Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү юллары
Чулпан ШӘКҮРОВА,
Саба районы Лесхоз бистәсендәге “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе
Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр укыту-тәрбия эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында тәрбияченең тоткан урыны тамырдан үзгәрде. Аның бурычы – белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, үстерүгә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә тәрбиячедән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.
Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Бу бурычны тормышка ашыруның күптөрле юнәлешләре була.
Хәзерге чорда белем һәм тәрбия бирү эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-төөбәк компоненты термины белән йөртелә. Тәрбияче үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту һәм тәрбия процессында моңа өйрәтергә кирәк.
Туган төбәк, туган шәһәр, туган җир… Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Милли-төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә. Тәрбияче үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-төбәк компоненты кертүнең хокукый нигезе булып тора.
Анда күзалланган белемне балаларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли үзаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү тәрбиячедән тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килүне таләп итә. Бала кече яшьтән үк һәр шөгыльдән үз төбәге буенча мәгълүмат алып, нәни ватанының патриоты булып үсәргә тиеш.
Боларның барысын да искә алып, үземнең эш тәҗрибәмдә ”Милли-төбәк компонентларын куллану” дигән теманы өйрәнә башладым.
Милли-төбәк компоненты куллануның түбәндәге юнәлешләрен билгеләргә мөмкин:
- Шәһәребездә, районыбызда һәм бистәңдә яшәүче халыкның авыз иҗатына, тарихына, күренекле шәхесләренә, бай традицияләренә таянып туган төбәгебез турында комплекслы белемнәр тупларга ярдәм итү.
- Татарстан күләмендә табигатьне, тирә-юнь мохитне саклау чаралары белән танышып, экологик чаралар һәм факторларны билгеләп, татар халкының табигать турындагы белемнәренә таянып, балаларда экологик фикерләү, сөйләм телен үстерү һәм эчке культура формалаштыруга этәргеч булып тора.
- Үз туган ягыңның табигатен, экологиясен, хуҗалыгын, тарихын, әдәбият һәм сәнгатен өйрәнү, аны халыкның чынбарлыгы белән бәйләп бару, үз халкыңның рухи дөньясын аңлау, аңа мәхәббәт һәм хөрмәт белән карау милли төбәкне өйрәнүдә актуаль бурыч булып санала.
Бакчабызда үземнең төркемдә шушы юнәлешләрне чагылдырган УМК почмагы булдырдым. Шөгыльләрдә анда булган материалларны бик еш кулланам. Бу материаллар балаларның үзара аралашуына җиңеллек тудыра һәм әңгәмә вакытында үзләре белгән мәгълүматларны тиешенчә кулланырга мөмкинлек бирә.
Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый байлыкларга ия. Әлеге байлыклар туган төбәкләрдә бихисап. Халык әйткәнчә, дөнья үз өеңнән башлана. Ә халык әйтсә, хак әйтә.
Безнең Лесхоз бистәсе бик матур урман аланына урнашкан.Бистәбез бик тә матур, чиста һәм төзек. Анда тырыш, хезмәт сөючән, ачык йөзле, киң күңелле халык яши. Безнең бистә халкы берничә милләт кешеләреннән тора.
Мин шөгыльләрне үзебезнең бистәбез турында материаллар кулланып уздырырга тырышам. Мәсәлән, балаларны әйләнә-тирә белән таныштыру һәм экологик тәрбия бирү юнәлеше буенча эшчәнлектә үзебезнең бистәбездәге күренешләрне кулланам. Балалар үз бистәләрен танып, андагы күренешләрнең кайсы урын, анда нәрсәләр барлыгын тиз арада танып әйтеп бирәләр, бу аларга алган белемнәрен күзаллап калырга һәм истә калдырырга бик уңай.
“Бистәбезнең истәлекле урыннары” дигән темада безнең бистәдә булган һәйкәлләр фотосурәтләрен отышлы дип саныйм.
Агачлар, үсемлекләр турында өйрәнгән вакытта үзебездә үсә торган агач һәм куаклар фоторәсемнәре кулланам.
Кошлар турында өйрәнгән вакытта үзебезнең күлләрдәге күренешләр, андагы казлар һәм үрдәкләр, хәтта аккошлар һәм челәннәр дә балалар өчен бик кызык һәм мавыктыргыч.
“Бөҗәкләр” темасын өйрәнгән чакта үзебезнең бакча участогындагы кырмыска оясы ярдәмгә килә. Шөгыльләрдә аны слайдлар аша карасак, саф һавага чыккан вакытларда без аны үз күзләребез белән күзәтәбез. Тырыш кырмыскаларны карап сокланабыз. Шул ук вакытта мин балаларга бөҗәкләргә тияргә ярамаганлыгын аңлатып китәм.
Сулыклар турында өйрәнгән чакта үзебездәге күлләр, чишмәләр ярдәмгә килә.
“Ут ул – дус та, дошман да” дигән теманы өйрәнгән чакта безнең бистәдәге МЧС һәм “Янгын сүндерү станциясе” фоторәсемнәрен кулланам.
Ә һөнәрләр турында өйрәнгән чакта үзебезнең бистәдәге оешмалар күренешләре балалар өчен бик кызыклы тоела. Чөнки анда аларның яраткан әти-әниләре, абый- апалары, әби-бабалары һәм күршеләре эшли. Бу фоторәсемнәрне “Минем яраткан әти-әниеменең һөнәре” дигән темада да кулланырга бик кулай. Балалар бу слайдларны бик кызыксынып карыйлар. Үзләренең әти-әниләренең хезмәте турында матур итеп сөйләп бирергә яраталар.
“Безнең бистә”, “Мин яшәгән җир” яки “Минем туган ягым” дигән темалар өйрәнгәндә “Бистәбез буйлап сәяхәт” дигән слайдлар булыша.
Шөгыльләрдә үзебезнең җирлектәге материалларны куллану миңа һәрчак ярдәмгә килә. Шуңа күрә дә балалар бу материалларны зур кызыксыну белән үзләштерә.
Мөмкинлектән чыгып без бу урыннарда экскурсияләрдә булырга тырышабыз. Балалар, шушы урыннарда булып, аларны үз күзләре белән күреп кайталар. Кайткач, анда күргәннәрен кат-кат искә төшереп сөйлиләр. Шуңа күрә дә, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә милли-төбәк компонентын куллануны мин бик кирәк һәм отышлы дип уйлыйм.
Безнең бистәбездә әле бу слайдларда очрамаган урыннар бик күп, шуңа күрә теләге булган һәркемне, безнең якларга килеп, үз күзләре белән күреп китәргә киңәш итәм.
Мондый җирлектә туып-үскән, тәрбия һәм белем алган балалардан киләчәктә илебез өчен кирәле һәм файдалы шәхесләр генә үсәр дигән өметтә калам.
Йомгаклап шуны әйтергә була: туган як турындагы материалларны белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә куллану балаларның дөньяга карашын киңәйтә, туып-үскән төбәге белән кызыксынуын арттыра, кече ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияли. Җирле материалларны кулланганда, шөгыльләр күпкә җанлырак, активрак, кызыклырак уза. Программа материалы да җиңелрәк үзләштерелә, хәтергә яхшырак уелып кала.