Казан буйлап сәяхәт

Гөлнара ТОРУН,

Казандагы 68 нче балалар бакчасы  тәрбиячесе

Максат: Татарстанның символикасы – туграсы (гербы), флагы (байрагы), гимны белән таныштыру, легендалар сөйләү аша туган як турындагы белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар:

үстерелешле: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынуларын арттыру; әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрә белүләрен үстерү;

тәрбияви: туган якка, туган илгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

белем бирүдә: шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштыруны дәвам иттерү.

Җиһазлау: Казан шәһәре, Казан Кремле, Спас һәм Сөембикә манаралары, Кол Шәриф мәчете төшерелгән рәсемнәр.

Сүз байлыгын үстерү: гөмбәз, җыр, бәет.

Алдан үткәрелгән эш: әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият әсәрләре уку, санамышлар өйрәнү, Казан шәһәре турында альбомнар, призентацияләр  карадык, музейларга бардык, Казан шәһәре турында стенд ясадык, ата-аналар ярдәмендә фото альбом тупладык.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез! (Балалар исәнләшеп керәләр, түгәрәккә басалар.) Килегез әле, тизрәк, ясыйк матур түгәрәк! Балалар, без бүген сезнең белән Казан шәһәренә сәяхәткә чыгарбыз. Әйтегез: без кайсы республикада яшибез? (Татарстан)

Тәрбияче. Республикабыз нәрсәләргә бай?

– Нинди милләт халыклары яши. (Төрле милләттәге халыклар яши. Һәрбер халыкның үз гореф-гадәте, милли киемнәре, җырлары биюләре бар.)

Тәрбияче. Балалар, Татарстаннын үзенең гербы, байрагы һәм гимны бар. Менә бу нәрсә? (Герб күрсәтелгән рәсем карау.)

Тәрбияче. Татарстан гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Ак барс – республикабызнын көчлелеген, батырлыгын күрсәтә.

Ә монысы нәрсә? (Флаг.) (Байрак күрсәтелгән рәсем.)

Дөрес, байрак турында кем шигырь белә?

Татарстан байрагы нинди төсләрдән тора? Алар нәрсәне аңлата? (Өстә – яшел, аста – кызыл , ә уртада – ак төс сурәтләнгән. Яшел төс – табигатьне, яшьеллекне, ак төс – чисталыкны, намусны,татулыкны, кызыл төс – кояш төсе, батырлык төсе.)

Тәрбияче. Татарстан Республикасы башкаласы ничек атала?

Әйе, Казан. Ә сез Казан турында нәрсәләр беләсез? Нишләп Казан дип атала? (Балалар үзләренең белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче. Балалар, Казан – бик борыңгы шәһәр. Казан шәһәре барлыкка килү, аның ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларның берсен сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз!

Казан сүзе аш пешерү савытын аңлата. Борын-борын заманда, моннан 1000 еллар элек безнең бабаларыбызның бабалары Болгар илендә яшәгәннәр. Бу ил бик бай булган. Бу Болгар иленә күрше булып яшәүчеләр кызыкканнар һәм көннәрдән бер көнне яу белән килгәннәр. Шәһәрне талаганнар, кешеләрне, Болгар ханын да үтергәннәр. Ханның Таңсылу исемле акыллы хатыны булган. Ул балаларны, кайбер яраланган кешеләрне качырып кала алган. Дошманнар киткәч, алар көймәләргә утырып Идел елгасы буенча йөзеп киткәннәр. Идел елгасына тагын бер елга килеп кушыла торган урында болар ярга чыкканнар. Таңсылу ханбикә казан белән елгадан су алырга уйлаганда, казаны суга төшеп киткән. Аларга бу җир бик ошаган һәм алар монда төпләнеп калырга уйлаганнар. Шәһәр төзеп, аны Казан диеп атаганнар, Иделгә килеп кушылган елганы Казансу дип атаганнар. Менә шулай итеп Казан ханлыгы барлыкка килгән. (Балаларга борынгы Казан рәсеме күрсәтелә.)

Тәрбияче. Балалар, бу – легенда. Бәлки алай да булмагандыр. Ә сезгә ошадымы?

Ял минуты

(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Утырып иңде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып-торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Тәрбияче. Казаныбыз ел саен үзгәреп, матураеп кына тора. Зур биналар, яңа мәчетләр ачылды, күперләр, юллар төзелә, спорт корылмалары төзеделәр. Ә хәзер Казан Кремленә сәяхәткә барып кайтыйк. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә.) Кремль турында нәрсәләр беләсез?

Балалар (белгәннәрен сөйли). Казан Кремеле – ул бик борынгы Кремль. Безнең Казан Кремеленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Безнең Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Һәм күп еллар буе безнең бабаларыбызны дошманнардан саклап килгән дә. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13кә хәтле булганнар. Мондый манаралар күзәтү манаралары дип атала. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен?

Тәрбияче. Кремльгә биш керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? (Сөембикә манарасы күрсәтелә.)

Тәрбияче. Дөрес. (Бер бала Л.Шагыйрҗанның «Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли.)

Тәрбияче. Балалар, Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсез? (Балалар белгәннәрен сөйлиләр.)

Тәрбияче. Сөембикә манарасы татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган. Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала. Бу манара белән бәйле бер легенда тыңлагыз.

Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Явыз Иван аны ошата һәм Казанга илчеләрен җибәреп, Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә ризалык бирми. Шуннан Явыз Иван зур гаскәр жыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза була. Һәм жиде көндә Казанда иң биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көндә манараны төзетеп бетерә. Шаулап-гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менәргә, шәһәр, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның иң өске катына менгәч, Сөембикәнең йөрәге дулкынланып китә. Аның һич тә моннан, туган булып өлгергән шәһәреннән китәсе килми. Сөембикә шулай итеп манарадан ташлана.

Татар халык уены – “Казанда”

Тәрбияче. Арыгансыздыр, хәзер, әйдәгез, әзрәк уйнап алыйк. («Әнисә» көенә түгәрәктә җырлап йөриләр.)

Казан диләр, Казан диләр, (түгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда, Казанда

Зәңгәр Идел бар анда. (куллар белән дулкын ясыйлар)

Казан диләр, Казан диләр, (түгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Җиде катлы манара (соңгы юлдагы сүзләрнең иҗекләренә туры китереп, бармакларын бөгәләр)

Төрле-төрле халыклар (әйлән-бәйлән)

Яши безнең Казанда.

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Дус яшибез Казанда. (парлашып әйләнәләр)

(Экранда Кол Шәриф мәчете рәсемен күрсәтә.)

Тәрбияче. Бу нинди корылма? (Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйлиләр.)

Тәрбияче. Кол Шәриф мәчете – Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.

Шуның белән Казан Кремеле буенча сәяхәтебез тәмам.

Тәрбияче. Балалар, без иң кызык урынга җиттек. Хәзер без Фребель бүләкләре белән Казан шәһәренең истәлекле корылмаларын шәүлә буенча җыябыз.

Йомгаклау

– Без бүген нинди яхшы эшләр эшләдек?

– Бүгенге сәяхәтебез турында кайткач кемнәргә сөйләрсез?

Тәрбияче. Сезне алда зур сәяхәтләр көтсен! Сезгә зур рәхмәт!