«Башлангыч химик төшенчәләр» темасын гомумиләштерү
(8 нче сыйныфта химия дәресе)
Рузалия САФИЕВА,
Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы
Максат:
– укучыларның «Башлангыч химик төшенчәләр» темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү, системага салу;
– дәрестә уен алымнарын кулланып, укучыларның күзәтүчәнлеген, нәтиҗә ясау, мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерү, БДИга әзерлек эше алып бару;
– укучыларда химия фәненә мәхәббәт һәм экологик культура тәрбияләү.
Җиһазлар: дәреслек, мультимедиа, кулдан ясалган карточкалар; реактивлар һәм җиһазлар: стакан, шырпы, өчаяк, асбестлы челтәр, фенолфталеин һәм натрий гидроксиды эремәләре, коры спирт, норсульфазол таблеткасы, амммоний дихроматы, крахмал, шикәр, тимер порошогы, пычкы чүбе.
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Без бүген сезнең белән «Башлангыч химик төшенчәләр» темасы буенча белемнәребезне гомумиләштерербез, тирәнәйтербез һәм билгеле бер системага салырбыз.
- II. Белемнәрне актуальләштерү
Проблемалы сораукую.
Укытучы. Укучылар! Нинди күренеш күзәтәсез? («Тылсымлы таякчык» тәҗрибәсе күрсәтелә. Стаканда селте – натрий гидроксиды эремәсе, ул фенолфталеинга манчылган пыяла таякчык белән болгатыла. Эремә кура җиләге төсенә керә.)
Укучылар. Химик күренеш. (Дәрес барышында укучыларга һәр дөрес җавап өчен химик билгеләр язылган йолдызчыклар бирелеп барыла.)
III. Дәреснең төп өлеше
Укытучы. Дөрес әйтәсез, укучылар, без химик күренешне күзәттек. Бүгенге дәрестә без сезнең белән «Башлангыч химик төшенчәләр» темасы буенча химик стартлар уены үткәрербез.
– Без йокыдан торгач, юынгач, киенгәч, нишлибез?
Укучылар. Ашыйбыз.
«Аш бүлмәсендә» (2 нче слайд)
Укытучы. Сезгә физик һәм химик күренешләр бирелә. 1 нче вариантлар – бары тик физик күренешләрне генә, ә 2 нче вариантлар – химик күренешләрне генә күчереп язарга тиешләр.
Утын яна, шикәр ваклана, тоз эри, чиләк күгәрә, варенье әчи, су парга әйләнә.
Почтальон уены
Укытучы. Без сезнең белән аш бүлмәсендә утырган вакытта почтальон хат китереп киткән, укып карыйк әле. Нинди хат икән бу? (Хат укыла.) «Хөрмәтле укучылар! Бу хатта химик реакцияләрнең узу шартлары һәм билгеләре язылган җөмләләр бар. Химик реакцияләрнең узу шартлары язылган җөмләләрне алган укучылар – беренче төркемгә, химик реакцияләрнең билгеләре язылган җөмләләрне алган укучылар – икенче төркемгә баса. 1 төркемгә керүчеләрнең җаваплары – җылыту, матдәләрнең орынуы, 2 төркемгә керүчеләрнең җаваплары – җылылык аерылып чыгу яки йотылу, утырым төшү, төс үзгәрү, ис чыгу,яктылык аерылып чыгу.
Кроссворд чишү (3 нче слайд) Тиешле химик элементларның исемнәрен шакмакка тутыра алсагыз, атом-молекуляр тәгълиматка нигез салучы галимнең фамилиясен табарсыз. (Ломоносов)
Сораулар: 1. Li, 2. O, 3. Mg, 4. J, 5. Na, 6. N, 7. P, 8. Cl, 9. H.
Җаваплар: 1. Литий. 2. Кислород. 3. Магний. 4. Иод. 5. Натрий. 6. Азот. 7. Фосфор. 8. Хлор, 9. Водород.
Башваткычны тизрәк чишкән укучы хөрмәтенә «Кара елан» дигән кызыклы тәҗрибә күрсәтелә. (Суыру шкафы, асбестлы челтәр, коры спирт, норсульфазол таблеткасы.)
«Юлны кем күрсәтә?» уены (4 нче слайд)
Укучыларга саф матдәләрне яки катнашмаларны гына күрсәтергә кушыла. Вертикаль, горизонталь яки диагональ буенча 3 шакмакны тоташтырырга рөхсәт ителә.
күкерт | шикәр | кофе | цемент | глюкоза | су | |
алтын | витамин | тимер | бакыр | тимер | битум | |
спирт | ком | сөт | буяу | каймак | сок |
Җавап: саф матдәләр: күкерт, алтын, спирт; катнашмалар: буяу, каймак, сок.
«Баскычтан кем тизрәк менә?»
Тактага баскыч рәсеме эленә. Басмаларга формулалар язылган: NH3, H2O, O2, CaO. Укучылар химик формулалар буенча матдәнең чагыштырма молекуляр массасын исәплиләр. (17, 18, 32, 56) Әлеге саннар язылган карточкаларны тиешле формулалар астына ябыштырып куябыз һәм арткы ягын әйләндерсәк, татар халык әйтемен күрербез: «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл». (Музыка астында физкульминут ясала.)
«Кем җитезрәк?»
Тактага тау схемасы сызылган таблица эленә. Аның итәгеннән түбәсенә кадәр түбәндәге матдәләрнең химик формулалары язылган: K2O, FeO, Fe2O3, Na2O, H2SO4. Укучылар химик формулалардагы элементларның валентлыкларын билгеләп тауга күтәреләләр.
«Өченче артык» (5 нче слайд) (БДИга әзерлек)
Кайсы юлда артык матдә бирелгән? а) CaO, KOH, CuO; б) HCl, KCl, HBr; в) NaOH, KOH, CaO.
Җаваплар: а) KOH; б) KCl; в) CaO.
«Таҗ яфракларының серен белү»
Чәчәк таҗлары ясалып, аларга биремнәр язылган. Укучылар таҗ яфракларын ала баралар һәм ике төркемгә басалар. 1 төркемгә – экзотермик реакцияләр, 2 төркемгә эндотермик реакцияләр язылган таҗ яфрагын алган укучылар баса. Экзотесрмик һәм эндотермик реакцияләрнең билгеләмәләре әйтелә.
1 нче төркем
3Fe + 2O2 = Fe3O4 + 1117 кДж
2H2 + O2 = 2H2O + 484 кДж
2Al + 3S = Al2S3 + 509 кДж
2 нче төркем
2KNO3 = 2KNO2 + O2 — 255 кДж
2HgO = 2Hg + O2 – 180 кДж
CaCO3 = CaO + CO2 – 177 кДж
(Реакция тигезләмәләре кычкырып укыла.)
«Тәҗрибә»
Һәр варианттан икешәр кеше чакырыла. Крахмал+шикәр, тимер порошогы+пычкы чүбе катнашмалары бирелә. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре искә төшерелә, катнашмаларны аерганда аларны төгәл үтәү кирәклеге әйтелә. Башкарылган эш турында телдән отчет бирелә. Белем һәм практик осталык бәяләнә.
«Могҗизалы сандык»
Сандык эченә төшереп калдырылган урыннарга тиешлесен язып, коэффициентларын куеп, химик реакцияләрнең типларын билгеләргә дип язылган карточкалар салынган.
1 нче вариант
а) … + O2 = MgO (… реакциясе)
ә) FeO + H2 = Fe + … (… реакциясе)
б) Au2O3 = Au + … (… реакциясе)
в) NaOH + HCl = NaCl + … (… реакциясе)
2 нче вариант
а) … + HCl = FeCl3 + H2 (… реакциясе)
б) HgO = … + O2 (… реакциясе)
в) H2 + O2 = H2O (… реакциясе)
г) CuO + HCl = CuCl2 + … (… реакциясе)
Сандык тышына болай дип язылган:
Игътибар!
Сандыктагы биремнәрне үтәгән укучыларны «Айда вулкан атылу» дигән кызыклы тәҗрибә көтә. Өчаяк, асбестлы челтәр, аммоний дихроматы, шырпы. Укучылар реакция барышын күзәтеп, үзгәрешләрне билгелиләр.
- Йомгаклау
Укытучы. Укучылар! Сез әлеге тема буенча бик күп белемнәргә ия булгансыз икән. Хәзер һәрберегездәге йолдызчыклар санын исәплибез һәм билгеләр куярбыз. (Билгеләр куела.)
- Өй эше (6 нчы слайд)
1 – 11 параграфларны кабатларга, контроль эшкә әзерләнергә.