Нәни патриотлар

(Уртанчылар төркемендә шөгыль)

Кадрия ӘДҺӘМОВА,

Актаныштагы 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат: Балаларда илне саклаучы хәрбиләр һәм хәрби техника турында күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

үстерелешле: хәрби һөнәрләрне өйрәнү аша, балаларның  сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, хәтерен, хәрәкәтен, кызыксынуын  үстерү;

тәрбияви: балаларда патриотлык хисләр уяту, әхлаклылык тәрбияләү;

белем бирүдә: хәрби һөнәр-диңгезче һөнәре белән таныштыру, диңгезче турында тасвирлап  сөйли белүләренә ирешү, исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам иттерү,  сүзләрне әйтелеше буенча калын әйтелешле, нечкә әйтелешле, яңгырашлы сүзләргә (десантчы, очучы) аеру;

Сүзлек өстендә эш: хәрби хезмәт, диңгезче, кораб, гаскәр, техника, армия.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сәнгати-эстетик үсеш, физик үсеш.

Методик алымнар: шигырь уку, әңгәмә, рәсем карау, рәсемләү, тасвирлама хикәя, сорау- җавап, хәрәкәтле уен.

Алдан үткәрелгән эш: «сүз» төшенчәсен, калын-нечкә әйтелешле сүзләр барлыгын  өйрәнү, хәрби һөнәрләрдән танкист, очучы, десантчы белән танышу, әти- әниләр белән солдатларга хат язу, хәрби һөнәрләрне истә калдыруга интерактив уеннар уйнау, рәсемнәр буяу, патриотик почмакта мөстәкыйль шөгыльләнү, физминут өчен сүзләрне өйрәнү

Җиһазлар: диңгезче курчагы, танкист, десантчы, очучы, чик сакчысы төшкән УМК рәсемнәре, һәр гаскәрнең баш киемнәре: пилотка, шлем, бескозырка, зәңгәр, кара беретлар, яшел һәм ак  фуражкалар; Россия армиясенең макеты, өстәлдә язылган, әмма рәсемнәре буялып бетмәгән хатлар, төсле каләмнәр, разведчиклар өчен каршылыклар: сазлыктан чыгу җайланмалары (ташлы җәймә), дуга, кеглилар.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Кереш өлеш

Кәефләрне сорашу. Шигырь тыңлау, әңгәмә. (2 минут)

  1. Төп өлеш
  2. Дидактик бирем. Хәрби һөнәрләрне атау, баш киемнәренә карап аеру. (3 минут)
  3. Сүзле уен. (1 минут)
  4. Тасвирлама хикәя. Диңгезче курчагын эзләп табу, аның турында тәрбияче сөйләме. Балаларның курчак турында тасвирлап сөйләүләре. (4 минут)
  5. Мульзарядка. Шигырь тыңлау. (2 минут)
  6. Солдатларга хат язу. «Разведчиклар» уены. (3 минут)
  7. «Тере рәсемнәр» уены. Россия армиясенең макетын төзү. (3 минут)

III. Йомгаклау өлеше (3 минут)

Эшчәнлек барышы

Кереш өлеш

(Бүлмәнең бер өлеше  кызларга барып рәсем ясау өчен җайлаштырып куела, тагын бер өлеше малайларга разведчиклар булып уйнау өчен «уен кыры» итеп әзерләнеп куела. Балалар ярымтүгәрәк ясап такта каршына утыра.)

Тәрбияче. Хәерле имин көннәр, барыбызга да! Кәефләрегез ничек? Дусларым, игътибар белән мин укыган «Туган ил»  шигырен тыңлагыз әле:

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә – барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

– Дусларым, безнең Туган илебез ничек дип атала әле?

Балалар. Рәсәй. Россия дип атала. Татарстан – безнең илебез.

Тәрбияче. Бик дөрес, ә туган җиребез?

Балалар. Туган җиребез – Актаныш авылы.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче. Туган җир безгә үзенең ипиен ашата, чишмәләреннән тәмле суын эчертә, үзенең матурлыгы белән шаккаттыра ала. Әмма, үзен-үзе саклый алмый. Ә безнең илебезне, туган җиребезне кем саклый, дусларым? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Туган илен яратучы, саклаучыларны патриотлар, диләр. Без дә бүген  нәни патриотлар булырбыз. Патриотлар кулына автомат тотучы гына түгел ул, туган илен яратучы, саклаучылар да патриот була, дусларым, Патриот солдатлар армиядә  хезмәт итә. Аларның хезмәте хәрби хезмәт дип атала. Кабатлыйк әле. Хәрби хезмәт. Елның нинди генә вакыты булмасын – сакта торалар. Илебезнең тауларын, урманнарын, авыл-шәһәрләрен саклыйлар. Безнең илнең дә үз армиясе бар.  Безнең армия зур һәм көчле. Армия исә гаскәрләрдән тора. Ягез, кабатлыйк әле бергәләп.

Сүзлек өстендә эш: гаскәр, хәрби хезмәт, армия.

Тәрбияче. Әлеге сүзләр ничек әйтелә? (Балалар җавабы.) Әйе, болар –нечкә әйтелешле сүзләр.

Тәрбияче. Хәрби гаскәрләр дә төрле. Ягез әле, биредәге рәсемнәрдән хәрбиләрне атап үтик. Кемнәр болар? (Слайдтагы рәсемнәрдә төрле төр гаскәрләренең хәрби хезмәте сурәтләнгән: танкист, очучы, чик сакчысы, десантчы, элемтәче.)

Дидактик уен «Хәрбиләрне ата!»

Тәрбияче. Балалар, бу рәсемдә хәрбиләр, солдатлар сурәтләнгәнен сез ничек белдегез? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Бик тә дөрес, һәр гаскәр төренең хәрби киеме бар.

Дидактик бирем: «Хәрбиләрнең баш киемнәрен сайлап ал, исемен әйт, һәм киеп куй!»

Тәрбияче. Өстәлдә хәрбиләрнең баш киемнәре ята. Әйдәгез, аларның  исемнәрен, сыйфатларын әйтик. Бу нинди баш киеме, ничек атала? (Кара шлем) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар) Балалар, бу баш киеме ничек атала? (Яшел пилотка) Балалар, минем өстәлдә тагын бер баш киеме бар. (Бу – яшел фуражка)  Өстәлдә тагын бер фуражка бар. (Ак фуражка) Ә монысы? (Зәңгәр берет) Булдырдыгыз. Хәзер егетләребезгә баш киемнәрен кидертик инде, баш киемнәренең кемнеке икәнен билгелик. Кара шлемны кем кия? (Танкист) Яшел пилотканы кем кия? (Солдат) Яшел фуражка кигән Самат кем? (Чик сакчысы) Зәңгәр берет кигән Гомәребез? (Десантчы) Зәңгәр фуражканы  кемгә бирәбез? (Очучыга) Сез бик яхшы эшләдегез. Ял итеп алабыз. (Тәрбияче балаларга өстәлдә яткан баш киемнәрен кидерә.)

Сүзле уен

Тәрбияче. Ягез әле, сүзле уен да уйнап алыйк: «очучы» сүзе калын сүзме, әллә нечкәме?

Балалар. Калын әйтелешле сүз.

Тәрбияче. «Хәрби»  сүзе   ничек әйтелә?

Балалар. Нечкә әйтелешле сүз.

Тәрбияче. Танк, солдат?

Балалар. Калын әйтелә. Каты сүзләр.

Тәрбияче. Хәзер яңгырашлы сүзләр уйлап әйтегез әле.

Балалар. Десантчы, очучы, элемтәче, парашютчы.

Тәрбияче. Бик тә дөрес. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак шигырь әйтәм.

Тасмалы фуражкасы

Бик килешә үзенә,

Ә якасы охшаган

Матур зәңгәр күзенә.

– Кем турында икән бу шигырь? (Балаларның җаваплары.) Әйе, балалар, монда сүз диңгезче турында бара. Рәсемен тактага куям. Диңгезчеләр диңгез чикләрен саклыйлар. Бергәләп кабатлыйк: диңгезчеләр диңгез чикләрен саклыйлар. (Балаларны активлаштыру.) Диңгезләрдә, океаннарда су өстендә һәм су астында хәрби корабларда диңгезчеләр илебезне саклыйлар. Су асты көймәсе яки корабы турында ишеткәнегез бармы? Алар әнә шундый корабларда йөзәләр.

Дусларым, бездә бер яңалык бар бүген, сизмәдегезме? Төркем бүлмәсен яхшылабрак карагыз әле, диңгезче курчагы  күренмиме икән? (Балалар уенчыклар арасыннан яңа курчак – диңгезчене табып алып киләләр.)

Тасвирлама хикәя

Тәрбияче. Бу – диңгезче. (Һәр өлешен күрсәтә.) Диңгезченең киеме әллә кайдан ачык булып күренә, бик матур. зәңгәр тасмалы ак күлмәге, ап ак чалбары бар. Аягында исә зәңгәр аяк киеме. Башында тасмалы фуражка, ак тасмалы зәңгәр якасы да бар. Эчтән кигән майкасы-аклы-зәңгәрле.  Чәче кара төстә. Диңгезче – бик уяу һәм куркусыз солдат. Бу солдат диңгез гаскәрләрендә хезмәт итә. Көчле булу өчен алар тренировкаларга йөри, солдатлар кыю, көчле булырга өйрәнәләр. Бергә кабатлыйк: диңгезче, нечкә әйтелешле, яңгырашлы сүз. Сезнең алар турында ишеткәнегез бармы? Кем сөйли? (Балаларны активлаштыру.)

Гомәр. Бу – диңгезче. Диңгезче аклы-зәңгәрле кием кия. башында тасмалы фуражка, якасы да бар. Кара чәче дә күренеп тора. Диңгезче уяу һәм курку белми торган солдат. Нык сәламәт булган солдатлар гына  диңгез гаскәрләрендә хезмәт итә. Көчле булу өчен алар тренировкаларга йөри,  Диңгезче кыю, көчле була. (Шул рәвешле диңгезче курчакны тотып, тагын өч бала сөйли.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Хәзер без дә хәрбиләр булырбыз.

Мультзарядкага кушылып:

Бер ике өч – без солдатлар ич.

Дүрт, биш – беләкләрдә – көч.

Уңга. сулга борылабыз,

Чүгәлибез ,торабыз.

Ерак ерак араларга

Атларга өлгерәбез.

Без – солдатлар арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Тәрбияче. Дусларым, ә беләсезме, безнең Марьянабызның абыйсы бүген Украина чикләрендә илебезне саклый. (Марьяна Ш.Галиевның «Бусы – хәрби сер»  исемле шигырен сөйли.)

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора,

Әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора!

Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен, ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

Тәрбияче. Дусларым, әйдәгез әле, Украина чигендә хәрби хезмәттәге солдатларыбызга әти-әниләребез язган хатларны әзерләп бетерик. (Кызлар әниләр белән берлектә язган хатларга рәсем ясау өчен өстәлләр янына барып утыралар һәм төсле каләмнәр белән рәсем ясый башлыйлар, әзер йолдызларны буйыйлар.)

Тәрбияче. Ә егетләребезгә серле информацияле пакетны дошманга эләкмичә урынына алып барып җиткерергә кирәк. Солдатларның хезмәтләре  бик катлаулы һәм җаваплы. Без солдатларның хезмәтен уенда башкарыйк әле. Уен кагыйдәсе: юлда күпме авырлыклар очрар: тау куышыннан да чыгасы, урман аша үтәсе, сазлык аша сикерәсе була. Мин ышанам, сез ул каршылыкларны кыю гына үтәрсез. Әйдәгез, сез хәзер – разведчиклар.

«Разведчиклар» уены вакытында «Күрәсем килә» (Бабай югалган сугыш кырында) җырының көе кушыла. Тәрбияче малайларга пакет бирә. Бер бала аркасына биштәргә салып куя. Төрле хәрби баш киемнәре кигән малайлар дугалар (тау куышы) астыннан үрмәләп чыгалар, ташлы җәймәләргә басып йөриләр (сазлык), кеглилар арасыннан (агач-куаклар) йөгерәләр һәм пакетны тәрбиячегә китереп бирәләр.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, егетләр! Сез – бик батырлар, кыюлар, без сезнең белән горурланабыз! (Балалар биргән пакетны ача.) Генерал Сафиннан пакет алып килделәр, ачып карыйк әле, нинди хәбәр бар икән! «Кыюлыкларын искә алып, барлык солдатларга рәхмәт белдерергә!» (Малайлар, кычкырып «Илемә хезмәт итәм!» – дип рәхмәт белдерәләр.) Балаларны активлаштыру. Кызлар исә кул чабалар.) Инде кызларыбыз әзерләгән хатларны почта тартмасына салыйк.

Тәрбияче. Балалар, безнең солдатларга ярдәмгә техника килә. Кем әйтә, гаскәрләр нинди техника белән эшлиләр?

Балалар. Очкычлар, кораблар, танклар, пушкалар, спутниклар, ракеталар. (Тәрбияче балаларны аталган техника рәсемнәре яткан өстәл янына чакыра.) Бер сүз белән боларны хәрби техника дип атыйлар. (Активлаштыру.)

«Тере рәсемнәр» уены

(Тәрбияче балалар белән «Рәсәй армиясе» макеты төзи. Балалар башта хәрби техниканы билгеләнеше буенча куялар. Макетта зәңгәр төс белән диңгез билгеләнә, яшел төс һәм юллар белән – коры җир,  аксыл зәңгәр төс белән – һава. Балалар биремне үтиләр. Аннан соң тәрбияче хәрбиләрнең фигурасын тиешле булган хәрби техника янына куярга куша. Малайлар макетка хәрби техника куя, кызлар хәрбиләрен техника янына куялар.)

Тәрбияче. Яле, макет буенча әйтеп үтик: Очкыч янына… (очучы) килде. Танк янына … (танкист) басты. Һавадан парашютта … (десантчы) төште. Кораб янында… (диңгезчеләр) тора. Автомобильгә… (солдатлар) утырган. Дәүләт чиген… (чик сакчылары) саклый. Балалар, карагыз әле, нинди матур макет барлыкка килде. Төрле гаскәре булган армия – көчле армия. Ул үз илен диңгез дә, коры җир дә, һавада да саклый ала. Бу – армия макеты. Армия хезмәте ничек аталды? (Хәрби хезмәт.) Карагыз, безнең илнең дә үз армиясе нинди зууур. Безнең армия нинди? (Зур һәм көчле.) Армия исә гаскәрләрдән тора. Ягез, кабатлыйк әле бергәләп. Ни өчен солдатларга шөгыльләнергә, тренировкаларда булырга кирәк? (Балаларның җаваплары.) Илне саклау һәм яклау өчен солдатлар нәрсә эшлиләр? (Балалар җавабы.) Солдатлар нинди булырга тиеш? (Көчле, тәвәккәл, сәламәт.) Әйе, солдат булу өчен бүгеннән үк әзерләнергә кирәк. киреләнмичә генә гимнастикаларны ясарга,  каршылыкларны җиңәргә һәм хәрби күнекмәләргә өйрәнергә кирәк.

III. Йомгаклау

Тәрбияче. Дусларым, бүген сез нәни патриотлар булдыгыз, бүгенге шөгыльдә  миңа сезнең катнашуыгыз бик ошады. Сезгә дә ошадымы соң? (Балалар җавабы.) Без нинди игелек эшләдек бүген? (Балалар җавабы.) Кемнәрне сөендердек? Бу турыда кемгә сөйләр идегез? (Балалар җавабы.)