Бөтен дөньяда ап-ак булып кар яуганда

Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА,

Казандагы 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: Балаларның табигать тормышы турындагы белемнәрен арттыру, күзәтүчәнлек, сизгер күңеллелек булдыру. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Һәр эшкә әхлакый бәя бирә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: С.А.Куприяновның “Кышкы урман” картинасы. Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә”. М.Ногман “Кыш килде”. П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” әсәре.

Дәрес барышы

Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез миңа җавабын әйтегез.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,-

Бу кайчак,туган?                    (Габдулла Тукай)

Балалар. Кыш.

Тәрбияче. Әйе балалар, без бүген сезнең белән кыш турында сөйләшербез. Мин сезгә хәзер бер шигырь укыйм.

Кыш килде.

Урамнарга,бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф-рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын,

Кыш бабай килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын. (Мостафа Ногман)

Тәрбияче. Балалар, бу шигырьдә  нәрсә турында язылган?

Балалар. Кыш турында. Кар яуган, җир өстенә кар капланган һ.б.

Тәрбияче. Әйе, кыш килде. Бөтен җиргә аклык, сафлык алып килде. Һава саф, рәхәт суларга. Балалар уйлап карыйк әле, нигә һава саф?

Балалар. Тузан юк.

Тәрбияче. Ап-ак кар бөтен җирне каплый, һаваны чистарта. Кар нинди була ул?

Балалар. Ак, салкын, чиста, йомшак,зәңгәрсу-ак, җепшек һ.б.

Тәрбияче. Ә кар бөртекләрен нинди сүзләр белән сурәтли алабыз?

Балалар. Йолдыз кебек, бизәкле, ялтыравыклы һ.б.

Тәрбияче. Ә хәзер без сезнең белән, күзләребезне йомып, күңелдән генә кышкы урманга барып кайтырбыз. (П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары”әсәре куела.)

Тәрбияче (көйгә ияреп, әкрен генә сөйли).

Энҗе карлар ява.

Шундый матур көн бүген!

Кулга тотып алыр идем

Карның һәрбер бөртеген!..

Энҗе карлар явып торганда, кышкы урман аеруча матур була, агач-куаклар әкияттәгедәй хозур күренә. Бөтен тирә-юнь зәңгәрсу-ак томанга төренгән. Наратлар, чыршылар иңнәренә челтәрле ак шәл салганнар.

Горур урман! Син агачларыңа

Кием теккән икәнсең.

Ак челтәрдән бизәп һәр өлгесен

Нинди сокланырлык иткәнсен!

Башка агачлар арасыннан зифа буйлы ак каен әллә кайлардан күренеп тора. Аның ботаклары, җай гына тирбәлеп, һавада очкалап йөрүче кар бөртекләрен эләктереп ала да үзенә урнаштыра. Әз-әзләп кар бөртекләре ишәя баралар. Шулай каен үзенең ак кәүсәсен килешле итеп ак тунга чорный, аңа йомшак, җылы булып китә. Ә гүзәллеге  бермә-бер арта. (Көй бетә, балалар күзләрен ача. Тәрбияче шул арада картина элеп куя. 2 – 3 бала сөйли.)

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавап табыгыз.

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына,

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була.

Балалар. Кар бөртеге.

Тәрбияче.  Дөрес, балалар. Әйдәгез, без дә кар бөртекләре булып уйнап алыйк әле. (Сүзләргә туры китереп, балалар төрле хәрәкәтләр ясыйлар.)

Без – карлар-очабыз,

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез,

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

Тәрбияче. Хәзер, балалар, менә бу картинага игътибар белән карыйк әле.

– Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

– Агачлар һәм җир өсте нәрсә белән капланган?

– Нинди агачлар бар?

– Нинди хайваннар, кошларны күрәсез?

– Картинага нинди исем биреп була? (Балалар җавабын тәрбияче төзәтә һәм өсти.)

Тәрбияче. Картинаны “Кыш”, “Сихри урман” һ.б. дип исем бирергә була. Ә рәссам аны “Кышкы урман” дип атаган. Кышкы табигатьнең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Агачлар әнә ничек матур итеп ак шәлгә төренгәннәр. Кар хәтфәдәй җәелеп ята. Балалар, кышкы табигать безнең өчен бик матур, ә менә кышлаучы кошларга кыш бик авыр вакыт. Тыңлап торыгыз әле, мин сезгә хикәя укыйм. (Г.Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясен укый.)

Тәрбияче. Балалар, сезгә Әнисә исемле кыз ошадымы? Сез аның турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар.  Әнисә – яхшы кыз. Ул кошларны ярата, аларга ашарга бирә һ.б.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, Әнисә кошларга ярдәм итә. Кыш көне барыбыз да кошларга ярдәм кулы сузарга тиеш. Шулай булса гына яз җитүгә  алар үзләренең  шатлыклы җырлары белән сөендерер.

Бүгенге сәяхәтебез тәмамланды. Ә хәзер урамга чыгарбыз, кышкы матурлыкка сокланырбыз, саф һава суларбыз, кышлаучы кошларга җим бирербез.