Иң элек син Кеше бул, балам!

Иң элек син Кеше бул, балам!

( 6 нчы сыйныфта дәрес)

 

Руфинә ЮСУПОВА,       

                                                                       Ютазы районы

  Урыссудагы

 2 нче урта мәктәпнең

  I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

Гөлшат Зәйнашеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, «Кем булырга?» шигырен өйрәнү, сән­гатьле уку күнекмәләрен үстерү; һөнәр сайларга әзерләү; тормышта үз урыныңны, үз һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга өйрәтү.

Материал: Мотыйгуллина Ә.Р. дәреслеге (2 нче кисәк, 36 – 38 нче битләр).

Җиһазлау: проектор, экран, Гөлшат Зәйнашеваның «Кем  булырга?» шигыре, Г. Зәйнашеваның тормышы һәм иҗаты турында презентация, видеоролик, стакан белән су, шикәр комы, ташлар.

Дәреснең барышы:

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

 

Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Кәефләрне белешү. Психологик уңай халәт булдыру.

Хәерле иртә, балалар!

Исәнмесез, саумысыз!

Күтәренке кәеф белән

Дәресебезне башлыйбыз!

Укучылар! Бер-берегезгә хәерле көн теләгез әле.

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

– Бүген ничәсе?

  • Атнаның нинди көне?
  • Сыйныфта кем юк?
  • Урамда көн нинди?

 

Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү. Әйдәгез  әле, өй эшен тикшереп алыйк. Үткән дәресләрдә без сезнең белән өч хикәя укыган идек. Иң беренче без сезнең белән «Чүкеч» хикәясен укыдык, аннан соң «Әни ялдан кайткач» хикәясен һәм өченчесе «Кояштагы тап» хикәясен укыдык.

– Укучылар! Бу әсәрләрне кемнәр язган? (Балалар җавабы. «Чүкеч» – Габделхәй Сабитов хикәясе, «Әни ялга киткәч» – Абдулла Алиш хикәясе, «Кояштагы тап» – Фәнис Яруллин хикәясе.)

Миндә шушы язучыларның фоторәсемнәре. Кайсы – кем? Язучыларның     фоторәсемнәрен исем фамилияләре астына куегыз әле.

  •  Ә хәзер мин сезгә шушы хикәяләрдән алынган өзекләр өләшәм. Сез, шушы өзекләрне укып, кайсы хикәядән алынган икәнен әйтерсез. (Балалар өзекләрне укыйлар, кайсы хикәядән алынганын әйтәләр, хикәянең исеме янына магнитлар белән куялар.)

– Бик әйбәт, балалар. Сезнең һәрберегезнең алдында үзбәяләү карточкалары бар. Хәзер шунда үзегезгә билгеләр куегыз. Бик әйбәт – «5»ле билгесе, яхшы  – «4»ле, ярыйсы – «3»ле, начар – «2»ле билгесе куела.

Уку мәсьәләсе кую.

Хәзер ролик карап китегез. «Кем булырга?» ролигын карау. Укучылар, үскәч  кем  булырга телисез? Сезнең уйланганыгыз бармы? Роликта нәрсә турында сүз бара? Һөнәр сайлау турында. Димәк, бүгенге дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез инде? (Балалар җавабы. Һөнәрләр турында.)

Язучылар, шагыйрьләр һөнәрләр турында әсәрләр язалармы?  Әйе, язалар. Бүген без танышачак шагыйрә дә һөнәр сайлау турында язган. Тактага карагыз, бу кем портреты? (Гөлшат Зәйнашева портреты.)

Димәк, без  бүген дәрестә кем иҗаты белән танышырбыз? Аның кайсы  шигырен өйрәнербез?

Гөлшат Зәйнашеваның «Кем булырга?» шигырен өйрәнәбез.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

– Әйдәгез,  укучылар, хәзер шагыйрәнең кыскача тормыш юлы белән танышабыз. Сезнең алдыгызда   шагыйрәнең тормыш юлы турында текст ята. Сез укып чыгыгыз һәм  сорауларга җавап бирегез.

1. Шагыйрә кайчан һәм кайда туа?

2. Ул кайларда укый?

3. Ул кайда эшли?

(Укучылар җавапларын әйтәләр. Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз.)

Хәзер төркемнәрдә эшлибез. (Һәр төркем сүзләр тәрҗемә итә. 2 төркемгә дә сүзләр әйтелә, сүзлекләр белән эшлиләр.)

  • нче төркем

– кем булырсың? [кэм булырсың] – кем будешь?

– баянчы [бåйанчы] – баянист

– табиб [тåбиб], табибә [тåбибә] – врач

– сатучы [сåтучы] – продавец

  • нче төркем

– дәвалый [дәѡалый], савыктыра [сåԝықтыра] – исцеляет, лечит

– иң элек [иң элэк] – сначала, сперва

– Ходай [ходай] – Господь, Бог

– Әйдәгез, тикшерәбез. Слайд күрсәтелә.

– Сүзләрнең татар телендәгесе хор белән кабатлана.

–  Хәзер дәреслекләрнең 37 нче битен ачабыз. Анда безнең «Кем булырга?» шигыре бирелгән.  Шигырьнең исемен ничек аңлыйсыз? Ул нәрсә турында булырга мөмкин? Кем быть? (Балалар җавабы. Һөнәрләр турында.)

– Әйе, балалар, һөнәрләр турында.

– Шигырь өстендә эш.

1. Шигырьне укытучы укый балалардан сорауга җавап сорый. (Шигырьдә сүз нәрсә турында барачак?  Малайга кемнәр киңәш бирә?)

2. Укучылар үзләре эчтән игътибар белән укыйлар: малайга киңәшләр бирәләр?

3. Шигырьне  чиратлап сәнгатьле итеп укыйлар.

Беренчел ныгыту

Төркемнәрдә эш.

Беренче өстәлдә утыручылар, сез нинди һөнәрләрне беләсез? Бер минут эчендә һөнәр исемнәрен языгыз һәм бу битне өстәл буенча җибәрегез. Сез ничә һөнәр яздыгыз. (Баянчы, артист, шофер.)

Икенче өстәлдәгеләр, бер минут эчендә шигырьнең калган өлешендә ишеткән һөнәр исемнәрен һәм алар башкарган эшне языгыз. Бу битне өстәл буенча җибәрәсез. Ничә һөнәр яздыгыз. (Табиб,  сатучы.)

 Мөстәкыйль эш.  Сорауларга җавап бирү.  

  1. Малайга кем нинди һөнәр алырга куша?

Әтисе

Әнисе

Апасы

Артистлар

Әбисе

(Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.)  

 

Кеше һөнәрме ул? (Юк.)

 

– Әбинең сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? Әңгәмә оештыру. Кеше булу, димәк, кешеләргә ярдәм итү, тәртипле булу, намуслы, гадел, эшчән, акыллы, тәрбияле булу…

 

– Укучылар! Һөнәр сайлау белән түгел. Кайда гына эшләсәгез дә, кешелекле булырга кирәк, кешеләр белән матур сөйләшергә, аларны ямьсез сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә.

– Хәзер  сезнең белән тәҗрибә үткәреп алырбыз.

Тәҗрибә үткәрү өчен. стакан белән су, шикәр комы, ташлар кирәк.

Күз алдыгызга китерегез әле, бу стакан белән су – сезнең күңелегез,  шикәр комы   – бу яхшы, йомшак, матур сүзләр, ташлар  – безне ачуландыра торган, елата торган, әшәке сүзләр.

Стакан белән суга әз генә шикәр комы салыйк. Нәрсә булды дип уйлыйсыз? Шикәр эреде, су тәмле, баллы булды. Күңелгә, әлбәттә, рәхәт.

Хәзер шул суга ташларны салып карыйк әле, нәрсә күрәбез? Төбенә төшеп утырды, стакан авырайды, су пычранды, ташлар баллы суны тәмсез ясады.  Күңелебез ни хәлдә, кәефегез ничек? Авыр, начар. Чыннан да,  авыр, кәефебез төшә. Ташларны кире күңелдән чыгарып буламы? Юк. Эзе кала, тап бетми.

Бу тәҗрибә сезне нәрсәгә өйрәтә?

(Аралашканда матур сүзләр белән сөйләшергә кирәк икәнен аңларга өйрәтә.)

– Чыннан да, укучылар, яхшы сүзне барыбыз да яратабыз, ягымлы сүз ишетсәк, күңелебезгә рәхәт булып китә.

Яхшы сүзне  җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

– Хәзер үзегезнең үзбәя битләрен алыгыз һәм дәрестәге эшчәнлегегезгә билге куегыз.

 

Рефлексив бәяләү

Рефлексив кабатлау.

– Балалар, без бүген дәрестә нинди яңа шагыйрә турында белдек? (Гөлшат Зәйнашева. Тактага шагыйрәнең портреты куела.)

– Без аның нинди шигырен укыдык? («Кем булырга»? шигырен. Тактага шигырь язылган бит куела.)

– Шигырьдә кем турында сүз бара? (Малай турында. Малай рәсеме куела.)

– Малайны кем итеп күрәләр? (Баянчы, шофёр, табиб, сатучы.)

– Болар нәрсәләр? (Һөнәрләр.)

– Без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек инде? (Һөнәрләр турында, шагыйрь турында, шигырь укыдык.)

 Өй эше бирү

1. «Кем булырга?» шигырен сәнгатьле итеп укырга (37 б.).

2. Дәреслекнең 38 б., 5 – 6 нчы биремнәр ярдәмендә парлап сөйләшергә әзерләнергә.

3. Иҗади бирем. Үзегезгә ошаган һөнәргә реклама ясарга (презентация, рәсемнәр, фотолар, сөйләү).

Дәрескә йомгак ясау. Әңгәмә оештыру

–  Миңа …     ошады.

– Мин үземә      «…»ле    куйдым, чөнки…  .

(Бәяләү. Билгеләр кую. Үзбәя битләре ярдәмендә укучыларга билгеләр куела.)

– Без бүген сезнең белән бик әйбәт эшләдек. Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды. Барыгызга да зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз, балалар! (Балалар җавабы. Сау булыгыз!)