Бөек Ватан сугышы юллары буйлап

(Квест-уен)

Мәүлетҗиһан ДӘҮЛӘТҖАНОВА,

Апас районы Борнаш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгиять белеме укытучысы

 

Максат:

Бөек Җиңүнең илебез тарихы үсеше өчен нинди  дөньякүләм тарихи әһәмияткә ия булуын күрсәтү;

– Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңү турында белемнәрен арттыру;

– балаларда  гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү.

Бурычлар:

Совет Армиясе, халык күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек үрнәгендә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү;

– укучыларда тарихи белемнәрне тирәнәйтү һәм ныгыту;

– индивидуаль һәм команда белән эшләгәндә иҗади эшчәнлек күнекмәләрен үстерү;

– укучыларда эрудицияне үстерү,танып-белү,фикерләү эшчәнлекләрен  активлаштыру;

– үз яштәшләре белән аралашу, уртак эшчәнлек алып бару тәҗрибәсен  булдыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

– төрле чыганаклардан алынган информацияне өйрәнү һәм системалаштыру;

– сугыш барышын сурәтләүне эченә алып тарихи-географик образ формалаштыру, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү, танып белүгә ныклы кызыксыну һәм мотив формалаштыру;

– укучыларның уку эшчәнлеген аңлы рәвештә җайга салу һәм оештыру сәләтен үстерү, үзара хезммәттәшлекне үстерү, үз эшчәнлекләренең максатларын ачыклау;

– алынган белемнәрдән нәтиҗәләр ясау.

Сыйныф кабинетлары, актлар залы, маршрут битләре, биремнәр, видеороликлар хәзерләнә, станция исемнәре языла.

Төп этап

Квест – тарих кабинетында башланып китә, катнашучылар җыела. Командага маршрут бите бирелә, укучыларга аның буенча йөрергә һәм нәтиҗәләрен теркәп барырга тиешлеге аңлатыла. Һәрбер этапка билгеле бер вакыт бирелүе күрсәтелә. Барлык этапларны узу өчен 1 сәгать  вакыт карала.

Балалар «станцияләр» буйлап хәрәкәт итә башлыйлар.

Квест-уен  6 этаптан  тора:

1 нче станция – «Герой шәһәрләр».

2 нче станция – «Сугыш геройлары кемнәр алар?».

3 нче станция – «Төп сугыш операцияләре».

4 нче станция – «Солдатта булган диләр».

5 нче станция – «Көйне һәм фильмны таны».

6 нчы станция – «Финиш».

Йомгаклау этабы

Нәтиҗәләр чыгару өчен команда  музей почмагына җыела.

Махсус билгеләнгән җитәкче квест-уенга нәтиҗәләр чыгара һәм катнашучыларга җиткерә. Һәрбер катнашучы да, уеннан уңай нәтиҗәләр калсын өчен, грамоталар белән бүләкләнә.

Катнашалар: 9 – 11сыйныф укучылары.

Җиһазлау: маршрут битләре, биремнәр, компьютер, фильмнардан өзекләр.

Квест барышы

Укытучы. Хәерле көн, балалар. «Бөек Ватан сугышы юллары буйлап» дип аталган  квест-уеныбызны башлыйбыз.

Маршрут бите

Ватан геройлары көненә багышланган  «Бөек Ватан сугышы юллары буйлап» дип аталган квест.

Класс: 9 – 11 нче сыйныф укучылары.

Станция Баллар
1 нче станция – «Герой шәһәрләр»
2 нче станция  – «Сугыш геройлары кемнәр алар?»
3 нче станция – «Төп сугыш оперцияләре»
4 нче станция– «Солдатта булган диләр»
5 нче станция – «Көйне һәм фильмны таны»
6 нчы станция – «Финиш»

 

1 нче станция – «Герой шәһәрләр»

Пазлны дөрес җый һәм беренче биремне ал. (Укучылар СССР картасын җыялар һәм сорауга кайсы кабинетта җавап бирергә кирәк булуын ачыклый. Бу очракта география кабинеты.)       

1941 елда  сугыш башланганнан соң, Германия үзенең  бөтен көчен тиз арада СССРны яулап алуга куйды. Дошманның планнарына каршы илебезнең  һәрбер почмагында  аяусыз көрәш башланды. Алар һәрбер квартал, җир  өчен  көрәштеләр. Күпчелек шәһәрләргә күрсәткән батырлыклары өчен Герой шәһәр исеме бирелде. Әлеге шәһәрләрне сезгә картадан табып язарга кирәк. (Соңыннан әлеге шәһәрләр  слайдта күрсәтелә. Һәр дөрес шәһәр өчен – бер балл.)

2 нче станция. Табышмак. «Кечкенә сандыкка бөтен дөнья сыйган» – бу мәктәпнең кайсы урыны булыр? (Укучылар аның китапханә икәнлеген ачыклый.)

Сугыш геройлары кемнәр алар? Алар – үз гомерләрен кызганмыйча дошманга каршы көрәшеп, күпләр өчен үрнәк булган  батырлар. Сез аларны беләсезме?

Без аларны  өч  төркемгә бүлдек.

  1. “Яшь батырлар”;
  2. “Полководецлар”;
  3. ”Рейхстагка Җиңү байрагын кадаучылар”.

Сезгә аларны исемлектән  табып,  дөрес  итеп аера белергә кирәк булачак.

3 нче станция – «Төп сугыш оперцияләре». Карикатураны кара һәм кайсы  кабинеттан бирем алачагыңны ачыкла. (Тарих кабинеты)

Бөек Ватан сугышының төп сугышлары  сезгә  кросенос техникасы белән ясалган слайдтан нинди сугыш операциясе хакында сүз барганлыгын ачыкларга кирәк.

4  нче станция – «Солдатта булган диләр»

Һәрбер солдат кем булырга хыяллана? (Генерал) Кайсы кабинеттан бирем алачаксыз? (ТИН кабинеты)

Сорауларга җавап бир:

  1. Көтмәгәндә команда булу. (Тревога)
  2. Солдат ноские. (Портянка)
  3. Суднодагы кухня. (Камбуз)
  4. Солдат төрмәсе. (Гауптвахта)
  5. Өйдән килгән хәбәр. (Хат)
  6. Бөек Ватан сугышы башлангач, элгәреге патша армиясендә армияне азык-төлек белән тәэмин иткән хезмәткәрдән: «Армиягә ничек ярдәм итәргә була?» – дип сорагач, ул: «Рус армиясен өч әйбер коткара ала һәм аларның барысы да русча С хәрефеннн башлана», – дигән. Сез  ничек уйлыйсыз: алар нәрсәләр булырга  мөмкин? (Сало, спирт, сухари)
  7. Суднодагы пешекче. (Кок)
  8. Солдат пальтосы. (Шинель)
  9. Бәхәскә керергә урын калдырмый. (Приказ)
  10. Армиядәге таможня. (КПП)
  11. Солдат йорты. (Казарма)
  12. Сугыш-сугыш уйнау. (Хәрби өйрәнүләр)
  13. «Ачкыч» ярдәмендә эшли. (Радист)
  14. Сугыштагы киллер. (Снайпер)

5 нче станция – «Көйне һәм фильмны таны»

Бәйрәмнәр һәм тантаналы чаралар безнең мәктәптә әлеге урында үтә, анда безне кем көтә? (Актлар залы һәм кем җитәкчелегендә булуын ачыклыйлар.)

  1. Высосцкий “Песня о звездах” “Брестская крепость” фильмыннан;
  2. Группа ЛЮБЭ “А зори здесь тихие” фильмыннан;
  3. За всё спасибо добрый друг “Мы из будущего” фильмыннан;
  4. Р.Рождественский “Не думай о секундах с высока” “Семнадцать мгновений весны” фильмыннан;
  5. “Смуглянка” “В бой идут только старики” фильмыннан.

Йомгаклау

Укытучы. Балалар, уенга нәтиҗәләр ясарга вакыт җитте. Шуңа, әйдәгез, соңгы табышмакның  җавабын табыгыз әле. Ул техникага, биологиягә, уенчыкларга, хайваннарга, киемнәргә багышланган, тулысы белән сугыш хатирәләре сеңгән хәрбидә була. Аларның барысы да кирәк  һәм барысы да  мөһим . Уйлап карагыз,  соңгы тукталыш кайда булыр.? (Музей почмагы)

Уенга нәтиҗәләр ясала, укучыларга грамоталар тапшырыла.

Кулланылган әдәбият:

  1. ФГОС – http://минобрнауки.рф/documents/336 (Министерство образования и науки РФ).
  2. Вебинар «Живые» квесты в образовании https://www.youtube.com/watch?v=_P30Ew9tLws
  3. Применение веб-квест технологий в современной школе Видеолекци Инфоурок https://www.youtube.com/watch?v=pGa9yvUnZKE&t=1730s.
  4. Квест-урок как инновационная технология формирования предметных компетенций https://xn--i1abbnckbmcl9fb.xn--p1ai/%D1%81%D1%82%D0%B0%D1%82%D1%8C%D0%B8/665908/
  5. https://multiurok.ru/files/tekhnologiia-kvestov-na-urokakh-istorii.html.
  6. https://infourok.ru/prezentaciya-na-temu-tehnologiya-kvest-na-urokah-istorii-i-obschestvoznaniya-chast-3271651.html.