Кемнәр алар археологлар

 

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге).

 

Кадрия ӘДҺӘМОВА,

Актаныштагы 7 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе.

 

Максат:  табигатьнең серле дөнья икәнлеген аңларга булышу, туган ягыбызда  бер дә очрамаган яңа төрле һөнәр иясе булган археолог белгечлеге  белән таныштыру, балаларны «Акыллы бөҗәк» – мини-робот  Вее-Воt ярдәмендә кече яшьтән программалаштыру серләренә өйрәтү.

Тәрбияви бурычы: җанлы һәм җансыз табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, бердәмлек хисләре уяту, археологка теләктәшлек белдерү.

Үстерү бурычы: су һәм коры җирдә яшәүчеләр  (бака, балык, күбәләк)  турындагы белемнәрен үстерү, сөйләм телен камильләштерү.

Өйрәтү бурычы: традицион булмаган алымнар кулланып, табигатьнең серләрен ачу; археолог һөнәре белән танышу; программалаштыру өлкәсендә башлангыч белем  бирү.

Демонстрацион материаллар: археолог һөнәре турында видеосюжет, интерактив уен: «Тавышыннан таны», сазлыктан чыгу өчен  массажлы ковер- 5 комплект,  мультзарядка өчен видеосюжет,  сандык, «Акыллы бака» мини-робот  Вее-Воt  5 данә, уен кыры 5 данә.

Тарату материалы:  бала санынча  козыреклы баш киеме, 5 данә график  схема, казыну эшләре өчен комлы  тартмалар 5 данә, 10 экспонат, 10 көрәк, 10 пумала, һәр балага  файл-күл, картоннан ясалган фонарь.

 

Балалар ярым түгәрәк ясап баса.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар җавап бирә: Кәефләребез әйбәт.

Тәрбияче: Кәефебез тагын да күтәрелсен өчен, бер-беребезгә елмаю бүләк итик әле. Рәхмәт, шундый күңелле булып китте. Дусларым, ягез әле бераз серләшеп алыйк. Сез нинди һөнәр ияләрен беләсез?

Балалар җавабы: төзүче, укытучы, янгын сүндерүче, очучы, машинист…

Тәрбияче: Рәхмәт, бик күп һөнәр ияләрен беләсез икән.

СМС-хәбәр килгән тавыш.

Тәрбияче: Әй, дусларым, телефоныма бер хәбәр  килде, видео икән. Әйдәгез, аны ачып карыйк.

«Три кота» –«Өч мәче» мультфильмыннан өзек кушыла, тавышсыз өлеше бара.

Видео туктатыла да тәрбияче балалардан сорый:

Тәрбияче: Балалар, игътибар белән карагыз әле, видеода әлеге кеше  нинди һөнәр иясе икән, ничек уйлыйсыз? Айлинә, син ничек уйлыйсың? Гомәр, акыллым, сиңа кайсы һөнәр иясе кебек бу?

Балалар җавабы:  бакчачы  бабай, агроном.

Тәрбияче: яле, бабакайның үзен тыңлыйк. Кем икән соң ул?

Видео кушыла:(00:09) «Три кота» – «Өч мәче» мультфильмында археолог сөйли (тексты үзгәртелде): Минме, мин археолог бабагыз булам. Нәни дусларым,  беләсезме, кемнәр соң ул археологлар. Археолог– тарихчы-галим кеше, борынгы урыннар, әйберләр белән кызыксынып, җир казып, эзләнүләр алып баручы ул. Без менә шулай казынып, элекке кешеләрнең яшәеше, тормышы, мәдәнияты турында өйрәнәбез, тарих язабыз. Менә, мәсәлән, бу урында борынгы кешеләр яшәгән, мин шуңа мондагы җир астында тарихи әйберләр бардыр дип казыйм.

Видео туктатыла (00:46).

Тәрбияче:Балалар, элек сезнең археолог  турында ишеткәнегез бар идеме? Археолог кем ул һәм аның нәрсә белән шөгыльләнүен кабат тскә төшереп китик.

Балалар җавабы: Археолог ул –  җир казып, борынгы әйберләр эзләүче кеше. Археолог ул – тарихи әйберләр  тикшерүче…

Тәрбияче: Бик тә дөрес истә калдыргансыз. Археолог –ул казынып, төрле савыт-саба калдыкларын,  кораллар, акча һ.б. эзләп  таба, шулай итеп үткәнебезне  өйрәнә.

Сүзлек өстендә эш: яле кабатлыйк: археолог, экспонат, мәдәният.  (Әйтергә авырсынган 3 – 4 баладан аерым кабатлату)

Тәрбияче:  Дусларым, археолог ни өчен үзе генә икән соң? Белешик әле?

(Видео кушыла (00:46),  экранда микрофон чыкканда тәрбияче сорау бирә)

Хөрмәтле археолог, сезгә ярдәм итүче берәү дә юкмыни соң?

Видео кушыла: Археолог: Юк шууул, археолог булырга теләүчеләр бик аз. Сабырлык кирәк бит бу эштә.

(Видео туктатыла (00:54)

Тәрбияче: Ягез әле, бүген без дә нәни археологлар булып карыйк.   Археологлар  булырга телисезме? Археологлар  сәяхәт итәргә дә ярата. Сихри сәяхәткә кузгалабыз.

Тәрбияче: Күл тирәсенә якынлашабыз. (Экранда күл рәсеме хасил була.) Бу Көләгеш күле.  Күл өстендә  цифрлар язылган үләннәр  ята. Аларны сайлап без, күл буенда ишетелгән тавышларны танырга тиеш булабыз. Нинди тавышлар ишетелә? Җавапларны тулы итеп әйтүегез сорала.

Интерактив уен «Тавышыннан таны» 1–Бака тавышы, 2 – чикерткә тавышы, 3 – күк күкрәве тавышы, 4 –  ләкләк тавышы, 5 – яңгыр тавышы.

Бала: мин  3 санлы үләнне сайлыйм. Күк күкрәве тавышын ишеттем.

Тәрбияче: Мин сезне, балалар, тарихи урын Көләгеш сазлыгы янына чакырам.Тик монда шундый хәл: сазлыкны ничек үтеп чыгарга соң?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: Сазлыкны түмгәкләрдән генә үтеп була. Мин сезгә сазлык аша сукмак салыр өчен схема  бирәм. Сез шулар ярдәмендә түмгәкләрне тезеп куярсыз. (Балалар массажлы коверны эзләренә туры китереп, схема буенча тезәләр. Тыныч кына көй яңгырый.)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән серле урынга килеп чыктык, монда археологлар эш башлаган да ялга киткән, ягез әле без аларның эшен дәвам итик. Нәни археологлар булып, эзләнүләр алып барырбыз. Шушы урында тикшеренүләр буенча табылдыклар булырга мөмкин.

Эш башлаганчы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле.

Балалар җавабы: Эш кораллары белән сак эшләргә кирәк.

– Үзара бердәм булырга кирәк.

– Ашыкмый эшләргә кирәк.

– Ахырдан эш урыннары чиста калырга тиеш.

Тәрбияче: дөрес, балалар, археологлар казу эшләрен бик саклык белән генә алып бара, ни өчен дигәндә, табылдыкларга зыян килергә – киселергә, сынарга мөмкин. Тапкан әйберләрнең бөтен булуы, археологларның эшен бик җиңеләйтә. Табылдыкларны яхшылап комнан, балчыктан арындырырга, чистартып киптерергә дә кирәк әле.

Балалар алдында ком салынган савытлар, тар гына агач көрәкләр, тырмалар. Балалар ком эченнән   скелетлар   табалар  (балык, бака, бөҗәк, кувшин калдыгы, ташбака, елан).

Тыныч сихри музыка.

Тәрбияче: Табылдыкларыгыз  турында сезнең кызыклы сөйләүләрегезне тыңлыйк инде.

Балалар: Мин ватык кувшин таптым.

– Мин ташка әйләнгән күбәләк таптым. Көз көне кояш җылыткач, ташка кунгандыр да катып калгандыр инде.

– Мин бака таптым, аягы сынган аның. Бака суда да коры җирдә дә яши бит ул. Ачка үлде микән?

–Минем ташбака бөтен көе. Бер җире дә сынмаган. Ул да су да да коры җирдә дә яши ала.

Тәрбияче: Искиткеч матур җаваплар бирдегез дусларым, сездән чын археологлар чыгачак.  

Тәрбияче:  Күңелле көй яңгырый,  әйдәгез ял итеп алыйк, акыллыларым.

Ял минутында  « Бакалар зарядкасы»н ясыйлар.

Тәрбияче:  Ял итеп алдык, сихри сәяхәтебез дәвам итә. Көләгеш күленә   килеп җиттек. Бүген  сихри фонарь ярдәмендә күлнең төбен дә карап була. Ягез әле,  бирегә килегез.

(Тәрбияче балаларны күл янына чакыра. Идәндә һәр балага  файл-күл. Файлга күл, балык, бака, әкәм-төкәм силуэтлары ясалган, эченә кара кәгазь урнаштырылган. Бала санынча фонарь әзерләнгән).

Тәрбияче: Без сезнең белән сихри сәяхәттә бит. Бүген күлнең төбендә ни барын күрә алачакбыз.  Дусларым, сезнең күлнең төбендә ни барын беләсегез киләме? Ягез әле тикшереп карыйк. Эшләп күрсәтәм, фонарь белән менә шулай итеп карасак, күл төбен күрә алачакбыз.

Тәрбияче: фонарьны сез дә йөртеп карагыз әле, дусларым. Ниләр күрәсез?

Балалар: Минем күл төбендә  балык күренә.

  • Минекендә бака бар.
  • Мин дә дә бака бар. Ватык кувшин да бар әле монда.
  • Мин күл төбендә бака һәм әкәм-төкәм таптым.

(әкәм-төкәм+бака, кысла+бака, балык+ бака, 2 бака, чуртан балыгы+бака, күп бака).

Тәрбияче: Хәзер күл буендагы  бакаларны үзебезгә кунакка чакырыйк инде. Бака бездән  «Алтынчәч» балалар бакчасына бару  юлын сорый.

Робот-бака белән бирем (акыллы бөҗәк – умная пчелка бака итеп киендерелде. Схема буенча, балалар робот-бакага команда бирәләр. «Алтынчәч»кә  бару юлы).

(Видеоның дәвамы кушыла (01:02))

 Археолог тавышы: Афәрин, сез бик тырыш археологлар була алачаксыз.

Тәрбияче: Сәяхәтебез тәмам. Бик төгәл булдыгыз әле сез, балалар. Миңа бик ошадыгыз, Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Аеруча кайсы өлеше ошады?  Бу турыда кемгә сөйләрсең икән, Мәдинә? Нинди яңалык белдең, Самат?  Әминә, кемгә булыштык без бүген?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Сезгә кечкенә генә бүләгем бар. Рәхим итеп алыгыз.