Сабантуйга бирнә җыю йоласы

 

Сабантуйга бирнә җыю йоласы

( 5–7 яшьлек балалар өчен)

 

Гөлназ КАМАЛИЕВА,

Илюсә БАХТИЯРОВА,

Эльвира ТӨХВАТУЛЛИНА

Арчадагы  1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бирнә җыю күренеше белән таныштыру,  башка милләт халыкларына карата  кадер-хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

 Бурычлар:

1) Балаларда халык бәйрәменә карата кызыксыну уяту; татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, аны үткәрү тәртибе турында башлангыч белемнәр бирү;

2)  Борынгыдан килгән төрле милләт халкының йолаларына, уеннарына карата кызыксынуны арттыру, аларның үзенчәлекләрен аера белергә өйрәтү; бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү;

3)  Сабантуй бәйрәмнәре аша балаларда кечкенәдән милли тәрбия бирү; төрле милләт вәкилләре арасында үзара дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: агачтан эшләнгән йорт, капка, койма, алмагач, эскәмия; сөлгеләр уралган ике колга, милли бизәкле ике чиләк; чигелгән сөлге, кулъяулык.

Әби, бабай, Әлфия апа ролендә тәрбиячеләр, килгән кунакларны да куярга мөмкин.

Урам күренеше. Татар йорты, капка төбе, бакча. Йорт белән капка төбендә эскәмия тора. Бакча киртәләр белән уралып алынган. Бакчада алма агачы үсеп утыра.  Әтәч кычкырган тавыш ишетелә. Күңелле татарча көй уйный. Бер бала йөгереп керә.

1 нче бала. Малайлар, кызлар, әйдәгез уйнарга. Мондый матур җәйге  көндә ничек йоклап  ятып була инде. Әнә авыл балалары күпме эш эшләп өлгергән.

Биш бала йөгереп керә.

2 нче бала. Җәй башланды, сабантуе кайчан булыр икән?

3 нче бала. Тиздән булачак, моның өчен бүләк җыярга кирәк.

4 нче бала. Кем белән җыябыз соң  аны?

5 нче бала. Менә үзебез җыябыз. Әйдәгез колгалар, чиләкләр алыйк та, авылыбызның түбән очына йөгерик!

Барысы бергә. Әйдәгез!

Сөлгеләр уралган колгалар, чиләкләр тотып,  Сабантуй турында җыр белән (халык җыры)  балалар түгәрәк ясап залны әйләнеп чыгалар һәм йорт янына тукталалар.

Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе шул.

Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,

Бәйрәм итик көн буе.

6 нчы бала.  Яшь кызлар, яшь киленнәр, әби-бабайлар, сездән сабантуйга бүләк көтәбез.

2 бала. Сабантуйга диеп бүләк әзерләдегезме?

Йорт эченнән әби чыга, кулында сөлге.

Барысы бергә.  Исәнме, әбекәй!

4 нче бала. Сабантуйга дип әби нинди бирнә әзерләгән икән?

Әби. Исәнмесез, балалар! Сабантуйларны борынгыдан ат чабышыннан башлап җибәргәннәр, бу матур гадәт хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Балалалар, сабантуй бәйрәмендә ат чабышында  иң беренче килгән атка дип сөлге чиккән идем.  Әз генә җитешеп өлгермәдем, сөлгемне чигеп бетерә алмадым бит.  Күзләрем дә күрми, картайдым шул.

Кыз.  Кая әле әбекәй, үзем булышыйм.

Әби. И, балакаем, әйдә булыш, бигрәк әйбәт булды әле бу, синең дә кулларыңның җылысы керсен.

1 нче бала. Без шул арада  «Капкалы» уенын уйнап алыйк.

Барысы бергә. Әйдәгез, уйныйбыз.

Әби белән бер кыз йорт янындагы эскәмиягә барып утырала һәм сөлге чигәләр. Калган балалар түгәрәк ясап, бер-бер артлы басалар. Ике бала капка ясап баса. Татарча бию көе яңгырый. Балалар капка эченнән биеп үтәләр. Музыка беткәч, бер бала капкага эләгеп кала. Аңа җәза бирелә.

2 нче бала. Ильярга нинди җәза бирәбез.

Барысы бергә. Җырлатабыз.

Бер бала җырлый, калганнары кушылып бии. Җырдан соң әби белән сөлге чиккән кыз чыга.

Кыз. Кич утырып кызлар матур сөлге чиккәннәр. Күпме кул җылысы сеңгән бит аларга. Әйдәгез әле колга башына элеп куйыйк без аны. Иң беренче яки иң соңгы килгән атны бизәсен.(сөлгене колгага бәйләп куялар).

3 нче бала. Әбекәй, сине бәйрәмгә чакырабыз, Сабантуй бәйрәменә рәхим ит!

Әби. Килермен, балакайларым, килермен. Яшь чакларымны искә төшерермен.

Сабантуй турында җыр җырлап балалар бер түгәрәк ясап залны әйләнеп чыгалар. Икенче капка янына барып туктыйлар. Өйдән мари әбие чыга.

Барысы бергә:

Сабан туе, хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Котлы булсын, котлы булсын,

Ямьле сабантуйлары.

Балалар. Исәнме, Дуся әби!  Без Сабан туена бирнә җыябыз! Сабантуйга дип бүләк әзерләдегезме?

Дуся әби. Салам, балалар! И, балалар, Сабантуйга бүләк җыясыз икән. Минем дә бүләгем бар. Кая соң әле? (эзли, таба алмый). Менә бу кәнфит – прәнникләр шикелле бәхетләрегез түгәрәк, татлы булсын!

Барысы бергә. Рәхмәт, Дуся әби!

Дуся әби. И, балалар, безнең якларда да Сабантуйга охшаган бәйрәм бар бит. Семык дип атала ул бәйрәм, җәй җитүен белдерә.

Балалар. Әбекәй, безгә дә сөйлә әле шул бәйрәм турында.

Дуся әби. Семык бәйрәмен ел да көтеп ала идек. Элек-электән бу көнне рәхәтләнеп ял иткәннәр. Кунактан кунакка йөри идек, гөслә һәм сорнайга җырлый  һәм бии идек. Яшьләр уеннар оештыралар иде. Мари халкы – бик кунакчыл, ачык халык ул. Нинди генә тәмле ризыклар әзерләми идек: көлчә (эгерче) дисеңме, төче солы икмәге (шергинде) бигрәк тә тәмле була иде. Менә бүген Сабантуйга бүләк җыясыларын белдем дә, үзебезнең милли ризыгыбызны әзерләдем әле-катлы тәбикмәк. Рәхәтләнеп авыз итегез!

Балалар. Рәхмәт, әбекәй,  без сине нәкъ үзегезчә биергә чакырабыз, безне дә өйрәтерсең!

Мари бию көе яңгырый, әби белән балалар бииләр.
Балалар. Дуся әби, сине Сабантуй бәйрәменә чакырабыз, килә күр бәйрәмгә!

Дуся әби. Көннәре матур булсын, күңелләрегез шат булсын, килермен, балалар, килермен!

Сабантуй турында җыр җырлап балалар бер түгәрәк ясап залны әйләнеп чыгалар. Өченче  капка янына барып туктыйлар. Өйдән рус бабае белән рус әбие чыга.

.

2 нче бала. «Капкалы» уенын дәвам итәбез.

Барысы бергә. Әйдәгез, уйныйбыз!

Бер кыз капка эчендә кала, Бию бии башлый, башка балалар аңа кушылып татар халык биюен бииләр.

3 нче бала. Бабакай, сине Сабантуй бәйрәменә чакырабыз, таягың да рәтләнде, килә күр бәйрәмгә!

Бабай. Көннәре матур булсын, күңелләрегез шат булсын, килермен, балалар, килермен!

4 нче бала. Әйдәгез, Әлфия апага да кереп чыгыйк әле. Ул да нәрсәдер әзерләгән. Кереп чыгарга кушты.

Бакча күренеше.  Әлфия апа нидер эшләп йөри.  Сабантуй турында җыр башкарып балалар бер түгәрәк ясап залны әйләнеп чыгалар.

Әлфия апа чыга. Кулында чигелгән кулъяулык.

Барысы бергә. Сабантуй килә, Сабантуй килә!

5 нче бала. Хәерле көн, абыйлар! Хәерле көн, апалар! Бәйрәм белән сезне, дуслар! Сабантуйлар күңелле үтсен!

Әлфия апа. Исәнмесез, балалар!

Бәйрәмгә дип әзерләгән кулъяулыгым менә.

Бүләгемне тапшырырсыз көрәштә җиңүчегә.

6 нче бала. Рәхмәт, Әлфия апа, беләбез инде кемгә тапшырырга икәнен.

1 нче бала. Әйдәгез, такмаклар әйтешеп уйныйк әле!

Әлфия апа. Әйдәгез, минем дә күңелләремне күтәреп җибәрегез әле!

Балалар икегә аерылып кара каршы басалар. Бер-бер артлы такмакларны җырлыйлар.

Идәнегез тигез икән

Фанер җәйдегез мәллә.

Килдегез дә утырдыгыз

Тамыр җәйдегез мәллә.

 

Бие әйдә, бие әйдә,

Сындыр идән тактасын.

Сындырсаң идән тактасын

Хуҗа түләр акчасын.

 

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнгә бер бәрән.

Әгәр бии белмим дисәң,

Кайтарам да җибәрәм.

 

Беләзегем-йөзегем

Киярмен әле үзем.

Сезгә ялынып тормыймын

Биермен әле үзем.

 

Барысы бергә.

 

Агыйделнең суы ага,

Су астыннан ком ага.

Җырлыйбыз да, биибез дә

Күз тимәсен дип кара.

2 нче бала. Әлфия апа, Сабантуй бәйрәменә соңга калмый килеп җит яме!

3 нче бала. Без сиңа иң яхшы урынны алып калырбыз.

Әлфия апа. Рәхмәт яусын, балалар, әлбәттә киләм!

4 нче бала. Карагыз әле, мәйданны бизәр вакыт җитте түгелме соң?!

Барысы бергә. Әйдәгез, киттек! Колгаларны алыгыз!

Балалар бергәләшеп сабантуй җырын  сузып залдан чыгып китәләр.