Кул эшләрендә – күңел җылысы
(Сыйныфтан тыш чара)
Вәсилә ХӘБИБУЛЛИНА,
Башкортстанның Бакалы районы Мостафа урта мәктәбе директорының иҗтимагый берләшмәләрнең тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе
Максат: онытылган һәм заманча кул эшләре белән танышу, халык һөнәренең нигезе буларак кул эшләре белән танышу, кул хезмәтенә кызыксыну тәрбияләү, балаларның эстетик зәвыгын һәм иҗади сәләтләрен формалаштыру.
Кичә барышы
(Эльза Абсаттарова иҗат иткән“Кич утырып кызлар чигү чигә” җырының көе яңгыырый.)
Алып баручы. Хәерле иртәләр, хөрмэтле кунакларыбыз, укытучылар, балалар!
Бер утыру – үзе бер гомер дип,
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып серләр бүлешү –
Бу гадәтлэр әле бетмәгән.
Бүгенге кичәбезне без «Кул эшләрендә – күңел җылысы»дип атадык һэм кичәбезнең хөрмәтле кунаклары – үз куллары белән матурлык тудыручы апаларыбыз Шәйхрази кызы Таһирә апа, Нурлыһөдә кызы Равилә апа, Гафур кызы Рима апа.
– Әйдәгез, балалар, хөрмәтле кунакларыбызны алкышлап каршы алыйк.
Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым югары бәяләнә. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары… Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайта, дуслаштыра, татулыкка өнди. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә.Шуны истә тотып, авылдашларыбызның кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм. Борынгыдан калган җан рәхәте дигән сүз бар. Хөрмәтле балалар, менә бүген сезнең күз алдында торучы бу оста куллы апаларыгызның иҗат җимешлзрен карагач та, жанга шулхәтле рәхәт булып китә. (Кул эшләре белән танышу.)
Хәзер, балалар, апаларыбыз һәм аларның кул эшләре белән якынрак танышырбыз.
Авылдашыбыз Таһирә Шәйхрази кызы кул эшләре белән күптән мавыга. Аның нурлы, якты фатирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә төртеләсең. Тасмалар белән чигелгән искиткеч картиналар, бәйләгән салфетка, шәл, оекбаш, башмаклар, үзе теккән матур-матур киемнәр… Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. “Һәр нәрсәгә иҗади якын килү – минем өчен яшәү рәвеше кебек. Нәрсәгә күзем төшсә дә, аннан ни ясап буласын күз алдына китерергә тырышам”, – дип җаваплый Таһирә апа.
– Таһирә апа, безне үзегез һэм үзегезнең кул эшләре белән якынрак таныштырып китсәгез иде. Сүзне сезгә бирәбез, Таһирә апа. (Укучылар сораулар бирә.)
– Сез тормышның матурлыгын, ямен нәрсәдә күрәсез? Гаиләдә, туганнарыгыз арасында кул эшлэре белән шөгыльләнүчеләр бармы?
– Сезгә музыкаль бүләк. Миләүшә башкаруында башкорт халык биюен карагыз.
Алып баручы. Осталар үз куллары белән гүзәллек булдыра. Теләк булса, сәләтнең бер процентына 99 процент тырышлык салырга кирәк.Француз модельеры Коко Шанель болай ди: «Кулдан эшләнгән әйберләр – зиннәтлелек, һәркемгә аларга ия булу мөһим түгел. Кем аларны булдырырга тели, яисә остага түли, яисә үзе ясый», – дигән. Рәвилә Нурлыһөдә кызы алып килгән кул эшләренә дә остабызның күз нурлары, күңел җылысы кушылган. Рәвилә апаның мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшлэре белэн генә тукталып калмый.Ул шигырьләр дә. Ә инде кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландыра. Гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була икән дип гаҗәпләнәсең хәтта. Равилә апанын кул эшләрен карагач, андагы матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алабыз. “Үзеңнең кул эшләреңне туганнарга һәм якыннарга бүләк итү күңелгә ятышлы”, –ди Равилә апа.
– Равилә апа, сүзне сезгә бирәбез. Сез дә үзегезнен эшләр белән безне якынрак таныштырып китсәгез иде. (Укучылар сораулар бирә.)
– Сезнең хөрмәткә Диана башкаруында татар халык биюе, Равилә апа.
Алып баручы. Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда, бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан, якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән.
Чигү – баш авыртудан, колаклар шаулавыннан дәва. Күзләрне, баш миен ял иттерә, ябыктыра.
Тегү кан басымын төшерә, арыганлыкны бетерә, стресстан булыша.
Макраме ашказаны авыртуын, буыннар сызлавын баса, гармональ тайпылышларны дәвалый.
Бәйләү теш сызлавын бетерә. Ашкайнату системасының эшчәнлегенә, йөрәк-кан тамырларына, умыртка баганасына уңай йогынты ясый. Депрессиядән чыгарга ярдәм итә.
Авылыбызда яшәүче Рима апа кул эшләре белән күптән мавыга. Аның җылы, якты өендә кая күз салсаң да, аның иҗат җимешенә юлыгасын. Искиткеч матур бизәкләп чиккән мендәр тышлары, оекбашлар, башмаклар, урындык япмалары, картиналар. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. Ә кул эшләренә килгәндә! “Аңа вакыт җитми”, – дип әйтүчеләр күп. Тик Рима апабыз кул эшләре белән шөгыльләнергә вакыт таба. “Үз кулларың белән бәйләгән кием матур да, зәвыклы да була, иң мөһиме – башкаларныкына охшамый, аерылып тора”, – ди Рима апа.
– Сүзне сезгә бирәбез, Рима апа. (Балалар сораулар бирә. Концерт номеры.)
Алып баручы. Сезне, килгэн кунакларыбыз – Рима апа, Равилә апа, Таһирә апа һәм бүлмәдэ утырган барлык әниләрне, шушы форсаттан файдаланып, Әнилэр көне белән котлыйбыз!
Бүген дөньядагы барлык әниләргә иң зур бүләк – тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә! Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән котлыйбыз һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегезнең нурлы булуын телибез. Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен. Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез. – Сүзне мәктәп директоры Гөлназ Мирхатыймовнага бирәбез. |
– Кичәбез ахырына якынлаша. Безгә һәм укучыларга эчтәлекле кичә бүләк иткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. “Мостафам” дигән җыр белән кичәбезне йомгаклыйбыз. (Истәлеккә фотога төшү.)