минем халыкның милли костюмы»  

декабрь

тәрбиячеләр
8. Музыкаль эшчәнлек

милли музыка уен кораллары белән танышу

 

декабрь

тәрбиячеләр
9. Сөйләм үсеше

Картиналарны карау, дуслык, гаилә, ил турында хикәяләр төзү, хикәяләр

сентябрь –  декабрь тәрбиячеләр
10. Якташ җырчыларыбыз  Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева иҗаты белән танышу гыйнвар тәрбиячеләр,

белгечләр

11. Табигать дөньясы белән танышу «Туган як хайваннары һәм үсемлекләре», «Кызыл китап»  

гыйнвар

 

тәрбиячеләр

12. Апас туган якны өйрәнү музеена экскурсия  

февраль

тәрбиячеләр, белгечләр
13. «Масленница» бәйрәмен үткәрү

 

 

февраль

тәрбиячеләр, белгечләр
14. Шагыйрь Шәүкәт Галиев музеена (Бакырчы авылы) бару, иҗаты белән танышу. март тәрбиячеләр, белгечләр
15. «Карга боткасы» бәйрәме белән таныштыру март тәрбиячеләр,

белгечләр

16. Китапханәгә экскурсия март тәрбиячеләр
17. «Пасха» – христианнарның иң борынгы бәйрәме белән танышу апрель тәрбиячеләр,

белгечләр

18. Г.Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе апрель тәрбиячеләр
19. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов иҗаты белән танышу, җырларын тыңлау апрель тәрбиячеләр, белгечләр
20. «Сабантуй» бәйрәме белән таныштыру май тәрбиячеләр
21. Сөйләм үсеше

Картиналарны карау, дуслык, гаилә, ил турында хикәяләр төзү.

 

Проект дәвамында

 

тәрбиячеләр
22. Уен эшчәнлеге

Сюжетлы-рольле уеннар, дидактик уеннар һәм социаль хис-тойгыларны үстерүгә күнегүләр оештыру.

 

Проект дәвамында

тәрбиячеләр
Ата-аналар белән эш
1. Тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән танышу, анкеталаштыру үткәрү.  

Сентябрь

 

тәрбиячеләр

2 Ата-аналар өчен «гаиләдә туган тел», «тел мохитен ничек сакларга», «гаиләдә икетеллелекне өстенлеге»  темаларына консультация  

Октябрь, ноябрь

 

тәрбиячеләр

3. «Милли костюм» темасына рәсем конкурсы. декабрь тәрбиячеләр
4. Балалар һәм ата-аналарның туган телдә чыгыш ясау, сәламләү, чыгыш ясау буенча уртак эшчәнлеге. Проект дәвамында тәрбиячеләр
5. Түгәрәк өстәл артында очрашулар. гыйнвар тәрбиячеләр
6. Толерантлык атналыгы кысаларында «Туган тел» темасына ата-аналар җыелышы  

февраль

 

тәрбиячеләр

7. «Нәүрүз» бәйрәмен балалар, ата-аналар белән берлектә үткәрү март тәрбиячеләр
8. Г.Тукай туган кәненә карата балалар һәм ата-аналар арасында флешмоб үткәрү  

апрель

 

тәрбиячеләр

9. «Тату гаилә» балалар һәм ата-аналарның уртак интеграцияләнгән эшчәнлеген үткәрү.  

май

тәрбиячеләр, белгечләр

 

Проектны тормышка ашыру сметасы

п/п

 

Исеме

 

Бәясе

 

Саны

 

Гомуми бәя

1. Ноутбук 25 000 1 25 000
2. Принтер 15 000 1 15 000
3. Канцелярие товарлары 5 000 1 5 000
4. Типография чыгымнары 5 000 1 5 000
Барлыгы 50 000 (илле мең сум)

 

Әдәбият

1.Балачак аланы:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. –Казан:РИЦ, 2011. –560б.

  1. Сөенеч – Радость познания: региональная образовательная программа дошкольного образования/Р.К.Шаехова. –Казань: Магариф –Вакыт, 2016.–191с.

3.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли-төбәк юнәлеше) Воспитание и обучение в детском саду (Национально-региональный компонент Программы)/Төз.-авт.:К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева һ.б. – Казан : Мәгариф, 2009.–167б.

4.Туган телдә сөйләшәбез:5 –7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.:З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б. –Казан: ФОЛИАНТ, 2012.–304б.

  1. Туган телдә сөйләшәбез:5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.:З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.–Казан:Татарстан республикасы «ХӘТЕР» нәшрияты, 2016.–299 б.

6.Тукай иленә сәяхәт /Путешествие в мир Тукая. төз.-авт.:Т.Шакирова, Г.Хәйдәрова.–Казан:Татар. кит. нәшр., 2013.–127 б.

7.Хисмәтова Л.К.,Гатауллин Р.М. «Заманча технологияләр һәм инновацияләр:мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татарча укытканда һәм тәрбияләгәндә интерактив такталар һәм интернет-кушымталар куллану»:методик әсбап. Л.К.Хисмәтова, Р.М.Гатауллин.–Казан:«Вестфалика» нәшр.,2021.–272 б.