Арча тарихы

Арча тарихы

(Рус мәктәпләренең 8 – 9 нчы сыйныфлары өчен дәрестән тыш чара)

 

Әлфия РӘФЫЙКОВА,

Арчадагы 5 нче  гимназиянең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Максат:

1) укучыларны Арчаның тарихы, бу  атаманың  килеп чыгышы белән таныштыру;

2) районның бүгенге көн тормышын  өйрәнүгә теләк-кызыксыну уяту, туган як белән горурлану хисләре тәрбияләү;

3) «Туган ягымның киләчәге» дигән иҗади эшкә әзерлек эше алып бару;

4) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Җиһазлау:

1) Арча күренеше төшкән  слайдлар, музейларның, предприятиеләрнең визит карточкалары.

2) Арча гимны (Риф Гатауллин көе, Флера  Гыйззатуллина сүзе), герб сурәте, район тарихын  чагылдырган видеоролик, «Арча егетләре» дискы, халык җыр ансамбле.

Материал:

  • Фәйзрахманов Ә.Ф, Фазлыйәхмәтов Р.Ә. Бөек Тукай Ватаны син,

Арча. 2007 – 2009.

2) Халиуллин И., Низаметдинов К.М. Арча төбәге тарихы. –Казан: Татарстан китап  нәшрияты,1996.

3) Гарипова Г.Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан. 1997, 34б

Әзерлек эше:

Бирелгән темалар буенча һәр төркем материал туплый, презентация эшли:

1) Арчаның барлыкка килүе һәм исеме, 2) бүгенге көн Арча, 3)төбәгебез музейлары, 4) әти-әниләребез эшләгән предприятиеләр, уку йортлары.

(Класс дүрт төркемгә бүленә.Төркемнәрдән  географ, тарихчы, археолог, экскурсовод, җурналист, әдәбиятчы  рольләре алдан бүлеп бирелә, материаллар эзләнә.Балаларның якынча җаваплары теркәлә. Укытучы юнәлеш бирә, җитәкчелек итә, презентацияләр ясала һәм сөйләү дәверендә күрсәтелеп барыла)

  1. I. (Экранда Арча турында слайдлар. Акрын гына салмак көй яңгырый).

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрдем

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

(Г.Тукай «Туган авыл»)

 

Керешсүз.

 

Укытучы.Туган ил ул синең әтиең, әниең, абыең, апаң, энең, сеңелең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың, районың. Укучылар, без барыбыз да даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча төбәгендә яшибез. Арчаның 1000 елдан артык тарихы бар. Халкыбызның тарихи, мәдәни традицияләре гасырлар дәвамында безнең җирлектә үсте һәм ныгыды. Арча төбәге  Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан башлап, ягъни XIII – XX йөз башларында формалашкан. Бүген безнең төрле профессия кешеләре исеменнән горурланып сөйләрлек мөмкинчелегебез бар.

Төп өлеш.

Арчаның барлыкка килүе һәм исеме. (1 нче төркем )

Географ. Арча төбәге – Татарстандагы иң зур районнарның берсе. Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Мари-Эл республикасы, Биектау,  Саба, Балтач, Әтнә районнары белән чикләнгән. Гомуми мәйданы – 1843кв.км. Район территориясендә 23 елга ага, иң зурысы – Казансу, аның озынлыгы 140км. Территория җир асты суларына бай. Урманнар гомуми мәйданның 11% тәшкил итә. Районда 51 мең 500 кеше яши, шуның 92% татарлар,128 авыл бар. Район үзәге – Арчаны хәзер  шәһәр, ул Казаннан 60 км ераклыкта урнашкан, автобус, тимер юл челтәре белән тоташкан, анда17 мең кеше яши.

Укытучы. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дигән әйтем бар халыкта.  Минемчә, үзен хөрмәт иткән  һәр кеше үз тарихын белергә тиеш. Халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлекләре биргән Арча –татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган төбәк тә әле.Татар халкы тарихын Арчадан башка күз алдына китереп булмый.

Тарихчы. Галимнәр фикеренчә Арчага XIII йөз башында нигез салына, аны нилектән Арча дип атаганнар соң? Бу турыда  берничә фикер бар. Беренчесе, элек бу җирләрдә арлар (марилар, урдмуртлар) яшәгән, болгарлар ар сүзенә – ча  кушымчасы  ялгаганнар. Икенче фикер, артыш агачы күп үсүенә бәйле. Борынгы төрки телдә артыш сүзе «арча», ягъни (артыш–арча) агач атамасы мәгънәсендә йөргән. Өченчесе, борынгы болгар – татар сүзе «ур» ята дип уйланыла, озын чокыр, ныгытмалы чокыр, кальга ныгытмасы. Дүртенчесе, «Арча» атамасын «аргы як» сүзтезмәсенә бәйләп карыйлар.

2 нче тарихчы. Арча хакындагы беренче хәбәрләр рус чыганагы –Патша шәҗәрәсе китабында сакланган. Анда 1296 елда Урда ханының Смоленск һәм Ярославль кенәзе Федор Черымныйга үзенең кызын никахлавын һәм бирнә итеп 36 шәһәр, шулар арасында Арчаны да бүләк итүе языла. Арчаның Чернигов, Болгар, Корсунь, Казан кебек  шәһәрләр белән бергә булуы зур әһәмияткә ия.

3 нче тарихчы. Арча, урта гасырлар (XIII–XVI йөзләр) болгар – татар шәһәре, Казансуның уң ярындагы калкулыкта урнашкан. XII–XIII йөзләрдә, чик буе кальгасы буларак болгарлар тарафыннан нигезләнгән дип фаразлана. Алтын Урда чорында Казан артындагы хәрби  ныгытмаларның алгы сафтагыларыннан саналган. XV–XVI йөзләрдә Казан ханлыгының Арча даругасы үзәге,  Арча төбәге бәкләре Казан ханлыгы тормышында мөһим роль уйнаган. XIV–XV йөзләрдә Арча  Нократ җирләрендә  Казан ханлыгы белән Мәскәү кенәзлеге арасындагы үз өстенлекләрен урнаштыру өчен барган көрәш үзәкләренең берсенә әверелә.

4 нче тарихчы. 1497 елда Арчага  Казан ханы Мамык та һөҗүм итә. 1552 дә рус гаскәрләре Казанны камаган вакытта Арча төбәге  камалыштагыларга ярдәм итеп торучы Япанчаның атлы гаскәре туплану урыны була. Арча 1552  елның сентябрендә А.Б.Горбатый – Шуйский һәм А.М.Курбский гаскәрләре тарафыннан яндырыла.  1708  елда Петр I  Указы белән  Россиядә губерналар төзелә, Казан  составына Арча да  керә.

Археолог. 1996 елда тарихи-археологик экспедиция Арча шәһәрчегендә киң масштабта тикшеренү үткәрә, шул чакта Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган балчык савыт кыйпылчыклары, пыяла һәм тимердән коелган әйберләр (тимер урак, ук очлары ), чуен  койганда барлыкка килгән шлак кисәкләре, 2 көмеш акча (Олуг Мөхәммәд исеменнән сугылган) әйберләр табыла; 1552 елгы янгын эзләре билгеләнә. Казан төбәген колонияләштерү чорында, 1555 елда Арча урынында руслар тарафыннан яңа ныгытма төзелә.

 

Арча бүгенге көн дә

 

Укытучы.Советлар Берлеге чорында туган төбәгебез 1930 елның 10 августында  район булып формалаша. 2008 елның 8 октябрендә Арча шәһәр статусын алды. Ләкин яше күп булса да Арча  көннән – көн яшәрә, яңара. Аның үзенең гербы, гимны, аләме бар, андагы төсләр, бизәкләр нәрсә дә булса аңлата. Үзебезнекенә күз салыйк әле. Яшел фонга сары төс белән бүрәнә крепость ясалган. Яннары буенча сары төс белән башаклар төшерелгән һәм кашкарыйлар (астра) ак төс  белән бирелгән. Ак төс чисталык, тынычлык, бер-береңне аңлау символы булып тора.Сары – уңыш,байлык, хөрмәт билгесе. Яшел – табигать, сәламәтлек, тормыш үсешен чагылдыра.

Арчабызда елдан-ел матур  биналартөзелә, 700дән артык торак йорт һәм фатир файдалануга тапшырылды, үзәк мәйданда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына «Дан» мемориалы, язучылар һәм хезмәт геройлары аллеялары төзелде.

 

Төбәгебез музейлары. (2 нче төркем)

1 нче экскурсовод . Арча – музейларга да бай як. Яңа Кырлай авылында  бөек татар шагыйре Г.Тукайның  мемориаль комплексы,  туган авылы Кушлавычта Тукаевлар гаиләсенең музей-йорты,  Арчада «Казан арты» тарихи-этнография, әдәбият һәм сәнгать музейлары эшли. Арча педагогоия көллиятендә дөньяда  бердәнбер «Әлифба» музее бар. Күлтәс авылында татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин  Күлтәси, халык язучылары – Гөберчәктә М.Мәһдиев, Яңасалада Г.Бәширов, Казанбашта Г.Ахуновның музейлары эшли, мәктәпләрдә туган якны өйрәнү музейлары оештырылган.

2 нче экскурсовод. Әдәбият һәм сәнгать музее Ренат Фазлыйәхмәтов җитәкчелегендә 1995 елның 26 апрелендә ачыла. Музей экспозициясе язмышлары төбәк белән бәйле булган 40 язучының, 20 ләп сәнгать һәм фән эшлеклесенең тормышы һәм иҗаты турындагы материалларны колачлый. 18–19 йөзләргә караган экспонатлар арасында мәгърифәтчеләр Ш. Күлтәси, Ш. Мәрҗани, Г. Курсави, драматург  Г. Камал һәм шагыйрь Г. Тукайга нисбәтле документлар һәм әйберләр (Күлтәсинең таягы, Ш. Мәрҗанинең Коръән китабы һәм язу әсбаплары ), XX йөз язучылары Г. Бәширов, Ә. Галиев, Г.Бакиров, М.Галәүнең тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар урын алган.

3 нче экскурсовод. «Казан арты» тарих — этнография музее республикада бердәнбер. Аның беренче катында тәкъдим ителүче мәгълүмат һәм экспонатлар Арчага нигез салынган вакыттан –XIII гасырдан алып Казан ханлыгы хакимлек иткән чорга кадәр тарих аралыгын колачлый. Монда археологик казылмаларга, галимнәрнең тикшеренүләренә һәм фәнни хезмәтләренә нигезләнеп, төбәктәге халыкның көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче экспозицияләр урнаштырылган. Казан арты татарларының иң яраткан бәйрәме – «Җыен» да хәзер музей экспонаты булып калган икән. Яңа музейда ел саен җәй көне оештырыла торган шушы Җыен дип аталучы үзенчәлекле милли бәйрәм турында кызыклы мәгълүмтлар белергә мөмкин. Музейханәнең икенче каты Арчаның Казан ханлыгы алынганнан соң рус патшалары хакимлеге астында яшәгән еллары, революция, совет чорындагы вакыйгалар, Бөек Ватан сугышы елларында халыкның күрсәткән батырлыгы    турында сөйләнә.

4 нче экскурсовод. «Әлифба» музее 1999 елда Арча педагогия  көллиятендә ачыла. Экспозиция өч залны били, язуның борынгы заманнардан алып бүгенге көннәргә кадәр барлыкка килүен һәм үсешен, дөнья халыкларының укырга-язарга өйрәнүен чагылдыра. Беренче залда татар әлифбасының кулъязма вариантларыннан башлап үсеш тарихы күрсәтелә. Арча педагогоия көллияте укытучыларының, татар сыйныфлары өчен дистәләрчә басмада чыккан «Әлифба» дәреслеге авторлары С.Г.Вагыйзов һәм Р.Г.Вәлитованың эш тәҗрибәләре яктыртылган экспозицияләр урын алган. Икенче зал дөнья халыкларының Әлифбалары белән таныштыра. Өченче залда Ә.Н. Максудиның Х.Р. Курбатовка бүләк язуы белән тапшырылган китаплар.

 

Әти-әниләребез эшләгән предприятиеләр. (3 нче төркем.)

1 нче журналист.  Халкыбызга төрле предприятиеләр хезмәт күрсәтә. Шулар арасында «Милли аяк киемнәре» фабрикасы бар иде. Татар түбәтәйләре җитештерүче дөньядагы бердәнбер булган  бу  предприятие коллективы 1978 елда Лейпцитта оештырылган ярминкәдә алтын медальгә лаек булган.  Хәтта Арча читекләре турында җыр да бар. (җыр тыңланыла). Арча читекләрен, түбәтәйләрен хәзер аерым кешеләргенә өйләрендә чигә.

2 нче журналист. Безнең әти-әниләребез туган төбәгебезнең мул, иркен тормышы өчен нинди предприятиеләрендә генә эшләмиләр. Алар турында сокланып сөйләп була.  Минем  әтием Арча автотранспорт  преприятиясендә автобус йөртә. Автобус паркы 40 маршрутта хезмәт күрсәтә. Арча үзәк хастәханәсендә әнием шәфкать туташы булып эшли. Районда«АСПК» акционерлык җәмгыяте сәнәгать предприятиеләре арасында әйдәп баручы урынны били. Шулай ук «Арчагаз»идарәсе, ЗУЭС, РЭС, «Арча элеваторы», «Арча нефть продуктлары»  акционерлык җәмгыятьләре дә тотрыклы эшли. Арча сөт-комбинаты, икмәк комбинаты, балык үрчетү һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр дә тырышып эшлиләр.

    Уку йортлары. (4 нче төркем.)

3 нче журналист. Районыбызда cпорт үсешенә    игътибар зур. «Арча»  спорт комплексында ике йөзү бассейны бар. Футбол, баскетбол командалары зона һәм республика ярышларында катнашалар. Без укучылар бассейнга, футбол, баскетбол  секцияләренә яратып йөрибез. Әле, без дәресләрдән соң яратып йөри торган, сәнгать  мәктәбе эшләп килә.Анда барысы 500 дән – 800 кадәр бала музыка коралларында уйнарга, биергә, рәсем ясарга, театр осталыгына, кул эшләренә өйрәнәләр. Гимназиябездә сәнгать  мәктәбе филиаллары да бар.1– 8 класс укучылары   өчен бу уңайлы, чөнки дәресләр  соң шөгыльләнергә мөмкин. Район үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте бар.

III.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Укытучы.Укучылар, без бүгенге дәрестә Туган төбәгебезнең  тарихи үткәненә ,бүгенгесенә читтән торып күзәтү ясадык. Сез актив рәвештә эшләдегез. Һәр төркем үзенең темасын яктырту өчен тырышып эшләгән .  Киләсе дәрескә «Туган төбәгемнең киләчәге дигән» темага сочинение язып килерсез, бәлки бүгенге дәрестә кайберәүләр төбәгебезнең киләчәген  тагын да  матуррак итеп күз алдына китергәндер. Дәресебезне  «Арча ягы» исемле укучылар язган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә

Арча ягы.

Арча ягы – гүзәл як!

Көйләрдә көйләнеп,

Шигырьдә сөйләнеп,

Җырларда җырланган як

Арча ягы – бик киң як!

Басулары, кырлары,

Болыны, игеннәре

Горурланып туймас як.

Арча ягы – матур як!

Зур йортлар, биек биналар,

Матур-матур бакчалар,

Күз явын алырлык як!

 

Килегез Арча ягына!

Яратам мин Арча ягын,

Мондый як бармы тагын?

Горурланам Арчам белән,

Дөнья ямен монда күрәм.

Бу матурлыктан китәсем

Килми минем бер дә,

Арча кунагы булырга

Килегез, әйдә, сез дә!

Арча ягына карыйм да

Мин, сокланып туя алмыйм.

Бәхетемне башка җирдә

Табармын дип уйламыйм.

Арчадан читкә китәсем

Килми минем бер дә,

Гел яшәр идем шушында

Сезнең белән бергә!

Ярый әле шушы җирдә,

Дөньяга килгәнмен мин,

Арчабызның матурлыгын

Ярый күралганмын мин.

Елдан-ел матураясың,

Яшәрәсең син, Арча.

Шуңа да ярата,

Сине халык барча.

Арча, сиңа булган хисләремне,

Шигырь юлына салам.

Синең алда баш иеп,

Уңышлар теләп калам!

Килегез, Арча ягына,

Үкенмәссез һичкайчан,

Арчадан да матур якны

Табалмассыз беркайчан!

Арча гимны (Риф Гатауллин көе,  Флера  Гыйззатуллина сүзе) яңгырый.