Җәй җитте

 Җәй җитте

(«Фребель материаллары» уен җыелмасын кулланып,

урта төркемдә чара)

Гөлкәй ШӘМСЕТДИНОВА,

I квалификация категорияле тәрбияче

 

Максат: «Фребель бүләкләре» уен җыелмасы ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда белем бирү эшчәнлегенә танып-белү кызыксынуын үстерү.

Бурычлар:

– Балаларның кайбер уен хәрәкәтләрен геометрик фигуралардан чагылдыру күнекмәләрен формалаштыру. Аларда тере һәм терек булмаган табигатьтәге җәйге үзгәрешләр турында белем дәрәҗәсен, җәйнең характерлы билгеләрен ачыклау

– хыялны, фикерләүне үстерү.

– балаларда шатлыклы эмоциональ кәеф тудыруга ярдәм итү.

Дәрес барышы:

Гимнастика

Барлык уйнаучылар да басып торалар яки түгәрәктә утыралар. Алып баручы инструкция бирә: «Күз алдыгызга китерегез, хәзер без сезнең белән шарлар кабартачакбыз. Тирән итеп  сулагыз,  хыялдагы шарны иреннәрегезгә якын китерегез һәм, яңакларны кабартып, әкрен генә, бераз гына кабартыгыз. Шарыгызның зурая баруын,  аның бизәкләре үсүен күз алдына китерегез.  Мин дә сезнең зур шарларыгызны күз алдына китердем. Шарыгыз шартламасын өчен сак кына өрегез. Хәзер аларны бер-берегезгә күрсәтегез. Нинди матур шарлар килеп чыкты .

Хәзер мине игьтибар белэн тынлагыз.

Яшәгән ди елның дүрт фасылы: кыш, яз, җәй һәм көз. Алар дус яшиләр һәм чиратлашып бөтен дөнья белән идарә итәләр. Өч ай – кыш, өч ай – яз, өч ай – җәй һәм өч ай – көз. Ләкин бервакыт яз узен иң мөһиме дип уйлый һәм җәйгә урын бирергә теләми. Үсемлекләр, чәчәкләр моңсуланып куялар. Кешеләр, кошлар һәм җәнлекләр җәйне көтә.

Балалар,  җәйгә ярдәм итәргә кирәк. Карагыз әле, миндә тылсымлы конверт бар. Әйдәгез карыйк, анда нәрсә бар? (Тәрбияче конверттан карточка чыгара һәм балаларга күрсәтә) Карточкада кояш сурәтләнгән.

Тәрбияче ачыклык кертә, чыннан да, кояш – иң зур могҗиза.

Кояш безгә нәрсә бирә? (Яктылык, җылылык) Елның кайсы вакытында кояш иң якты, иң җылы, иң күңелле?

Жәй көне табигатьтә ниләр узгәрә? Кояш якты, агачларда яшел яфраклар күп, яшел үлән үсә, чәчәкләр ата, кошлар сайрый. Хәзер бу детальләр ярдәмендә «җәйге картинаны» жыярбыз.

Молодцы, балалар. Без бүген кемгә булыштык? Моның өчен нәрсә эшләдек?

Сезгә безнең шөгыль ошадымы? Кәефегез ничек, барысыгызның да яхшымы?