Синоним сүзләр.  Сөйләмдә синонимнарны дөрес куллану

(2 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Гөлназ ВӘЛИЕВА,

Балык Бистәсе районы

Яңа Арыш урта мәктәбенең

 башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

 

  1. Синонимнар турында белемнәрне ныгыту.
  2. Сүзләрнең синонимнарын табу. Мәгънәдәш сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.
  3. Синоним сүзләр ярдәмендә әкият геройларын тасвирлау. Начар һәм яхшыны аера белергә өйрәтү; чисталык-пөхтәлек тәрбияләү.
  4. Татар теле дәресләренә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: уен өчен плакатлар, сүзле карточкалар, ноутбук, интерактив такта.

 

Материал: «Туган тел (татар теле)». 2 нче сыйныф. Башлангыч гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен дәреслек. Авторлары: М.М.Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, О. Р. Хисамов.

 

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, әхлакый-этик бәяләү,

мәгънә төзелеше.

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, бәяләү, коррекцияләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.

Танып белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив гамәлләр: сораулар куелышы, конфликтларны чишү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү.

 

                                  Дәрес барышы

  1. I. Оештыру өлеше

– Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәр эшебез!

–Елмай әле, син елмайсаң

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше –

Елмайган, көлгән кеше!

–Укучылар, бер-беребезгә карап елмаеп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

  1. II. Актуальләштерү өлеше

– Сүзнең лексик мәгънәсе темасын искә төшереп, башваткычны чишәләр.

  1. Кече яшьтәге ир бала. (Малай)
  2. Укырга өйрәтә торган дәреслек. (Әлифба)
  3. Әдәби әсәрдәге төп персонаж. (Герой)
  4. Шук, шаян. (Наян)
  5. Тылсымлы көчләр, сихерчеләр турында әсәр. (Әкият)

– Өй эшен тикшерү.

III. Проблемалы сорау ярдәмендә дәрес темасын ачу мәсьәләсен кую

Дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз.

– Укучылар, шушы шигырь юлларын укып китик әле. Бу  – безнең матур язу күнегүе.

– Дөрес итеп утырыгыз, дәфтәрләрегезне дөрес итеп куеп, матур итеп күчереп язабыз.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел– иң тәмле тел.

– Шигырьне укыгыз әле. Бу шигырь юлларында сүз нәрсә турында бара?

Туган тел турында.

– Автор аны нинди ди?

Татлы, тәмле.

– Әйе. Бу сүзләр мәгънәләре белән ошаганмы?

Әйе.

–Димәк, бүгенге темабыз нинди икән?

Бер мәгънәле сүзләр.

– Әйе, балалар, бүгенге темабыз бер мәгънәле сүзләр – «Синоним сүзләр».

 

  1. IV. Дәреслек белән эш. Синоним темасын аңлату

 

Китапларның  91 нче битен ачабыз, 9 нчы күнегүне укыйбыз.

  1. Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

                         (Р. Миңнуллин)

  1. Балалар чана шуалар,

Эт чаба яннарында.

Урманга тәмле ис чыга,

Мәче сизә барын да.

                     ( Л. Гиматдинова)

  1. Минем бар маэмаем,

Кара борын Акбаем.

                             (М. Җәлил)

– Шигырьләрдән  бер үк мәгънәне белдергән сүзләрне табып укыгыз әле.

Песи, мәче.

Эт, маэмай.

– Әйе, афәрин.

– Димәк, бу сүзләр нинди сүзләр булалар?

Синонимнар.

Дәфтәрләргә күчереп язып куябыз.

Кагыйдәне укыйбыз.

Мәгънәләре охшаш сүзләр синонимнар дип атала.

10 нчы күнегүдәге рәсемне карыйбыз. Бу нинди әкияттән?

 

 

Шалкан әкиятеннән.

– Әйе, дөрес.

– Бу шалкан нинди?

Зур, дәү, … .

– Бу синонимнарны дәфтәргә язып куябыз.

Синонимнарны кулланып, әкият геройлары турында сөйләгез.

Әби белән бабай дәү һәм өлкән. Мәче белән эт кечкенә, ә тычкан бәләкәй.

  1. V. Ял минуты

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем – ял итсен,

Ачам күзем – күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Зур әйләнә сызам.

 

  1. VI. Карточкалар белән эш

 

Кечкенә Дәү әни
Йорт Бәләкәй
Бабай Зур
Әби Өй
Олы Дәү әти

 

– Бу синоним сүзләрне тоташтырыгыз:

Кечкенә – бәләкәй.

 Йорт – өй.

Бабай – дәү әти.

Әби – дәү әни.

Олы – зур.

Афәрин булдырдыгыз.

– Укучылар, әйдәгез әле, сәнгатьле уку минуты үткәреп алыйк.

«Кечкенә Кошчык» әкиятен рольләргә бүлеп укыйк.

Әкиятне уку.

VII. Тест сорауларына җавап биреп карагыз әле

 

а) Кош ни өчен җылы якка очмый?

1) теләми;  2) канаты сына;  3) өлгерми.

ә) Кошчыкка кайсы агачлар ярдәм итә?

1) чыршы, нарат;  2) имән, нарат;   3) каен, имән.

б) Ни өчен җил чыршы белән наратка тими?

1) яшел булган өчен;  2) зур агачлар булган өчен; 3) кошчыкка ярдәм иткән өчен.

 

Балалар бу әкият нинди булырга өйрәтә?

  • Ярдәмчел, кешелекле.

– Сез дә шундый булырсыз дип ышанып калам. Бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез.  Кешелекле булыгыз.

– Ә хәзер кечкенә, салкын, дус сүзләренә синоним сүзләр уйлап язабыз.

Тактага 3 әкияттән язулар эленгән.

 

 

 

 

 

 

Кечкенә Кошчык Йомры икмәк Кечкенә кыз яхшы

 

– Бу геройлар кайсы әкиятләрдән?

 

Кечкенә Кошчык Йомры икмәк Өч кыз
  • Әйе, дөрес, афәрин. Әкиятләрне беләсез икән.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә синоним сүзләр язарга кирәк.

Кечкенә – бәләкәй.

Икмәк—күмәч.

Яхшы – әйбәт.

– Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясап була, дигән нәтиҗә ясыйбыз.

VIII. Рефлексив бәяләү

Кагыйдәләрне кабатлау.

Бүген без нинди сүзләр өйрәндек?

– Синонимнар.

– Нинди сүзләргә синоним сүзләр дибез?

Мәгънәләре охшаш сүзләргә синоним сүзләр дибез.

  1. Өй эше

Синоним сүзләр кергән мәкальләр табып язарга.

  1. X. Йомгаклау

Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен кулланабыз?

Синонимнар куллану текстта кабатланулардан котылырга ярдәм итә. Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.

–Дөрес, балалар. Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә ярдәм итәләр.

Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга «5» билгесе куям, ә калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр, дип ышанам. Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес тәмам.  Сау булыгыз!