Әкиятләр иленә сәяхәт

(Зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләр белән инновацион уен)

Ләйсән ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казандагы 146 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларда туган телгә кызыксыну, ана телендә сөйләшәсе килү теләге уяту.

Бурычлар:

– балаларның сөйләмнәрен камилләштерү, сүзлек запасларын активлаштыру;

– сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

– әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Уен барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, хәерле көннәр! Барчагызга кайнар сәламнәр!

Бүген сез бездә “Бергәләп өйрәник!” тапшыруында кунакта.

Бу уенда без бергәләп татар телен өйрәнүне дәвам иттерербез һәм сүзләрне тәрҗемә итәрбез! Кыскача уенның кагыйдәләрен сөйләп узам: һәрбер бирем саен командалар үзләренә баллар җыялар, әгәр дә бер команда бирелгән сорауга җавап таба алмаса, икенче команданың шул ук сорауга җавап биреп, үзенә өстәмә балл җыярга мөмкинлеге туа.

Шуның өчен игътибарлы булуыгыз сорала!

Бүгенге уенның темасы барыгызга да якын һәм таныш: “Әкиятләр”. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Шулай итеп, без сезнең белән бүген серле әкиятләр дөньясына сәяхәт ясарбыз. Дуслар, уенны башлыйк!

Уенны сәламләү өлешеннән башлыйк. (Командалар бер-берсен сәламли, үз командасы белән таныштыра, команданың исеме һәм девизы әйтелә.) Рәхим итегез, сүз беренче командага бирелә.

– Беренче команда белән таныштык, хәзер инде сүз икенче командага бирелә. Рәхим итегез!

СОРАУЛАР

  1. Татар халык әкиятләре гадәттә, ничек башлана? (Борын-борын заманда…)
  2. “Сертотмас үрдәк” әкиятен кем язган? (Абдулла Алиш)
  3. Кәҗә белән сарык бүре башын нәрсәгә салганнар? (Капчыкка)
  4. Шалканны кем утырткан? (Бабай)
  5. Кәҗә бәтиләрен нәрсә ашаган? (Бүре)
  6. Төлкене өеннән куып чыгарырга нәрсә ярдәм иткән? (Әтәч)

Сез булдырасыз, афәрин! Без инде исә, алдагы турга күчәбез.

Тәрбияче. Бу турның исеме – “Табышмак әйтәм – җавабын тап!” (Бу өлештәге биремнәргә балалар җавап бирергә тиеш була.)

  1. Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп, мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

  1. Канаты бар, аягы бар –

Тик суда йөзә алмый. (Тавык, әтәч)

  1. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә моңа гаҗәпләнми. (Кәҗә)

  1. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

  1. Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йөри.

Ите яхшы бәлешкә. (Каз)

  1. Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри. (Аю)

Тәрбияче. Киләсе тур – “Уйлап әйт!” Бу турда сораулар безнең хөрмәтле әниләребезгә булыр.

Сораулар

  1. Кайсы геройның исемендә баш киеме бар? (Кызыл калфак)
  2. Шүрәленең бармагын кем кыскан? (Былтыр)
  3. “Төлке белән каз” әкиятендә төлкедән качар алдыннан Каз биегәнме, йоклаганмы, ашаганмы әллә җырлаганмы? (Каз биегән)
  4. Әкияттә Су анасы нәрсәдән куркып качкан? (Этләрдән)
  5. “Өч кыз” әкиятендә авырган әни кешегә кызларын чакырырга нәрсә ярдәм иткән? (Тиен)
  6. Аландагы теремкәйне кем беренче күреп алган? (Тычкан)

Тәрбияче. Молодцы, бик тапкыр балалар бездә бүген кунакта.

Ә безнең уен дәвам итә. Алдагы тур “Тәрҗемә ит” дип атала. Безнең командаларга рус телендә сүзләр әйтелә, ә сез аларны татарчага тәрҗемә итәргә тиеш буласыз! Командалар әзерме? Алайса, без башлыйбыз.

Переведи:

Баба яга – Убырлы карчык

Курочка ряба – Чуар тавык

Золотой гребень – алтын тарак

Водяная – Су анасы

Болтливая утка – Сертотмас үрдәк

Волшебник – Тылсымчы

Колобок – Йомры икмәк

Репка – Шалкан

Тәрбияче. Афәрин! Уенның соңгы турына килеп җиттек. Ул “Өй эше” –“Әни белән бергәләп, сәхнәдә куңеллерәк” дип атала. Сүзне без командаларга бирик! Алар безнең уенга буш килмәгән, үзләре әзерләп килгән күчтәнәчне карап китик әле. Рәхим итегез, хөрмәтле әниләр һәм балалар – сәхнә сезнеке!

– Бүгенге уен бик кызыклы булды. Булдырдыгыз!

Әкияттә булдык без,

Күп әйберләр белдек без.

Зирәк, тапкыр икәнсез,

Күп әкиятләр беләсез.

Уенда җиңде дуслык,

Җиңде бүген татулык.

Дуслык татулык булгач,

Яшәве дә бик кызык!

Безнең тапшырудан сезгә, хөрмәтле уенчылар, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар! Рәхмәт сезгә! Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!