Урман Сабан туенда!

Ләйсән КАМАРТДИНОВА,

Казандагы 54 нче «Көнбагыш» балалар бакчасы тәрбиячесе

Катнашучылар:

  1. Судья – тәрбияче.
  2. Мактанчык куян – ябык, озын буйлы малай.
  3. Аю.
  4. Бүре.
  5. Төлке.
  6. Кабан.
  7. Керпе.
  8. Дүрт күбәләк – биюче кызлар.

 

Зур урман аланы. Арткы планда чыршы, каен агачлары. Алан уртасында чәчәкләр үсә һәм зур агач төбе. Кошлар сайравы ишетелә. Спортсмен майкасында, зур шортик кигән, озын колаклы мактанчык куян, гимнастика ясаган хәрәкәтләр ясап (музыка астында), агач төбенә менеп баса.

Куян. Бер-ике-өч, менә миндә көч. (Беләкләрен күрсәтә.) Миннән курка үрмәкүч.  Бер-ике-өч  (агач тирәли әйләнә), батыр калырга уйлыйм ич. (Агач төбе кырыена аякларын күтәреп килеп ята.)  Бүген аланда Сабантуй була дигән хәбәр ишеттем, менә бу урманның батыры кем икәнен белерләр инде хәзер.

(Ерактан җыр тавышы ишетелә.)

Сабантуйга, Сабантуйга,

Сабантуйга киләбез.

Җитез-өлгер батырларга

Медальләр дә бирәбез.

Эх, Сабантуй, Сабантуй,

Сабантуйга кил әле.

Иң күңелле бәйрәмнәрдә

Уйнап, биеп йөр әле.

(Сөлгеләр эленгән колга тотып, судья аның артыннан аю, бүре, төлке, кабан керә).

Кабан. Сөенеч, сөенеч,

Бүген бездә зур бәйрәм.

Бүре. Язлар үтеп, җәйләр җиткәч

Уздырыла бу бәйрәм.

Батырларның батырларын билгелидер бу бәйрәм.

Аю. Батыр, көчле булганнар

Бу бәйрәмнән буш кайтмый.

Алтын-көмеш медальләрне

Түшләренә тезгәли.

Төлке. Батыр булып тумасам да,

Хәйләлегем җитәрлек.

Алдап-юлдап дусларымны,

Алырмын, бәлки, тавык.

Судья. И дусларым, батырларны,

Җитезләрне барлармын.

Үзебезнең моңнан башка

Сабантуйны башламыйм.

(Колга белән сөлгеләрне уртага кадап куя. Кулына гармун тоткан, милли киемнәрдән татар халык көен уйнап керпе керә.)

Керпе. Кулымдагы тальян гармун,

Татар моңы сыйдырган.

Бер сыздырыйм татар көен,

Эх, булдыра, дисеннәр.

(Гармунда татар халык көе уйнаган була. Татар халык киемнәре кигән күбәләкләр чыга. Алар бию башкаралар һәм бергә чыгып китәләр.) 

Судья. Хәзер тантаналы төстә Сабантуйны башлыйбыз.

 Куян (зур-зур атлап, кулларын зарядка ясаган сыманрак болгап, уртага чыгып баса). Куян атлы абзагыз булыр бүген Сабантуй батыры! (Кулларын биленә куеп, масаеп башын өскә күтәрә.)

Барысы бергә. Ничек? Ни дигән сүз бу.

   Куян. Менә бу колакларны күрдегезме, юккамы миңа шундый озын колаклар такканнар? Дөньяда иң зур колаклылар гына уңышка ирешә. Шулай булгач, тиз генә менә монда (түшенә күрсәтеп) медалегезне тагыгыз да, таралышабыз.

  Судья (кычкырып көлә). Юк, куян дускай, ярышларда хәзер кем җитез, кем тапкыр, кем көчле икәнен сынарбыз. Димәк, беренче ярыш капчыкта сикерү.

(Барлык хайваннар капчык киеп тезелеп баса.)

Бер-ике-өч,

Кем җитез шул оч.

(Барысы бергә кузгалып сикерә башлый, кем егыла, кем артта кала, иң беренче булып куян килә.)

Куян (ул сикергәләп). Күрдегезме, белдегезме кем җитез икәнен?

   Судья. Әйе, куянкай, синнән дә җитезрәк хайван безнең урманнарда юк, шуңа күрә сиңа «Иң җитез» дигән медаль тапшырабыз.

(Иң җитез дигән медаль эленә.)

Судья. Игьтибар, икенче уен капчык сугышы.

(Хайваннар, кабан белән чиратлап, капчык сугышында катнашалар. Кабаннан да чыдамлырак хайван табылмый. Кабан сөенеченнән мырыклап сикергәли башлый.) Безнең  урманнарда иң чыдам хайван  кабан булганы өчен, аңа «Иң чыдамлы» медале тапшырыла.

  • Ә хәзер кашыкка йомырка салып йөгерү ярышы.

(Хайваннар тезелеп баса. Бу уенда иң беренчелекне бүре ала.)

– Тырышлыгы һәм осталыгы өчен «Иң оста» медален бүрегә тапшырабыз. Алдагы уенда кем беренче булуын хәзер күрербез. Алдагы уен – көянтә чиләк белән су ташу.

(Бу уенда төлке беренче булып килә.)

– Бу ярышта беренчелекне алган өчен, «Иң уңган» медален төлкебикәгә тапшырабыз. Нинди Сабантуй инде ул, татарча милли көрәштән башка. Батырларның батыры икәнен хәзер күрербез.

Куян. Батырларның батыры – мин. (Уртага чыгып баса.)

    Бүре. Юк батырларның батыры – мин. (Уртага чыгып баса.)

     Төлке. Нишләп сез? Ул мин! (Уртага чыгып баса.)

  Кабан. Әйе, ди. Миннән дә батырлар юк әле монда. (Ул да күкрәк киереп чыгып баса. Арткы планда аю башын иеп басып кала.)

Судья. Батырны билгеләү өчен, уртага билбау көрәшенә, дусларым, сезне чакырам.

(Уртага аю чыга. Берәм-берәм хайваннарны егып батыр кала.)

–Урманыбызда әлегәчә аюдан да көчлерәк, батыррак хайван юклыгын күрдегезме?! Шуңа күрә аңа «Батырларның батыры» дигән медаль тапшырабыз.

Барысы бергә. Урра! Афәрин,  дип кычкыралар.

 Судья. Һәр кеше дә үзенең осталыгын, белемен, тырышлыгын эш-гамәлдә күрсәтсә иде.

(Артистлар алга чыгып баш ияләр.)