«Чишмә юлын күрсәтү» татар халык йоласы

Нурфия ӘХМӘТШИНА,

Арчадагы 9 нчы балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

 

Максат: балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы, туган якка, табигатькә карата мәрхәмәтле, югары әхлаклы,һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Йола барышы

Аудиоязма. Тынла әле, тынла, ничек челтерәп чишмә ага! Чишмә! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул.

Көмеш сулы чишмә челтерәгәне

Күңелләргә керә, җанга үтә.

Шул сулардан сафлык иңсен өчен

Барлык юллар туган якка илтә.

Чит иллэрне гизеп, узәкләрем эзелеп,

Сагынып кайттым туган ягыма!

Уткәннәрне уйлап, бераз ямансулап,

Килдем әле чишмә буена!

(Чишмә слайды. “Жидегән чишмә” җыры яңгырый. Чишмә янына әби чыга.)

Әби. Һәй бәллүр чишмәм, изге чишмәм! Көн дә бер яныңа килеп хәлеңне белмәсәм, күңелем тынычлык тапмый. Синең тирәңне чистартып, борчу-сагышларымны, шатлыкларымны сөйләсәм, җаннарым рәхәтләнеп, гәүдәләрем сихәтләнеп китә. Исән-сау гына тордыңмы, юлларыңда таш киртәләр очрамадымы?

(Чишмә челтерәгән, кошлар сайраган тавыш. Сәхнәгә кечкенә генә чиләк тоткан кыз белән малайны җитәкләп, бабай керә.)

Бабай. Менә, балакайлар, көмеш сулы Бәллүр чишмәгә килеп тә җиттек. Бәрәкалла, менә әбиегез кайда икән бит, ә без аны дөнья бетереп, эзләп йөрибез!

Әби. Әйе шул, иртүк торып төштем әле менә, Бәллүр чишмәбезне сагынып. Хәйран хәлне алды, көне дә кыздырып тора, әйдә, бәбкәчләрем, шул тирәгә сез дә утырыгыз.

Бабай. Карагыз, балалар, ничәмә-ничә еллар шушы чишмә кешелекне үзенең тәмле, салкын, шифалы суы белән туендырып тора.

Кыз. Бабакай, ә нишләп шифалы дисең, берәр дару кушканнармы әллә аңа?

Әби. Әй, кызым, сез – шәһәр балалары авырткан саен шул дару ашап чирләп бетәсез инде. Ә авылда менә шушы чишмәнең тәмле суын кайнатып, чишмә буенда үскән бөтнек, мәтрүшкә чәчәкләрен шул суга төнәтеп эчсәң, бөтен авыруларың бетә, тәннәрең сихәтләнә, балам.

Малай. Әбекәй, безгә дә шул файдалы үләннәрне жыеп бирерсең әле, без дә шулар белән генә дәваланыр идек.

Әби. Бирәм, балакаем, бирәм, әле җыеп киптереп куйганы да бар.

Бабай. Әй, әбиегез гомер буе шул үләннәрне, чәчәкләрне җыеп, киптереп чәйгә дә салды, ашка да салды, менә шуңа күрә бабаегыз шундый таза, чибәр инде ул. (Көлешәләр.)

Әби. Әйеее, бар иде зифа буйлы, чибәр чаклар! (Көлемсерәп куя.)

Бабай. Әйе, әбисе, үтте гомерләр, менә инде оныкчыклар үсеп килә. Әле кичә генә төсле, сине килен итеп шушы авылга алып кайтып, шушы Бәллүр чишмәсе юлларын күрсәтеп йөргән чаклар!

Кыз. Бабай, әбигә нәрсәгә чишмә юлын күрсәттең, сиңа су алып кайтсын дипме? (Көлешәләр.)

Әби. Бәбкәчләрем, безнең татар халкында бик күп бәйрәмнәр, йолалар бар. Шуларның берсе «Чишмә юлын күрсәтү» дип атала.

Малай. Нинди йола сон ул, әби? Анда нишли идегез? Чишмә юлын эзләп йөри идегезме әллә? (Көлә.)

Әби. Авылга килен булып төшкән, кунак булып кайткан кызлар чишмәне эзләп йөрмәсеннәр өчен, авыл яшьләре чишмә юлын күрсәтәләр иде.

Кыз. Ничек уза иде соң бу йола, кызык була идеме?

Бабай. Бик күңелле иде, балакайларым. Читтән килгән кыз чиләк-көянтә асып, авыл егетләре-кызлары гармуннар уйнап, җырлый-җырлый чишмә юлы буйлап чишмә буена төшәләр иде. (Барысы да уйга чума. Сәхнәгә бер малай, бер кыз чыга.)

Кыз. Кара әле, …, син белдеңме соң әле, авылга түбән оч Раушания апаларга кунак кызы кайткан бит.

Малай. Юк, ишетмәгән идем әле. Кем исемле?

Кыз. … шәһәрдән кайткан.

Малай. Алай икән. Кунак кызы булгач, шәп инде ул! Ул шәһәр кызын безнең авылда нәрсә белән генә шаккаттырырбыз икән? Бездә бит кинотеатрлар да, цирклар да, күңел ачу җирләре дә юк.

Кыз. Ул аларны шәһәрдә дә күреп туйгандыр инде. Ә менә безнең әби-бабаларыбыздан калган бәйрәмнәрне, йолаларны ай-һай күргәне бар микән?

Малай. Алары бездә күп инде анын! Кайсын күрсәтеп карыйк соң?

Кыз. Бездә бит кунакка кайткан кызларга «Чишмә юлын күрсәтү» йоласы бар. Әйдәгез, чишмә юлын курсәтәбез.

Малай. Алайса малайларны-кызларны чакырыйк әле.

Кыз. Син аларны чакыр, ә мин кунак кызын чакырып киләм. (Чыгып китәләр дә малай кызлар-малайлар белән әйләнеп керә.)

Малай. Дусларым, ишеттегезме бер яңалык?

Барысы бергә. Юк, нинди яңалык, нәрсә булган?

Малай. Ишетмәсәгез – ишетегез! Түбән оч Раушания апаларга кунак кызы кайткан!

Барысы бергә. Кунак кызы?

Бер малай. Шәп! Кая соң үзе?

Малай. … чакырырга китте. Без менә уйладык-уйладык та, шәһэр кунак кызына Чишмә юлын күрсәтергә булдык. Сез нәрсә дисез, килешәсезме?

Бер малай. Бик яхшы булыр. Шәһәр  кызының андый бәйрәмнәр, йолалар күргәне юктыр әле. (Кыз белән Кунак кызы керәләр.)

Кыз. Таныш булыгыз, бу … Ә болар – безнең авыл малайлары-кызлары. …, синең «Чишмә юлын күрсәтү»йоласы турында ишеткәнең бармы?

Кунак кызы. Юк шул, ә нинди йола соң ул?

Малай. Безнең әби-бабайларыбыз авылга килен булып төшкән, кунак булып кайткан кызларга чишмә юлын күрсәтә торган булганнар.

Кунак кызы. Бу – бик кызыклы, куңелле йолага охшап тора. Рәхмәт сезгә. Мин әзер, нишлибез? ( Кызга чиләк-көянтә бирәләр, малайлар, кызлар, җырлый-җырлый гармун уйнап, бер әйләнеп киләләр дә, чишмә янында тукталып, урындыкларга утыралар.)

Бабай. Әй, бар иде яшь чаклар!

Кыз. Әбекәй, шулай чишмә юлын күрсәткәч, өйләренә кайтып китәләр идеме инде?

Әби. Юююк, бәбкәем, әле иң кызыгы алда була иде. Шул чишмә буенда егетләр, кызлар – һәммәбез төрле күмәк уеннар уйный идек. Мәсәлән, «Йөзек салыш уены».

9 нчы төркемнең бер баласы торып. Дусларым, әйдәгез, йөзек салыш уенын уйныйбыз. Үзем салам. («Йөзек салыш» уены уйнала.)

Малай. Ай-яй, күңелле уен булган икән, әби. Бабай, ә сиңа нинди уен ошый иде?

Бабай. Хе, кайсы дип, менә исемә  «Чума үрдәк, чума каз» уены кереп калган, хай җырлый,җырлый уйный идек инде.

7 нче төркем малае торып. Ә мин «Чума үрдәк, чума каз» уенын тәгъдим итәм. Әйдәгез, парлашып басыйк әле. (7 нче төркем балалары, парлашып басып. уенны уйныйлар.)

Кыз. Миңа да бу уен бик ошады әле. Шәһәргә кайткач, бакчада мин дә иптәшләремә өйрәтеп, уйнарбыз әле.

Әби. Бик яхшы, кызым. Әй, бигрәкләр дә монлы, матур итеп челтерәп ага инде чишмәбез. Юкка гына җырларда макталып җырланмый шул инде ул. (14 нче төркем балалары башкаруында «Чишмә» җыры.)

Бабай. Әбисе дим, әбисе, ә хәтерлисеңме «Басма аркылы чыгу» уенын. Бигрәкләр дә ярата идем инде шул уенны. Басма аркылы чыкканда син гел суга төшә идең, әллә аякларың кәкре иде инде шунда? (Көләләр.)

Әби. Әй, телеңә салынып утырма инде.Үзеңне әйтер идем, мин суга төшкән саен җырласын-җырласын, дип, теңкәмә төшә идең, ә мин сиңа ачу итеп җырламый идем.

6 нчы төркемнең бер баласы торып. Әйдәгез, басма аркылы чыгып уйныйбыз. Кем дә кем суга төшә, шул чишмәбез турында бик матур шигырь сөйләячәк. («Басма аркылы чыгу» уены уйнала.)

Малай. Бабай, бабай, тагын-тагын нинди уеннар уйный идегез? Сөйлә инде.

Бабай. Һай, кем хәтерләп бетергән инде аны, күп иде инде алар. Әбисе, кара әле, хәтерлисеңме, теге “Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак” дип, җырлар да җырлый идек бит әле. (2 нче төркем балалары башкаруында «Дудәк» җыры.)

Бабай. Ә менә «Яшерәм яулык» дигәне искә төште әле. Әбисе, ничек уйнала иде әле ул?

12  нче төркем кызы. Мин дә бер уен беләм. «Яшерәм яулык» дип атала. Әйдәгез, уйныйбыз, түгәрәк ясап басыгыз әле. (12 төркем балалары  «Яшерәм яулык» уенын уйныйлар.)

Әби. Әйе, яшьлек чишмә суы кебек үткән дә киткән, сизми дэ калганбыз.

Малай. И әбекәй, алай дип әйтмә инде, син әле һаман да яшь, бик матур бит.

Бабай. Иии улым, син әбиеңнең яшь вакытта нинди чибәр булганын белсәң! Чиләк-көянтә асып, бормалы чишмә юлы буйлап атлап йөрешләрен күрсәң! Исең-акылың китәр иде түлке. (Көлә.)

Әби. Әйе, бүгенгедәй күз алдымда шул чаклар! (13 нче тәркем кызлары башкаруында «Бормалы су юллары» биюе.)

11 нче төркем кызы. Малайлар, кызлар, әйдәгез, «Кәрия-Зәкәрия» уенын уйныйбыз. (11 нче төркем балалары «Кәрия-Зәкәрия» уенын уйный.)

8 нче төркем малае. Абау, бу кызларның тавышыннан колаклар тынып бетте инде. Әйдәгез, «Без, без идек»не уйнап алабыз. (8 нче төркем балалары «Без-без, без идек» уенын уйный.)

Бер кыз. Авыз йомып утырып, авызлар кибеп бетте инде, кая булмаса, шифалы чишмә суыннан авыз итеп алыйк. (Чиләк белән су алып, балаларның учларына салып чыга.)

Бабай. Әбиегез учларыбызга су салганда, шаярып миңа күбрәк итеп салып җибәрә торган иде, мин дә төшеп калганнардан түгел, бер йотым эчә идем дә калганын әбиегезгә сибә идем. (Көлешәләр.)

Кыз. Ай-яй, әби-бабай, бигрәкләр дә чая булгансыз инде үзегез.

Әби. Һи, тапкан мактаныр нәрсә. Ә менә «Талчыбык»уенында мин уртада чакта гел бабаегызнын кулъяулыгын тартып ала идем, авызын ачып йоклап торгач.(Көлә.)

10 нчы төркем баласы. Кем «Талчыбык» уенын уйный, чыгыгыз түгәрәккә. (10 нчы төркем балалары «Талчыбык» уенын уйный.)

1 нче төркем малае. Кызлар, әйдәгез, «Чишмә» җырыгызны җырлагыз әле. Сез аны матур итеп җырлыйсыз бит. (1 нче төркем кызлары башкаруында «Чишмә җыры».)

Әби. Бигрәк матур, моңлы итеп җырлана шул ул чишмә җырлары! Чишмәнең үзе кебек челтери.

Малай. Әйе шул, безнең әле мондый матур җырлар ишеткәнебез, мондый күңелле уеннар күргәнебез дә юк иде, әбекәй. Безне бу чишмә буена алып төшеп, «Бәллүр»чишмәне күрсәткәнегез өчен, шундый матур, күңелле йола турында сөйләгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт инде. Сез сөйләгәннәр безнең нәни күңелләребездә мәңгегә уелып калачак.

Бабай. Рәхмәт, балам. Халкыбызның милли хәзинәсе – безнең үткәнебез, бүгенгебез, һәм киләчәгебез, аны сезгә мирас итеп калдыру –безнең иң зур бурычыбыз ул.

Әби. Балакайларым, сезгә әйтер сүзебез шул: әби-бабайлар суын эчкән шушы чишмәлэр аша безгә мәрхәмәтлек күчкәндер. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.

Изге урынны, чишмәләребезне, һәрвакыт чиста тотыйк, әби-бабаларыбыздан калган мирасны югалтмыйк, саклап калыйк, буыннан-буынга тапшыра килик.

Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сахра сусыз кибә, сула, –

Чишмәләрнең кадерен белегез!