Тел дигән дәрья бар
(5 нче сыйныфта дәрестән тыш чара)
Наилә ИСМӘГЫЙЛОВА,
Чирмешәндәге П.С. Курасанов исемендәге
1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле
татар теле укытучысы
Максат: укучыларга халык авыз иҗаты әсәрләре аша татар теленең матурлыгын өйрәтү.
Укытучы: Шаяннар һәм тапкырлар клубы үзенең «Тел дигән дәрья бар» дип исемләнгән бәйгесен ачып җибәрә.
«Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел», – ди халык. Менә шушы татлы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур.
Әйе, нинди генә сүзләр юк! Нәфисләре бар. Күңелсезләре. Мөлаемнары күп. Ачулылары.
Бер уйласаң, сүзләр җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар: берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы…
Телне халык – дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең тылсымлы көчен тагын, тагын күзәтик. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник.
Бүген лексик бәйге, чыннан да, сүзләрнең мәрҗән икәнен аңларга ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.
«Туган тел» җыры (Г. Тукай шигыре, халык көе) яңгырый. Жюри билгеләнә. «Синонимнар» һәм «Омонимнар» командалары сүз ала.
«Синонимнар»:
Көндәшләр уңыш телибез,
Без – киң күңелле халык.
Менә сумка, тутырыгыз,
Очколар җыя барып.
«Омонимнар»:
Беләсез бит бүлмәләрдә
Чисталык булу кирәк.
Шуңа күрә менә сезгә
Себерке белән чиләк.
1 нче тур. «Кем күбрәк белә?»
Тел турында мәкальләр әйтешү ярышы.
2 нче тур. ««Бер сүз белән фразеологизмнарны аңлату»
«Синонимнар»га:
- Белем эчү – уку.
- Сагыз булу – әрсезләнү.
- Учта эретү – буйсындыру.
- Таң калу – соклану.
- Тал чыбыгы ашату – кыйнау.
- Сакал сыпырып калу – алдану.
«Омонимнар»га:
- Сабын күбеге очыру – мактану.
- Тел йотарлык – тәмле.
- Тетмәсен тетү – әрләү.
- Җене сөймәү – яратмау.
- Утлы табага бастыру – ачулану.
- Терсәкне тешләү – үкенү.
3 нче тур. «Түбәндәге фразеологизмнарга мәгънәләре туры килерлек итеп, татарча тотрыклы сүзтезмә әйтергә»
«Синонимнар»га:
- Вертеть хвостом – койрык болгау.
- Золотые руки – алтын куллы.
- Сидеть сложа руки – кул кушырып утыру.
- Длинный язык – озын телле.
«Омонимнар»га:
- Говорить в лицо – йөзенә бәреп әйтү.
- В мутной воде рыбу ловить – болганчык суда балык тоту.
- Волос долог, да ум короток – чәче озын, акылы кыска.
- Бездонная бочка – төпсез мичкә.
4 нче тур. «Юмористик характердагы сүзлек төзергә»
«Синонимнар»га:
- Күрше –тирә – сосед-окрестность.
- Ир-ат – мужчина-лошадь.
- Ут-күз – огонь-глаз.
- Язу-сызу –писать-чертить.
- Кеше-кара – человек-смотри.
- Урын-җир – место-земля.
«Омонимнар»га:
- Җир-су –земля-вода.
- Ис-акыл – запах- ум.
- Уен-көлке – игра-смех.
- Кош-корт – птица-человек.
- Хатын- кыз – женщина-девочка .
- Бала-чага – ребёнок-жалит.
5 нче тур. «Кем остарак?»
Фразеологизмнарның мәгънәләрен сүзсез генә аңлатырга.
«Синонимнар»га:
- Бармак аша карау.
- Мыек кабарту.
- Алма төшәр урын юк.
- Кыл тарту.
- Гайбәт сату.
- Ике атлап бер сикерү.
- Вак иләктән иләү.
- Агач атка атландыру.
- Авызга су кабу.
«Омонимнар»га:
- Җир-су.
- Ис-акыл.
- Уен-көлке.
- Кош-корт.
- Хатын-кыз.
- Бала-чага.
6 нчы тур. «Ялгыш кулланылган сүзне табарга»
Ялгыш кулланылган сүзне төзәтеп әйтергә.
«Синонимнар»га:
- Симез хәрефләр – калын хәрефләр.
- Тирән ихтирам – зур ихтирам.
- Киеренкелек үсә – киеренкелек көчәя.
- Концертны бик җылы каршыладылар – концертны ошаттылар.
- Пыяла тирли – пыяла парлана.
- Туфрак эшкәртү – җир эшкәртү.
- Телеграмма җибәрү – телеграмма сугу.
«Омонимнар»га:
- Йон кырку – йон алу.
- Гармунда уйнау – гармун уйнау.
- Бәхетле юл! – Хәерле юл!
- Өйгә җибәрмиләр – өйгә кайтармыйлар.
- Бөртек сату – ашлык сату.
- Икмәк ашый – ипи ашый.
- Чаңгыда шуу – чаңгы шуу.
7 нче тур. «Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табарга»
Команданың һәр кешесе, чиратлап, бер синоним әйтә.
«Синонимнар»га:
Матур
«Омонимнар»га:
Зур
8 нче тур. «Сүз бутау»
Сүз бутауга мәзәк чыгышлар, шигырьләр өйрәнеп килергә, өй эше бирелгән була (сәхнәләштерү осталыгына конкурс).
9 нчы тур. «Ни өчен болай әйтәбез?»
«Синонимнар»га:
Cукыр тавыкка бар да бодай.
«Омонимнар»га:
Кәкре каенга терәткән.
10 нчы тур. «Алфавит сөйләргә» интонация белән
«Синонимнар»га:
Суд хөкемен чыгаргандагы интонация белән сөйләргә.
«Омонимнар»га:
Мәхәббәт аңлаткандагы интонация белән сөйләргә.
11 нче тур. «Капитаннарга бирем»
«Синонимнар»га:
Бер үк хәрефтән башланган фигыльләр белән хикәя төзергә.
«Омонимнар»га:
Бер үк хәрефтән башланган исемнәр белән хикәя төзергә.
12 нче тур «Тапкырлар бәйгесе»
«Синонимнар»га:
Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына)
Чиләккә башта нәрсә салалар? (Күз)
Бүрегенә чыпчык кунганда, каравылчы нишли? (Йоклый)
Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый? (Диңгез култыгына)
Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма булмый)
«Омонимнар»га:
Нәрсәне күрү бик җиңел? (Кеше гаебен)
Нинди ояда бервакытта да күкәй булмый? (Синонимнар оясында)
Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай)
Патша кемгә баш ия? (Чәчтарашка)
Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри? (Кабан)
13 нче тур. «Кем күбрәк белә?»
«Синонимнар»га:
- Тел белеменең лексиканы тикшерә торган бер тармагы. (Лексикология)
- Нинди дә булса халыкның телен һәм әдәби культурасын өйрәнә торган фәннәр җыелмасы. (Филология)
- Берәр яхшы һөнәргә өйрәтүче, фән белән таныштыручы. (Остаз)
- Төрле сәнгать өлкәсендәге атаклы кешеләрнең мактаулы исеме. (Маэстро)
- Язучының нинди дә булса бер әсәргә ияреп, аның стиленнән, мәгънәсеннән көлү ысулы. (Пародия)
- Аксыл чәчле кеше. (Блондин)
«Омонимнар»га:
- Халык акылы белән тудырылган иҗат. (Фольклор)
- Әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сурәтләү чараларының бер төре. (Символ)
- Тәрбияләү, белем бирү белән шөгыльләнгән кеше. (Педагог)
- Кара чәчле, кара кашлы кеше. (Брюнет)
- Спектакльне сәхнәгә куючы кеше. (Режиссёр)
- Авазлар һәм хәрефләрне нинди фән өйрәнә? (Фонетика)
Жюри нәтиҗә ясаган арада музыкаль номер күрсәтелә.
Йомгаклау өчен сүз хөкемдарларга бирелә.
Җиңүче, борыныңны чөймә!
Җиңелүче, борыныңны салма!
Уен – ярышларда җиңелсәң дә,
Тормыш ярышында җиңелмә!
Файдаланылган әдәбият:
1.Абдуллина Р. Паронимнар һәм парономаслар// Фән һәм мәктәп.— 2017. — №6-7
2.Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы.-Казан: Татарстан кит.нәшр., 2013.- 93 б.
3.Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең кыскача тарихи – этимологик сүзлеге. —Казан, 2011.
4.Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология.- Казан: Мәгариф, 2012.-135 б.
- 5. Галиуллина Г. Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә.– Казан: Мәгариф, 2012. – 95 б.
6.Ганиев Ф.Ә., Газизова Ф.М. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.- Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 2015.- 848 б.
- КадироваЭ.Х. Поэмы Мухамедьяра «Тухфа … и «Нур -содур». Лексика / — Казань: Фикер, 2001. — 232 .
8.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / Төз. З. Мифтахов. – Зәй: Шәхси китап нәшрияты, 2012.
Интернет-ресурслар:
- balarf.ru-“Бала” китапханәсе
- edu.tatar.ru — электронное образование РТ
- http://mon.tatar.ru/ — министерство образования и науки РТ
- http://kitaphane.tatar.ru – национальная библиотека РТ
- http://shigriyat.ru– сайт для учителей татарского языка