Татар халык бизәкләреннән читек бизәү

  (Мастер-класс)

Рүзилә ФАРЗЕКАЕВА,

Әлмирә ЗАКИРОВА

Балык бистәсендәге «Мишутка»

 балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Максат: милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау. Сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча гомумкультура юнәлешенең «Киемнәр» бүлегеннән татар халык бизәкләрен кулланып, читек бизәү, магнит ясау күренешен, барышын күрсәтү.

 

Бурычлар:

– татар халкының милли киемнәре, татар милли бизәкләренә кызыксыну уяту;

  • татар халык бизәк элементларын кулланып, магнит ясарга өйрәнү;
  • эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

Кирәкле материаллар: өлге (шаблон), кайчы, клей, фоамиран, фетр, магнит, әзер бизәкләр.

Без сезгә әзер күргәзмә алып килдек. Алар матур бизәкләр белән бизәлгән магнитлар.

Бүген без халкыбызның милли аяк киемен – читек бизәрбез. Читекләрне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге, гадәттә, кара төстә, йомшак табанлы булган. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр кигәннәр.

Инде хәзер мастер-классыбызга күчик. Бүген без, сезнең белән әзер бизәкләр кулланып, магнит читекләр ясыйбыз. Фоамираннан читек өлгесе кисәбез, фетрдан эшләнгән  үзегезгә ошаган бизәкләрне ябыштырабыз, әзер читекләргә ике яклы скотчны кубарып, магнитны ябыштырабыз.

Йомгаклап шуны әйтәсебез килә: милли киемнәребезне истә тотып, аны киләчәк буыннарга җиткерү безнең бурычыбыз. Гореф-гадәтләрне онытмаган балалар киләчәктә үз  юлларын табарлар дип ышанып калабыз.

 

«Татар халык бизәге лалә чәчәге» – зиннәтле булавка

«Татар халык бизәге лалә чәчәге» – зиннәтле булавка  (брошка ясау).

Мин сезне сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча  гомумкультура юнәлешенең «Киемнәр» дигән бүлегеннән «Татар халык бизәге лалә чәчәге»  брошка ясау күренешен, барышын күрсәтеп китәм. Бүгенге көндә кызлар өчен кечкенә түбәтәйләр, брошкалар актуаль кулланыла. Бу матурлыкны кулыннан килгән һәр кеше ясый ала. Аның өчен бары тик теләк кенә кирәк.

Укыту эшчәнлегемдәге тема: укыту-тәрбия эшчәнлегендә заманча технологияләр кулланып,   индивидуаль һәм дифференциаль якын килү, милли традицияләребез рухында тәрбияләү.

Дәресемнең темасы: «Татар халык бизәге лалә чәчәге».

Максат: милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау.

Бурычлар:

– татар халкының милли киемнәре, татар милли бизәкләре турында мәгълүмат бирү, кызыксынуларын арттыру;

– милли киемнәребездә чәчәк, үсемлек орнаментлары турында төшенчә бирү;

– милли мәдәниятебезгә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү;

– татар халык бизәк элементларын кулланып, брошка ясарга өйрәтү;

– эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

Кирәкле материаллар: өлге, кайчы, клей, фетр һәм бәрхет тукыма, эләктермә, бизәкләр, интерактив такта.

Минем исемем – Сөмбел.

Хәерле көннәр сезгә,

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә дә.

– Игътибар белән тыңлагыз әле, бер табышмак әйтәм.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Бизәкләре көмешләргә,

 

Энҗеләргә күмелгән. (Калфак.)

Мин монда күргәзмә дә ясап куйдым. Алар нәрсәләр? (Милли киемнәр.) Алар матур бизәкләр белән бизәлгәннәр. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?  Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләшербез. Милли бизәк төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

Бизәк (орнамент) латин теленнән килеп чыккан.

Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора. Иң еш сурәтләнә торганы лалә чәчәге. (Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр.)

 Милли күлмәк.

Татар хатын-кызларының борынгы күлмәгенә төрле бизәкләр чигелгән. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр.

 Калфак.

Хатын-кызларның баш киеме борынгы заманда ук калфакны йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә,  соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланылмый, ләкин сәнгать өлкәсендә абруе зур.

       Түбәтәй.

Түбәтәй – төрки халыкларының бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.

            Алъяпкыч.

Ул төрле чорларда, татар хатын-кызлар киеме буларак, аерым урын алып тора. Татар хатын-кызларының алъяпкычлары канатлы булган. Аның күкрәк һәм итәк өлешләрен чиккәннәр.

Бизәнү әйберләре.

Татар хатын-кызлары төрле бизәнү әйберләре  тагып йөрергә яратканнар. Алкаларны һәркем үзенә ошаганын сайлап кигән.

Чулпылар гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән бер-ике яки күбрәк көмеш тәңкәләрдән тора. Аларны билдән астан төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

Тәңкәләр бик күптөрлеләр: түгәрәк яки шакмаклы, ярымай яки ромбик, йолдыз һ.б. Төрле формаларда ясалган. Алар төрле бәхетсезлекләрдән, авырулардан саклый дигәннәр.

Беләзек – иң киң таралган борынгы бизәнү әйберсе.

          Чигү.

Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, карават кырларын, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган.  Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.  Шулай ук кызлар үзләренә бирнәне чигеп әзерләгәннәр.

Инде халкыбызда болай диләр:

– Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен.

Менә мин дә сезне кайбер бизәкләр белән кызыксындырып китәсем килә. Бизәкләргә игътибар итик. Бизәкләрдә без кыңгырау, лалә чәчәкләрен күрәбез, шул ук вакытта ярым түгәрәкле рәсемнәр дә бар. Төсләренә килгәндә, ачык төсләр: кызыл, сары, яшел, зәңгәр.

  • Табышмак әйтәм:
  • Яз көнендә бакчада кызыл-сары патша кызы. (Лалә чәчәге.)

Әйе, дөрес. Лалә чәчәге – татар халкының милли бизәге дә, аның белән калфакларны, түбәтәйләрне, алъяпкычларны бизиләр.

Менә бүген без сезнең белән лалә чәчәге бизәгеннән брошка бизәп карарбыз. Әлеге брошканы түшкә күлмәк, кофталарга кадыйлар. Өстәлләрдә –  бизәкләр.

Эш планы:

  1. Кирәкле материаллар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.
  2. Лалә чәчәгенең өлгесен кисү.
  3. Фетр кисү.
  4. Ябыштыру.
  5. Бизәү.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: милли киемнәребезне истә тотып, аны киләчәк буыннарга җиткерү безнең бурычыбыз, милләтебезгә булган хөрмәтебез. Яхшыны яманнан аера белгән, матурлыкны яраткан, гореф-гадәтләрен онытмаган балалар киләчәктә үз юлларын табарлар дип ышанып калам.